Милли хәрәкәт борчыла

Милли хәрәкәт борчыла

Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы узды. Галимнәр, сәясәтчеләр катнашында үткән әлеге җыенда алда торган сайлаулар, илебездәге милли-сәяси вәзгыять, татар мәктәпләренең ябылуы, тел үсеше өчен мөмкинлекләрнең торган саен чикләнә баруы хакында ачынып сөйләштеләр. Шовинистик рух басып алган, урыслаштыру сәясәте алга сөрелгән катлаулы чорда ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Пленумда саллы тәнкыйть тә, булыксызлык күренешләре, тел-милләт өчен комачаулык тудыручылар да фаш ителде, эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады.

Әйтик, тарихчы галим

, Татарстанның чит төбәкләр белән тыгыз элемтәдә эшләмәвен билгеләде.

– Тобольскидагы югары уку йортында татар теле кафедрасы ябылырга тора, шушы ук процесс Башкортстанда да күзәтелә. Монда Татарстанның да гаебе бар. Казанда яһүд мәктәбе эшли, Русиядә ике зур яһүд университеты бар, аларга барысына да Израил ярдәм итә. Ә төбәкләрдәге татар мәктәпләренә Татарстаннан хәтта китаплар да барып җитми.

Милли сәясәтнең нигезләре билгеләнмәгән. Хөкүмәткә басым ясау механизмы булдыру мөһим, – ди ул.

Татар милли хәрәкәте бер генә халыкара оешмада да үзенең вәкилчелеген булдыра алмады, дип ачынып сөйләде .

– БМО каршында оешманы теркәтергә кирәк иде. Милли мәҗлесне, сөргендәге хакимиятнең халыкара оешмада вәкиллеген теркәргә мөмкин. Уйгурларныкы бар бит. Уйгурларның милли хокуклары кысыла башлау белән алар бөтен дөнья җәмәгатьчелеген күтәрә. Ә без алардан кайсы ягыбыз белән ким? Үзебезнең сүзне әйтер өчен парламентка үтеп керергә тиешбез. Бары тик Татарстанда гына төбәк фиркаләре сайлауларда катнаша алмый дигән канун бар. Бу Русия Конституциясенә каршы килә, әгәр судка бирсәк үзебезнекеләрне, без җиңеп чыгачакбыз.

Омскида алман административ районы бар. Русия кануннары аны шул рәвешле теркәргә рөхсәт итә, бюджеттан акча бирелә. Нәтиҗәдә алар милли район булып яши. Без ник эшләмибез шуны? Тубылны, Барданы милли район итеп терки алабыз, Свердлаудагы 20шәр авылны берләштереп район төзеп була, – дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

– «Русия Президенты сайлауларында катнашкан кандидатлар арасында милләтләргә карата дошман булганнар шактый. Жириновский, Путин, Миронов та бериш. Татарлар арасында КПРФ өчен тавыш бирүчеләр дә бар, ләкин Геннадий Зюганов та урыс милләтчесе, аның «Святая Русь и кощеево царство» дигән китабында бу ярылып ята. Мин Михаил Прохоровка тавыш бирергә чакырам, чөнки башкалар белән чагыштырганда, ул милләтләргә, республикаларга карата әле гөнаһ кылып өлгермәгән бердәнбер кеше. Мин аның тарафдарымын димим. Путин җиңәчәк, ләкин сүз Путинның процентын киметү турында бара, – дип белдерде .

Җыенда кабул ителгән кайбер карарларны кыскартып, газета укучыларыбыз белән дә таныштырабыз.

Татарлар, Путинны сайламагыз!

Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкәнтатар милли азатлык хәрәкәте сайлауларга бойкот игълан итә. Әмма ул пассив бойкот түгел, киресенчә, бу чорда татар халкына, гомумән, кешелеккә каршы кем иң зур зыян эшләгән – шуны халыкка аңлатудан тора. Соңгы дистә елда татарларга, мөселманнарга, Русия халкына карата күп яманлыклар кылынды. Башта ФСБ җитәкчесе, аннан Русия Президенты, аннан премьер-министр булып эшләгән, хәзер тагын Русия Президентына кандидат Владимир Путин моңа юл куйды. Медведев Русия Президенты булып исәпләнсә дә, ил белән ул түгел, ә Владимир Путин идарә итте. Шушы чорда менә ниләр булды?

1. Илдә карательный НКВД системасы торгызылды. Бу рәхимсез система башка төрле уйлаучыларга, сәяси оппозициягә, мөселманнарга, милләтләргә каршы эшли. Путин ил белән идарә иткән чорда икенче Чечня сугышы башланды, йортлар һәм җәмәгать урыннары шартлатылды, шуны сәбәп итеп, Русия мөселманнарына каршы тиңе булмаган репрессияләр башланды, төрмәләр гаепсез мөселманнар белән тулды, хакыйкатьне яклап чыккан милли лидерлар хөкем ителде, ислам китапларының һәм башка әдәбиятның тыелган исемлеге барлыкка килде, алар хөкем ителде һәм суд белән тыелды…

2. Дәүләт вертикале карак чиновниклар, ришвәтчеләр, әшнәчеләр, җинаятьчеләр белән тулы надан бюрократия ул. Шуңа ирешү өчен, Путин төбәк башлыкларын сайлауларны бетерде, аларны үзе билгеләп куюны кертте, төбәк башлыклары исә үз чиратында җирле хакимиятне билгеләп куя башлады, бу урыннар зур акчаларга сатылды, дәүләт вертикале халыкка түгел, Путинга хезмәт итә башлады. Бүген дәүләт вертикале хакимияттән китмәс өчен барысын да эшли.

3. Русия гаделсезлекнең, хәерчелекнең, әхлаксызлыкның чигенә килеп җитте, халык дөреслеккә өметен югалтты, нәтиҗәдә эчкечелек, наркомания, үз-үзеңне үтерү, җинаятьчелек коточкыч дәрәҗәдә артты. Бүген Русиядә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк, Русия дөньяның иң хәерче, яшәү шартлары иң түбән илләр исемлегендә, Русия халкының күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, илдән китү яклы һәм күпләп читкә китә.

4. Путин Русиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән татар халкының киләчәгенә балта чапты. Ул ил белән идарә иткән чорда, оптимизация сылтавы белән, меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде. Мәгариф буенча 309нчы закон кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту закон белән тыелды. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде. Татарларга латин әлифбасына күчү закон белән тыелды. Бүген Русиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Русиянең Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Русия милләтенә әйләнәчәк, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә.

Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча сайларга тиеш. Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны тудыручыларны халык, тарих хөкеме көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә…

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Пленумында кабул ителде.

Казан шәһәре. 18 февраль 2012 ел

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге

Пленумы Резолюциясе

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Пленумы татар дәүләте, татар милләте, татар теле хәле турында тирән борчылу белдерә. Татар дәүләтчелеге, милләте упкын алдында тора. Шуңа күрә барлык татарларны битараф булмаска, бердәмлеккә чакырабыз.

БТИҮ Пленумы карар итә:

– 4 декабрьдә үткән сайлаулар Русия Федерациясе хакимиятенең ирекле, гадел сайлауларны үткәрергә теләмәвен күрсәтте. Нәтиҗәдә канунсыз, тулы хокукы булмаган парламент «эшли башлады». Бу хәл сәяси тотрыксызлык, болганыш тудыра. Шуңа күрә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Чуровны, Фоминны эштән куарга, сайлау комиссияләрен яңадан төзергә һәм Президент сайлауларын көзгә күчерергә тәкъдим итә.

– ХХI гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда феодал, авторитар сәяси төзелеш хаким итә. Демократия, гадел сайлаулар, cәяси көндәшлек, сүз иреге, көчле оппозиция булмаса, бер мәсьәләне дә чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмый, чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймый. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татар халкы каталоннардан, финнардан я латышлардан ким түгел, безнең дә заманча Европа дәүләте төзерлек хакыбыз һәм көчебез бар.

– Татар дәүләтен, татар милләтен, татар мәгарифен, телен яклый алмаган, хәтта дәүләт телен дә белмәгән депутатлардан торган Татарстан Дәүләт Шурасына ышанычсызлык белдерергә. Татарстан Дәүләт Шурасына ышаныч турында референдум үткәрү хакында тәкъдим белән чыгарга. Яңа парламентны 2012 елның көзендә сайларга.

1990 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация»гә һәм 1992 елның 21 мартында узган референдум нәтиҗәләренә таянып, Татарстан Дәүләт Шурасы 1992 елгы Татарстан Конституциясендәге дәүләтнең нигезе булган төп маддәләрен – «Суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» – кире кайтарырга.

– «Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында» яңа Шартнамә әзерләүне һәм кабул итүне таләп итәргә.

– Русия халыкларының дәүләтчелеген, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына һәм Европа берлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Нуриәхмәт ГАЛИШАН.

Милли хәрәкәт борчыла , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии