- 22.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
«Безнең гәҗит» газетасы үзенең 10 еллыгына якынлаша. 2003нче елның гыйнварында аның беренче саны дөнья күргән иде. Башта айлык булып нәшер ителде, аннан атналыкка күчте. Акрынлап бит санын арттырды. Бүген ул татар матбугаты арасында тотрыклы тиражлы, үз сүзен кыю итеп әйтүдән курыкмаучы, саллы басма санала. Редакциябез журналистлары бернидән шикләнеп тормый иң кайнар темаларны яктырта, кат-кат йозаклар белән бикләнгән ишекләрне ачып керә, халык гозеренә битараф, ваемсыз түрәләрне дә айныта.
Газетабыз гади халыкны яклау белән беррәттән ил-көн вакыйгаларын да анализлап, яктыртып бара. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары язмый-сөйләми торган темаларга да газетабызда урын түрдән. Бездә тыелган, язарга ярамаган темалар юк. Әмма язмаларга бер генә таләп: профессиональ яктан эшләнеп беткән, тема тиешенчә өйрәнелгән, юридик мәсьәләләр хәл ителгән булырга тиеш. Без закон һәм намусыбыз кушканча гына эшлибез. Редакциябездә иҗат киңлеге гаять чиксез. Әмма гайбәткә корылган, соры темаларга урын юк.
Тагын шунысы: иң кыю һәм үткен каләмле журналистлар «Безнең гәҗит»тә. Һәм тагын бер яңалык, кодрәтле редакциябезгә танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, иң мөһиме минем якын дустым Искәндәр Сираҗи да килеп кушылды. Дөрес, моңарчы да ул башка газеталарга «сыймаган» язмаларын безгә тәкъдим итә иде. Ә инде бүгеннән ул «Безнең гәҗит»нең шеф редакторы. Сез яратып өлгергән үткен каләмле журналист Эльвира Фатыйхова – газетабыз баш мөхәрриренең беренче урынбасары.
Алга планнарыбыз зур. Газетаның интернет сәхифәсендә телевидение булдыру хәстәрен күреп ятабыз. Димәк, телевизион репортажлар, алга таба турыдан туры трансляцияләр дә булачак. Аллаһыбыз барыбызны да исәнлектән, иминлектән генә аермасын. Ә газета буенча яңалык-планнарны эш дәвамында үзегез дә күрерсез. Шунысын гына әйтәм: газета укучылары белән атна саен турыдан туры элемтә оештырылачак. Бу атна җомгасында 25 майда иртәнге 10нан 12гә кадәр газетабызның редакциядәге 523-49-15 телефонында Сезнең белән Искәндәр Сираҗи сөйләшәчәк. Ә киләсе җомгада элемтәдә баш мөхәррирнең беренче урынбасары Эльвира Фатыйхова булачак. Моң-зарларыгызны, гозерләрегезне әзерләп торыгыз. Исән-сау булыйк. Газетабыздан аерылмагыз. Шундый кыю «Безнең гәҗит» барлыгын таныш-белешләрегезгә дә җиткерегез.
P.S Сүз уңаеннан, газетабызны Русия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә укыйлар. Әлбәттә, кәгазь вариантны Русиядән читкә чыгару кыен эш. Ә менә интернет сәхифәбез бик популяр. Анда урнаштырылган язмаларны латин графикасында да уку мөмкинлеге дә ярдәм итә торгандыр. Кайлардан гына кермиләр сайтыбызга?! Укучыларыбыз язма астында фикер алыша, күтәрелгән темага үз карашларын белдерә. Сайтыбызның ТВ бүлеге дә җанландырылгач (анда әлегә «Яңа Гасыр» телевидениесендә булган «Әйбәт гайбәт» тапшыруының кайбер чыгарылышларын карарга була) игътибар тагын да артыр дип уйлыйм. Шуңа күрә, газетабызның кәгазь вариантын гына түгел, интернет сәхифәсен дә дус итәргә киңәш итәм. Адресы: beznen.ru. Онытмагыз, бар язмалар да сайтка урнаштырылмый. Шулай ук газетага сыймаган язмалар да сайтта гына урын ала. Димәк, интернет сәхифә белән газета бер-берсен алыштырмый, тулыландыра гына.
Сайтыбыз популяр, дидек. Аның инде күп төрле призлар алганы да бар. Менә соңгысын яңа гына тапшырдылар. «Татнет йолдызлары-2011» халыкара интернет-проектлар конкурсында «Безнең гәҗит»нең beznen.ru сәхифәсе 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Безнең гәҗит» Искәндәр Сираҗилы һәм ТВлы була ,

Комментарии