- 22.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Архив
Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Али Хәмзин, Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә Малайзиянең Боинг очкычын бәреп төшерү Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа чорны башлаячак, дип саный. Ул очкычның Русия тарафыннан бәреп төшерелгән булу ихтималлыгын кире какмый.
– Сезнең бу фикерегез нәрсәгә нигезләнгән?
– Моны телефон сөйләшүләрен тоту һәм төрле илләрдәге күзәтүләр дәлилли. 1983нче елда Советлар берлеге Ерак Көнчыгышта Көньяк Корея Боингын бәреп төшергәч, совет хакимияте шулай ук үз катнашлыгын кире кагып килде, әмма аннары моны һава һөҗүменнән саклаучылар эшләгәнен танырга мәҗбүр булды. Малайзиянең Боингы белән дә бу хәл кабатланырга мөмкин.
Җитмәсә, АКШның Пентагон, Үзәк күзәтү идарәсе һәм Дәүләт иминлек агентлыгы үз хәрби иярченнәрендә ракетаның «Бук» комплексыннан җибәрелүен билгеләп калган. Украина көньяк-көнчыгышындагы куркынычлар вакытында мондый фаҗиганең чыгуы бик мөмкин иде. Хәзер беренче чиратта объектив тикшерү уздыру һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашу кирәк. Боинг һәлакәте Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа дәверне башлаячак һәм бу дөньяда яңа киеренкелек тудырырга мөмкин.
–Украина көньяк-көнчыгышындагы хәлләр АКШның Русиягә карата яңа чикләүләр кертүенә китерде. Сез киләчәк перспективаны ничек бәялисез?
– Кызганыч, Украин кризисы тирәнәя генә бара һәм ниндидер куркыныч, көтелмәгән хәлгә якынлаша. Әле 15нче июль көнне генә АКШның Дәүләт департаменты Русияне террор эшчәнлеге кылуда һәм аны финанслауда гаепләгән документ чыгарды. Русия дөнья күләмендә үз куәте белән мактануын дәвам итә. Украина белән генә түгел, Европа берлеге һәм АКШ белән дә күбрәк низагка керә бара.
Бу очракта Русиягә һәм Көнбатыш илләренә агрессив позицияләрдән китеп, хәлне объектив тикшерә башларга вакыт. Көнбатышка Русияне «җилдән дә сына торган» ил дип санарга кирәкми. Чөнки Русия җәмәгатьчелегенең Владимир Путинның Украинага карата кылган гамәлләрен хуплавы моның киресен күрсәтә. Күрше дәүләттәге ватандашларын яклау өчен, Русия гаскәрләрен кертүне канун белән нигезләү, ил халкының моны хуплап, үзләрен корбан итәргә әзер булуы бик куркыныч күренеш.
Диалог эзлисе урында, ниндидер билгесезлеккә барабыз. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң урнашкан, кеше хокуклары нигезендә демократик кыйммәтләрне беренчел иткән тәртипнең юкка чыгуына шаһит булырга мөмкинбез. Аның урынына социаль тотрыксызлык, милләтара канлы бәрелешләр, җирле сугышлар һәм хаос килергә мөмкин.
– Бу хәлдә сез кырымтатар хәле киләчәген ничек күрәсез?
– Без Украина ягыннан да, Русия ягыннан да кырымтатарларга уңай караш сизмибез. Мисал өчен, хәзерге вазгыятьне алсак, Киевта Кырым эшләре министрлыгы булдыру турында сүз барганда, Кырымның украин демократик көчләре вәкиле Андрей Щекун, көтмәгәндә, бу урынга урман хуҗалыгы белгече, украинлы Анатолий Ковальскийны куюны таләп итә. Әгәр Украина кырымтатарларны Кырымның үзбилгеләнүгә хокуклы җирле халкы икәнлеген таныган икән, бу урынга кырымтатарны, мисал өчен, Рефат Чубаровны кую дөресрәк булыр иде. Аның дәүләт оешмаларында эшләү тәҗрибәсе бар. Русиягә килгәндә дә шул ук хәл. Җирле халыкны күрмәмешкә салышып, Русиянең Кырым эшләре министрлыгына кырымтатар булмаган кешене билгели.
Русия дә, Украина да, 1648нче елгы «Желтые воды» сугышларыннан башлап, Украина һәм украин милләте барлыкка килүдә кырымтатарларның әһәмиятле роль уйнавына карамастан, безнең ватаныбызны үз җирләре дип исәпли. Без бүген үзидарә системасы булган Мәҗлес корылтае белән үзебез оеша алганга, Украина өчен дә, Русия өчен дә куркыныч бер фактор булып торабыз.
Халкым әлеге вазгыятьтән илләреннән сөрелгән кырымтатарларның хокукларын торгызачак һәм Кырымда аларга иминлек тәэмин итәчәк халыкара форум үткәреп кенә чыга ала дип исәплим. Бу форум Европа берлеге, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы, Европа шурасының парламент ассамблеясы һәм Русия, Украина да катнашкан Будапешт меморандумы гарантлары белән бергә үтәргә тиеш. Безнең халкыбыз демократик милли көрәшендә үзенең алар теләктәшлегенә һәм булышлыгына лаек икәнлеген раслады инде.
Диләвер ОСМАН.
Кама Тамагыннан Казанга протест йөреше әзерләнә
Кама Тамагы районы эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, пенсионерлар Казанга кадәр җәяү барырга җыена. Алар район хакимияте башбаштаклыкларына шикаятьләре каралмауга протест белдерә.
«Инде түзәр хәлебез калмады. Табигатьне яклап көрәшкән Игорь Сапатов атып үтерелгәнгә бер ел тулды. Үтерүчене әлегә кадәр таба алмадылар, җинаять эшен тикшерү туктатылды. Җирләрне сатуга каршы язылган шикаятьләргә нокта куелмый. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр алты-җиде мең сум акча ала, бу җитәрлек хезмәт хакымыни? Район җитәкчелеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый», – дип белдерде Кама Тамагы районында яшәүче эшмәкәр Наил Сиразаев.
Алар, 70ләп кеше, юлга кузгалып, Русия Президентының Казанның Ирек мәйданындагы кабул итү бүлмәсе урнашкан бинага кадәр барып җитәргә телиләр. Район чигеннән Казанга кадәр 130 чакрым ара узу кирәк. Үзләренең протест чарасы булачагы турында хакимиятләрне дә кисәткәннәр. Казандагы федераль инспектор (Путинның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе) Ринат Тимерҗанов та бу җәяүле протест йөреше турында белә һәм әлеге чараны кичектереп торуны сораган. «15нче сентябрьдә җәйге ялым бетә, аннан соң үзем Кама Тамагына килеп кешеләрне кабул итәчәкмен, сез күтәргән проблемаларның төбенә төшәсем килә», – дигән инспектор эшмәкәргә.
«Бу сүзләр 14нче сентябрь көнне булачак сайлау алдыннан республикада гына түгел, ә Русия күләмендә шау-шу чыкмасын өчен әйтелгән булырга мөмкин. Без бу йөрешне аның сүзләрен тыңлап кичектерергә булдык, әгәр үзгәрешләр булмаса, башбаштаклыкларга киртә куелмаса, барыбер үткәрәчәкбез, Казанга кадәр җитәчәкбез. Әле Пугачев заманнарыннан бирле беркем дә Казанга җәяү бармаган булган, ә без барачакбыз», – ди Сиразаев.
Сапатовның үлеменә карата Кама Тамагында әле дә төрле сүзләр йөри. Сиразаев фикеренчә, үтерүчене бүгенгә кадәр таба алмауга өч сәбәп булырга мөмкин. Беренчесе – бу җинаять алдан ук яхшы итеп, эзенә чыкмаслык итеп планлаштырылган була ала. Икенчесе – бу җинаятькә җәлеп ителгән, аткан кеше үзе дә исән булмаска, эзне җую өчен аны юк итәргә мөмкиннәр. Өченчесе – республиканы пычратмас өчен, үтерүчене эзләүне сузалар.
«Бу эшнең ахырына чыгарга теләмиләр икән, район җитәкчелеге шулай тели дигән уй да килеп туарга мөмкин», – ди Сиразаев.
Биш ел чамасы элек Тәмте халкы Чулман (Кама) һәм Идел ярларындагы, канун нигезендә тияргә ярамаган җирләрне әвеш-түеш китерүгә ризасызлык белдереп Русиянең күчемсез милек идарәсенә, Росприроднадзорга, Эчке эшләр министрлыгына, Русия Президентына хатлар язды. Җирләрнең канун бозып үзләштерелүе, аннан соң сатылуы һәм шуннан соң 2-3 катлы шәп йортларның үсеп чыгуы канун бозып эшләнми микән дип белдерде алар. Шул ук вакытта анда яшәүчеләр җир кишәрлеге ала алмый иза чикте. Шикаятьләр бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Халык кул селтәсә дә, Сапатов бу хәлләргә каршы көрәшүен дәвам иткән иде.
Сиразаев сүзләренчә, бу шикаятьләрнең әле дә җавапсыз калуы, дөреслек ачылмау, әле дә җирләрне әвеш-тәвеш китерү, җирле халыкның кишәрлек ала алмавы, алса да, аның инде берничә тапкыр сатылган булуы, Сапатов үлеменә ел тулып та, үтерүче табылмау – барысы да бер чылбырдагы вакыйгалар.
«Безнең район башлыгының тагын бер ел хакимияттә утырасы бар, күрәсең, өйрәнгән мутлыкларыннан, майлы калҗадан аерыласы килми», – ди эшмәкәр.
Сиразаев сүзләренчә, район халкы шикаятьләре елдан-ел арта гына. «Бу проблеманы Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская да белә», – диде ул.
Сапатов үтерелеп, зур шау-шу тугач, бу хакта Русия Президенты каршындагы ватандашлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан һәм Русия баш прокуроры Юрий Чайкадан эшне контрольгә алуны сорагач, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохорин: «Җинаятьне ачарга ихтималлык бар… дүрт фараз тикшерелә», – дип белдергән иде. Әмма…
Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, үтерүче табылмаган һәм җинаять эшен тикшерү туктатылган. Үзәк исеменнән Сапатовның җәмәгатенә ярдәм итүче юрист Андрей Сучков атна-ун көн элек бу эшне тикшерүче белән сөйләшкән. Сучков: «Минемчә, алар бу эшнең ачылачагына шикләнә кебек», – дип «Вечерняя Казань»га белдерде.
Сиразаев Сапатов үтерелеп, җинаятьне ачу эшендә алга китеш булмагач, башбаштаклыклар дәвам иткәч, үз вакытында Сапатов күтәргән проблемалар белән Идел буе табигатьне саклау-тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итә.
Бу идарә җитәкчесе Юрий Дин атна-ун көн элек Кама Тамагына килде. Ул Сапатовның канун бозып, табигатьне юк итүләре турында элек язылган шикаятьләре белән тулысынча танышкан. Активистларның «бу җир табигатькә зыян салып бүленде, ярамаган җиргә, елга ярына ерганак ерылды, сулык кешеләр керә алмаслык койма белән тотып алынган», дип белдергән урыннарын да карап чыккан.
2013нче елның май аеннан бирле идарә җитәкчесе булып эшләгән Дин: «Дөресен әйткәндә, минем мондый хәлләрне күргәнем юк әле», – дип белдерә. Ул тикшерү үткәрергә вәгъдә итә.
Сиразаев фикеренчә, Динның Кама Тамагына сәфәре дә сайлау алдыннан күз буяу өчен генә оештырылган булырга мөмкин.
Наил АЛАН.
Юстиция идарәсе татарча документларны кире каккан
Татарстан аксакаллар шурасыннан оешманы теркәү өчен татарча әзерләгән документларын алмыйча, урысчасын китерергә кушканнар. Ике дәүләт теле кануны үтәлешен тикшерергә тиеш юстиция идарәсе үзе үк бер генә телгә өстенлек бирә булып чыга.
Татарстан аксакаллар шурасы бүгенге көндә яңадан теркәлү эше белән мәшгуль. Шура идарәсе әгъзасы Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, хисап бирмәүне истә тотып аларның оешмасын теркәлүдән алганнар һәм шуңа алар узган елны үткән корылтай карары нигезендә эшне яңадан башлап җибәрергә булган.
«Әлбәттә, юридик нигездә оешманы теркәүнең үз таләпләре бар һәм шуны истә тотып без низамнамәне, беркетмәне төзедек һәм гариза яздык. Бу документларны татар телендә әзерләдек. Татар теле дәүләт теле бит. Тик Юстиция идарәсендә урысча да кирәк, диделәр», ди ул.
Аксакалларның беришесе, бирешмибез, чөнки без татар теле гамәлгә керсен өчен тырышабыз, шуңа Конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкбез дип каршы чыкса. Икенчеләре сүз көрәштерүдән файда юк, ничек кенә булса да теркәлү үтәргә кирәк, дигән. Нәтиҗәдә документларның бер ягына татарча, икенче ягына урысча язып идарәгә китергәннәр, әмма бу да ярамаган.
«Бездә татарча белгечләр юк, без аның татарчасында нәрсә язылганын белмибез, шуңа урысча язылганын аерым китерегез, диделәр. Шуннан инде китте бәхәс. Аралаша-аралаша моның салым оешмасына бәйле булуы ачыкланды, чөнки салым инспекциясе бу документларның күчермәсен ясап китә, ә аларга урысча гына кирәк икән. Аларга урысчасы гына кирәк булгач, болар да «безгә алайса татарчасы нәрсәгә кирәк» дигән караштан чыгып эшли башлаганнар.
Юстиция идарәсе икетеллелек канунының үтәлешен карап барырга тиеш, ә үзләре салым хезмәтенә бирешкәннәр булып чыга. Бу әкәмәт. Салым хезмәте дә, юстиция идарәсе дә татарча белгәннәрне ник эшкә алмый?
Татар теленең дәүләт теле икәнен гамәлгә кертү эше кемнәндер башланырга тиеш бит инде. Бигрәк тә прокуратура, юстиция, мәгариф, мәдәният министрлыгы моны башларга тиеш, ә аннары инде бу заводта, башка ширкәтләрдә үтәлергә тиеш дип әйтергә була. Ә бүгенге көндә юк сылтаулар белән алга китә алмыйбыз», ди Ибраһимов.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии