- 22.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Президенты 2013нче елның 15 октябрен – мөселманнар өчен иң зур бәйрәм – Корбан бәйрәме көнен Татарстанда ял көне, дип игълан итте. Әмма гаҗәеп хәл – Татарстанда дәүләт башлыгы фәрманына каршы чыгучылар да бар икән. Шул бөтен әхлакый һәм дөньяви кануннарны бозучы кешеләрнең берсе – КНИТУ-КАИ җитәкчесе Альберт Гыйльметдинов. Ул 15нче октябрьне – Корбан бәйрәме көнен Казан авиация институтында эш көне булырга тиеш дип, әмер чыгарган. Әхлак ягыннан моны ничек бәяләргә? Казан авиация институтында эшләүче һәм укучы мөселманнарны шулай рәнҗетергә ярыймы соң? Аңлашылмый торган хәл. Бу бәндәнең әби-бабайлары мөселман булганнардыр, фәннәр докторы, профессор була торып, аларны ничек онытырга була? Киресенчә, чын татар зыялылары тарихыбызны, динебезне, борынгы гореф-гадәтләрне беләләр һәм хөрмәт итәләр. Безнең милләтнең исламда яшәвенә 1100(!) ел, шуны да белми микән бу «фән докторы»? Әллә ул үзен татар зыялысы дип санамый микән?
Альберт Гыйльметдинов, 2009-2012нче елларда мәгариф һәм фән министры булганда, татар мәгарифен, телен бетерү буенча «бик зур эшләр башкарды». «Оптимизация» дип, 400дән артык татар башлангыч мәктәбе ябылды. Татарстанда бүгенге көндә татар телендә урта белем алып булмый. РФ Мәгариф министрлыгы Бердәм Дәүләт Имтиханын татарча бирүне тыйгач, Бөтентатар иҗтимагый үзәге моңа каршы ничә еллар көрәш алып бара. Мәгариф министры белән берничә тапкыр очраштык, әмма аннан бер ярдәм булмады. Татар фамилияле булса да, ул үзен чын «урыслаштыручы» итеп күрсәтте.
Фәннәр докторы, профессорны хокук, кануннарга өйрәтү – бик сәер хәл. Шулай булса да, исегезгә төшерәбез: РФ Конституциясе, Татарстан Конституциясе буенча Татарстан – дәүләт. Дәүләтнең башлыгы бар – ул Президент. Президентның фәрманнарын Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да үтәргә тиеш. РФ Хезмәт Кодексы РФ Конституциясеннән, Татарстан Конституциясеннән өстенрәк, дип уйлыйлар бугай КАИ җитәкчесе һәм башка шундый ук әмерләр чыгаручы «акыл ияләре»!
Татар милләтенең борынгы тарихын, динен, гореф-гадәтләрен, борынгы бабаларыбызның рухын хөрмәт итмәгән кеше ничек меңләгән студентларны тәрбияли ала?
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов! Сезгә, Конституцияне яклаучыга, мөрәҗәгать итәбез! Без, Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре, А.Гыйльметдинов үз эшеннән китәргә тиеш, дип саныйбыз! КАИ җитәкчесе булып, Татарстан Конституциясен, милләтебезнең борынгы тарихын, динен, борынгы бабаларыбызның рухын хөрмәт итә торган кеше эшләргә тиеш!
Оят һәм хурлык: Татарстан дәүләтенең бәйрәм көннәрен, Республика көне – 30нчы август һәм 6нчы ноябрь – Конституция көнен эш көне итеп игълан итүче җитәкчеләр берсе дә җавапка тартылмаган. Татарстан Конституциясен тупас рәвештә бозучыларны җавапка тартуны таләп итәбез!
КАИ җитәкчесе һәм аның кебек Татарстанның Төп канунын бозучы җитәкчеләрнең, 15нче октябрь, 30нчы август, 6нчы ноябрь турында чыгарган әмерләрен гамәлдән чыгаруны сорап, РФ Конституция Мәхкәмәсенә һәм РТ Конституция Мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Без җиңәчәкбез, чөнки хакыйкать һәм хокук безнең якта, иншалла.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе,

Комментарии