- 22.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Архив
Дүшәмбе көнне Волгоград автобусында бомба шартлау нәтиҗәсендә яраланган 33 кешенең 13е балалар булуы әйтелә. Корбаннар саны әлегә элеккечә кала – алты кеше. Әмма яраланганнар арасында авыр хәлдә булучылар да шактый.
Шартлауны чыгышы белән Дагыстаннан булган интихарчы – 30 яшьлек Наида Асиялова оештырган, дип фаразлана. Шартлаткыч ике-өч килограм тротил көчендә булган. Шартлау урынында Асиялова исеменә Махачкала-Мәскәү автобусына билет табылган, дип хәбәр итә хокук саклау¬чылар.
«Коммерсант» язуынча, Асиялованың ире Дмитрий Соколов – шартлаткычлар ясаучы сугышчы. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул 2013 елның 25 маенда Махачкалада булган террор гамәлен әзерләгән булган, хәзер аны эзлиләр.
Волгоград өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде. Һәлак булганнарның гаиләләренә – 1 миллион сум, каты яраланганнарга – 400 мең, җиңелчә яраланганнарга 100 мең сум түләнәчәк.
КАЗАНДА ДА ИМИНЛЕК ЧАРАЛАРЫ АРТТЫРЫЛДЫ
Дүшәмбе көнне Волгоградта булган террор гамәленнән соң, Казанның транспорт үзәкләрендә иминлек чаралары арттырылды. Казанның ике тимер юл вокзалында һәм һава аланында тикшерүләр саны арттырылган, өстәмә иминлек саклау¬чылар җәлеп ителгән. Тавыш көчәйткечләреннән халыкны уяу булырга чакырган игъланнар кабатланып тора.
Һава аланының матбугат вәкиле Регина Талова хәбәр итүенчә, Волгоград вакыйгаларыннан соң, һава аланы хезмәткәрләре белән өстәмә укулар оештырылган.
Казан тимер юлы вокзалы җитәкчесе Андрей Хоткин сүзләренә караганда, хиҗаб кигән хатын-кызларны өстәмә тикшерергә мөмкиннәр.
«Моны без итагатьле итеп, дини һәм кеше хокукларын бозмыйча эшләргә тәкъдим итәчәкбез», – диде Хоткин журналистларга.
Алсу КОРМАШ.
Закиров татар конгрессы эшчәнлегенә хисапны урысча тотты
18нче октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат ЗАКИРОВ оешманың 2013нче елдагы эшчәнлегенә беренчел нәтиҗә ясады. Журналистлар белән очрашуда сүз татар дөньясы, туган тел, милли мәгариф һәм читтәге татарларның милли тормышы турында барды.
Ринат Закиров үз чыгышын:
– Без егерме ел эчендә бик нык үзгәрдек. Кайберәүләр, 1990нчы елларда татарларның милли үзаңында башланган күтәрелеш хәзерге көндә сүнде, мөстәкыйльлекне тулысынча югалттык, дип әйтә. Мин бу сүзләр белән килешмим. Җәмгыятебездә, дәүләтебездә үзебезгә карата хөрмәтнең артуын сизәм. Унбер еллык җитәкчелек чорында бер генә регионда да безгә карата ихтирамсызлык сизмәдем. Бүгенге көндә «урыс дөньясы» булган кебек «татар дөньясы» термины барлыкка килде. Без бу «татар дөнья»сын конгресс эшчәнлеге нәтиҗәсендә яхшы сизәбез, – дигән сүзләр белән башлады.
Татар конгрессы җитәкчесе, гадәттәгечә, озак сөйләде. Әмма шунысы гаҗәп, аның татар конгрессының эшчәнлеге, читтәге татарларның милли тормышы турында 40 минуттан артык барган чыгышы тулысынча урыс телендә булды. Хәлбуки, җыелган каләм ияләренең күпчелеген татарлар тәшкил итте. Дөрес, чыгыштан соң булган сорауларга җаваплар татар телендә яңгырады.
– Без үзгәрдек, дип, татар дөньясындагы үзгәрешләр¬не күздә тотып әйтүем иде. Татар дөньясын сизәр өчен, чит регионнар белән һәрдаим элемтәдә тору мөһим. Читтәге татарлар үз көннәрен Татар¬стандагы яңалыкларны ишетеп башлый. Татарстанга омтылыш шул хәтле көчле, без әле аны үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Мин моны «кан тарту»га бәйләп аңлатыр идем. Без, Татарстандагы халык, читтәгеләргә үрнәк булырга тиешбез. Мондагы җитешсезлекләрне аларга күрсәтмәскә, сиздермәскә тиешбез. Чөнки аларның йөрәкләре бу җитешсезлекләрне сизеп әрниячәк, – дип белдерде Заки¬ров, әмма нинди җитешсезлек¬ләр¬не читләргә сиздермәскә икәнен ачыкламады.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә конгресс чит илләрдәге – 130, Русиядәге 480 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.
Ринат Закиров үз чыгышында күбрәк читтәге татарлар турында сөйләде. Татарстан белән аларның ничек элемтәдә торуларына, Казанга чит регионнардан, чит илләрдән ничә укучы килүенә, күрше төбәкләрдәге татар оешмаларының эшчәнлегенә озын-озак тукталды.
– Бүгенге көндә Казан югары уку йортларында чит төбәкләрдән килгән 400ләп укучы белем ала. Алар арасында – Төркия, Кытай, Финляндия, Балтыйк буе илләреннән килүчеләр бар. Кытайдан да хәйран укучы Казанда укый. Әмма аларның илле проценты укуларын тәмамлагач Казанда калуны өстен күрә, – дип белдерде ул.
«Болгар» радиосы хезмәт¬кәренең: «Татар конгрессы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, сез рәсми даирәләрдә дәүләт түрәләре татарча сөйләшсен өчен нәрсәләр эшлисез?» – дигән соравына җавап итеп, Закиров, татар конгрессының рәсми даирәләр белән җитәкчелек итмәвен ассызыклады.
– Татарстан Президентына килгәндә, ул һәрвакыт читтәге татарлар белән очрашканда татарча сөйләшә, шулай ук Мөхәммәтшин да, Метшин да татар телен бик яхшы белә. Хәбәрчеләр үзләре шул җыелышлардан Президентның татарча әйткән сүзләрен эләк¬тереп кайта алмыйлар икән, димәк, ул хәбәрчеләр үз эшләрен эшләп җиткерми, – диде Закиров.
Хәлбуки, дәүләт радиосы хез¬мәткәре түрәләрнең Татарстандагы җыелышларда татар телендә сөйләшмәүләре ту¬рында әйтергә теләгән иде. Закиров моны аңлапмы-аң¬ламыйчамы, ахырдан шулай да түрәләрнең җыелышларда татарча сөйләшүләре кирәклеге турында журналист фикере белән килешүен әйтте.
– Андый җыелышларда 2-3 кеше булса да, татарча сөйләргә тиеш. Әгәр дә без үз-үзебезне хөрмәт итәбез икән, Татарстан шушы юлдан бара, дип атыйбыз икән, ул юл үзеннән-үзе барлыкка килми, ул мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителми, – дип белдерде ул.
Журналистлар Татарстандагы милли мәгариф хәле белән дә кызыксынды: «Сез читтәге милли мәктәпләр турында сөй¬лисез-сөйләвен, бу өлкәдә Татарстанда хәлләр ничегрәк, республикада ничә район үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк?» – дип сорады.
Закиров сүзләренчә, мәктәпләр хәле һәм гомумән милли мәгариф – татар конгрессының иң авырткан җире.
«Татар мәктәпләрен саклау системасы, канун нигезендә бер яссылыкка күчерелеп, татар мәктәпләре дип аталмый башладылар. Аны «милли-мәдәни компонент», дип атадылар. Инде хәзер анысын да бетерүгә таба баралар. Бу өлкәдә мәгариф системасына ышанып, аңа карап утырырга гына кирәкми, дип саныйм. Минемчә, энтузиастлар белән татар телен саклап калып була. Моңа мисал итеп, Чиләбедәге татар милли оешмасы җитәкчесе Лена Колесникованы күрсәтер идем.
Моннан 5-6 ел элек, бер төр¬кем җыелып, Татарстанның барлык район үзәкләрен йөреп чыктык. Ул вакытта 16 район үзәгендә татар мәктәбе булмаганлыгы ачыкланды. Хәзер исә шуның җиде-сигезе генә калды. Чүпрәле, Норлат кебек районнарга яңа килгән җитәкчеләр үз районнарында татар мәктәпләре ачарга ышандырды», – дип белдерде Ринат Закиров, сорауларга җа¬вапларны тәмамлап.
Очрашу бер сәгатьтән артык барды. Татар конгрессы җитәкчесенең бу чыгышы конгрессның 2013нче елдагы эшчәнлегенә беренчел нәтиҗә ясау, дип белдерелсә дә, соңгы нәтиҗәләр турында тагын кайчан сөйләшенәчәге турында әйтелмәде. Каләм ияләре ел ахырында шундый очрашу кабат буладыр инде, дигән фикер белән таралышты.
Райнур ШАКИР.
Мөселманнарны рәнҗеткән Таҗетдин тантаналарына Путин килә
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең (Оренбур мөселман дини җыелышы) 225 еллыгы Уфада 21-23 октябрьдә узачак. Тантанага Русия Президенты Владимир Путин да килә.
Төгәлрәк әйтсәк, ул көннәрдә Уфада Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәт¬ләр шурасының утырышы узачак һәм анда төбәк¬ләр¬¬дә Русиядәге дәүләт ¬мил¬ли сәясәте программасы¬ның үтәлеше турында сүз барачак. Путин беррәттән ике чарада катнашачак. Русия Президенты элегрәк Диния нәзарәте тантаналарына дәүләт дәрәҗәсендә әһәмият бирергә чакырган иде. Шунда ук Тәлгать Таҗетдинның 65 яшьлек юбилей чаралары да бәйрәм ителәчәк.
Путинның килүе аның Таҗетдинга булган хөрмәтен күрсәтә. Мөфти үзе дә даими рәвештә моңа сәбәп биреп тора. Татар халкы Милли Мәҗлесенең «Коръәнне тыючылар белән араны өзик» дигән мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, ул «әле туңкаеп, урыс попларының кулын үпте, әле чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрде, әле мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында мәгънәсез фәтвәләр бирде, әле Болгарга куелачак «шайтан сынын» мактап чыкты һәм туктамый ваһһабчылар, экстремистлар, террорчылар белән авыз чайкады, шулай итеп, бик күп мөселманнарның төрмәләргә ябылуына сәбәпче булды».
«Нинди очракта да, ул мөселманнарны һәм исламны түгел, аларны җәберләгән җәза органнарын, Мәскәү Кремлен, бу илнең мәкерле һәм явыз җитәкчеләрен яклап чыкты», – диелә анда.
Әлеге мөрәҗәгать Элмир Кулиевның Коръән тәрҗемәсе тыелуы уңаеннан кабул ителде. Бу тыюга Фәрит Сәлман белән Таҗетдинның да өлеше керүе әйтелде. Исламофоб Роман Силантьев «Газета.ру»га биргән әңгәмәсендә, аларның кайбер мөселман китапларын, шул исәптән, Коръәннең тәрҗемәләрен экстремизм¬га тикшерүне сорап, Русия Эчке эшләр министрлыгына хат язуларын әйтте.
Шул сәбәпле, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Үзәк Диния нәзарәтенең 225 еллыгы уңаеннан оештырыла торган чараларда катнашудан баш тартты.
– Тәлгать Таҗетдинның Русия православ чиркәве вәкиле Роман Силантьев җи¬тәкчелегендәге төркемдә Коръән тәрҗемәсен һәм тагын кайбер мөселман китапларын тыюга тәкъдим итүчеләр арасында булуын аек акыл белән аңлап булмый. Нәкъ аларның ярдәмендә Коръән тәрҗемәсен юк итү карары чыгарылды, – ди Гайнетдин.
Аның сүзләренчә, ул Үзәк Диния нәзарәтенең әлеге сәясәте белән һич кенә дә килешә алмый һәм шуңа тантанада катнашмаячак.
Татар халкы Милли Мәҗлесе дә үз мөрәҗәгатендә Коръән тәрҗемәсен тыюга үз өлешен кертүче бу мөселманнар гафу үтенмичә торып, алар белән араны өзәргә, алар уздырган чараларда катнашмаска чакыра.
– Русиянең күпчелек мөселманнары, ислам дөньясы моны Коръәнне тыю, юк итү, дип кабул итте һәм протест акцияләренә чыкты. Ә Коръән тәфсире өстеннән органнарга әләк язган Тәлгать Таҗетдин һәм Фәрит Сәлманга бөтен ислам дөньясы нәфрәт белдерде. Без, татарлар гына, бу ике доносчикка карата үз фикеребезне әйтмәдек һәм алга таба алар белән нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген билгеләмәдек.
Татарстан Диния нәзарәте Тәлгать Таҗетдин белән Фәрит Сәлманны, Коръәнне тыюда катнашканнары өчен, гаепләп чыкмады, димәк, ул аларның бу чирканыч эшләре белән килешә?
Шулай ук, Тәлгать Таҗетдин үзе җитәкләгән мөфтият тә аның бу түбән адымына бәя бирмәде, димәк, бу мөфтияткә керүче барлык имамнар да Таҗетдинның Коръәнгә кул күтәрүе белән килешә?
Шулай ук, Таҗетдин белән Болгар тирәсендә әйлән-бәйлән килеп йөргән Татар конгрессы, башка милли һәм иҗтимагый оешмалар да бу нисбәттән авызларына су каптылар, әйтерсең лә, берни булмаган! Димәк, киләсе елга тагын, берни булмагандай, Таҗетдин байрагы астында Болгарда бөтерелеп йөриячәкләр.
Димәк, татар җәмәгатьчелеге өчен Коръән хәтле Коръәннең тыелуы берни түгел, Таҗетдин исә барысыннан да кодрәтлерәк һәм кирәклерәк булып чыга? Ә Аллаһ алдында, киләчәк алдында нәрсә дип әйтербез, чөнки бу вакыйга, утызынчы еллардагы кебек, тарихка кереп калды бит инде! Тагын татарлар катнашы белән, тагын татарлар ярдәме белән!» – диелә Милли Мәҗлес мөрәҗәгатендә.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии