- 22.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Архив
– Күптән түгел яңа өйгә күчендек һәм, беренче эш итеп, шкаф сатып алдык. Шкафны китерделәр, бернинди дәгъвам юк, дип кул куйдым һәм акчамны түләдем. Ә шкафны төргән кәгазьләрен сүтеп карагач, аның ишегендә кыршылган урыннар барлыгы ачыкланды. Кибеткә хәбәр иткән идек, шкафын да, хәтта ишеген генә дә алыштырмыйбыз, диделәр. Бу очракта безгә нишләргә?
РАЙНУР Б.,
Актаныш районы
Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:
– Сез дөрес эшләмәгәнсез: шкафны китергәч, аны карап та тормыйча, кабул итеп алу турындагы актка кул куеп җибәргәнсез. Теләсә нинди товарны, төргәкләрен сүтеп, җентекләп карап алырга кирәк: ватылган җирләре, кыршылган урыннары юкмы. Товарның төсе, размеры, фасоны сез сайлаганга туры киләме. Әгәр нинди дә булса җитешсезлек табылса, аны актка теркәп куярга кирәк. Шулай ук ике данәдә дәгъва (претензия) да язуыгыз сорала: берсе үзегездә кала, икенчесен сатучыга (курьерга) бирәсез. Шулай эшләгәндә, сатучы әлеге товарны кире кабул итеп алырга һәм сыйфат тикшерүе үткәрергә, кирәк була калса, өстәмә экспертиза да ясатырга тиеш була. Сез дә тикшерү барышын карап тора аласыз һәм, нәтиҗәсе белән канәгать булмасагыз, сатучыны судка бирә аласыз.
Тик актка кул куеп, товарны кабул итеп алганнан соң, нәрсә дә булса исбатлау – бик кыен эш. Ул кыршылган җир, бәлки, чыннан да, шкафны китергәндә үк булгандыр, ләкин моны дәлилләү мөмкин түгел диярлек. Хәтта бәйсез экспертиза ясатсагыз да, эксперт җитешсезлекнең кайчан барлыкка килгәнен төгәл әйтә алмаска мөмкин. Шуңа күрә бу очракта шкафны алыштыру-алыштырмау мәсьәләсе сатучының намусына гына бәйле инде, ә анысы бернинди закон тарафыннан да контрольдә тотылмый.
Комментарии