Халыкның үзара салымга мөнәсәбәте: «Акчаны барыбер урлыйлар»

Халыкның үзара салымга мөнәсәбәте: «Акчаны барыбер урлыйлар»

20нче ноябрь көнне Татарстанның 42 районындагы 851 авыл җирлегендә үзара салым җыюга багышланган референдум үтте. 10 авыл җирлегендә, халык килмәү сәбәпле, әлеге чара үтмәгән, дип танылды. Алар арасында Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе дә бар.

Җирле башлык Рамил Бәдретдинов сүзләренчә, халык арасында ул җыелган акчаларны хакимияттәгеләр барыбер урлый, дигән фикер таралган. Шуңа күрә күпчелек референдумга килеп тормаган. Ә өлкән яшьтәгеләр башлыкка һава торышы начар иде, салкын булды, шуңа барып тормадык инде, дип белдергән. Референдумга әзерләнергә дә вакыт бик аз – ике атна гына булган икән. «Әле бездә авыл халкы үзарасалымның нинди файда китерәсен аңлап бетерми. Шуңа үз итмәде», – дип нәтиҗә ясый Бәдретдинов.

Бистә халкы, референдумга килеп, яшәеш шартларын яхшырту өчен акча җыюны хупласа һәм акчалар җыелса, күпме керәсен дә исәпләп куйганнар. Үзарасалым һәм аның күләменә карап хөкүмәт өстисе акчаларны бергә кушкан вакытта 9 миллион сумга якын керергә тиеш булган. Җыелган бер өлешкә республика тагын дүрт өлеш арттырып түли. «Мондый акчалар безгә беркайчан да керми», – ди башлык.

Түбән Мактама җирлегендә балигъ яшенә җиткән 8800 кеше теркәлгән. Җирлеккә Тихоновка авылы да керә. Хакимият халыктан акча җыеп, әнә шул Тихоновка авылындагы өч урамга асфальт юл җәергә теләгән булган.

Әмма гражданнарның үзарасалымнан кала да җилкәсендә төрледән-төрле салымнар әз түгел. Хезмәт хакы алган өчен дә, күчемсез милек өчен дә, җир өчен дә, транспорт өчен дә һәм башкаларына да салым түлиләр. Әнә шуңа күрә дә Түбән мактамалылар әлеге үзарасалым референдумы алдыннан: «Без болай да салымнарны күп түлибез, инде монысы җитмәгән иде тагын», – дип тә белдергән.

Түбән Мактама җирлегендә халыктан һәм төрле ширкәтләрдән елына 30 млн сум салым җыела. Әлеге акчалар районга һәм аннан соң Татарстан бюджетына, алга таба Мәскәүгә юл ала. Яшәеш шартларын яхшырту өчен әлеге салымнарның бары тик 9 млн 600 мең сумы гына кире Түбән Мактамага әйләнеп кайта.

Рамил әфәнде бу акчаларга артык берни дә эшләп булмый, дип белдерде һәм «Азатлык»ка 2016нчы елда башкарылган эшләрне тезеп китте. Түбән Мактамада спорт комплексы ачылган. Ул 130 млн сумга төшкән. Аны «Татнефть» акчасына төзегәннәр. 11 млн сумга алты урамга асфальт юл җәйгәннәр. Миллион сумнан артыкка урамнарны яктыртырга лампалар элгәннәр. Урамнарга 44 чүп җыю контейнерлары урнаштырганнар. Анысы да миллионнан артык сумга төшкән.

Түбән Мактамада моңа кадәр үзарасалым референдумнары үтмәгән. Ә райондагы башка авылларның бу эштә өч еллык тәҗрибәсе бар икән инде.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, үзарасалым – дәүләт системасының нәтиҗәсез эшләве аркасында проблемаларны халык җилкәсенә аудару булып тора.

«Төбәк дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә дәүләтнең идарә системасы бик нәтиҗәсез. Әнә шулай итеп халык җилкәсенә авыр йөк аударыла. Инде юллар төзүне дә халык өстенә өйсәк? Юллар бит хакимиятләр өстендәге эш. Халык болай да юллар өчен салым түли.

Икенче яктан, без дәүләт аппаратын, түрәләр армиясен тоту өчен чыгымнарның артуын күрәбез. Алар исә үз эшләрен үтәми. Әгәр без әнә шушы ике якны чагыштырып карасак, үзарасалымсыз да яшәеш челтәрен яхшырту өчен акчалар табып булганлыгын аңлыйбыз», – ди Ясәвиев.

Наил АЛАН

Феофан керәшеннәр арасыннан руханилар әзерләргә өнди

Татарстан митрополиты Феофан республикада яңадан чыга башлаган «Православ әңгәмәдәш» журналына күләмле әңгәмә бирде. Анда ул мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен укыту, аның өчен укытучылар әзерләү һәм керәшен мәсьәләсенә дә карашын җиткерә. «Азатлык» иң кызыклы фикерләр белән үз укучыларын да таныштыра.

Феофан «Русиягә дөнья дәрәҗәсендә бөтен яктан басым ясалган вакытта», патриах Кириллның Татарстанга килүе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве урынында төзелеш башлануы – илгә илаһи көч өстәү, дошманнардан саклану чарасы, дип бәяли.

Митрополит Казанда православ академияне торгызу өчен «бөтен көчемне куячакмын», дип белдерә һәм бу юнәлештә нинди эшләр башкаруын да санап китә. Бүгенге көндә православ семинариядә бакалавр һәм магистр дәрәҗәсендә белем алып була, киләчәктә аспирантураны да ачып, академиягә әверелдерергә уйлыйлар.

«Башлангыч һәм урта православ белем бирү белән эшләр ничегрәк тора?» – дигән сорауга республика православлары башлыгы семинариядә өстәмә белем бирү бүлеге ачылуын телгә ала. Биредә миссионерлар һәм дини тәгълиматны аңлатучылар әзерләнәчәк. Бу бүлекне тәмамлаучылар авыл мәхәлләләрендә һәм православ якшәмбе мәктәпләрендә эшләрләр, дип өметләнә митрополит.

Дини мәгариф темасын дәвам итеп, Феофан мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен укытуга карата да фикерен белдерде: «Татарстанга эшләргә килгәнче үк, республика җитәкчелегенең мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре фәнен укыту мәсьәләсенә аерым каршы торуы хакында ишеткән идем. Әмма монда килүемә үткән бер елдан артык вакыттан соң шуны әйтә алам: проблема безнең активлык җитәрлек булмауга кайтып кала. Без дәүләтне һәм чиркәүне канәгатьләндерә торган хезмәттәшлек итү формаларын табу өчен Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән күп тапкыр сөйләшүләр уздырдык.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләрен кертү әлегә мөмкин булмаса да, хәзер, уйлап, үҗәт һәм акыллы итеп, православ якшәмбе мәктәпләрен үстерергә, ә мөмкин булган җирләрдә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, православ гимназияләр ачарга кирәк», – ди ул.

Митрополит әлеге әңгәмәдә шулай ук керәшен мәсьәләсенә дә шактый игътибар бирә. Православ диндәге татарлар арасында вәгазь укуның иң зур авырлыгын Феофан руханилар булмауда күрә. Бу проблеманы хәл итәр өчен ул, беренче чиратта, керәшеннәр арасыннан руханилар әзерләргә чакыра.

Православ семинариядә керәшеннәрне, аларның тарихын, гореф-гадәтләрен, телләрен белгән укытучылар җитмәве һәм семинариягә соңгы өч елда бер генә керәшен егетенең укырга кермәвенә дә борчыла митрополит. Чиркәүдән тыш, керәшеннәрнең үз рухи-мәгърифәт үзәге дә булсын иде, ди ул. Һәм керәшеннәрне үз канаты астына алу турында вәгъдәләр өләшә:

«Мин, үз ягымнан, башка православ халыкларны яклаган кебек, керәшеннәргә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәчәкмен, аларга рухи яктан аякларына нык басып торырга ярдәм итәчәкмен. Әмма, әйткәнемчә, безнең семинариядә укырлык һәм соңыннан үз халкына хезмәт итәрлек яшьләр кирәк. Бу ниндидер аерым руханилар булырга тиеш түгел, монда, милләткә караганда, аларның телне һәм гореф-гадәтләрне белүе мөһимрәк. Мин керәшен авылларын йөреп чыктым, аларда урыс телен аңлап бетермәүчеләр дә бар, шул ук вакытта үз телләрендә келәүләр укуы да халыкның күңеленә ятышлы була ала», – дип әйтә Феофан.

Бикә ТИМЕРОВА

Татарстанның дәүләт бәйрәмен түбәтәй бәйрәме беләнбутамагыз!

Үзләре беркайчан да, кәләпүш киеп, дәүләт чараларында күренмәгән кайбер депутатларыбыз, ниндидер милли хискә бирелеп, кисәк кенә түбәтәйгә дан укый башладылар, хәтта бәйрәм көнен дә билгеләмәкчеләр. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Милли кием көнен 30нчы августка билгеләргә дигән тәкъдимнәр яңгырады. Булсын, мин милли киемгә каршы түгел, милли кием милли үзаңны үстерә торган нәрсә ул.

Бүген татар башкаласы Казанда кәләпүшле, калфаклы, чигелгән күлмәк, читек, татар көртие, камзул кигән кешеләрне очратып булмый. Дини татарлар гарәпчә киенә, дөньяви татарлар европача, ә татарлыгын горурланып күрсәтергә теләүчеләргә кием юк.

26 ел буена бәйсез, милли республика булган Татарстанда милли кием сәнәгате әллә кайчаннан бирле эшләп килергә тиеш иде. Матур, затлы кием – татар мәдәниятенең бер өлеше, татарлар электән матур киенергә яраткан. Ләкин һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты бар. Түбәтәй бәйрәме ясыйбыз дип, 30нчы август өлешенә керергә ярамый. Түбәтәйне зурлар өчен Сабантуй бар, Тукай бәйрәме бар, 26нчы апрель бар. Фольклор кыйпылчыгы түбәтәйне зур дәүләт бәйрәме булган 30нчы август белән бутамагыз, бу ике әйберне бер киштәгә куярга ярамый!

30нчы август – татарның бердәнбер зур дәүләт бәйрәме, бу бәйрәмнең исеме дә, җисеме дә бик җитди. 30нчы август – гасырлар буе дәүләтсез яшәгән татарның көтеп алган, көрәшеп алган дәүләтенә кавышу көне ул! Бөтен илләрдә мондый зур бәйрәмнәрне тантаналы рәвештә, дәүләт дәрәҗәсендә, зурлап уздыралар. Шуңа күрә бу дата белән теләсә ничек уйнарга, бу көнгә вак-төяк нәрсәләрне тиң куярга ярамый, алайса бәйрәмнең мәгънәсе үзгәрә.

Кайберәүләргә, бәлки, шул кирәктер тә, болай да соңгы елларда 30нчы августны «шәһәр көне», «республика көне» дип тә уздыралар, «бәйсезлек» сүзе генә яңгырамасын. Хәзер инде «түбәтәй көне» дип уздыра башласалар, зур бәйрәмнең мәгънәсе бөтенләй югалачак. Депутатларга яңа тәкъдимнәр белән чыкканда уйлап эшләргә кирәк, тәкъдимнәре дәүләтебезнең нигез ташларына зыян китермәслек булсын. Болар бик нечкә нюанслар, аны депутатлар алдан күрергә тиеш. Шуңа күрә түбәтәй бәйрәменең, 30нчы августның абруен кечерәйтмәс өчен, башка көнгә билгеләнүе хәерлерәк.

Әлбәттә, түбәтәй бәйрәменнән башка татар халкын борчыган җитдирәк мәсьәләләр дә бик күп. Депутатлар шул ук 30нчы августның элеккеге данын кайтару турында уйланып, бу бәйрәмнең чын әһәмиятен халыкка аңлату өстендә эшләсәләр, төрле проектлар белән чыксалар, татар дәүләтчелегенә күбрәк файда китергән булырлар иде, дип уйлыйм.

Зөлфия КАДЫЙР, сәясәт белгече, Казан

Марат Хөснуллинның гаилә кәсебе фаш ителде

Коррупциягә каршы көрәшүче «Трансперенси Интернешнл» оешмасы китергән мәгълүматка караганда, Марат Хөснуллин Татарстанда министр булып эшләгәндә аның әнисенең оффшор ширкәтенә караган оешмалары дәүләт килешүләре нигезендә 10 миллиард сум акча алган.

КАЙГЫРТУЧАН БАЛА

Британ Виргин утрауларында теркәлгән ширкәтнең элекке хуҗасы Роза Хөснуллина «Эхо Москвы» радиосына Мәскәүнең хәзерге вице-мэры Марат Хөснуллинның әнисе булуын таныды.

Хөснуллин 2001-2010нчы елларда Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгәндә «Татстрой», «Водоканалсервис», «Татсельжилкомхоз» ширкәтләре дәүләт белән бик зур суммалы килешүләр төзегән. Ул компанияләргә өлешчә «Авердикс» оешмасы хуҗа булган, ә «Авердикс», үз чиратында, Британ Виргин утрауларында теркәлгән оффшор ширкәтенеке булган диелә.

«Трансперенси Интернешнл» Хөснуллинның гамәлләрендә, кимендә, мәнфәгатьләр каршылыгы күренә, дип белдерә.

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШТӘ АРТКА ТӘГӘРИБЕЗ

Бу көннәрдә исә Европа Берлегенең коррупциягә каршы көрәш төркеме (GRECO) Русиянең әлеге проблемасына багышланган хисабы белән таныштырды. Документ авторлары Русия Җинаять кодексына коррупциягә каршы кертелгән үзгәрешләр «артка таба бер адым», дип саный. Мәскәү коррупциягә каршы көрәшү тәкъдимнәренең яртысын гына үтәгән, ди төркем белгечләре.

Моннан тыш, сәяси көндәшләрне куркыту өчен җитәкчелек дәрәҗәсеннән файда күрү, дәүләт хезмәтендәгеләрнең вазифасы кысаларыннан чыгу очракларына да игътибар ителә.

Оешма мәгълүматларына караганда, алга китеш бары тик сатып алуга этәрү өчен җаваплылык өлкәсендә генә бар. Русиядә коррупциягә каршы реформалар дәвам ителергә тиеш, дип белдерә хисап авторлары.

Комментарии