«Шифалы гәҗит» бар Татар илендә

«Шифалы гәҗит» бар Татар илендә

Организмыгызда ниндидер үзгәрешләр сизәсез икән, табибка күренергә иренмәскә кирәк. Авыруны үз вакытында ачыклау, дәвалау гына тиз һәм уңай нәтиҗә бирә. Ләкин кешене пошаманга калдыручы авыртынулар бар. Әйтик, күкрәк турысы чәнчеп алса, бигрәк тә сул яктан… Күкрәктә авыртулар тою бик еш очрый торган күренеш. Мондый очракта кеше туп-туры кардиологка мөрәҗәгать итә.

Ләкин күкрәк читлегендә йөрәк кенә түгел бит. Анда үпкәләр дә бар, үнгәч тә, трахея да шунда. Алар барысы да кабырга һәм мускуллар белән сакланган. Һәм күкрәк турысында барлыкка килгән авырту һәрчак йөрәк белән генә бәйле дип әйтеп булмый. Ул өстә саналган әгъзалар белән дә бәйле булырга мөмкин. Йөрәк өянәгенә генә хас үзенчәлекле билгеләр бар. Ул үзен физик көчәнеш яисә эмоциональ киеренкелек вакытында сиздерә. Йөрәк авыруын күрсәтә торган фактор – физик көч куллану вакытында авырту тою, ару, хәл китү. Каядыр ашыгып чабып бардыгыз, күкрәк читлегендә пешерү яисә авырлык тоясыз – әйтерсең анда авыр таш бастырып куялар… Кайчакта сул кул оеп китә. Болар стенокардия билгеләре.

Гомумән, күкрәк турысында авыртынулар тойсаң, үзеңне тикшереп карауның гади генә ысуллары бар. Бу хакта тәфсилле язманы бу атнада укучыларына барып ирешергә тиешле айлык «Шифалы гәҗит»тә укый аласыз. Бу санда шулай ук сихәтле һәм файдалы миләш хакында, йорт-җир өчен кирәкле киңәшләр, халык медицинасы, дару үләннәре белән сәламәтлегеңне ныгыту, эпидемияләрдән саклану ысуллары турында да укырга мөмкин. 1нче декабрьдән 10нчы декабрьгә кадәр «Шифалы гәҗит»кә ташламалы язылу да оештырыла. Бу газетага Татарстанда гына язылырга мөмкин.

Укучылары «Серләр гәҗите»нең дә ноябрь санын алып укыганнардыр инде. Аңа да декабрьнең беренче ункөнлегендә ташламалы язылу каралган. Ул «Безнең гәҗит»кә сыймаган мавыктыргыч хикәя-повестьлар, гыйбрәтле хәлләр турында яза.

Комментарии