РӘХМӘТ «ҖЫЛЫ» СҮЗЕҢӘ!!!

РӘХМӘТ «ҖЫЛЫ» СҮЗЕҢӘ!!!

Әле хезмәт кенәгәмдәге язмаларны күздән кичереп утырам. Баксаң, мин матбугатта рәсми рәвештә 1993нче елның 5 апреленнән эшли башлаганмын икән. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең дикторы булып тәүге тапкыр тамашачыга республикабыз яңалыкларын җиткерүем әле кичә генә кебек иде, инде 20 елдан артык вакыт узып киткән. Шул көннән башлап дүрт елга якын мин үземне кирәкле, мөһим эш эшлим дип уйлап йөрдем…

Бераз дини белем алып, аннан эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп матди ягымны ныгыткач, 1999 елда, янә журналистикага әйләнеп кайттым – «Шәһри Казан » газетасында эшли башладым.Хәер, җурналистикадан читләшеп торганда да язгалый идем, һөнәремне бөтенләй ташлап бетермәдем. Соңрак «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталарында «Идел» журналында эшләгәннән соң бирегә, «Безнең гәҗит» газетасына килеп төпләндем…

Әйе, күп матбугат чараларында эшләдем. Әмма кайсында гына эшләсәм дә, үз хезмәтемне кирәкле, милләтем өчен файдалы дип, чын күңелдән ышанып йөрдем. Тик ялгышканмын, 20 ел гомеремне бушка уздырганмын, әле алай гына да түгел – «зыян салганмын» икән! Монысы өчен татар халкыннан ничек гафу үтенеп бетерермен инде? Авыл халкын таларга килгән комсыз инвесторлар белән, капкорсак түрәләр, сатлык хокук сакчылары вә хөкемдарлар, имансыз имамнар белән көрәшеп йөрүем зур хата булган бит! Гомумән, минем генә түгел – бөтен тәнкыйть сүзе язучы, сөйләүче матбугатның эшчәнлеге зыян салуга юнәлтелгән, имеш…

Моны, быелның 17нче апрелендә, чираттагы сайлауларыннан соң узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйткән. Ни өчен «әйткән» дим, чөнки үзем «никтер» анда чакырылмаган идем, «Азатлык» радиосы сайтындагы видеоязмадан гына күреп үпкәләдем. сайлаулары алдыннан алып барган эшчәнлекләре өчен журналистларга рәхмәттән башлаган баш казый, пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.с.) хәдисен китереп дәвам итте: «Начарлыкны карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез. Әгәр шулай эшләсәгез, начарлык шуннан куәт алыр һәм сез начарлык таратучы булырсыз. Бер-беребезнең яхшы якларын күреп, матур итеп эшләргә иде», – диде баш казый хәзрәтләре һәм мин моның белән килештем дияргә була. Әгәр күрәләтә яманлык кылмасалар, сөйләмәсәләр без аны күрмәскә һәм сөйләмәскә әзербез. Әмма инде узган чорындагы кебек иң укымышлы имамнарны мөнбәрдән кусалар, мөселманнарны ваһһабчы, сәләфит, хисбуттәхрирче, «национал – сепаратист»ка бүлгәләп, бер гаепсезгә айлар буе төрмәләрдә тотсалар, тиктомалдан өйләренә тентү белән килеп кереп хатыннарын, балаларын куркытып йөрсәләр, Татарстаныбызның яманатын бөтен дөньяга таратырдай «спектакльләр уйнап» йөрсәләр, без бөтенләй башка хәдискә нигезләнеп эш йөртербез: «Әгәр яманлыкны күрсәң – кулың белән төзәт, кулың белән төзәтергә көчең җитмәсә – телең белән төзәт, әгәр инде сүзең белән дә төзәтә алмасаң, эчеңнән ризасызлык белдер», – дибрәк яңгырый ул һәм бу хәдис-шәрифне Җәлил хәзрәт беләдер.

Без, халкы, күп очракта кулыбыз белән төзәтә алмыйбыз, моның өчен төрмәгә утыртулары бар. Безнең илдә хаксызлыкны көч кулланып төзәтү дәүләт карамагында. Әмма сүзебез, каләмебез белән төзәтә алабыз, шулай эшлибез дә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) әйтә: «Һәр гамәлегез ниятегездән чыгып бәяләнер», – ди. Әгәр без яманлык тарату нияте белән язабыз икән – шулай булыр, әгәр хаксызлыкны төзәтүне максат итеп куябыз икән – монысын да Аллаһы Тәгалә шулай бәяләр. Бу дөньяда һәр кеше эзләгәнен таба. Әнә бит, Җәлил хәзрәт үзе дә бик шәп хәдисне үзе теләгәнчә аңлаган.

Читкә китеп булса да әйтим, мин Җәлил хәзрәтне бик хөрмәт итәм. Ул яхшы әңгәмәче, бер дигән тамада, анекдотларны аннан оста сөйләүче артистлар да юк бугай… Ә менә хәдистән бераз гына сабак алса да була кебек. Чөнки, минемчә, ул китергән хәдис-шәрифтә пәйгамбәребез Мөхөммөд (с.г.в.с.) безгә: «Начарлыкка карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез», – дигәндә бөтенләй башканы күздә тота. Әгәр сез начарлыкны күрәсез икән – карап тормагыз, туктатыгыз; әгәр начарлыкны сөйлиләр, аңа өндиләр икән – тыңлап тормагыз, туктатыгыз, үзегез дә яманлыкка өндәп йөрмәгез дип аңлыйм мин бу хәдисне. Мин өстәрәк китергән хәдис тә нәкъ шушылай аңлауның дөресрәк булуын раслый. Шуңа күрә, баш казый хәзрәтләренең: «… Алар файда китерә алмасалар да, зыян сала алалар бит, матбугат чаралары», – дигән сүзләре белән килешмим.

Аллага шөкер, әлегәчә бик нәтиҗәле эшләп килдек. Без тәнкыйтьләгән кешеләр дәрәҗәләренә, байлыкларына карамастан китә бардылар. Әйе, бер язасың – күрмиләр, ике язасың – ишетәләр, өч язасың – укыйлар, әмма ышанмыйлар… биш, алты җиде язасың – максатыңа ирешәсең: йә түрә хаталарын төзәтә башлый, йә аны алып аталар… Тегеләй дә халыкка файда, болай да файда. Шуңа күрә, Җәлил хәзрәт башкача алай шаяртмас, матбугатның файдасын аңлап, рәхмәтләрен ешрак әйтеп эш итәр дип өметләнәм. Чөнки аның үзен дә журналистлар халыкка танытты. Әгәр телевизордан без күрсәтмәсәк, радиодан без сөйләтмәсәк, газеталарга без язмасак, аны кем белер иде? Кем бер дә белмәгән авыл мулласын баш казый итеп сайлар иде?

Менә бит, Җәлил хәзрәтнең үзенә дә турыдан-туры матбугат ярдәм иткән, ә ул «файда юк» дип, ялгыш сүз сөйләп утыра. Ә моны дистәләгән журналсит дәшми генә тыңлый һәм авыз ера… Андыйларыннан чынлап та файда юктыр, бәлки… Әмма үземне һәм үзем белән бергә эшләгән каләмдәшләремне алай ук файдасыз димәс идем. Кайчакта сөйләшә белмәгән авыздан кайсы әгъза шәрәфең яхшырак икәнен белеп тору да комачауламый шул.

Кемнән нинди файда дигәндә, безнең баш казыебыз, мөселманнарны тоташ эзәрлекләгәндә, донослар аркылы нахаккка төрмәләрдә интектергәндә ник дәшмәде икән?! Әле ярый күзләрне ачарга матбугат булды, без дәштек һәм якладык.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии