- 23.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Архив
Казан сукбайлары үзләренең шундый хәлгә төшүе Русия һәм Татарстанда алып барылган сәясәт белән бәйле дип саный. «Акчаларның 70 проценты Мәскәүгә китә, без шулай урамда яшәсен өчен эшләнә бу», – диючеләр дә бар. Казан сукбайлары белән аралаштык.
Казан сукбайларын шәһәрнең Колхоз базары каршындагы Борһан Шаһиди бакчасында атнага өч тапкыр ашата башладылар. Атнаның һәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомгасында Татарстан мөфтиятенең «Зәкәт» фонды белән Казан хакимияте берлектә махсус микроавтобус белән килеп ярлыларга кайнар аш тарата. Бер көндә 100 кешелек азык. Аш, пылау, салат, тозлы кыяр, ипи һәм чәй бирәләр. Узган җомгада монда ашарга 40лап кеше җыелды.
«МИН АБДУЛЛА АЛИШ ТУГАН ЯГЫННАН, ТОРЫР УРЫНЫМ ЮК»
Зөфәр Вәлиевкә 62 яшь, Спас районының Көек авылында туып үскән. Абдулла Алиш туган ягыннан мин, дип таныштырды ул үзен. Бүген аның документлары да, яшәр урыны да юк. Беркайда эшләми. Кайда бушлай ашаталар – шунда йөри.
«Минем торыр җир юк. Бакчада яшим. Монда бакчалар күп. Яшел Үзәндәге кебек. Кышын тернәкләндерү үзәгенә барам. Хәзер эш тә эзләмим. Мине яшь дип белдең мәллә? Мин карт кеше, 62 яшь. Пенсия дә, паспорт та юк. Әгәр пенсияләр булса, монда хәер эстәп йөрмәс идем. «Кабан» кушаматлы кешедә эшләп йөргән идем. Эчкәнне белсә, ул шундук куа. Мин таза күренәм, ә бәлкем миндә яман шештер? Бәлки бер-ике ай яшисе калгандыр?» – ди Зөфәр Вәлиев.
Ул үз гаиләсе турында сөйләми. Ләкин Казанда һәм күрше районнарда бертуганнары бар икән. «Туганнар бик ярдәм итми. Минем апам Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яши. Ул мине ярты елга бер кунак итә. Ике-өч көн кунак булам. Мәдинә исемле өлкән апам бар. 40 ел Казанда яши. Кызлары, оныклары бар. Шалтыраткан саен минем янга килмә ди. Килмә дигәндә ничек барасың инде кунакка?» – ди сукбай Вәлиев.
«30 ЕЛ УРАМДА ЯШИМ, ТУГАННАР ЮК»
Берничә тәлинкә аш ашаганнан соң, сукбайлар шунда агач төбендә йоклап калды. Төрмәдә утырып чыкканнар да шактый. «Беркая эшкә алмадылар. Сукбайлык хәленә төштем инде», – ди берсе.
Сукбайлар төркемләп җыела. Эчкечелеккә бирешкәннәр – аерым. Пенсия яшендәгеләр – башка өстәл янында. Күбесе камерага сөйләүгә каршы. «Әнием күрсә, борчылачак», – ди яшьрәк сукбайлар. «30 ел инде урамда яшим. Кышын вокзалларда, йә теплотрассада кунам», – ди икенче сукбай. Исемен әйтми, аңа 56 яшь. Пенсия яшен арттыргач, дәүләттән акча алу өметен бөтенләй өзгән: «Мин авырыйм. Йөрәк, ашказаны җәрәхәте, геморрой белән чирлим. Даруларга акча юк. Авырганга эшли алмыйм. Ике аш һәм пылау ашадым менә. Тагын бер пылауны кичкә алдым. Кичен ашатмыйлар ич. Шулай яшим», – диде ул һәм китеп барды.
Рифат Насыйбуллинның исә гаиләсе дә булган. Ләкин бүген ул япа-ялгыз. 54 яшь. Улы бар. Аның белән сирәк очраша. «Буш кул белән ничек кунакка барасың инде», – ди ул.
– Кешеләр иза чигә. Бөтен кешене кара юл белән кертеп эшләтәләр. Үзебезгә эш юк. Мин – Казан малае. Мин иза чигәм. Социаль яклау оешмасына барам. Миңа булышалармы алар? Алга таба ничек яшәргә тиешмен? – дигән сорау бирә Насыйбуллин.
Рифат үзен агач остасы дип таныштырды. Заманында экскаватор йөрткән, авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән. «Саулыгым эшләргә мөмкинлек бирми. Эшкә алмыйлар. Ун кешегә берүзем эшли алам. Ләкин бу вакытлыча», – дип төшенкелеккә бирелә ул.
Сукбай хәленә төшүенә ул үзен генә гаепләми, Русиядә алып барылган сәясәтне атый. «Акча Мәскәүгә китә. 30 проценты гына безгә кала. 70 проценты китә. Без урамда яшәсен өчен эшләнә бу», – ди Рифат Насыйбуллин.
КҮПЧЕЛЕК СУКБАЙЛАР – ТАТАРЛАРМЫ?
Җылы, әмма шакшы киенгән, юынмаган кешеләрнең шактые татарлар булып чыкты. Алар татарча яхшы сөйләшә. Бер өлеше кайчандыр районнардан Казанга күчеп килгән һәм, эчкечелеккә бирелеп, сукбай хәленә төшкән. Пенсия яшендәгеләр дә күп.
80 яшьлек татар әбие дә берничә тәлинкә аш ашаганнан соң, пылауны үзе белән алып китте. «Кичкә кирәк», – диде ул. «Пенсия этеп-төртеп тотсаң җитә инде. 8 мең сум пенсия алам. Фатирга түлим, калганы ашарга китә. Күбрәк авылга кайтам. Питрәчтән мин», – диде ул үзенең исемен әйтергә теләмичә.
«Минем сеңлем мохтаҗ. Аңа ярдәм итәм. Чөнки ул мине үлемнән коткарды. Булышырга кирәк. Акча җитми. Шушында килдем. Аякларым авырта. Килә алганда киләм. 17 мең сум пенсия алам, итләр ала башласаң, ул акча җитми, фатирга түләргә кирәк», – дип кушылды 78 яшьлек Роза әби.
«ТАТАРСТАН ӨЧЕН ОЯТ БУЛЫРГА ТИЕШ»
Илшат Гафуров Норлат районыннан, 10 ай элек Казанга күчкән. Башкалада эш булыр дип өмет иткән ул. Вакытлыча сакчы булып торган. Аннан, лицензиясе булмагач, беркая да эшкә алмаганнар. Ул ялгыз. «Гаиләм дә, балаларым да юк. Алимент та түләмим», – ди ул.
– Казан мигрантлар белән тулган. Җирле халыкка эш юк. Мәчет, чиркәү, евангеличчылар ашата. Хөкүмәт, Пенсия фонды, социаль яклау оешмасы, Президент – күрми дә карамый да. Бу оят. Кешеләрне ашату дөрес түгел. Безгә саулыкка карап эш кирәк. Шәһәрдә авыр эш кенә тәкъдим итәләр. Бары йөк ташу, ишегалды җыештыручы эше. Төзелешкә алмыйлар. Монда татарлар һәм урыслар гына килә. Бер үзбәк, тадҗик юк. Алар яхшырак яши. Татарстан һәм президенты өчен оят булырга тиеш, – ди Гафуров.
Марат ГАРИПОВ
Вәлиев: «Музыкаль театр ачу өчен бер хоккейчының еллык хезмәт хакы җитә»
Татарстан Дәүләт шурасында киләсе ел өчен республика бюджеты турында фикер алышулар вакытында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанда музыкаль драма театры ачарга вакыт дип белдерде.
«Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшевләр, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләребезне бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә», диде Разил Вәлиев.
Разил Вәлиев фикеренчә, хәзер, уңнан-сулдан ярдәм көтмичә, җиң сызганып үзебез булдыра алганны эшләргә кирәк. «Иң беренче чиратта милли мәктәпләребезнең матди-техник хәлен ныгытырга, аларны ата-аналар һәм балалар кызыгырлык итеп җиһазларга, заманындагы татар-төрек лицейлары кебек халыкара дәрәҗәгә күтәрергә. Икенчедән, Президент үзенең еллык юлламасында әйткән мөстәкыйль Милли педагогика институты ачуны тизләтергә, мөмкин кадәр тиз арада мәктәпләребезне милли педагогик хезмәткәрләр белән тәэмин итәргә кирәк. Өченчедән, татар телендәге дәреслекләрне әзерләү, рус телендәге дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү һәм бастырып чыгару эшен ашыктырырга. Дүртенчедән, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән тел сәясәте хакында аңлату эшләре алып бару зарур. Билгеле, боларның күбесе бюджет чыгымнары сораячак. Ә тулы бер халыкның, тулы бер милләтнең киләчәк язмышы хәл ителгәндә аның туган телен, республикабызның дәүләт телен саклап калу өчен акча табу саваплы эш саналырга тиеш», – ди парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
Моннан тыш, Разил Вәлиев үз чыгышында мәктәп укучыларының 10 проценты төштән соң укырга мәҗбүр булу, балалар бакчаларына чиратлар озын булу һәм мәдәният йортларын хезмәткәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрә.
Пәнҗешәмбедә Татарстан депутатлары республиканың 2019нчы елга һәм 2020, 2021нче елгы план чорына бюджетын беренче укылышта кабул итте. Киләсе елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.
Усад авылында «Ихлас» мәчете ачылды
19нчы октябрьдә Лаеш районының Усад авылында «Ихлас» дип аталучы яңа мәчет ачылды. Мәчетне төзү эшләрен төрмәдә утырып чыккан кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнүче Азат Гайнетдинов оештырган.
Моннан ике дистә ел элек урыслар гына яшәгән салага татарлар күчә башлый, хәзер 7 мең кешелек Усадның өчтән бере – татарлар. Мөселман гыйбадәтханәсен моннан ике ел элек бөтен авыл белән сала башлыйлар. Оештыру эшләрен башкалада урнашкан «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» җитәкчесе Азат Гайнетдинов үз өстенә алган. Әлеге оешма төрмәдә утырып чыккан кешеләрне эшле, тораклы итү белән шөгыльләнә. Азат әфәнде үзе дә бу авылда яши, шуңа яңа мәчетне гадәттәге Аллаһ йортларыннан аермалы буларак спорт мәйданчыклы итәргә булган.
«Соңгы вакытта исламны террорчылык дине дип күрсәтергә тырышалар. Хәтта Керчьтә яшүсмер 19 кешене атып үтергәч тә, башта телевизордан бу татар кешесе эшләгән дип әйткәннәр иде бит. Эчемнән уйлап куйдым: тагын мөселманнарга сылтыйлар, дип. Чынбарлыкта исә безнең динебез пакь. Яшьләр күбрәк аның белән кызыксынсын, мәчеткә килсен дип янәшәдә менә бу спорт мәйданчыгын ачарга булдык. Килсеннәр, шөгыльләнсеннәр, намазга да керсеннәр», – диде Азат Гайнетдинов.
Кунаклар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Лаеш мәхкәмәсе рәисе Мәгънәви Гәрәев тә бар иде. Ә менә район башлыгы, башына татар түбәтәен кигән керәшен Михаил Афанасьев үз чыгышын «Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу, хөрмәтле Камил хәзрәт», – дип гарәпчә-татарча башлады, соңрак рус теленә күчте, дога кылганда кулларын күтәрде, мөселманнар белән бергә кызыл тасманы кисте.
«Назга сусаган гап-гади хатын-кыз Сөембикә була алмый»
Мәрҗәни исемендәге тарих институты бинасында бер төркем җәмәгать эшлеклеләре күптән түгел премьерасы узган «Сөембикә» операсы турында сөйләшү үткәрде.
Чараны оештырган, 1995-1999нчы елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган хокук яклаучы Сүрия Усманова «патшабикәне мескен образында күрсәткәннәр» дип кабатлый-кабатлый әлеге операны тәнкыйть сүзләренә күмде.
Кайбер катнашучылар татар халкында Сөембикәнең бөек бер образ итеп сакланганын, ә куелган әсәрдә патшабикәнең назга сусаган гади хатын-кыз итеп сурәтләнүен әйтеп ризасызлык белдерде.
Галимә Тәэминә Биктимерова либретто авторы Ренат Харисны татар халкының тарихын хөрмәт итмәгән автор дип атады: «Аңа үзен күрсәтү кирәк. Тукай операсында да Тукайны мыскыл итеп чыгарды, шуннан сабак алырга тиеш иде ул. Тарихны, Сөембикәнең нинди икәнен аңламаган икән, нигә тотынган бу эшкә? Үзен күрсәтер өчен генә кирәк бу аңа. Аңа Сөембикәнең кем икәне кирәкми, шуңа күрә дә ул аны Шаһгалидән дә мыскыл иттергән, калганнардан да мыскыл иттергән».
Мондый тарихи әсәр куелганда галимнәр, тарихчылар белән киңәшләшеп эш итү зарур дигән фикерләр дә яңгырады. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бу опера Сөембикә символын кечерәйтте дигән фикер җиткерде:
«Татар халкының үз символикалары бар. Мисал өчен, хатын-кыз символы булып Сөембикә тора. Ир-атлар символы итеп Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне кабул итәбез. Әлеге операда, патшабикәне гади хатын-кыз итеп күрсәтеп, татар халкында хатын-кыз символы булып торган Сөембикә образын, аның абруен кечерәйттеләр».
Опера һәм балет театрының чит илләргә дә гастрольләр белән чыгуын истә тотып, әгәр «Сөембикә»не дә алып чыксалар, бу татарларның чын йөзен күрсәтмичә, татар милләтен түбәнсетеп, милләтнең бетәчәген күрсәтәчәк дигән борчулар белдерелде.
Ахырда нәтиҗәләр ясалды. Алга таба да татар тарихына тап төшерерлек әсәрләр сәхнәләштерелмәсен өчен театрга буйсынмаган аерым иҗат шурасы булдыру кирәк диделәр.
Алсу ӘХМӘТ

Комментарии