Мыжык карт зары

Картая барган саен, кешенең күңеле нечкәрә, тойгыларга бирелүчән була. Юк кына нәрсә дә чиксез шатландыра яки хәтерне калдыра, үпкәләтә. Минем белән дә шундый хәл булды. Яшел Үзән районы ветеринария оешмасына караган Төньяк Норлат ветлечебницасында күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыктым. Быел шуннан килеп, Өлкәннәр көне белән котладылар. 200 сум акча да бүләк иттеләр. Кулына уенчык тоттырган бала кебек сөендем. Күзләремә яшь килде. “Кара син аны, мине дә онытмаганнар. Мине дә искә алганнар бит”, – дим.

Ләкин шул бүләк алып килгән кешеләрдән ишеттем: безнең оешма ел саен шулай котлый икән. Ә минем янга 2002 елдан бирле бер кеше дә килгәне дә, котлаганы да, бүләк тә биргәне юк. Иренмәдем, бардым үзебезнең бухгалтер янына. “Синең исемгә бүләк акчасын ел саен Төньяк Норлат ветлечебницасына җибәрәбез”, – дип аңлатты ул миңа. Миңа дигән бүләк акчасы шундагы эшчеләр арасында югала икән.

Бу хакта Яшел Үзән районы ветеринария оешмасы начальнигына гариза язып керттем. Тик җавап кына алмадым.

Төньяк Норлат ветлечебницасы хезмәткәрләре пенсионерга бүләк итеп җибәргән акчаны кесәләренә сала да битләре дә кызармыйча яшәп яталар микән?

Ф.ЙОСЫПОВ.

Яшел Үзән районы, Карамалы Тау авылы

Комментарии