- 24.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Архив
“БГ”ның мәгариф темасын яктыртуы ошый миңа. Формаль югарылыктан түгел, ә нәкъ менә һәр реформаның җимешен турыдан-туры татучы укучы, укытучы, ата-ана позициясеннән торып борчылуы күңелгә якын. Бер яктан, инде мәктәп, вуз еллары артта, әлеге тема миңа кагылмый да төсле. Әмма битараф була алмаганга, язмышым журфакка илткәндер дә, хәзер бәби көтеп өйдә утырсам да, башымны катырудан туктамавым кулыма каләм алырга этәргәндер.
Хәер, безнең илдә битарафлык – гадәти күренеш. Автобуста берәүнең сумкасын чистартып маташсалар – күрмибез, “5 сум гына бирче” , – дип сорашып утыручыларны ишетмибез.
Ә минем горурлыкка беренче атака авылга кайткан саен укытучы әниемнең миңа вакыты тимәве булды. Иртәнге 8дән кичке 6га кадәр мәктәптән кайтып керми. Кайтса да, компьютер каршында төнгә чаклы утыра. Бу ни хәл, мин әйтәм. Авыл мәктәбенең башлангыч сыйныфында санаулы балаларны укытучы өчен артыккарак китә түгелме соң, дим. Шулай дип сорагач, “Балалар укыту – бәхет кенә ул”, – ди әнием. Баксаң, нәкъ менә Яңа ел алдыннан (бәйрәм, бүләкләр вакыты!) Казаннан тикшерү киләсе икән. Билгеле сәбәпләр аркасында районны атамыйм, әниемә эшлисе дә эшлисе бит. Ә тикшерүчеләрнең казах картыннан ким булмауларын күпләр белә. Аларга синең балаңның белеме дә, укытучының хезмәте дә кызык түгел. Аларга күрсәткеч кирәк тә, кочак-кочак кәгазь-папка, 4нче сыйныфта укучы 6 баланың өлгерешен процентларда, диаграммаларда, таблицаларда, тагын әллә нәрсәләрдә исәпләп чыгарган документлар кирәк. Һәр документ компьютерда эшләнеп, атна саен үзгәреп торучы дәүләт стандартларына туры китерелеп, дөрес шрифтта, тиешле тыныш билгеләре куелып һәм башка шартлар үтәлергә тиеш. Мөгаллим кешенең башын катыру, игътибарын укыту процессыннан читкә юнәлтү. Ахыр чиктә дәрәҗәсен төшерү бит инде бу! Әле шуның өстенә мәктәп балаларына да эләкмәгән нигъмәтләр белән сыйлап, артканын төяп җибәрәсе. Әйтерсең авыл келәтләрендә каз-үрдәк, яшелчә тылсым белән генә артып ята!
Инде Яңа ел, каникул үтте. Әнием мәктәпкә рәхәтләнеп бара. “Ниһаять, үземнең турыдан-туры вазифам – балалар укыту белән шөгыльләнәм”, – ди. Менә шундый мәгариф бездә. Ә ел саен кертелеп торган яңалыкларны тикшерә башласак?! Мин техник, технологик, материаль өлкәләр белән бәйле реформаларны аңлыйм әле. Кайсы нормаль илдә белем бирү системасы шулкадәр еш үзгәрешкә дучар ителә икән? Мәгарифтә аң, рух дигән нәрсәне онытырга ярамый бит. Ә иң күңелгә тигәне – белем бирү системасына кагылышлы мәсьәләләрдә ата-аналар пассив.
БДИ кертелде. Татарстанның аерым районнарында гына, мисал өчен, әлеге реформага мөнәсәбәт белдерүче, баласы өчен кулаймы-юкмы икәнлеге белән кызыксынучы ничә бөртек ата-ана теркәлде икән? Укытучы мәгарифтә төп звено булса да, ул – башкаручы звено. Ә әти-әниләр белән берлектә эш булмаганда педагог фикере ялгыз кайтаваз гына булып кала.
Гади мисал китерәсем килә. Әти-әниемнәр – гаиләдә өч бала. Өчесе дә бер үк дәреслекләр белән укыган, ел саен яңа авторлар яңа методика уйлап чыгарып ятмаган. Кайчакта үзем дә алардан калган дәреслекләргә таяна идем, чөнки методик фәлсәфәгә бирелмичә, укучының аңына барып җитәрлек итеп аңлатылган була иде. Ул системаның нәрсәсе ярамады икән? Ил тулы аңгыралар тәрбияләде микәнни?
Тестлар безгә эләкмәде. Әмма мин үземне компьютерлаштырылган, тестлаштырылган, тагын әллә нишләштерелгән замана укучыларының кайберләренә караганда, грамоталырак, иҗади һәм логик фикерем киңрәк дип саныйм. Чөнки нәкъ менә БДИга кадәр иде ул һәр укучыга шәхси якын килү методы. Хәзер дә ул метод белән укытучы башын катыралар. Әгәр БДИ шартларында һәр укучыга бертөрле авырлыктагы биремнәр бирелә икән, “индивидуаль подходның” мәгънәсе кайда? Ни өчен бездәге система логика законнарыннан шулай ерак тора икән? Бу очракта педагог нишләргә тиеш? Балага тиешлечә бирем бирү өчен тырышсынмы, әллә инде БДИ планы үтәлү артыннан кусынмы?
Реформалар кайчан ясала? Гадәттә, үсеш тукталып, тупикка килеп төртелгәч. Ә безнең белем бирү системасының тупикка утырганын хәтерлим. Галимнәр юкмы бездә, ачышлар ясалмыймы, дөньядан артта калдыкмы? Юк бит! Алайса нигә кирәк үз традицияләреңнән (руслар әйтмешли, “эшли торган” традицияләреңнән) баш тартып, европалашырга, америкалашырга? Мәктәптә – БДИ, вузда – балл системасы. Арттымы белемле белгечләр? Ул турыда ишеткәнем юк. Беттеме ришвәт? Бетте пычагым! Мин елый-елый имтихан биргәндә, ирем шакката иде. Хәзер ул укый, мин – аптырашта. Телефоннан гына шалтыратып, контроль эшләр, зачетларның бәясе, кайсы срокта әзер буласын гына белешә. Менә сиңа ришвәткә каршы көрәш нәтиҗәсе!
Шунысы кызык: мәгариф темасы әллә азларны гына кызыксындыра, әллә каршы чыгу файдасыз дигән фикер өстенлек итә. Путинның халык белән быелгы турыдан-туры аралашуында шуны уйлап утырдым мин. Өч сәгатьлек сөйләшүдә мәгарифкә кагылышлы ике (!) сорау бирелде, анысы да бердәм шау-шу эчендә тыч кан чиелдәве төсле генә югалып калды. Ә үз дәрәҗәсен белгән Татарстаныбызның “Майский” совхозы өчен, дөресен әйткәндә, хурланып утырдым. Әгәр син үз продукцияң белән үз республикаң базарында гына да конкурентлык тудыра алмыйсың, яшелчәләреңне кеше алмый икән – базарга әрҗәсен алып, Путин чыксынмыни синең өчен помидор сатарга?! Һәр оешманың менеджеры, аналитиклары була. Ягъни табыш алу, конкурентлык тудыру, реклама һәм башка шундый вазифаларны башкаручы махсус кешеләр. Юк микәнни “Майский”да андый кадрлар?
Кыярдан кыяр тәме түгел, исе дә килмәгән яшелчәне ат бәясенә нигә алсын халык! Экологик продукт турында әкият тә сөйләмәгез. Җитәкчелек түгел, нәкъ менә яшелчәләрне үстерү-тәрбияләүче персонал белән аралашканым бар. Алар санаган химикатның чуты юк. Патриот булмагае, “чурт” булсын, арзан да, тәмле дә булган башка помидор ала халык. Артык акча түгәрлек сыйфат түгел ләбаса.
Татарстаныбыздан федераль дәрәҗәдәге эфирга чыгу өчен, “кыяр-помидор” мәсьәләсеннән дә кискенрәк проблемалар булмагандыр шул. Милли төбәк компонентын бетерәбез дип гауга чыккан вакытлар иде. Кая инде, “Майский” кыяры сатылмаганда, татарча сөйләшү кайгысымыни! БДИ да борчымый татарстанлыларны, яшьләрнең торыр җире булмау да, социаль гарантияләр дә, хокукый гаделсезлекләр, ришвәтләр дә… Никадәр оптимист булсам да – күңелсез.
Беркөн үземнең мәктәптә укыганда язылган иншама тап булдым. “Безнең заман герое” темасына уйланылган. Җәмгыятьтәге заманча рухи-материаль кыйммәтләр, замана кешесе нинди булырга тиеш… Тормыш үзгәрә торса да, кеше америкалашмаган, системасы европалашмаган, рухын саклаган, әмма замана белән атлаган илдә, шул кешеләре арасында яшисе килә бит, ә!
Ләйсән НИЗАМОВА
Каеш белән кемне?
Чирек ахыры. Бүлмәдә укучыларның эшләрен тикшереп, сыйныф журналларын тутырып утырам. Шулчак ишек шакыдылар. Бишенче сыйныфның рус төркемендә укучы бер кыз икән. Йөзе кәефсез күренә. Сөйләшә башлагач, шуны аңладым: агымдагы билгеләре буенча чиреккә минем фәннән (татар теленнән) “3”ле чыга икән. Контроль эш нәтиҗәләре дә түбән. Үзе бары тик рус телендә аралаша. Татар теленең бик авыр бирелүен аңлата. Киләсе чиректә тырышыбрак укыячагын ышандыра.
– “4”ле куегыз инде, юкса әтием каеш белән кыйныйм дип әйтте бит, – дип ялварулы күзләре белән миңа карый.
Укучымның хәленә керергә тырышып, өстәмә эш өчен материаллар карый башладым. Бәлки, өйдә әти-әнисе ярдәм итә алыр дигән уй белән, сорап куйдым:
– Гаиләгездә татарлар бармы соң?
Нинди җавап ишеттем, дип уйлыйсыз?! Гаҗәпләнүдән һәм чарасызлыктан чәчләрем үрә торыр дәрәҗәгә җитте.
– Бар, әтием дә, әнием дә – татар. Әбием дә татар. Тик гаиләдә рус телендә аралашабыз…
Каеш белән кемне кыйныйк, җәмәгать?!
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Аксубай.
Милләт дип җан атып…
Милләт, милләт язмышы, татар халкы, берләшү кебек сүзләрне хәзер бик күп ишетергә туры килә. Телевизорны кабызасыңмы, радио тыңлыйсыңмы, газета-журнал укыйсыңмы – һаман да шул бердәмләшеп яшәү темасы кузгатыла, милләт өчен җан атып, саллы-саллы чыгыш ясаучылар саны көннән-көн үсә бара. Ләкин бу гәп коруларның астында нинди тамыр ята икән соң? Бу әйтелгән сүзләр чынлыкта кай тарафларга китерә? Һәр эшләнәсе эшнең идеясе, планы һәм, иң мөһиме, шуны башкарыр өчен тиешле булган адымнар, шулай ук нәтиҗә булуы зарур.
Мин бу язманы татар милләте һәм шуның яшьләр континенты вәкиле буларак язам. Шул җәмгыятьнең бер кечкенә генә кисәге булсам да, мин гаммәви мәгълүмат чаралары аркылы кирәгеннән артык мактанылып күрсәтелә торган Бөтендөнья татарлар конгрессы һәм яшьләр форумнарының шәхсән үземдә тамчы да файдасын да, нәтиҗәсен дә тоймыйм. (Белмим, бәлкем миңа моны сизәр өчен ТНВдагы “Татарлар” тапшыруының алып баручысы булырга кирәктер!) Ул җыелышларның нинди мәгънәсе бардыр, һич төшенә алмыйм. Әйе, утырышларда күп сөйләнелә, күп фикерләр әйтелә, зур-зур хәрәкәтләрдән торган исемлекләр дә күрсәтелә. Ләкин бит боларның һәрберсенең иң беренче мәсьәләсе булып аны тормышка ашыру тора. Ә кайда соң ул? Күрмим… Тегесен башкарырга, монысын башкарырга дип сөйләнергә, ораторларны да уздырырлык итеп сүз куптарырга яратабыз, ә артыбызда эшебез юк бит…
Татар телен үстерергә, яшьләрне милләт өчен көрәшергә чакырабыз. Әгәр төптәнрәк уйласаң, “Туган авылым”да һәм дә ки “Пирамидада”гы өч кеше килә торган татар дискотекалары белән генә бу эшләрнең нәтиҗәсен без бик озак күрмәбездер.
Тагын бер проблема. Татарча сөйләшүче кеше санын арттыру “проекты”. Әгәр балаң кибеттә, мәктәптә, университетта, җәмәгать транспортында татар теленең “ә” хәрефен дә ишетми икән, ничек итеп аның белән татарча сөйләшсен, ни рәвешле ул телне үстерүгә үз өлешен кертсен?! Ә бит уку йортларыннан КДУның татар журналистикасы факультетыннан башка безнең туган телебездә дәресләр бирүче вуз юк. Әгәр бу тармакта дәүләтнең реаль сәясәте булмаса, яшьләребезнең милләт данын, аңын күтәреп баручы буын булып үсүе икеле.
Татар яшьләренең төп проблемасы Казанда милли җыеннар һәм татар дискотекалары булмавында түгел, ә аларның шунда йөрергә атлыгып тормауларында. Бу – бик актив энергетикалы, үткен, яңалык яратучы, нык кызыксынучан төркем. Яшь буынга шуны бирә белергә, шуны күрсәтү якларын уйларга кирәк. Инде аңларга вакыттыр: төп чишеләсе мәсьәләләр һәм утырышлар үткәрелә торган аудиторияләрдә түгел, ә тормышта, көнкүрештә күренергә, сизелергә тиеш. Эфирда чыгыш ясау – бер, ә кешеләр тоярлык итеп эшләп күрсәтү – икенче…
P.S. Язмадагы сүзләр белән килешү-килешмәү һәркемнең үз эше, бу – шәхсән минем фикер.
Барчагызны хөрмәт итеп, Захри.
Комментарии