МӘЗӘК СӨЙЛИ БЕЛҮ – СӘЛӘТ УЛ!

МӘЗӘК СӨЙЛИ БЕЛҮ – СӘЛӘТ УЛ!

«Рәвешләр» юмор театры белән танышуым көтмәгәндә булды. Берничә ай элек безгә – Кукмара районына килеп чыктылар. Шунда бер егетнең активлыгына исем-акылым китеп, сәхнәдә үз-үзен тотышына сокланып утырган идем. икәнен дә отып калдым.

Күптән түгел Казанда очраштык бит. Берәү белән җитәкләшеп үзәктә йөри иде. Туктале, мин әйтәм, юл өстендә яткан әңгәмәдән баш тартып булмас, барып сөйләштереп килим. Сәхнәдә, әзерлекле булгач, матур уйный да, монда ничек сайрар икән…

Башта барып автограф сораган булдым. Йолдыз чире бар микән, юкмы, янәсе?!

– Әкият сөйләмәгез, нинди автограф? Көләсез мәллә, – диде Фәрит, күзләрен шарландырып.

– Бик-бик ялынып сорасам да, автограф бирмисезме?

– Ярый, бирегез, йолдызлана диярсез тагын. Нәрсә дип языйм?.. Тә-әк, булды бугай.

Шуннан соң Фәриткә нинди максат белән килеп бәйләнүемне аңлатырга туры килде.

Досье

Исеме: Фәрит Галиев

Туган көне: 13 сентябрь, 1985 ел

Туган җире: Балтач районының Кариле авылы

Белеме: Арча педагогия көллияте (2000-2005), Казан мәдәният һәм сәнгать университеты (2005-2010)

Буш вакытында: Арчада салынып ятучы йортында кайнаша

Ярата: тугры кешеләрне

Яратмый: буш сүзне

Гаилә хәле: өйләнгән

– Фәрит, синдә йолдызлык чире бөтенләй юк мәллә?

– Каян килсен ди ул?! Йолдызланырлык дәрәҗәдә танылуым да юк. Танылсам да, хәзер андый чирле була алмас идем. Ул әйбер миндә сәхнәгә чыкканчы ук бер бар иде инде. Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегендә укыганда ансамбль белән концертларда йөри идек. Мин баянчы булдым. Андый концертларга йөрүчеләргә имтиханнарда да өстенлекләр бар иде. Йолдызлану шул чакта булып алды. Укытучыбыз Марсель Фәйзрахманов (Айдар Фәйзрахмановның абыйсы – авт.) урыныма утыртты һәм, әйтергә кирәк, күктән җиргә егылып төшү бик авыр әйбер икән. Башка андый хисне кичерәсе килми, димәк, ул чир миңа янамый.

– Яныңдагы кыз белән таныштырмассың микән?

– Бу хатыным – Альбина. Сату өлкәсендә эшли. Иҗатымда төп тәнкыйтьче, шәхси стилистым.

– Альбина сату өлкәсендә эшли дидең. Гаиләдә акчаны кем күбрәк эшли: сәхнәдә йөреп, синме, әллә улмы?

– Дөресен әйтәм: төрле чак була. Аның хезмәт хакы даимилеге белән өстенлекле. Ә минем акча әле күп була, әле бөтенләй булмый… Ничек кенә булмасын, бар тапканыбыз – хәләл байлык. Машинаны да эшләп алдык, Арчада салынып ятучы йортны да үз көчебез белән башкарабыз, Аллага шөкер. Бай туганнарыбыз юк. Әнием шәфкать туташы булып эшләде, гаделлеккә өйрәтте. Әтием арабызда юк инде, ул да гади һөнәр иясе – шофер иде.

– Гаиләңдә сәхнә кешеләре дә юк бугай…

– Әти ягыннан сәхнә тотучылар булган. Вокаль-инструменталь ансамбльдә йөрүчеләр дә, матур җырлаучылар да бар ул яктан.

– Фәрит, ә юморист буларак кайчан зур сәхнәгә чыктың?

– Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда бу һөнәргә кереп киттем. Әбри Хәбриев монолог язып карарга кушты. Аның белән Арчада бергә укыдык, шунлыктан монологлар язуымны белә иде. Соңрак икебез номерлар әзерләп, әкренләп сәхнәгә дә чыга башладым. 2009 елдан «Барс-медиа» белән хезмәттәшлек итәм.

– «Рәвешләр» юмор театры кайчан һәм ничек оешты?

– Әле аның оешуына күп түгел. Төркемдә 6 кеше. Элек «Юмор шоу»да гына бергәләп эшли идек. Әзерләгән программабыз бушка китмәсен дидек тә, гастрольләр белән чыгып киттек. Үз районнарыбыздан, якын-тирәдән башладык. Әкренләп концертларга кереп киттек. Чит якларга чыгып йөри башлавыбызга озак түгел әле – бер ел тирәсе генә. Төркемебез бик дустанә мөнәсәбәттә, Аллага шөкер. Шулай булмаса, күптән талашып-сугышып, таралышкан булыр идек. Кайчак гастрольләрдән бер тиенсез, киресенчә, чыгымланып кына кайткан чаклар да була. Шундый вакытларда да күңел төшенкелегенә бирелмичә, бер-беребезне «яндырып» эшли беләбез. Хәзер дә репетицияләрнең кызган чагы. Тирләп-пешеп, 7 апрельдә УНИКСта булачак «Көлке терапия» җырлы-юмористик шоуга әзерләнеп ятабыз.

– Димәк, башка проектларда да катнашасыз?

– Әйе, гел авылларда гына йөреп булмый. Кичә генә Илдар Әхмәтов концертында бер номер белән чыгыш ясадык. Андый чараларда катнашып кына калмыйм, әле концертларга сценарийлар да язам. Ринат Рахматуллин, Ләйсән Гыймаева, Илнар Сәйфиев, Илназ Бах, Әлфинә Әзһәмова һәм башка җырчыларның концертына сценарий язган бар. «Мәтәште авылы хәлләре» (2009) , «Рәвешләр» (2009), соңгы 3 елда «Юмор-шоу» да минем хезмәт. Мактанырга мәҗбүр итмә инде. (Елмая).

– Фәрит, ахыргы сорау: «Үзеңдә юмор сәләтен ничек тәрбияләргә?» дип исемләнгән китаплар күргәнем бар. Аларны гына укып, юмор сәләте тәрбияләп буламы, әллә ул табигатьтән биреләме?

– Табигатьтән биреләдер дип уйлыйм. Китап укып кына сәләт әвәләү мөмкин микән? Юктыр. Кешене көлдерергә өйрәнергә мөмкин, тик юк-бардан да кызык таба, шуны үз тормышыңнан алып кызык итеп кабатлап күрсәтә белү һәркемгә дә бирелмидер, мөгаен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии