- 24.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Архив
Узган елның 30 апрелендә ясаган чыгышлары, шигарьләре өчен Русия Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә милләтара, расачылык һәм динара дошманлык тудыруда гаепләнгән Зиннур Әһлиуллинга быелның 29 февралендә беренче суд утырышы булды. Берничә утырыштан соң, 20 апрельдә аңа карата хөкем карары бәян ителде. Карарда бер ел шартлы хөкем чыгарылуы турында әйтелә. Шушы карар укылганнан соң, Зиннур әфәндегә теләктәшлек белдереп килүчеләр канәгатьсезлекләрен сиздереп, суд залыннан урамга чыкты. Без аларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.
«ХӨКЕМ – ЧИРАТТАГЫ СПЕКТАКЛЬ»
– Зиннур соңгы сүзендә: «Татарстанда урысча белмәгән бер генә урысны да таба алмыйсыз, ә татарның яртысы туган телен белми. Бу – Путин һәм империя тарафыннан көчләп урыслаштыруны күрсәтә. Мине төрмәгә утыртсагыз да, мылтык терәп атсагыз да, күземне дә йоммыйм, – диде. – Әйе, Зиннур соңгы сулышына кадәр телебез, дәүләтебез өчен көрәшергә әзер кеше, – диде Әһлиуллинга карата булган суд утырышларының барысында да катнашкан Рәфис Кашапов.
– Зиннур Әһлиуллинга хөкем карары ФСБ аша чыгарылгандыр. Милләтләрнең теләгән дәүләттән аерылып чыгарга хакы бар. Күрәсең, Русиядә андый хокук юк. Милләт өчен нидер сорый башласаң, син – экстремист һәм аңа 282нче маддә бар. Үз милләтләрен яклаган кешеләрне шуның буенча хөкем итәләр, – дип саный Булат Гатин.
– Узган ел гына 188нче мәктәпнең бетүе хакында сүзләр булды. Урам җыеннарына шигарьләр күтәреп чыгарга урыслар җирлек бирде бит. Татар телен йөгәнләргә, мәктәпләрдә татар телен укытуны бер сәгатькә кыскартырга, урыс теленә бер сәгать өстәргә дип башта алар чыкты. Янәсе, урыс балалары урыс телен тулы программа укый алмый. Зиннурның шигарендә «урыслар, китегез» дигән сүзләр юк иде. «Кем төп халыкның телен хөрмәт итми…» дип башлана иде ул шигарь. Хөкем – чираттагы спектакль, – дип канәгатьсезлек белдерә Рифкат Гайфетдин улы.
Зиннур әфәнде үзе дә уй-кичерешләрен җиткерде.
– Урыс дәүләте беркайчан да татарга яхшы булмады. Шәхсән минем милли тойгыларым кимсетелеп киленде. Кемнең милли горурлыгы юк, аны сизми. Тыйнак кына әйткәндә, мин гомер буе милләт өчен көрәштем. Хөкем уңаеннан җәмәгатьчелекнең сүзе аз булуы мине борчый. Башкалар өчен мин җан атам. Яшь вакытта да дусларны кыерсытсалар, арысландай сугыштым.
Яңа иптәшләр, авыр чакта ташламаган иске дуслар белән алга таба да көрәшне дәвам итәчәкбез. Миңа үлем дә куркыныч түгел, ләкин кыен вакытта кешеләрнең ярдәмгә килмәве җанны әрнетә.
Милли көрәшнең демократия чоры узды. Хәзер милли азатлык хәрәкәтенә күчәргә кирәк. Хокукый юллар белән алга барып булмавын күрдек. Алда компромиссыз көрәш булырга тиеш. Референдумыбыз, Конституциябез тапталды. Кискен адымнар, кискен хәрәкәт кирәк. Бу – үтерүләр турында әйтми. Үзебезнең милли хәрәкәттәге сатлыклар, ярым-йорты йөрүчеләр белән дә компромисс бетте, файдасы булмады, – дигән нәтиҗә ясаган судтан соң Зиннур Әһлиуллин.
Зиннур әфәндегә теләктәшлек белдереп килгән Марат Арсланов татарларның милли хәрәкәт вәкилләрен хөкем итүне татарлар өчен файдалы күренеш булырга да мөмкин дип саный. «Бу – Европа судларына чыгу өчен уңайлы форсат», – ди ул.
«УРЫСЛАР – ТӨП ХАЛЫК, ТАТАРЛАР – КИЛМЕШӘК»
Василий Тихонов – Зиннур Әһлиуллинны судка бирүче төп шикаятьчеләрнең берсе. Ул безгә «Татарлар – үзләре килмешәк халык», – дигән сүзләрен җиткерде.
– Кемне дә булса утырту максатым юк иде. Минем максат – гаделлек табу. Төп халык булган урысларны килмешәк халык тарафыннан каядыр куалар. Татарлар – килмешәк халык. Алар бирегә татар-монгол яулары белән килгән. Килгәннәр дә талаганнар һәм киткәннәр. 200 елдан соң гына килеп монда көч куллану юлы белән Казан ханлыгы ясаганнар. Урыслар монда борын-борыннан яшәгән.
«Казан елъязмалары»н («Казанская летопись») карагыз, анда бу хакта төгәл әйтелгән. Казан каласы, аның тирә-ягы башта Киевка караган, аннан Владимирга, аннары Мәскәүгә. Без – төп халык, ә татарлар – килмешәк. Ләкин без аларны куып чыгару турында беркайчан да сүз әйтмәдек. Килмешәк халык урысны куып чыгара башлады, – дип фикер йөртә Василий Тихонов.
Соңгы өч ел эчендә милли хәрәкәт башында торган Фәүзия Бәйрәмовага, Рәфис Кашаповка, Дамир Шәйхетдингә һәм Зиннур Әһлиуллинга Чаллыда хөкем карарлары чыгарылды. Кисәтүләр ясалган, тентүләр уздырылган милли хәрәкәт вәкилләре саны берничә тапкыр күбрәктер.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Хаҗ сәфәре арзаная?
«Татарстан мөселманнары быел хаҗга очсызрак бәягә бара алачак. Быелдан башлап хаҗ квоталары бары тик Татарстан Диния нәзарәтенә биреләчәк», – дип сүз башлады Татарстан мөфтие Илдус Фәиз матбугат конференциясендә.
Илдус Фәиз, быелгы хаҗ сәфәрләре Татарстан хаҗиларына, узган елгы бәяләр белән чагыштырганда, арзанрак чыгачак, дисә дә, төгәл генә бәясен әйтмәде. «Хаҗ кылу бәясе якынча 100 мең сум чамасы булыр, әмма чиктән чыккан бәяләр булмаячак», – диде ул.
Илдус Фәиз Татарстан Диния нәзарәтендә хаҗ буенча яңа оешма булдыруны «Республикада һәрбер дини мәсьәләдә Татарстан Диния нәзарәте шөгыльләнергә тиеш, «Идел-Хаҗ» оешмасы белән безнең арада бернинди гауга юк, без алар белән бергә эшләргә тырышачакбыз», – дип аңлатты. Аның сүзләренчә, узган елларда хаҗ сәфәрләрен оештырган «Идел-Хаҗ», «Хезмәт-Тур» кебек операторлар быелдан башлап Диния нәзарәте хаҗ операторына агентлыклар буларак ярдәм күрсәтәчәк.
Мөселманнар өчен быел хаҗ сәфәре 25 сентябрь – 20 октябрь көннәренә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте программасы буенча хаҗга Төркиянең Истанбул шәһәре аша барачак. Хаҗга барырга теләүчеләрдән документлар 1 августка кадәр кабул ителәчәк, дип белдерде нәзарәт вәкилләре.
Райнур ШАКИР.
Мариларны дин һәм мәдәният саклый
Йошкар-Олада мари халкының IX корылтае ачылды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – милләт буларак сакланып калу.
Рамай Юлдашев
– Йошкар-Олада бер генә милли балалар бакчасы, бер генә мари мәктәбе дә юк. Тел авылларда гына саклана. Мари халкының 80%ы авыл җирендә, калган 20%ы гына шәһәрдә яши. Мариларны милләт буларак аларның дине саклый. Аны бетерү тырышлыгы да бар. Шәһәрләрдә һәм авылларда православ чиркәүләре салына, христианлаштыру сәясәте бара. Мәгариф министрлыгы шовинистик урыслаштыру сәясәте алып бара, – диде Рамай Юлдашев.
Мари халкы эрзә, чуаш һәм удмурт милләтләре белән чагыштырганда ассимиляциягә күпкә акрынрак бирелә. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, бу милләтләр арасында марилар – халык санын киметмәгән бердәнбер милләт.
Мариларның яртысыннан артыгы, бигрәк тә яшьләр бүгенге көндә Мари Илендә эш булмавы аркасында акча эшләргә дип читкә китә, ди Рамай Юлдашев. Икътисади төшенкелек милләт үсешенә дә файдага түгел.
– Дини гыйбадәтләрдә генә булса да мари теле саклана. Матур милли киемнәрен марилар татарлар кебек сәхнәгә чыкканда гына кими, бөтен бәйрәмнәргә, ял көннәрендә, кунакка барганда да кия. Һәрбер җырчының кимендә 15-20 төрле милли киеме бар. Менә бу мариларны башка халыклардан аерып күрсәтүче күркәм гадәт, – ди Рамай Юлдашев.
Алсу КОРМАШ.
Хиҗаплы кызларны мәктәпкә кертмиләр
Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Түбән Варта шәһәрендә яшәүче Таһирә һәм Айгунны хиҗап киеп укырга йөрүдән тыйганнар. Алар шәһәрнең 15нче мәктәбендә белем ала. Таһирә – 11нче, ә Айгун 6нчы сыйныфта укый.
«Правозащита» сәхифәсе хәбәр итүенчә, аларны 2012 елның гыйнвар аеннан мәктәпкә кертми башлаганнар. Кызлар инде икенче чирек укырга йөрми. Әти-әниләре мәктәп мөдиреннән язма рәвештә: «Нигә хиҗаплы килеш укырга йөрергә ярамый башлады соң?» – дип сораган. Мөдир: «Яңа елдан соң мәктәп низамнамәсе үзгәрде, шуңа күрә хиҗап белән мәктәпкә килергә ярамый», – дип җавап биргән.
15нче мәктәп мөдире Зинаида Ковригина «Азатлык» радиосына, сүз бөтенләй хиҗап турында бармый, укучыларның эчке кагыйдәләрне үтәве хакында бара, дип аңлатты. «Бу кагыйдәләр 2009 елда кабул ителде һәм мәктәп идарәсе шурасы белән килешенде. Кагыйдәләр нигезендә, киемнең нинди булуы билгеләнә. Эшлекле кием кию таләпләре куелганда, бөтен төр баш киеме тыела», – диде Ковригина.
Мәктәп мөдире, кызлар дәресләргә йөрми дигән сүз дөреслеккә туры килми, ди. Хәзер кызларга мәктәпкә хиҗап кияргә ярамаганлыгы турында аңлатуларын да әйтте.
Таһирә һәм Айгунның әти-әнисе 20 еллап Түбән Вартада яши. Алар чыгышлары белән Кавказдан, ди шәһәрнең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Гыйльфанов. Кызлар Түбән Вартада туган. Таһирә белән Айгунга мәктәптә хиҗап киюны тыйгач, Марат хәзрәт шәһәрнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән – мәсьәлә уңай якка чишелмәгән. Аннан ул шәһәр хакимияте белән сөйләшеп карамакчы булган, әмма барып чыкмаган.
«Аннары кызларның әти-әниләре төбәк губернаторы Наталья Комаровага хат язды, әлегә җавап килмәде», – ди Марат хәзрәт.
Мәгариф департаменты башлыгының кабул итү бүлмәсеннән, ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, «Азатлык» радиосына аңлатмалар булмаячагына ишарәләп: «Түрәбез ялда, аның вазифаларын башкаручы Наталья Морозованың сезнең белән сөйләшергә вакыты булмас, бүген ул монда юк, иртәгә дә буш вакыты юк», – дип әйттеләр.
Марат хәзрәт Гыйльфанов элегрәк тә шәһәрдәге кайбер мәктәпләрдә кызларның хиҗап киюләрен тыярга тырышу очракларының булганын әйтә. Мәктәп мөдирләре белән очрашып сөйләшкәч, барысы да уңай хәл ителә иде, ди ул.
Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәк татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Таһир хәзрәт Саматов та мондый хәлләрнең Сургутта һәм башка шәһәрләрдә дә булгалап торуын әйтә. Моңа кадәр сөйләшүләр юлы белән чишелә торган булган ул. Саматов Түбән Вартадагы соңгы хәл белән таныш. Алар да, Диния нәзарәте һәм мохтарият исеменнән, әлеге мәсьәләне уңай хәл итү үтенече белән, төбәкнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән.
«Түбән Вартада әлеге мәсьәләгә кискен килгәннәр. Канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенең таләбе дөрес түгел. Без аны хәл итәргә тырышачакбыз, Алла бирса», – диде Таһир хәзрәт.
Соңгы вакытта Саматов Ханты-Манси автоном бүлгесе хакимиятенең мөселманнарга салкын мөнәсәбәте сизелеп торуын да әйтә.
Сургутның үзендә дә балалар дингә тартыла башлады, ди хәзрәт. Ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен унлап төркем ачканнар. Әмма җитәкчелек аларның эшләрен хупламаган.
«Ханты-Манси, Ямал-Ненец һәм башка төбәкләргә руханилар әзерләү өчен мәдрәсә ачып җибәрергә уйлаган идек, әмма акчабыз юк. Төбәкнең яңа губернаторы Комарова белән сөйләшкән идем, ул: «Дин дәүләттән аерылган, без христианнарга да, сезгә дә ярдәм күрсәтмибез. Безнең балалар бакчалары, балалар йортлары һәм мәктәпләр төзисе бар», – дип коры гына әйтеп куйды», – ди Таһир хәзрәт Саматов.
Наил АЛАН.

Комментарии