- 24.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Архив
Моннан бер ел элек Казан егетләре Ислам Вәлиев һәм Байбулат Батулла «Фәрхәт һәм Фәрхәд» дип аталучы татарча видеотапшыруның беренче чыгарылышын төшереп, интернетка элеп куя. Нәтиҗәсе көтелмәгән һәм баш әйләнерлек була. «Беренче коймак төерле» дигән стереотипны җиңеп, бер «ату»да 100 меңнән артык тамашачыны үзенә караткан әлеге видеопроект. Май аенда бүгенге татар яшьләре арасында бик популяр булган әлеге интернет-проект үзенең бер яшьлек туган көнен билгеләп узды. Дата әллә ни зур түгел, тик видеотапшыру авторлары өчен бу бик кадерле көн. Концертта Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев, «Иттифак» татар рэп төркеме, автор-башкаручы Мубай, ТР Студентлар Лигасы КВН чемпионы «ГУФИ» КВН командасы һәм, әлбәттә, Фәрхәт белән Фәрхәд үзләре чыгыш ясады. Туган көн уңаеннан әлеге акыллы һәм шаян егетләрнең үзләрен күреп сөйләштек.
– Кайсыгыз Фәрхәд тә, кайсыгыз Фәрхәт соң, егетләр?
Байбулат:
– Мин Фәрхәт булам!
Ислам:
– Миңа Фәрхәд кала инде.
– Видеотапшыруыгызның килеп чыгу тарихы ничегрәк булды?
Ислам:
– Бер ел элек март аенда мин «Студентлар язы»нда битбокс белән чыгыш ясарга тиеш идем. Әмма әлеге фестиваль режиссеры чыгышыма нинди дә булса үзенчәлек кертеп җибәрергә тәкъдим итте. Минем өч вариант иде: битбокс һәм Муса Маликов, битбокс һәм минем песием, битбокс һәм Байбулат. Әмма, кызганычка, Муса Маликов баш тартты, песием каядыр юкка чыкты. Мин шалтыратып, Байбулатны чакырттым. Ул чечетка биеде һәм шулай итеп без бергә чыгыш ясадык.
Байбулат:
– Әлеге номерга әзерлек вакытында татар яшьләре, интернет яңалыклары, телевидение турында сөйләшә торгач, безнең башыбызга «Фәрхәт һәм Фәрхәд» видеотапшырулар идеясе килде.
Ислам:
– Һәм 2 көннән беренче чыгарылышны төшереп, аны интернетка элеп тә куйдык. Дөресен генә әйткәндә, халык арасында шуның кадәр таралыр дип уйламаган идек…
Байбулат:
– Әмма таралды бит!
– Тапшыруыгызга карата: «Бу – урысча «+100500» видеопроектының аналогы гына» дип караучыларга каршы ни дип җавап кайтара аласыз?
Байбулат:
– Видеопроект – ул бер жанр гына. Һәм андый тапшырулар бүген урыс телендә генә түгел, башка бик күп телләрдә чыгарыла. Ә «Фәрхәт һәм Фәрхәд» – бу жанрдагы татар телле беренче проект булуы белән уникаль.
– Ә видеоязмаларны каян табып бетерәсез һәм кайсы критерийлардан чыгып сайлыйсыз?
Байбулат:
– «YouTube» сайтында «татарча», «татар» һ.б шундый исем астындагы язмаларны карыйбыз, бер-беребезгә җибәрәбез, алар турында фикер алышабыз. Соңгы вакытта тамашачыларыбыз арасында да видео җибәрүчеләр күбәйде. Сайлау ягына килгәндә, без эгоистлар: үзебезгә ошаса, шул җиткән!
– Үзегезне тәнкыйть итүчеләргә ничек карыйсыз?
Байбулат:
– Интернетта тыюлар юк. Кем нәрсә тели, шуны яза. Шуңа безне сүгеп яки тәнкыйтьләп язучыларга карата мөнәсәбәтебез – гадәти. Тәнкыйтьне дә, мактауны да чама белән кабул итәргә, алтын урталыкны таба белергә өйрәнергә кирәк.
Ислам:
– Конструктив тәнкыйть безгә аеруча ошый.
– Бер ел буена алып барылган бу эшчәнлегегез хакында йомгак ясап ни әйтә аласыз?
Ислам:
– Яңа чыгарылышларның булмавы ихтимал.
– Ни өчен?
Байбулат:
– Дөресен генә әйткәндә, бу әйбер үзебезне дә, халыкны да бераз туйдыра башлады. Урыс телле интернет дөньясында сайлау мөмкинлеге зуррак. Ә татарча видеороликларга килгәндә, болай дип әйтеп булмый. Хәер, кайберәүләр безнең тапшыру турында әле беренче мәртәбә ишетәдер. Алай да була ала. Интернет бит ул шундый шәп нәрсә – анда иске чыгарылышларны да җаның теләгән вакытта карап була.
– «Фәрхәт һәм Фәрхәд»тән тыш тагын ниләр белән кызыксынасыз, егетләр?
Байбулат:
– Мин Казан хореография училищесының 4 курс студенты. Аннан тыш видео белән бәйле булган әйберләр – клиплар, фильмнар кызыксындыра. «ГУФИ» КВН командасында уйный идем, әмма әлегә бер сезон ял итеп, хәл җыеп алырга булдык.
Ислам:
– Ә мин КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институтында укыйм. Битбокс белән яратып шөгыльләнәм, КВНда катнашам.
– Бер яшьлек юбилей концертын ни өчен нәкъ менә «Бишмәки» дип атадыгыз? Бу сүз нәрсәне аңлата?
Ислам:
– Бер тамашачыбыз безгә видео яздырып җибәргән һәм ул анда гел «бишмәки» дип кабатлый. Бу атама шуннан алынды.
Байбулат:
– Бу уңайдан фаразлаулар бар инде… Ул сүгенү яки мактау сүзе дә булырга мөмкин. Әлеге концертны тамашачы өчен әзерләдек һәм алар бишмәкинең нәрсә икәнен азмы-күпме аңлыйлар, минемчә.
Ислам:
– Чыннан да, безнең белән бер «тема»да булучыларга әлеге сүзнең мәгънәсен аңлатып торырга кирәкми.
– Кызыклы әңгәмәгез өчен, рәхмәт, егетләр! Уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш – Ләйсән ИСХАКОВА.

Комментарии