Ирекле рәссамнар

Ирекле рәссамнар

Йортыбыз каршында инде берничә ел рәттән ялгыз диварлы, төзелеп бетмәгән бина басып тора. Көндез, төннәрен анда бары тик каргалар гына каңгылдый иде. Ләкин быел шушы бинага җан керде кебек. Юк, төзүчеләр килеп кирпеч сала башламады. Кара диварлар матур-матур рәсемнәр белән капланды. Кичләрен дә шул яктан музыка, яшьләр тавышы ишетелә башлады. Шулардан соң икенче көнне бүлмәмдә буяу исләре таралуына да игътибар итми калмадым. Берничә кич шушы «буяучыларны» тәрәзәдән күзәтеп утырдым-утырдым да, чыгып танышып керергә булдым.

Төркемнең «башлыгын» табарга озак вакыт кирәк булмады. Калганнар рәсемнең теге яисә бу өлеше килеп чыкмаса, киңәш сорарга, дип шул бер үк егет янына килә. Мин дә иң беренче аның белән дуслык «урнаштырасы» иттем. Исеме Айрат икән. Үзе КГАСУда белем ала. Студент кына булса да, «» рәссамнар төркеменең башлыгы ул. Ара-тирә сораштырып, Чаллы егете икәнлеген дә белдем. Дивардагы бизәкләрне күзәтә торгач, никтер башыма шундый фикер килде: туган җирендә «бизәлмәгән» җир калмагандыр да хәзер Казанны да «матурлыйдыр» инде… Рәсем, бизәкләр, дигәне яшьләр телендә граффити, дип йөртелә. Ул итальян теленнән «сыдырылган», дип тәрҗемә ителә. «Диварларда яки башка җирдә буяу белән ясалган рәсемнәр ул», – диде миңа Айрат, аңлатма биреп.

Егет 7 сыйныфта укыганда ук рәсем ясау белән мавыга башлый.

– Дәресләрдә, укытучы сөйләгәнне ишетмичә, сәгатьләр буе дәфтәр битендә нидер ясап чыгармакчы булдым. Чаллыда рәсем белән бизәлгән җирләрнең барысын да карап, өйрәнеп чыктым. Рәссам белгече булмасам да, дәфтәрдәге рәсемнәрне кат-кат каләм, карандаш белән өстән сыза-сыза, ниндидер фигуралар барлыкка килә башлады. Соңыннан Чаллы яшьләре арасында танылган бер егет белән таныштым. Рәсемнәрне ул бик яхшы ясый иде. Тилмертеп артыннан йөри торгач, ул миңа граффитиның серләрен сөйләде. Шуннан бирле буяулардан аерылганым юк инде, – дип сөйләде Айрат.

Кояштай якты төсләрне күреп, үзем дә бик кызыгып киттем. «Әлбәттә, ясап карасаң була. Буяулар өчен генә түләргә онытмассың соңыннан», – дип шаярдылар миннән. Ләкин ничек кенә тырышсам да, туры-кыек сызыклардан башка, берни дә чыгара алмадым. Соңрак, ярты сәгать газап чиккәннән соң, кулга трафарет тоттырдылар да, өстеннән буяулы баллон белән сиптерергә куштылар. Дерелдәгән кулларны көчкә тынычландырып, үземнең беренче рәсемемне мәңгелеккә дип, шушы бина диварында ясадым.

Граффити ясауда нәрсә килеп чыгар, дип алдан ук чамаламыйсың икән. Буяу белән берничә кат сиптергән вакытта, үзеннән-үзе төрле бизәкләр килеп чыга. Рәсемнең зурлыгы да төрлечә булырга мөмкин. Буяу кораллары да шулай ук. Ниләр генә күрмәдем мин идәндә. «Эмаль» дип язылган банкалар да, кечкенә генә баллоннар да, валик-пумалалар һәм тагын күп нәрсә. Боларның барысын да кулланырга була. Башта, гадәттә, рәсем өчен җирлек ясала. Кем ничек тели, диварны буяу гына түгел, хәтта газеталар белән дә каплап куялар. Аннан пумала белән берәр бизәк чыгарасың. Азактан сызыклар турырак булсын һәм аерылып торсын өчен баллонлы буяу белән сиптерәләр. Һәр рәссам, үз хезмәтенең җимешен күргәч, рәсем астына псевдоним ише әйбер язып куя. Ләкин Айрат җитәкләгән төркем үз исемен генә ясый. «Jurt» дигән язманың нәрсә аңлатканын әле һаман да таба алмыйм. Матур, мәгънәле рәсем килеп чыксын өчен, музыканың да берникадәр өлеше бар икән. «Ул бик тынычландыра. Илһамландырып җибәрә», – диде Айрат.

Бу арзанлы мавыгу түгел. Әлеге шөгыльнең чыгымы да күзләрне маңгайга менгерерлек. Бер рәсем өчен, гадәттә, 4-5тән артык баллон кирәк. Аның һәрберсе 200-250 сум тора. 4 баллоннан гына исәпләсәң дә, 800 тәңкә килеп чыга.

Акча мәсьәләсеннән кала, «рәссамнарның» тагын бер проблемасы бар. Җирле үзидарә вәкилләре белән алар һаман да уртак тел таба алмый.

– Шунысы сөендерә. Берничә көн элек хәбәрләрдән яңалык ишеттем. Хәзер әгәр йорт диварында рәсем ясарга телисең икән, анда яшәүчеләр һәм ЖКХ белән килешү төзергә кирәк. Син аларга теләгән рәсемеңне күрсәтәсең, ничек урнашканын аңлатасың. Кирәк, дип тапсалар, буяу белән диварны «пычрата» башласаң була, – диде Айрат. Йортлардан кала, төзелеп бетмәгән, озак еллар ярымватык килеш торган биналарда үз осталыкларын күрсәтәләр алар.

Аның каравы, шушы сәнгать акча да китерә икән. Чаллыдагы бер төркемгә, мәсәлән, яңа ачылган рок-барны бизәргә кушканнар. Диварларын рок-н-ролл стилендә буяган өчен, егетләргә 40 мең сум биргәннәр. Күрәсез, кайвакыт яраткан шөгыль акча чыганагына да әверелергә мөмкин.

Урамда диварларны бизәп йөрү кешенең кайсы халәтенә туры килә соң? Шушы сорау белән психологка мөрәҗәгать иттем. «Һәрбер кеше эчке кичерешләрен үзенчә күрсәтә. Кемдер, мәсәлән, шигырьләр яза, ә кемдер җырлап җибәрә. Бу очракта да, эчеңнән чыккан, сүз белән әйтә алмаган әйберләрне буяулар аша күрсәтү», – дип аңлатты ул миңа.

Шул кичтән соң үзем дә рәсем ясау белән мавыгып киттем. Хәзер телефоннан сөйләшкәндә дә, урамда берәрсен көтеп торганда да, хәтта «бөкедә» утырганда да кечкенә генә дәфтәр битендә нәрсәдер сызгалап утырам. Университетны тәмамлап, журналист һөнәре буенча эш таба алмасам, рәссам булырмын, ичмасам.

Динар ВӘЛИЕВ,

КФУ студенты.

Комментарии