Бала артык булмый ул

Бала артык булмый ул

Тимер -әниле, абый-апалы тулы гаиләдә үссә дә, тормыш аны иркәләмәде. Кәефе килгән чакларда гына әнисе, исемең дә, үзең дә серле син, ди иде. Төпчек булып үсте ул, андыйлар бик иркә булалар, дигән әйтем Тимергә туры килми иде. Күреп үсте Тимер: бөтен иркәләү, назлау, тәмле әйберләр, яхшы кием-салым абый-апага эләкте. Аларның үсәсе, кеше арасына чыгасы бар, ә син кечкенә әле, диләр иде. Шундый мөгамәлә сизеп, өлкәнрәк туганнар яхшырак әйберләрне Тимердән тартып та алгаладылар. Тимергә алардан калганы гына эләгә иде, качып, кимсетүләренә үпкәләп, елаган чаклары да булды. Ә абый-апа күңел ачарга өйрәнеп кенә үстеләр, аларга бер эш тә кушылмады. Шуңа да карамастан, Тимер сөйкемле, кешелекле, хезмәт сөючән булып үсте. Тормышта авырлыкларны күп күреп, бөтенесенә дә үз көче белән иреште. Тик кечкенәдән эче авыртып интекте, әрнүләргә чыдый алмыйча, качып кына яшь түгә иде. Әнисенә зарланса, кеше авырмыйча гына тормый, берни дә эшли алмыйм, түз, ди иде. Ә өлкән балалар аз гына төчкерсәләр дә, дәваханә юлын таптый башлыйлар.

Бервакыт Тимергә көчле салкын тиде, грипп белән авырый, тәне ут кебек яна иде. Уколлар да кададылар, тиз генә терелеп китә алмады. 40 градус температура белән саташып ятканда, сәер сүзләр дә ишетте: аның җаны күктә инде, үлсә дә үкенмәбез… Ә Тимер чыннан да тимер кебек булып чыкты, терелде.

Ә иркәләп-бозып, эшләргә өйрәтелми үстерелгән балалардан әти-әнигә бернинди файда да тимәде. Алар матур тормыш эзләп еракка киттеләр, тудырган, үстергән газиз кешеләрен исләренә дә төшермәделәр. Яннарында Тимер генә калды, тегеләре әтиләре үлгәч кенә кайтты. Күчтәнәчсез кайтып, тормышларыннан зарланып, күтәрә алган кадәр ит-май төяп киттеләр. Тимергә саллы-саллы киңәшләрен бирергә дә онытмадылар. «Газиз әнине әйбәт кара, безнең өчен бик кадерле кеше ул. Эчмә, тартма, тырышып эшлә», – диделәр.

Карый, бик тәрбияли карт әнисен Тимер. Әбинең урыны түр башында, гел тәмледән-тәмле ашлар пешереп ашаталар. Аз гына төчкерә башласа да, Тимер аны, машинасына утыртып, дәваханәгә алып бара. Кыйммәтле дарулар сатып ала, кыскасы, өрмәгән җиргә дә утыртмый әнисен.

Үзенә кырын карашларны күп күрсә дә, сынмады, сыгылмады Тимер. Тормышта үзенә максат куйды, тырышты, иреште, кешеләргә дә игелекләр генә кылып яши. Гомере буе бавыры авыртып азапланса да, үз көче белән барысына да иреште. Югары белемле табиб булды. Авылда йортларын да үзгәртеп корды, хан сарае кебек итте. Хатыны белән бик бәхетле яшиләр, бөтенесенә дә хәләл көч куеп, тырыш хезмәт белән ирешелә. Әнисе каты авырып киткәч тә, күрсәтмәгән табиблары калмады, гомерен берничә елга озайта алдылар. Үскәндә үзенә караңгы чырай күрсәткәннәре өчен дә ачу сакламый, кырыслык чыныгып үсәргә ярдәм итте, ди. Туганнарына да гел кадер-хөрмәт күрсәтә. Тик ниндидер сер бар икәнлеген күңеле сизә иде. Әниләре иркәләп үстергән балаларыннан бернинди якты чырай күрми, алар каты бәгырьлеләр. Бөтен җылылык үги бала сыман итеп үстерелгән төпчектән килә.

Сере әниләре соңгы сулышын алганда гына ачыкланды. Ике бала да бик җиткән, балалардан кем рәхәт күргән, дип фикер йөрткән әти-әниләре. Шуңа да, өченче бала Тимер ялгыш яралган, кирәк бала булмаган, ана карынында ук үтерелергә тиеш булган. Әниләре абортка барырга оялган, баласын төшертү өчен нинди генә агулар, дарулар эчмәгән. Ә җан иңгән бала бирешмәгән, җиһанга кычкырып аваз салган. Ләкин агулануы аркасында, авыру булып туган. Хәзер генә ул кайбер хатын-кызларның тәмәке тартса да, авырлары төшә. Әнисе нык, таза булган Тимернең. Әле тугач та, авыру икәнлеген белеп, аны эссе мунчада озакка калдырып, үтермәкче булганнар. Авыру булып гомере буе интексә дә, ярый әле исән калган, үз сәламәтлеге өчен үзе көрәшә башлаган. Югыйсә әти-әнисен кем карар иде? Тимер аркасында гына алар картлык көннәрен кадер-хөрмәттә, бәхетле яшәделәр бит. Тәрбияләп, соңгы юлга да озатты.

Балалар – безнең киләчәк, һәрберсен тигез күреп яратырга кирәк. Яраткан, эш сөючән, яхшы белән яманны аерырлык иткән әти-әниләр бәхетле картлык кичерә. Игелекле балалар бик күп ул, юкса дөнья бетәр иде. Әмма кешеләргә золым гына китерүче балалар – адәм актыклары үстереп, кешеләр арасына җибәреп гөнаһ эшләгән әти-әниләр дә бар.

Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии