Хыялларның чынга ашуы турында хыялланабыз!

Хыялларның чынга ашуы турында хыялланабыз!

тормышының нинди икәнен артистлар үзләре генә беләдер. Гаиләдә исә таякның калын башы һәрвакыттагыча сәхнә кешесенең хәләл җефетенә төшә. Чөнки халкы гел юлда, гастрольләрдә йөри. Икесе бер казанда кайнап, сәхнәдә дә, тормышта да гел бергә булган гаиләләр дә шактый. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында да бу җәйдә шундый дүртенче гаилә барлыкка килде. Яшь артистлар Рафил Галимуллин һәм Гөлназ Якупова чәчләрен чәчкә бәйләде.

– Сез инде күптән очрашып йөргәнсез. Ә бер күрүдә гашыйк булуга ышанасызмы?

Рафил: – Мин юктыр. Чөнки бер күрүдә гашыйк булуны ниндидер фантастика, әкият дип кабул итәм.

Гөлназ: – Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Кешенең тышкы кыяфәтенә генә гашыйк булып булмыйдыр ул…

Бер-берегезне тәүге тапкыр күргән мизгелне хәтерлисезме?

Гөлназ: – Без бер курста бер төркемдә укыдык. Укырга кергәндә имтиханнар биреп йөргәндә таныштык. училищесында өченче курста укыганда очраша башладык.

Гөлназ: – Тик без уку белән мәхәббәтне бутамаска тырыштык. (Көлә.)

Рафил: – Дөресрәге, мәхәббәтебез уку процессына йогынты ясамады дисәк тә була.

Бер-берегезне ничек җәлеп итә алдыгыз?

Гөлназ: – Рафил бик кыю, аның һәрвакыт үз сүзе, үз фикере бар. Ялагайлана белми. Ул чакта безгә 18-19 яшьләр булган инде. Андый яшьтә «крутой»ларга кызыгасың бит, гадәттә. Ә Рафил шундый текә егет иде. Кулында яхшы телефон, үзе башкалардан аерылып торырга ярата. Шул тышкы кыяфәтенә кызыкканмындыр инде мин аның. Очраша башлагач, Рафилнең бик гади авыл егете икәнен аңладым. Рафилнең саран булмавы миңа тагын да ныграк тәэсир иткәндер. Ул миңа бер кайчан да бер нәрсәне дә кызганмады. Хәзер дә, Аллага шөкер, шундый ук.

Рафил: – Әйтәләр бит, егет кеше булачак хатынын әнисенә карап сайлый дип. Минем дә шулайрак килеп чыкты инде. Әгәр игътибар беләнрәк карасаң, Гөлназда әнинең чалымнарын, хәрәкәтләрен күрергә була. Авылда минем әнием бар, Казанга укырга килгәч, монда да бер «әни» кирәк иде. (Көләләр.)

Казанга килгәч, күп кенә кызлар үзгәрә. Саф, чиста авыл кызлары эчәргә, тартырга өйрәнә. Ә Гөлназ авылдан ничек килгән булса, шул килеш калды. Ул рухи яктан бик көчле кеше. Шәһәр шаукымына бирешмәве, үзгәрмәве дә күңелемне җәлеп иткәндер дип уйлыйм. Хатын-кыз электән гаилә учагын саклаган. Ашарга пешереп, өен карап, балаларын тәрбияләп яшәгән. Гөлназда да мин шул гаилә учагын сакларлык хатын-кызны күрдем.

Сезнеңчә мәхәббәт нәрсә ул?

Гөлназ: – Минем өчен ул хөрмәт, ышаныч, алдашмау, таянырдай кеше булу. Хатының (ирең) синең өчен сердәш тә, дус та, киңәшче дә булырга тиеш дип саныйм мин. Бар нәрсәне уртага салып сөйләшү, киңәшләшү – болар барысы да мәхәббәтне тәшкил итә. Әлбәттә инде ярату да булырга тиеш.

Рафил:– Мин дә шулайрак уйлыйм. Әле санап үтелгән барлык әйберләр дә бергә булганда гына, бер мендәрдә картаеп буладыр ул.

Гаиләнең бер кызык ягы бар. Син һәрвакыт киләчәкне көтеп яшисең. Фатир алуны, бала тууны, аның йөри башлавын… Менә шул процесс үзе үк мәхәббәтне үстерә, дәвам иттерә.

Иҗатыгыз турында да сөйләшеп алыйк әле. Сәнгать юлын ничек сайларга булдыгыз?

Рафил:– Үзем хәтерләмим, әмма кечкенәдән артист булам дип йөргәнмен. Мәктәптә укыганда ук төрле кичәләрдә катнаштым. Тик артистлык сәләтем минем тулысынча театр училищесында гына ачылып бетте дияр идем. Мәктәптә укыганда, укытучы безгә уку йортларының исемлеген бирде. Карап утырабыз без моны сыйныфташ егет белән… Шунда миңа «Театр училищесы. Гоголь урамы, 2 йорт», дигән адрес истә калган.

Укырга керер вакыт җитте, уку йортын сайлый башладым. Абыйга театр училищесы турында әйткәч, ул мине шунда алып килде. Абыйга: «Кара әле, бу урыс артистлары әзерли торган училищедыр, мөгаен. Миңа татар артистларын укыта торганы кирәк!», дим. Училищеның эченә керсәк, барысы да татарча сөйләшә!

Шул мизгелдән мин үземнең бары тик шушы уку йортына гына керергә теләвемне аңладым. Йөрәгем алдамады, мин театр училищесына кергәнемә бер тапкыр да үкенмәдем! Гомумән, театр училищесында миңа бик күп белем бирделәр.

Гөлназ:– Әниемнең туган авылы Көектә бик матур традиция яши. Анда авыл яшьләре җыелып, һәрбер бәйрәмдә авыл халкына һәм күрше-тирә авылларга концерт куялар. Ул вакытта клуб мөдире Гөлфинур апа мине шул концертларга чакыра иде. Мин 4 яшьлек бала җырлыйм, биим, шигырь сөйлим. Әниемнең сеңлесе Шаhидә апа мине үзе белән ияртеп, күрше-тирә авылларга да алып йөргән. Ә концерттан соң дискотека башлангач, мине сәхнә артына алып кереп пальтоларга төреп йоклатканнар.

Гимназиягә укырга кергәч, театр түгәрәгенә йөрдем. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый идек. «Син булдырасын, Гөлназ!» – дигән сүзгә канатланып, уйнап йөри идем инде шунда!(Көлә). Тик әнием артист булуыма каршы иде. Аның мине психолог итәсе килде. Мин әниемә: «Ярар, алайса мин башта синең өчен психологка укыйм, ә аннары барыбер үзем өчен театральгә керәчәкмен» – дидем. Шул вакытта әни минем теләгемнең нинди көчле икәнен аңлап, «Болай итеп, баланың язмышы белән уйнарга ярамас» дип, миңа үзенең хәер-фатихасын бирде. Хәзер әнием, минем театр училищесында укып чыгуыма сөенеп бетә алмый. «Башка бер уку йортында да баланы чын кеше итеп тәрбияләү өчен моның кадәр күп көч куелмыйдыр», – ди ул.

Габдулла Кариев театрына ничек килдегез?

Рафил:– Әле студент вакытта, 2007нче елда безне «Король Лир» спектакленә уйнарга чакырдылар. Ике ел без гастрольләрдә йөрдек, кызлар төркемдә бездән башка гына укыды. Театрда уйнавыбызга алар көнләшеп карый иде. (Көлә.) Безгә «үч итеп», кызлардан гына спектакль дә чыгарып йөрделәр әле. Училищены тәмамлагач, 2009 елда безне театрга эшкә чакырдылар. Алты кеше килгән идек, хәзер театрда шулардан өч актер эшли.

Яшь тамашачылар театры күбрәк балалар өчен спектакльләр куя. Балалар аудиториясе өчен уйнавы икеләтә авырдыр… Балалар алдында чыгыш ясау өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк?

Гөлназ: – Бала-чага булып калырга кирәктер, мөгаен. Балаларны бер ничек тә алдалап булмый. Алар бит үзләре дә менә дигән артистлар! Кер юып, ашарга пешереп, курчакларын киендереп уйнаганнарын карап торсаң, нәкъ чын тормыштагы кебек эшләгәннәренә игътибар итәсең.

Әгәр син керпе булып уйныйсың икән, чып-чын керпе булырга кирәк! Әгәр бер генә минутка игътибарыңны читкә юнәлтеп, башка әйбер турында уйлап алсаң, шунда ук тамашачы игътибарын югалтасың. Ә киредән ул баланы үз авызыңа каратып тору бик авыр!

Рафил: – Бүген мәктәп яны лагерында спектакль куйдык. Бер тискәре бала залга керергә теләми генә бит! Укытучысы моны әрләп тә карый, юк. Теге киреләнә! Мин моны читтән генә карап тордым. Үзем уйный торган куян роле дә тискәре роль. Мин куянны бүген нәкъ шул малай кебек кыланып уйнадым. Карыйм, залдагы 70 % бала мине инде «яратмый» башлады. Әгәр дә мин аларны ышандыра алганмын икән, димәк, яхшы уйнаганмын! Иң мөһиме балаларның ышанычын яуларга кирәк!

Сәхнә кешесе өчен иң мөһиме нәрсә дип саныйсыз?

Гөлназ:–Теләсә нинди сәхнә кешесе өчен тамашачының мәхәббәтен тою, алкышларын ишетү мөһим дип саныйм.

Рафил:– Иҗатыңны халыкка күрсәтә белергә кирәк! Актерлар күп, алар арасыннан ничектер аерылып торасы килә. Мин үзем бик тыныч кеше, ә менә сәхнәгә менгәч, үзгәрәм. Артист кеше өчен ике генә баскыч: атказанган артист һәм халык артисты исемнәрен алу. Шул исемнәр өчен без ял белмичә дә эшләргә әзер. Тик халык мәхәббәтен яулау җиңел эш түгел.

– Сәхнәдә көтелмәгән вакыйгалар еш буламы?

Рафил:– Кайчагында спектакль эчендә дә спектакль уйнарга була. Мисал өчен, тотасың да, образыңны үзгәртеп куясың. Интонацияне башкача куеп, партнерны көләргә ярамаган җирдә көлдергән вакытлар да була. Икенче тапкыр уйнаганда, партнер шул урында көлмәскә тырыша, ә син аны көлдерер өчен тагын да кызыграк берәр нәрсә уйлап табасың. Бер үк рольне 50, 60, 100 тапкыр уйный-уйный ул туйдыра башлый. Минемчә, артист ролен һәрвакыт үстерергә, роль белән бергә үзе дә үсәргә тиеш.

Көтелмәгән хәлләргә килгәндә, «Галиябану» премьерасы вакытында ут сүнгән иде. Фәнәвил абыйның: «Әбәү, ни булды бу? Ут беттеме әллә?», дип, караңгы сәхнәдә йөргәне истә калган.

Сез икегез дә кысла йолдызлыгы астында тугансыз. Кыслалар гадәттә тәнкыйтьне күтәрми. Бу сезгә дә хасмы?

Гөлназ:– Мин элек тәнкыйтькә тискәре карый идем. Тора-бара үземдә ул хисне җиңдем. Сәхнә кешесе өчен тәнкыйть әйбәт кенә ул. Артист кешене юкка гына, аңа зыянга булсын дип тәнкыйтьләмиләр бит. Читтән караганда яхшырак та күренә.

Рафил:– Мин күтәрә алмыйм! Шунда ук кабынам. Соңыннан әлбәттә тәнкыйть сүзләре хакында уйлыйм, фикерлим, анализ ясыйм. Кайчагында колак та салам. Әмма тәнкыйтьләгән мизгелдә ул минем йөземә чыга.

Иң зур хыялыгыз нинди?

Гөлназ: – Сәхнәдә һәм гел бергә булу!

Рафил:– Барлык хыяллар да тормышка ашсын дигән хыял!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА

Хыялларның чынга ашуы турында хыялланабыз!, 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии