Юлда сак бул… штраф

Юлда сак бул… штраф

Русиядә административ хокук бозулар кодексына тагын үзгәрешләр кертелде. Владимир Путин аны имзалады инде. Һәм нәтиҗәдә шоферларга кагылышлы күп кагыйдә-кануннар үзгәрде. Иң зур үзгәрешләр дүртәү. Шуларның иң мөһиме – шоферның аек булуын тикшергәндә алкотестерның хата җибәрү ихтималы исәпкә алына. Димәк, Владимир Путин китеп торган арада, аның урынын саклап торган Дмитрий Медведевның ахмак гамәлләренең берсе бетерелә. Хәзер үпкәдән чыгарылган1 литрһавада 0,16 миллиграмм этил спирты булуга игътибар ителмәячәк. Юкса, бу гаять күп аңлашылмаучанлыклар, гаделсезлекләргә сәбәпче булган иде. Әйтик, бүген минем бер танышым машина йөртү таныклыгыннан башка йөри. Эчми ул. Әмма, инспекторы приборына өрер алдыннан корвалол капкан булган. Ә суд, бернигә дә карамый, әлеге танышымны ел ярымга җәяүлегә калдырган. Мондый гаделсезлекләр очраклары адым саен. Бу Ураза аенда, кичкә таба үзем дә өреп карадым алкотестер дигән приборга. Көне буе ураза тотып, авызыма хәтта бер тамчы су капмаган булуга карамастан прибор 0,12 промилле тирәсен күрсәтә иде. Димәк, юлда өрдетсәләр, мин дә «права»сыз каласы идем: Уразада килеш «исерек» дип табачаклар. Бу организмның үзенчәлеге.

Икенче зур яңалык: «правасы» алынганнар, аны теория буенча имтихан тапшыргач кына кире ала ала. Ә кемнәр салмыш килеш тотылса, яки медицина тикшерүе үтүдән баш тартып документсыз калса, алар өстәп медицина тикшерүе дә үтәргә тиеш.

Тагын бер зур яңалык: кайбер җитди кагыйдәләрне кабат бозган өчен җәза кырыслана. Мәсәлән, светофорда кызыл утка чыгу элеккечә кала – мең сум. Әмма шоферга бу хилафлыгы белән икенче тапкыр эләгү 5 мең сумга яки 4–6 айга «права»сыз калу белән яный.

Һәм дүртенче зур яңалык: тизлекне арттыру өчен штрафлар арта. Дөрес, хәзер шоферга 10 км/сәгать, ягъни 20 километрга кадәрге арттыру өчен штраф чәпәмиләр. Ә менә 20–40 км/сәгать белән тизлекне арттырып чапса, аңа 500 сум штраф. Минималь штраф хәзер шуның кадәр. Инде 40–60 км/сәгать артык тизлек өчен 1000 – 1500 сум, мондый хилафлык кабатланса 2000 – 2500 сум, ә рөхсәт ителгән тизлек 60–80 километрга артык булса – штраф элеккечә, тик кабатлансаң, башка вариант юк – «права»сыз каласың. Инде тиешле тизлекне 80 километрдан арттырсаң – 5000 сум штраф, яисә 6 айга җәяүле статусында каласың. Кабат эләксәң, 1 ел җәяү йөрисе.

Закон 1 сентябрьдән көченә керә. Бары тик «промилле» турындагы кагыйдә генә инде эшли башлады. Ә моңарчы 0,16 промилледән кимрәк күрсәткеч өчен машина йөртү хокукын җуйганнар, гариза язып, эшне кабат карауга куя ала.

1 сентябрьдән кертеләсе төп үзгәрешләр

Кагыйдә бозу төрләреХәзер1 сентябрьдән
ГОСТ таләпләре нормативларын узып атмосфераны пычратучы һәм тавышы көчле машинаны эксплуатацияләү100-300 сум500 сум
Тиешле тәртиптә регистрацияләнмәгән транспорт белән идарә итү300-800 сум500-800 сум; кабатланса – 5000 сум яисә 1–3 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Транспорт чарасы белән тиешле документларсыз идарә итүКисәтү яисә 100 сумКисәтү яисә 500 сум
Иминият полисы яисә товар-транспорт, яки башка документлар булмасаКисәтү яисә 100 сумКисәтү яисә 500 сум
Йөртү хокукы булмаган кешегә рульне тоттыруКисәтү яисә 100 сум3000 сум
Транспорт чарасының алдына рөхсәт ителмәгән яктырткыч приборлар кую2500 сум һәм җайланмаларны конфискацияләү3000 сум һәм җайланмаларны конфискацияләү
Рөхсәтсез яктылык һәм тавыш сигналлары тапшыру җайланмалары урнаштыру2500 сум һәм җайланмаларны конфискацияләү5000 сум һәм җайланмаларны конфискацияләү
Автомобильнең тышына оператив хезмәтләрнең яисә таксиның төсле график махсус тамгаларын законсыз урнаштыру 2500 сум5000 сум
Төзек булмаган транспорт чарасын куллануКисәтү яисә 100 сумКисәтү яисә 500 сум
Тормозы төзек булмаган таранспорт белән идарә итү300-500 сум500 сум
Иминлек каешын эләктерми йөргәндә, мотошлем кимәгәндә 500 сум1000 сум
Шоферның машина йөртү хокукы булмаса2500 сум5000-15000 сум
Әгәр шоферның правасы алынган булса15 тәүлеккә кулга алу (кемне тоткарларга ярамый – 5000 сум)30000 сум яисә 15 тәүлеккә тоткарлау, яки мәҗбүри 100 – 200 сәгатьлек эш
Машинаны машина йөртү хокукы булмаган кешегә идарә итәргә бирү2500 сум30000 сум
Машина белән салмыш килеш идарә итү (0,16 миллиграмм исәпкә алынмый)1,5 – 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү; кабатланганда 3 елга мәхрүм итү30000 сум һәм машина белән идарә итү хокукыннан 1,5–2 елга мәхрүм итү. Кабат эләккәндә – 50000 сум һәм 3 елга праваны алу
Машина йөртү таныклыгы булмыйча, яисә мәхрүм ителгән очракта йөртүче салмыш булса 15 тәүлекккә кулга алу, яисә – 5000 сум10 – 15 тәүлеккә тоткарлау яки –30000 сум
Рөхсәт ителгән тизлекне 10–20 кмга арттыруКисәтү яисә 100 сумНорма алына
Рөхсәт ителгән тизлекне 20–40 кмга арттыру300 сум500 сум
Рөхсәт ителгән тизлекне 40–60 кмга арттыру1000-1500 сум1000-1500 сум; Кабатланса – 2000-2500 сум
Рөхсәт ителгән тизлекне 60–80 кмга арттыру2000-2500 сум, 4–6 айга машина йөртү хокукын алу2000-2500 сум 4–6 айга машина йөртү хокукын алу, кабатланса – 1 елга мәхрүм итү
Рөхсәт ителгән тизлекне 80 кмга югарыракка арттыру5000 сум яисә 6 айга правасыз калу, кабатланса – 1 ел
Тимер аша рөхсәтсез урында, яисә кызыл утка чыгу500 сум яисә 3 – 6 айга правасыз калу1000 сум яисә 3 – 6 айга правасыз калу
Светофорда кызыл утка чыгу1000 сум1000 сум; кабатланса – 5000 сум яисә праваны 4 – 6 айга алу
Юл куелырга тиешле тарнспортка юл бирмәгәндәКисәтү яисә 100 сумКисәтү яисә 500 сум
Җәяүлегә яки велосипедка юл бирмәсәң800-1000 сум1500 сум
Туктау кагыйдәсен бозсаңКисәтү яисә 300 сумКисәтү яисә 500 сум
Тышкы ут һәм авария сигналларын куллану кагыйдәсен бозсаңКисәтү яисә 100 сумКисәтү яисә 500 сум
Балаларны утырту таләпләрен бозсаң500 сум3000 сум
Полиция хезмәткәренең законлы таләбенә туктамасаң200-500 сум500-800 сум
Медицина тикшеренүе үтү таләбеннән баш тартсаң1,5 – 2 елга правасыз калу30000 сум һәм 1,5 – 2 елга правасыз калу
Җәяүле яки машинадагы пассажир юл йөрү кагыйдәсен бозсаКисәтү яисә 200 сумКисәтү яисә 500 сум
Мопед, велосипед, башка транспорт иясе юлда йөрү кагыйдәсен бозсаКисәтү яисә 200 сум800 сум
Әгәр ул аек булмаса300-500 сум1000-1500 сум
Машина йөртүче махсус җайланмасыз телефоннан сөйләшсәКисәтү яисә 300 сум1500 сум

Бензин арзанаймас

Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үзенең бензин бәяләре төшүеннән куркуын белдерде. РИА Новости хәбәренә караганда, ул Төньяк-Кавказ яшьләре белән очрашуда, Русия өчен, бензинга югары хакка караганда, аның арзанаюы куркыныч, дип белдергән. «Кызганычка каршы, бензин кыйммәтләнү, табигый икътисадый процесс. Иртәгә нефтькә бәяләр төшсә, бензин да арзанаячак. Ә бу безнең ил өчен бәла булачак» дигән ул.

Димәк, табигый байлыкларын сату хисабына гына яшәгән икътисад нефть энәсендә утырган наркоман кебек. Югары чиннар, тик шунысына аңлатма бирми, Русиянең эчке базары нефтьнең халыкара бәяләренә ни рәвешле бәйле? Әле шул ук түрәләр, бензинга хакны Европадагы, Америкадагы бәяләр белән дә чагыштыра, тик андагы яшәү дәрәҗәсе, хезмәт хаклары күләмен генә телгә алмыйлар. Аннан соң нефтькә бәя халыкара базарда арта икән инде, ник ул эчке базарда да ияреп менә, ә дөньяда очсызланганда, илебездә артык арзанаерга уйламый.

Аннан соң Җир катламында яткан табигый байлыкка бәя ни рәвешле күтәрелә? Монда энергоресурс хаклары арта, дигән аңлатма, бик үк ярашып бетми. Чөнки табыла торган шул ук нефть була бит инде энергоресурс. Аллаһы Тәгалә күтәрми бит аңа бәяне. Менә монысы гади математик күзлектән аңлашылмый торган табышмак.

Бензин хакының төшүенә өметләнү, бүген кышын кызыл кар яуганны көтү белән бер. Әле күптән түген Минэнергә бензинның экологик классын төшереп, бәясен арзанайтырга тәкъдим иткән иде. ИТАР-ТАСС хәбәренә караганда, бу киресенчә, бәяләрнең кыйммәтләнүенә генә китерергә мөмкин. Чөнки күпчелек заводлар «Евро-5» һәм «Евро-4» стандартларына күчте. Аларга «Евро-3» классына кире кайту өчен җиһазларны үзгәртергә кирәк булыр иде. Аннан соң Ростехнадзор рөхсәте дә кыйммәткә төшә. Боларның барысы да соңгы продукт хакында чагылачак. Экспертлар фикеренчә, җитештерүне нәтиҗәле арттыру өчен АИ-80 маркалы бензинга күчү генә отышлы булачак. Әмма бензин маркаларын төшерү экологик проблемаларны да кискенләштерәчәк.

Кызганычка каршы, Русиядә халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган рәтле тәкъдимнәр сирәк яңгырый. Минэнергоның бу соңгы инициативасын да шундый җүләр тәкъдим дияргә була.

Юлда өстәмә «салым»

Төмәннең Эчке эшләр министрлыгы идарәсе начальнигы Владимир Рябенко регионда тикшерү эшләре алып барган комиссия нәтиҗәләр чыгарганчы ук эчке эшләр органыннан эштән китте. Әлеге комиссия бирегә ЮХИДИ хезмәткәрләренең ришвәтчелек белән шөгыльләнүе турындагы шикаятьләрне тикшерергә килгән.

Июль башында Төмән өлкәсе ЮХИДИының 148 инспекторы Эчке эшләр министры В. Колокольцевка һәм президент хакимиятенә гамәлдәге акча җыю схемасын фаш итеп ачык хат язганнар иде. Аны имзалаучылар сүзләренә караганда, ЮХИДИның һәр инспекторы башта шоферлардан законсыз акча җыярга, аннан 1 сменага автопатрульдән мең ярымышар сум җитәкчелеккә кертергә тиеш була. Инде ДПС полкы командиры Сергей Беседин тоткарланган. Хат авторлары раславынча, аңа шул «салым»нар ай саен 1 ротадан гына да 450 мең сум акча җыярга булышкан. Ә инде баш чин Владимир Рябенкога килгәндә, аны Бесединны яклауда гына түгел, үз кул астында эшләүчеләр белән тупас мөгамәләдә дә булуыннан зарланалар.

Эчке эшләр министрлыгында әлеге хаттагы фактларны тикшерү барышында, аның бер өлеше инде расланганлыгы әйтелә. Әмма тикшерү тәмамланмаган булса да, Төмән шәһәре Эчке эшләр идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Владимир Рябенко, алга таба эштән китү нияте белән, 8нче августтан чираттагы отпускыга гариза язган. Дөрес, ул урамда калмаячак. Аның ташламалы пенсия алу өчен хезмәт стажы бар. Туплаган «салым»нары да җитәрлектер.

Сәхифәне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде.

Комментарии