- 24.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашты. Очрашу алдан планлаштырылмаган булган, министрлыкта тиз арада зыялыларны җыярга карар кылганнар. Күрәсең, Разин фаҗигасеннән соң, Татарстанда татар зыялыларының тавыш чыгарып йөрүеннән шүрләгәннәр. Рәсми матбугат чарасыннан кала, башка журналистлар утырышка чакырылмады. Шул рәвешле зыялыларның моң-зарын читкә чыгармавын министрлыкта алдан хәстәрләгәннәр. «Азатлык» әлеге очрашуның аудиоязмасын ала алды.
«ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК»
Мәгариф министры Рафис Борһанов очрашуны татар телендә генә алып барды. Милли проблемалар турында артык сөйләргә яратмаган министр чыгышы башында ук татар телендә белем бирү өчен күп кенә каршылыклар булганын яшермәде. Бу – Русия кануннары, федераль стандартлар. Мәгълүмат өчен, Татарстанда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 764 балалар бакчасы, 517 мәктәп һәм шуларның 183 филиалы бар икән.
«Бүген урыс баласы туган тел дип татар телен, татар баласы – урыс телен, мордва – татарчаны сайлый ала. Моны канун нигезендә үзгәртергә кирәк. Минтимер Шәймиев бу хакта Ольга Васильева (Русия мәгариф министры – ред.) белән сөйләшкән иде. Ул да бу фикерне хуплаган. Татарча сөйләшү, татар телен белү кими бара, кызганычка. Минтимер Шәймиев җитәкләгән полилингваль мәктәпләр төзү программасы шунлыктан барлыкка килде», – диде Борһанов.
Шушы хисаптан соң, мәгариф министры татар зыялыларына мөрәҗәгать итте.
«ПАРЛАМЕНТ БЕЗНЕ ЧАКЫРМЫЙ, МИНИСТРЛЫКЛАР ҖАВАП БИРМИ»
Зыялыларны рәсми саннар артык кызыксындырмады. Һәрберсе бүгенге вазгыятьне тасвирларга һәм хәл итү юлларын күрсәтергә ашыкты. Беренче итеп сүз алган Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Удмуртиядә тел өчен үзен-үзе яндырган Альберт Разин фаҗигасенә ишарәләп, зыялылар фикеренә дәүләт органнарында да, беренче чиратта, парламентта да игътибар булмавын сөйләде. «Күрше республикадагы хәлләрне аңлагансыздыр. Минем дә күзем ачыла бара. Минем язучыларым кул кушырып утырмауны таләп итә. Без ике кулны сызганып, тел мәсьәләсендә эшли башлыйбыз. Безнең язучыларның парламентка әйтәсе сүзе бар. Анда безне чакыручы кеше юк. Министрлыклар белән очрашып сөйләшә алганыбыз юк. Мин хатлар юлладым. Аларга җавап ала алмадым», – ди Данил Салихов.
Язучылар берлеге рәисе республикадагы балалар бакчаларын һәм мәктәпләрдә оештырылган эшне тәнкыйтьләде. «Мәктәпләрдә «татар теле үлә, башка эш эзләгез, татар теле укытучысы кирәкмәячәк» дигән сүзләрне ишетәм. Яшь буынны кысрыклау дигән әйбер дә бар. Әгәр дә без киләчәктә татар теле укытучыларын тәрбияләмибез икән, әгәр дә без аларның сәгатьләрен үзебезгә тартып алабыз икән, яшь белгеч мәктәптән китә. Бу әйберләрне сез тикшерергә тиешсез», – диде Салихов.
«ПЕДАГОГИК УНИВЕРСИТЕТНЫ КФУДАН АЕРЫП ЧЫГАРЫРГА ВАКЫТ»
Шагыйрь Ренат Харис өч тәкъдим белән килгән иде. Шуларның берсе – мөстәкыйль педагогик университет булдыру. «Стратегик хатаны төзәтергә кирәк. Казан федераль университетында тел һәм әдәбият белгечләрен әзерлиләр. Ләкин укытучылар әзерләмиләр. Алар кирәк. Заманында Казан федераль университетын зур итеп күрсәтергә кирәк булгандыр. Ә хәзер аерылып чыгарга вакыт җиткәндер», – диде Ренат Харис.
Ләкин мәгариф министры Борһанов әлеге тәкъдимгә бернинди фикер дә белдермәде. Ике ел элек Татарстан Президенты үз юлламасында педагогика институты булдырылачак, дип ышандырса да, бернинди уку йорты да оештырылмады.
Ренат Харис, министрларның татар матбугатына язылмавын тәнкыйтьләде һәм Татарстанның эре ширкәтләре хисабына татар гаиләләренә бушлай газета-журналларга язылуны оештырырга кирәк, дип белдерде. Һәм татар телен кухня теле буларак саклап калырга чакырды. «Татар телен кухня теле итеп саклап кала алсак, ул Татарстан парламентына да, Башкортстан парламентына да үтеп керә. Безгә кухня теле турында кайгыртырга кирәк. Иң зур проблема – өйдә татарча сөйләшмиләр. Телгә игътибар – ул республикага булган игътибардан башлана. Махсус дәреслек кертергә кирәк. Дәүләт символлары турында сөйләп, балаларның йөрәгенә ишек ачып куябыз. Республикага ихтирамы булган кешедә теленә дә ихтирам булачак», – диде Харис һәм Борһановка үз шелтәсен дә белдерде: «Рафис әфәнде, сез күрше республикаларда тел мәсьәләсе безнекеннән дә начар, дидегез. Бу аклануга сәбәп түгел. Мордовия, Киров, Удмуртиянең минуслы булган яшәү тәҗрибәсен уңышлы үрнәк итеп куюлары да мөмкин. Димәк, безгә Мәскәүдәге депутатларыбыз аша, үз мөмкинлекләребездән чыгып, төрле семинарлар оештырырга кирәк».
Бу юлы Борһанов Ренат Харисны җавапсыз калдырмады. «Мин башка республикалар бездән начаррак дип мактанып әйтмәдем. Шул хәлгә җитмәбез дип ышанам, дип әйттем. Канунга үзгәрешләр кертүне сорап, 60лап төбәккә үз тәкъдимнәребезне җибәргән идек. Башкортларны ал, Кавказларны – берсе дә безгә кулын сузмады. Башкорт күршеләребез Чаллыда башкорт сыйныфлары ачмакчы иде. Министрлары килеп, ата-аналарны җыеп, бер сыйныф та оештырырга үгетли алмадылар. Күзләренә карап, башкорт телен өйрәнергә теләмибез, диделәр. 25 ел элек мондый нәрсә буласын кем уйлаган? Аз гына дилбегәне җибәрсәң, аны кире тарттырып булмаганны күрдек», – диде Борһанов.
«ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕ ҖИМЕРЕК ХӘЛДӘ»
Халык шагыйре Разил Вәлиев исә, Татарстан үзе булдыра алганны эшләргә тиеш, ди. «Мин Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә булдым. Мәктәпнең бер бинасын төзекләндергәннәр. Икенчесендә, җимерелеп төшәр дип, тәрәзәгә кагылырга куркалар. Татар мәктәпләре үрнәк булырга тиеш. Кайсы ата-ана баласын җимерек мәктәпкә китерергә теләсен?» – диде ул.
Элекке депутат дәүләт органнарына гына өмет итмәскә, ә җәмәгатьчелек белән эшләргә чакырды. «Без БДИны туган телдә бирү, дәүләт телләрен укыту таләбен куябыз. Җәмәгатьчелек белән бик нык итеп күтәреп чыкмасак, дәүләт белән генә булмаячак», – диде Разил Вәлиев.
«РАЗИН ҺӘМ РАМИЛ ВАЗГЫЯТЬНЕ ҮЗГӘРТТЕ»
Удмуртиядә тел өчен үзен яндырып үтергән Альберт Разин фаҗигасен ныклап бары Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина гына күтәреп чыкты. «Бер кеше дә дөньяны үзгәртә ала. Удмуртиядәге хәл вазгыятьне үзгәрттеме? Үзгәртте. Рамил Баһавиев (Казанның 2нче гимназиясе укучысы – ред.) БДИдан 399 балл җыеп үзгәрттеме? Үзгәртте. Ул беренче интервьюсында ук, 11нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне татарча укыдым, репетитор алмадым, диде. Шуннан соң милли мәгариф турында башкача сөйләшә башладылар», – диде Камәрия Хәмидуллина.
Аның сөйләвенчә, Разин фаҗигасеннән соң икенче көнгә үк гимназиядә җыелыш үткәргәннәр һәм аерым дәресләрне интернетта туры трансляция аша күрсәтергә карар кылганнар.
«10-15 ЕЛДАН ТАТАР ТЕАТРЛАРЫ УРЫСЧА КУЯ БАШЛАЯЧАК»
Утырышка Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов, Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев чакырулы иде.
Камал театры балалар өчен яңа спектакль әзерләнүе һәм балалар өчен аудиоәкиятләр яздыра башлаулары турында сөйләде. Дәүләт Шурасына депутат булып сайланган шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Камал театрыннан кала, драма театрларының балалар өчен урысча спектакль куя башлавын тәнкыйтьләп чыкты. «Димәк, 10-15 елдан театрлар спектакльләрне урысча куярга мәҗбүр булачак. Мәктәпләрдә дә спектакль куймыйлар. Әлеге канунны юкка чыгарырга кирәк. Бу бит ата-анадан акча җыю түгел, балаларны сәнгатькә якынайту, татарлаштыру чарасы», – диде Ркаил Зәйдулла.
Сөйләшүгә «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев кушылды. «Мин ике курс чыгардым. Быел өченче курс җыйдым. Курчак театрына укырга керергә теләүче бик күп түгел. Кемнәр килде – шуны алдык. Татар курсы. 12 баланың 4-5е татар телен белми. Аларны алмас идем, ул вакытта минем курс җыелмаячак. Хәзер баш ватабыз. Телне өйрәнсәң, бюджетка күчерәм, дидем берсенә. Үзем булсам да түлим.
Без проблеманың нигезенә күз салмадык. Телне өйрәнүнең мөмкинлекләре юк түгел. Театр да, телевидение дә, әдәбият та бар. Проблема бүтәндә – телне өйрәнергә теләүчеләр юк. Чөнки ул тормышта кирәк түгел. Мәктәп программасы артык авыр. Бүген бишенче сыйныфта югары математика өйрәтәләр. Ул кирәк түгелдер. Бала шулхәтле авыр программа буенча укыганда, тормышында кирәк булмаячак телне ата-ананың укытасы килми», – диде ул.
«ТУКАЙ ТУРЫНДА СӨЙЛИ ТОРГАН ФӘН ДОКТОРЫ КАЛМАСКА МӨМКИН»
Фән өлкәсендә дә вазгыять катлаулана бара. Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина: «Татар телен фән теле буларак үстерү өчен, ул гаиләдән, мәктәптән, югары уку йортыннан өзлексез рәвештә укытылырга тиеш. Бүген без Татарстанда нәрсә күрәбез? Безнең институтыбызда елына дүрт тапкыр чыга торган журнал бар. Физика, химия кебек фәннәрдән язучыларыбыз бик аз. Гуманитар өлкәдә илле яшьтән өлкән берничә кеше генә бар. Без аерым кешеләрне әзерләргә тиеш. Совет чорында да шулай булган. Мәскәү, Петербургка җибәргәннәр. Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллиннарны. Шушы системаны кабат кайтармасак, Татарстанда 5-10 елдан Тукай турында сөйли торган фән докторыбыз да булмаска мөмкин», – дип чыгыш ясады.
Мәгариф министры Рафис Борһанов зыялылардан тәкъдимнәрен язып җибәрүне сорады. Аларны тикшереп, кирәк икән, «экспертизага җибәреп», тормышка ашыру юлларын караячагын әйтте.
Казанда «Хөррият» һәйкәлен алу эшләре бара
Казандагы элекке татар милли-мәдәният үзәге каршындагы «Хөррият» һәйкәлен алу эшләре бара. Бу эш белән шөгыльләнүче, үзен «Азатлык»ка «Тактип» ширкәте инженеры дип таныштырган Федор Актистов, һәйкәлгә реставрация ясалачак, дип ышандырды.
«Билге чистартылачак. Стелланың тышкы кыяфәте бина фасадына туры китереләчәк. Бердәм дизайн булачак. Аннары барысы да кире кайтарылачак. Монда куркырлык берни дә юк. Аны алмыйча чистартып булмый. Техник яктан мөмкин түгел», – диде ул.
Актистов реставрациянең күпме дәвам итәчәген әйтә алмады. Аның сүзләренчә, моның белән башка ширкәт шөгыльләнә. «Стелланы – бер ширкәт, аны тотып тора торган җиһазларны башка ширкәт реставрацияләячәк. Башкача аны чистартып булмый», – диде ул. Актистов Казан хакимиятенең бу эшләрне контрольдә тотачагын белдерде.
Элегрәк «Хөррият» һәйкәлен яклап ялгыз пикет уздырган Татар иҗтимагый үзәге активисты Ринат Йосыпов та килгән иде. Ул һәйкәлне урынына кайтармаслар, дип борчыла. «Яшем 70тән артты. Минем инде ышанычым юк. 30 ел элек мин эшләгән «Оргсинтез» оешмасының кереш юлында Ленин һәйкәле басып тора иде. Аны көпә-көндез ала башлаганда, халык канәгатьсезлек белдергәч, «реставрация генә ясала» диделәр. Монда менә Пермь номерлары белән зур машина тора. Шунда алып китәрләр дә корал ясарлар дип борчылам. Үзебезнең республикада эшләнгән «Хөррият»не күрше республикага алып китәләр. Анда корал ясау өчен эретергә мөмкиннәр. Бу суверенитет символы иде. Беркемгә дә зыяны юк иде», – ди ул.

Комментарии