Тагын армия корбаны

Армиядән авырып кайткан тагын бер егет вафат. 23 яшьлек Дмитрий Казаков баш миендә шеш табылып кайтарылган иде. Дмитрийның гомере өчен әнисе ел буе көрәште. Егет 5 ай Санкт-Петербургтагы хәрби госпитальдә ята, аннан соң табиблары карамагына тапшырыла. Инде менә 20 ноябрьдә ул Яшел Үзәндә үз өендә вафат булды.

Хокук яклаучыларга мәгълүм булганча, Себер хәрби округының Борзинский гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлеге тикшерүчеләре Дмитрийның хезмәттәше Николай Томиловичны гаепләү документларын прокурорга тапшырган. Гаепләнүче үз гаебен таныган, ә инде бу эштә икенче гаепләнүче, армиягә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән алынган Денис Салдаев эше аерым тикшерелә. Денис бүген качып йөри, ул эзләүдә.

Әлеге солдатлар 2008 елның көзендә Дмитрий Казаковны күп тапкыр кыйнаган. Салдаев көч кулланып, талау белән шөгыльләнүдә дә гаепләнә.

Корбан булучының мәнфәгатен һәм Байкал аръягы хокук яклау үзәкләре яклый. Әлеге фаҗигале хәлләргә юл куелган 06705нче хәрби часть командиры приказы белән частьтагы 4 офицерга каты шелтә белдерелгән.

Хокук яклаучылар Дмитрий Казаковның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә Казан хокук яклау үзәгеннән алынган хәбәрдә.

Бурыч сөйләштертми

Суд приставлары бурычларын түләмәүчеләрнең телефон карточкаларыннан акчасын алачак, дип белдерде суд приставларының федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиков.

Паспорт урынына

Русиядә паспортларны электрон карталар белән алыштырырга мөмкин булачак. Инде хөкүмәт шундый карта булдыру турында карар проектын әзерләгән. Дөрес, аны алу мәҗбүри түгел, ләкин ул территориясендә эшләячәк һәм аны алу бушлай. Карта банк хисабына беркетеләчәк һәм аның ярдәмендә төрле түләүләрне башкарырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта гадәти паспортлар да гамәлдә калдырыла.

Мортазинга хөкем карары игълан ителә

Казанның Киров район судында хөкемдар Татарстан Президентының элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга карата хөкем карарын укый башлады. Ул бүген, ягъни 25 ноябрьдә тәмамланырга тиеш.

Мортазин республика җитәкчесе Минтимер Шәймиевка яла ягу, шәхси тормышка тыкшыну, Президент турындагы китабында социаль катламнар арасында нәфрәт тудырырга тырышуда гаепләнә.

Суд ике айдан артык дәвам итте. Прокурор журналист Ирек Мортазинга колониядә 3 ел ярым бирүне сорый. Ә Мортазин, карар игълан ителгәннән соң, югарырак судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Ришвәтчеләр…

Татарстан таможнясында эшләгән югары дәрәҗәле хезмәткәргә каршы җинаять эше ачылган. «Казан» аэропортындагы махсус чаралар бүлеге тикшерүчеләре Светлана Класен һәм Александр Храмовны алуда гаеплиләр. Алар тикшерелергә тиешле товарларны карамыйча кертеп җибәрү өчен акча алган булган, дип белдерә “Азатлык” радиосы, прокуратурадан алынган хәбәргә таянып.

Тикшерүчеләр чик буе хезмәтендә махсус төркем эш иткән дип фаразлый. Җинаять эше кысаларында тикшерү дәвам итә. Русиядә эчәргә чиста су аз

Русия вице-премьеры Александр Жуков Мәскәүдә үтә торган «Чиста су» форумында, 11 миллион Русия кешесенең эчәргә яраклы чиста суы юк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русиядә эчәр су белән тәэмин итүче дәүләт программасы быел кабул ителергә тиеш. Ул шулай ук суны яңача чистарту ысуллары, кулланучыларга китерү юллары турында сүз алып барды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу дөнья су стандартларын кабул итәргә чакырды. Форумда барлыгы 45 илдән 800 кеше катнаша. Урам җыенын үткәрүчеләр хөкем ителмәячәк

Казанда Вахитов районы Җәмәгать суды Русия Президенты килгән көнне рөхсәт ителмәгән урам җыенын үткәргән кешеләр гаепсез дигән карар чыгарды.

23 октябрьдә Казандагы кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясе вәкилләре Русия җитәкчесе игътибарын җәлеп итү өчен урам җыены үткәргән иде. 150 кеше шигарьләр һәм байраклар күтәреп, Ирек мәйданында җыелды.

Алар бик каты тикшерүгә, эш рөхсәтләрен ала алмауга зарланды. Икенче көнне урам җыенын оештыручыларга судка чакырулар килде.

Хаким, монда бернинди җинаять юк һәм административ эшне ябарга дигән карар чыгарды, дип хәбәр итә “116.ru” сәхифәсе. Милиционер белән очрашырга теләми

Новороссийскидагы майоры, күптән түгел милициядәге коррупция турында белдергән Алексей Дымовский Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашырга инде теләмәвен белдерде. Ул “Эхо Москвы” радиосына интервьюсында милиционерларның интернеттагы чыгышларына Путинның мөнәсәбәте аның халык белән аралашырга теләмәвен күрсәтә, диде.

Элегрәк Дымовский Новороссийск милициясендәге канун бозуларны раслаучы дәлилләрне шәхсән премьер-министрга тапшырырга теләвен белдергән иде. Русиядә үлем җәзасы тыела

Русиянең Конституцион суды илдә үлем җәзасын кулланмаска дигән карар чыгарды.

Русия 1996 елда Европа Шурасына кушылганнан соң, үлем карарларын гамәлгә ашыруны тыйган иде. Әмма әлегә парламент үлем җәзасын тыючы Европа конвенциясен расламаган.

Комментарии