- 24.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы елларда фаҗигаләр белән яман аты таралган Оренбург өлкәсендәге Тоцк гарнизонында Казан хокук яклаучылар үзәге юристлары булырга җыена. Бүген бу гарнизонда Татарстаннан 285 солдат хезмәт итә.
– 2006 елда аннан 30 килограммга калган аңсыз Радик Хәбировны алып кайттылар. Бар илне шаулаткан шушы фаҗигадән соң без Татарстан Республикасы җитәкчелегенә егетләребез өчен иң куркыныч булган хәрби частьларның кара исемлеген төзеп тапшырдык. Быел чираттагы фаҗига: күкрәгенә кайчы кадалган килеш 21 яшьлек Илшат Усмановны медицина кабинетында таптылар. Бу әле шау-шулы берничә мисал гына, – ди Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Тоцк гарнизонында башка төбәкләрдән килгән егетләргә дә кыен. Веналарны лезвие белән кисүне таләп итү, йокы урынында төнлә солдатның башына сугулар, суицидлар – болар барысы да бу гарнизонда яңалык түгел. Чираттагы устав бозу очрагы быел көзен теркәлгән. 12128нче хәрби часть “бабайлары” (Татарстанның 285 егете хезмәт итәргә нәкъ менә шушы частька җибәрелгән) яңа килгән солдатларны сафка тезеп, башларын ияргә боерган. Аннан соң һәркайсының башына көбек белән берәр инглиз хәрефе төшергәннәр, нәтиҗәдә, “DAGESTAN” сүзе килеп чыккан. Бу гамәлне армия тормышы турында истәлеккә мобиль телефоннарга төшереп тә алганнар.
Казан хокук яклаучылары Русия саклану министрлыгында армиягә чакырылучыларның хокукларын саклау максатыннан оештырылган иҗтимагый контроль нигезендә, шушы проблемалы гарнизондагы хәлләр белән урында танышмакчы. Шул уңайдан хокук яклаучылар, солдатларның туганнарына Тоцк гарнизонындагы устав бозу, хезмәт итү өчен тиешле шартлар тудырмау очраклары турында хәбәрләр җиткерүне сорый.
Казан хокук яклау үзәге телефоннары: (843) 2-77-03-86, 2-78-87-10. E-mail: bulat_hrc@mail.ru, Web: www.investigation.ru.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Яңа ел алдыннан көтмәгәндә кыш килде
Якшәмбе таң белән башланган көчле буран Казан халкына шактый уңайсызлыклар тудырды. Юлларны “эһ” дигәнче каплап киткән карны чистарту өчен, коммуналь хезмәтләргә тәүлек әйләнәсе эшләү режимына күчәргә туры килгән. Барлыгы йөзләп техника чыккан, аннан соң әлеге санны икеләтә арттырганнар. Дөрес, урамнарда аларны берән-сәрән генә күрергә мөмкин. Башкала хакимиятендә моны көндез түгел, ә күбрәк төнлә эшләү белән аңлаталар. “Юкса үзәккә керсәләр, коммуналь хезмәт машиналары да башкалар белән бөкедә утырыр иде”, – диләр. Бер көн дулаган бураннан соң, аларга өч көнлек эш калган. Гомумән, быел кыш карлы булыр, диләр бит. Алга таба юлларны чистартырга өлгерерләрме – билгесез. Өлгерү дигәннән, автомобиль хуҗаларының күбесе кышкы көпчәкләрен кидертүне соңгы көнгә кадәр сузды. Нәтиҗәдә, юлларда йөзләгән һәлакәт булды. Чынлап торып кыш башлануның беренче көнендә үк 6 кеше гомере белән бәхилләшкән. Кеше кайгысында акча эшләүчеләр дә бар – шина алмаштыручылар бәяне 100-200 сумга күтәргән.
Бу юллар язылганда, башкала юллары карлы сазлыкны хәтерләтә иде. Урамнарда бөкеләр. Хәер, монда табигатьне генә гаепләү дөрес булмас. Әнә, Ямашев белән Әмирхан проспектлары чатында узган атнада янәдән хәрәкәтне яптылар. “Яңа төзелүче эстакададан опалубка алабыз”, – диделәр. Дүшәмбегә әлеге эш тәмамланырга тиеш иде. Хәзер: “Чәршәмбе төгәлләрбез”, – диләр. Автомобильчеләргә түземлелек кенә телисе кала…
Ф. САЛИХОВ.
Милициядә имгәтү бәясе
Казанда яшәүче 25 яшьлек Руслан Шакиров башкала милиционеры кыйнаган һәм кимсеткән өчен, 200 мең сум күләмендә компенсация таләп итә. Вакыйга 2006 елда ук була. Русланны һәм аның ике дустын урамда милиционерлар тоткарлый, аны-моны аңлатмый, кулларына богау салып, “Япеево” бүлекчәсенә алып китәләр. Биредә дүрт хокук сакчысы аларны өч көн дәвамында кыйный, түбәнсетә. Русланны кулларын артка каерып, тәрәзәдәге рәшәткәгә бәйләп куялар. Аның аяклары идәнгә тимәслек тә була. Бераз гына кымшанса да, интектерүчеләр егетнең эченә төя.
Кесәләрендә булган 4800 сум акчасын алып калып, егетләрне бары тик өч көннән соң гына иреккә чыгарып җибәрәләр. Алар шунда ук травмпунктка мөрәҗәгать итә. Табиблар күпсанлы җәрәхәт таба. Руслан Шакиров, уң як бөеренә җитди зыян килү сәбәпле, биш көн хирургия бүлегендә ятып чыга.
Әлеге вакыйгалар буенча суд булды. Дүрт милиционерны гаепле дип таптылар һәм өч ел колония бирделәр. Казанның хокук яклау үзәге мәгълүматлары буенча, аларны җәза үтәү өчен Түбән Тагил тирәләренә җибәргәннәр. 2009 елда исә Казан хакимияте зыян күргән ике егеткә җәмгысе 90 мең сум компенсация түләгән.
Ләкин Руслан Шакиров үзенә салынган зыянны әлеге сумма гына капламый дип саный. Аны Казан хокук яклау үзәге юристлары дә яклый. Алар кеше хокуклары буенча Европа суды стандартларына таяна. Ә шул халыкара нормалар нигезендә, Шакиров башкала хакимиятеннән 200 мең сум акча алуга хаклы. 19 ноябрьдә суд әлеге эшне тикшерде. Казан эчке эшләр идарәсеннән беркем дә процесска килмәгән, министрлык вәкиле генә булган. Ул, мундир намусын яклап, Шакировның шикаятен кире кагуны үтенгән. Шулай да суд карары нигезендә, Казанның финанс идарәсе егеткә өстәмә 55 мең сум түләргә тиеш булачак.
Салихҗан ГЫЙЛЬФАНОВ
Грипп килә
Татарстанда салкын тию һәм грипп очрагы узган атнада 26 процентка арткан. Казанда авыручылар 19 процентка күбәйгән. Тагын 19 процент өстәлсә, башкалада грипп эпидемиясе башланачак дигән сүз. Быел ул зәхмәт күзләр ялкынсынуга китерә икән. Моннан тыш, табиблар “дуңгыз гриппы” әйләнеп кайту мөмкинлеген дә әйтә.
Корылыкта баеганнар
Корылык авыл хуҗалыгының тез астына сукты дисәк тә, Пермь өчен файдага гына булган… Өлкәнең авыл хуҗалыгы тармагы, узган җәйдә төрле төбәкләргә терлек азыгы сатып, 200 миллион сум акча эшләп алган. Печән һәм салам, башлыча, Татарстан, Башкортстан, Удмуртиягә җибәрелгән.
Тавык ите кыйммәтләнмәсме?
Киләсе елда Русиягә читтән кертеләсе тавык ите күләме ике тапкыр киметелеп, 350 мең тоннага гына калдырылды. “Әлеге карарның ике ягы бар”, – ди белгечләр. Беренчедән, үз җитештерүчебез ота, алар товары күбрәк сатылачак. Шул ук вакытта эчке базарның бөтен ихтыяҗны да каплый алуына шик белдерүчеләр дә бар. Корылык елын истә тотканда, кош-кортка бөртекле ризык бәясе дә артты. Ә бу бәяләр үсүгә китерергә мөмкин.
Төнлә эчмәскә
Татарстанда спиртлы эчемлекләрне төнлә сатуны тыю турында закон Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде, кичә аны Президент та имзалады. Хәзер кичке уннан иртәнге унга кадәр 15 градустан катырак эчемлекне кибетләрдә сатарга ярамый. Бу атнада сәүдә нокталарында тикшерүләр үтәчәк.
Иминлеккә ни яный?
Сишәмбедә Русиянең иминлегенә янаучы төп куркынычлар турында экспертлар бәяләмәсе дөнья күрде. Беренче урында барысы да беравыздан коррупцияне куйган. Аннан кала, техника һәм технологияләрнең искерүе, фәнни ачышларның җитештерүдә кулланылмавы. Белгечләр шулай ук террорчылык, наркомания, мәгариф системасының зәгыйфьлеге һәм акыллы башларның чит илгә китүенә борчу белдергән.
Хаҗилар кайта
Узган төндә Согуд Гарәбстаныннан беренче төркем хаҗилар Казанга кайтып төште. 147 кешенең һәммәсе дә исән-имин.
Йортлар төзекләнерме?
Русия хөкүмәте йортларны капиталь төзекләндерү программасына акча бирүне киметә. Киләсе елда Татарстан 1 миллиард сумга гына өмет итә алачак. Бу хакта Яр Чаллыда үткән киңәшмәдә мәгълүм булды. Соңгы өч елда федераль һәм төбәк акчасына республикада 5500 күп катлы йорт сипләгәннәр. Ләкин чиктән тыш таушалган тагын шул кадәр үк йорт бар. Аларны төзекләндерүне, мөгаен, фатир хуҗалары хисабына башкарырга туры килер. Шул ук киңәшмә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының элеккеге министры Марат Хөснуллин белән үзенә күрә саубуллашу чарасы да булды. Марат әфәнде хәзер Мәскәүнең төзелеш тармагын җитәкли.
Кәҗәләр бистәсез кала
Казанда Энергетика университеты янындагы метро станциясе исеме тирәсендәге бәхәсләргә нокта куелды, бугай. “Метрострой” җитәкчелеге белдергәнчә, ул “Ак барс” дип аталачак. Моңарчы аны тарихи җирлек буенча “Кәҗә бистәсе” дип атарга җыендылар. Ләкин моңа каршы төшүчеләр табылды. Шул исәптән Президент Рөстәм Миңнеханов та. Колакка ятышлы булса да, әлеге станция исеме тарихи үзенчәлеген югалта. Янәшәдә кайчандыр шәхси йортлар булган, аларның хәзер бер өлеше генә сакланган. Бүгенге Чистай урамы урынында Кәҗә бистәсе урнашкан, чөнки андагы халык күпләп кәҗә асраган. Башкалада тагын Җиләкле бистә дигән микрорайон да бар. Бүген ул да шәһәр картасыннан сызылып, күп катлы йортлар астында югалып бара.
Гаепле дип табылды
Казанның Киров район суды табиб Фәһим Вәлиевне ел ярымга ирегеннән мәхрүм итеп, утрак-колониягә җибәрү турында карар чыгарды. 50 яшьлек Вәлиев 22 майда Юдино бистәсендә өй шартларында 5 яшьлек баланы сөннәткә утырту буенча операция ясый. Ләкин сабыйның кинәт хәле начараеп китә. “Ашыгыч ярдәм” аны коткарып кала алмый. Тикшерү ачыклаганча, үлемгә китергән сәбәп – наркозның күләмен арттырып җибәрү. Башта суд Фәһим Вәлиевне иректә калдырган иде. Тик мәрхүмнең ата-анасы моның белән килешмәде, Югары суд эшне кире кайтарды. Хәзер шул ук Киров район суды табибка реаль срок бирде.
Күрмәгәнне күрсәтерләр
Татар җырының кадере булмаса да, шундый исемдәге фестивальнеке бар, ахры. Һәрхәлдә, “Пирамида”да үтәсе быелгы концертка билет бәяләре искитәрлек. “Барс медиа” ширкәте версиясе буенча иң шәп дип табылган 30 җырчыны күрү-ишетү өчен, бер билетка 2500 сумнан 4900 сумга кадәр чыгарып саласы. Рус матбугаты бу нисбәттән тел шартлата. “Хәтта Филипп Киркоров та тамашачыдан бу кадәр акча сыкмый иде”, – дип язалар.
Почтада түләсәң – отасың
Почта бүлекчәләрендә коммуналь түләүләр буенча һәр елны үткәрелә торган акция башланды. Торак-коммуналь хуҗалык өчен исәп-хисап ясау белән, һәркемгә махсус анкета бирелә. Дөрес, бүләкләр бәхетлеләргә генә эләгәчәк. Русия күләменә алар саны 4 меңнән чак кына артыграк.
Кремльдә бәйрәмгә әзерләнәләр
Быел Мәскәү Кремленең Яңа ел корпоратив бәйрәме “СССРга кайту” дигән исем астында үтәчәк. Президент хакимияте аны үткәрүгә тендер игълан итте. Иң шәп дип табылган оешмага алар 500 мең сум акча түләргә әзер. Яңа ел кичәсе башкала янындагы “Клязьма” пансионатында үтәсе. Анда 350 кеше чакырулы. 18 декабрьгә билгеләнгән бәйрәм көндезге икедә башланып, иртәнге биштә генә тәмамланасы икән. Оештыручылардан 70-90нчы еллар хитларыннан төзелгән концерт программасы, Леонид Брежнев белән Алла Пугачевага пародияләр, балалар өчен ял мәйданчыклары һәм, әлбәттә, фейерверк таләп ителә.
Комментарии