Ярык тагарак өчен – 43,1 млн евро

Казанның “Рубин” футбол командасы ничек кенә “тырышмасын”, бронза белән генә чикләнергә мәҗбүр булды. Бу команданың дөрес тактик юнәлеш алмавына бәйле.

Бәлки, безнекеләр үзләрен иң көчле командага санагандыр. Һәрхәлдә, җитәкчелек шуны күздә тотып эш йөртте. “Рубин” чемпионатында беренчелекне һәм Чемпионнар лигасында плей-оффка чыгуны күздә тотып, футболчыларга иң күп акча сарыф иткән Европаның бишенче командасы булып тарихка кереп калды. Кызык хәл, җитәкчеләре үзләре “Зенит”ның футболчыларга шулхәтле күп акча сарыф итүеннән мыек астыннан көлгән булды. 15 млн еврога Бохаровны һәм 2 млн еврога Семакны “шәп акча эшлибез” дип, “Зенит”ка сатып җибәрде дә үзе алардан да уздырып, барлыгы 43,1 миллион евро акчасын белән таныш та булмаган футболчылар сатып алуга тотты. Нәтиҗәдә, бу зур сумма өченче урын һәм Чемпионнар лигасында әлегә бер гол да кертмәслек футболчылар өчен тотылган булып чыкты.

Сезон башында “Рубин”ның уңышсызлыклары Европа лигасыннан төшеп калганнан соң психологик киеренкелек белән бәйләп аңлатылды. Ләкин сезон башы белән ахырын чагыштырып карасаң, әллә ни аерма күрмисең. Димәк, “Рубин” җитәкчелегенең хатасы июньдә, Бохаров белән Семакны сатып җибәрүдән соң башлангандыр. Бу, үз чиратында, Казан командасын яхшы уенчылардан гына түгел, ә лидерлардан да мәхрүм итте. Баш тренер Корбан Бәрдыев шул вакыт: “Бохаровны “Зенит”ка сату безгә икътисадый яктан отышлы, без аның урынына лаеклы, хәтта яхшырак уенчыны алачакбыз”, – дип вәгъдә бирде. Мартинсны алдылар, Эдуардо килде, нәтиҗәдә, командага яңа кушылган очсыз саналган Медведев, Корниленколар күпкә нәтиҗәлерәк булды. Бохаров белән 3 еллык килешү төзегәч, аны сату, Русиядә үсеп килүче иң талантлы футболчыдан, бердәнбер фамилияле уенчыдан мәхрүм итү – гафу ителмәслек хата.

Бәрдыев “Рубин”ның җанатарларына: “Тиздән чын көрәш булачак, яңа футболчылар командага кушылачак”, – дип вәгъдә бирсә дә, бик озак көттерде. Дөресен әйткәндә, соңга калды Бәрдыев әфәнде. Мартинсны (8 млн евро) июль ахырында алуы әле нормаль күренеш, менә Эдуардо (20 млн евро) белән Бокеттины (9,5 млн евро) август ахырында алу мантыйкка сыймый. Уенчылар кыска вакыт эчендә бер-берсенә ияләшә алмый. Тагын бер проблема – уенчыларның дөрес сайланмавы. Һәрхәлдә, быелгы сезон шуны күрсәтте. Контракт ике-өч, хәтта дүрт елга нигезләнгәнгә күрә, бәлки, киләсе елларга “йолдыз” футболчыларыбыз Бәрдыев холкына яраклаша алыр. Шул ук вакытта быелгы көндәшләр дә күпкә көчлерәк иде. Чемпион калган “Зенит”ны аласыңмы, әллә Мәскәү ЦСКАсынмы… Стратегик юнәлешебез аларныкы белән бер булса да, тактик яктан аларның җитәкчеләре күпкә аңлырак һәм нәтиҗәлерәк эш күрсәтте.

Нәтиҗәдә, без, чыннан да, ярык тагарак белән калдык. Максатка ирешмәдек, оттырдык. Чемпионнар лигасы да әллә ни файда китермәскә охшаган. Җитәкчелек хәзер, һичьюгы, төркемдә 3 урында калып, Европа лигасына чыгарга өметләнә. Бүген буласы “Рубин”-“Копенгаген” (Дания) көрәше күп нәрсәләрне үз урынына куячак. Озын сүзнең кыскасы, “Рубин”ның быел 3 урында калуы киләсе сезонда нык тәэсир итәчәк. Без бронза белән шул рәвешле киләсе елга Чемпионнар лигасында чыгыш ясый алу хокукыннан мәхрүм калдык. Төп халыкара мәйдан ябык диярлек, безгә бары Европа лигасы, ягъни Чемпионнар лигасыннан да түбәнрәк дәрәҗә калды. 7 декабрьдә “Барселона”-“Рубин” уеныннан соң, “Рубин”ның дөньяның иң көчле командалары белән бер ел буе очраша алмаячагына охшаган бу.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии