- 25.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Европа Советының парламент мәҗлесе мониторинг комиссиясе өчен хисап әзерләүче Швейцария вәкиле Андреас Гросс һәм Румыния депутаты Гиорги Фрунда, кеше хокуклары, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын өйрәнеп, Татарстанда берничә көн үткәрде.
Әмма Европа Шурасының парламент мәҗлесе вәкилләре хисапларында кореялар һәм чеченнар проблемалары турында язарга җыена. Ә менә БДИны татарча бирдертмәү мәсьәләсе аларны тетрәндермәде.
Хисапта Татарстан
Очрашуларның берсе Милли мәдәни оешмалар белән булды. Анда Корея һәм чечен милли оешмалары җитәкчеләре атаган проблемалар Европа Советы депутатларына зур тәэсир ясады, күрәсең. Андреас Гросс алар әйткән штраф салу һәм паспорт хезмәтендә өстәмә мәгълүмат җыюны “Милли яктан кыерсыту”, – дип атады һәм “Бу фактларны Европа Шурасы парламент мәҗлесе өчен әзерләнә торган хисапка кертәчәкбез”, –дип ышандырды. Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертмәү мәсьәләсенә килгәндә, Гросс сәяси дискуссия башларга теләмәвен белдерде.
Парламент мәҗлесе вәкиле Гиорги Фрунда Татарстан турында яхшы фикердә калган. Ул “Республикада татар һәм рус телләре тигез кулланыла, бу Европа илләрендә дә юк”, – дип, соклану белдерде. “Европа Шурасы хартияләрендә һәм конвенцияләрендә милли азчылыклар, төбәк телләре, җирле үзидарә турындагы төп маддәләр Русиядә расланмаган очракта да, Татарстанда тулы күләмдә кулланыла”, – диде Фрунда.
Бикә ТИМЕРОВА
БездәЕвропа Шурасы вәкилләре белән «очраштык»
Бу ике агайның сәфәре Татарстандагы чынбарлыкны мөмкин кадәр дөресрәк итеп күрүне куйса да, аларны татар җәмәгатьчелеге белән очраштырмау өчен, бөтен чаралар да күрелгән иде.
БТИҮнең идарә әгъзалары 20 гыйнварда иртәдән башлап ПАСЕ вәкилләре белән очрашу юлын эзли башлады. Кунаклар белән очрашуны Җәмәгать палатасы үткәргәч, “Бу мәсьәләне палата рәисе Илгиз Хәйруллин хәл итә”, – диделәр, ләкин аның белән һич тә очрашу мөмкин түгел иде. Кичкә таба “Исемлек ябылды һәм ул инде кирәкле урынга тапшырылды”, – дигән җавап алынды. Шундый ук җавап Президент аппаратыннан да килде. Алар: “Иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк иде”, – диделәр. “Ник бер татар җәмәгать оешмасына да хәбәр итмәдегез, нишләп Европа вәкилләре белән очрашуны яшерен-качып үткәрәсез. Без анда шигарьләр күтәреп барабыз”, – дигәч, “Бу шантаж кебек бит”, – дип үпкәләгән булдылар. Сәгать 17.30да башланасы очрашуга татар милли хәрәкәтеннән бер төркем кеше Президент аппаратына килеп утырды, ләкин аларны очрашуга кертмәделәр, төркемнән бары бер генә вәкилгә, миңа гына катнашырга рөхсәт бирелде.
Бу чара “Дәүләти булмаган җәмәгать оешмалары белән очрашу” дип аталса да, анда бары тик Татарстан Президенты аппараты тарафыннан билгеләп куелган “җәмгыять палатасы” кешеләре генә иде. Анда барысы да үз эшләре турында хисап бирү белән чикләнеп, кеше яки милләт, дин хокукы турында сүз бөтенләй булмады диярлек.
Гросс белән Фрунда, биредәгеләр үз сүзләрен әйтергә курыкмасыннар дип, хәтта журналистларның чыгып китүен үтенде. Ләкин андый кыюлык күрсәтүче табылмады. Очрашуда катнашучыларны иләк аша үткәреп җыйганнар булып чыкты.
Чакырылмыйча гына килгән кеше буларак, мин иң соңгы булып чыгыш ясадым һәм анда Татарстанда кеше хокукларыннан аерым була алмый торган тулы бер милләтнең хокуклары бозылуын, Русиянең бөтен дөнья күз алдында тулы бер халыкны юк итәргә керешүен әйттем. Татарның мәдәнияте, әдәбияты басым астында, тарихы бозыла, мәгарифе корытыла (Русиянең үзендә татар мәгарифе инде тәмам юк ителде), Башкортстандагы 1300 тирәсе булган татар мәктәбе бетерелеп, алар урынына рус мәктәпләре булдырыла һәм, ниһаять, чират Татарстанга җитә – чыгышта болар барысы да әйтелде.
Бары тик соңгы өч уку елында гына да 176 мәктәп ябылды, аларның барысы да татар мәктәпләре иде. Татарстандагы радиоларда татар тапшырулары бетә баруын, хәтта соңгы хәбәрләрне дә татарча ишетеп булмавын, чын татар телендә сөйләүче бер генә телеканал да эшләмәвен әйткәч, заказной “җәмәгать” кешеләре: “Ничек юк, бар!” – дип шаулый башлады.
Безнең парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европага, андагы парламентка еш йөри. Казан Кирмәнендә Европа вәкилләре белән шулай азаплана-тырнаша очрашкач һәм чынбарлык турында хәбәрне көчкә җиткергәч, ул анда нәрсәләр генә сөйли икән соң дигән сорау туа.
Галишан НУРИӘХМӘТ,
БТИҮ идарәсе рәисе.
Андреас Гросс: «Татарстан демократияне Сингапурдан өйрәнергә тиеш түгел»
Европа Шурасының парламент мәҗлесе өчен хисап әзерләүче Швейцария вәкиле Андреас Гросс «Азатлык» сорауларына җавап бирде.
– Без, гадәттә, башта Мәскәүгә киләбез, ә аннары башка бер мөһим төбәккә дә барып кайтабыз. Узган июльдә – Мурманскида, хәзер менә ике көн Казанда булдык.
Ә биредәге динара мөнәсәбәтләргә килгәндә, без, чыннан да, республиканы тәбрикләргә тиеш – монда төрле диннәр арасында тыныч яшәүгә һәм үзара хөрмәткә ирешелгән, бигрәк тә христианнар, яһүдиләр һәм мөселманнар арасында. Бу хәтта Русия шартларында уникаль бер нәрсә һәм Көнбатыш Европа илләре, дини киеренкелек җәелгән башка төбәкләр өчен үрнәк тә булып тора.
– Димәк, сезнең сәфәрегез үзәгендә, нигездә, диннәрнең тату яшәвен тикшерү генә тора булып чыга. Ә милли тормыш, милләтара мөнәсәбәтләрне сез тикшерәсезме? Татарстан бит ул, беренче чиратта, милли республика.
– Гомумән алганда, без Русиянең үзенә Европа Шурасы әгъзасы буларак алган йөкләмәләрен ничек итеп үтәвен тикшерәбез. Алар кеше хокуклары, демократия, хокукый дәүләт өлкәләренә карый. Әлбәттә, дини тормыш, милли төрлелек, бергәләшеп яшәү моның бер элементы булып тора. Әмма без йөкләмәләрнең тулаем ничек үтәлүен карыйбыз. Моңа сүз иреге дә, оппозиция хокуклары да, төрле милли вә дини төркемнәрнең хокуклары да керә. Дини хокукларның үтәлеше мәсьәләсендә без шактый канәгать булсак, канәгатьсезлек хисен Казандагы тоткыннар колониясенә баргач кичердек. Соңрак берничә сәгать дәвамында хөкүмәт вәкилләренә андагы вазгыятьне ничек яхшырту кирәклеген аңлатырга мәҗбүр булдык. Әлегә без күргән хәлләр кабул ителмәслек дияр идем.
– Казанда һәм Татарстандагы татар милли активистлары, соңгы елларда татар мәдәниятенең, татар теленең рус теле ягыннан зур басымга дучар булуына, татар теленең, асылда, юкка чыга баруына зарлана. Кайберәүләр хәтта совет чорындагы төсле “русификация” – руслаштыру башлануы хакында сөйли. Сез Казанда шушы руслаштыру билгеләрен күрдегезме?
– Юк. Без андый зарлануны ишеттек ишетүен. Очрашуларда катнашкан бер вәкил шундыйрак шикаять белән чыкты. Әмма хөкүмәт кенә түгел, башка иҗтимагый оешма вәкилләре дә безгә: “Бу кеше арттырып җибәрә”, – дип белдерде. Алар барысы да тел мәсьәләсендә Татарстандагы вазгыять баланслы дип уйлый – ике тел дә рәсми танылган. Татар телен укытуга киртәләр юк. Минем үземдә дә шундый хис калды – хәтта хөкүмәттә эшләүчеләр дә үзләренең икетелле мохиттә яшәве һәм эшләве белән горурлана. Һәм алар русчага өстенлек бирелү хакында берни әйтмәде.
Әлбәттә, Русиядә яшәгәч, һәркем русча өйрәнергә тиеш. Ана теле татар булса да, русча өйрәнү теләге дә бар – чөнки бу карьера өчен киңрәк мөмкинлекләр бирә. Ләкин Татарстандагы руслар тарафыннан андагы татарларны татарчадан биздерү теләге бар дип уйламыйм. Киресенчә, мәдәниятләрнең һәм телләрнең шулай параллель яшәве, дини генә түгел, тел төркемнәре арасында да үзара хөрмәт булуы – бу зур байлык. Моңардан тыш, кешеләрдә инглиз телен дә өйрәнү теләге көчле. Татарстан, асылда, өч телне – рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәнүне алга сөрә. Минемчә, бу яхшы юлдан бару.
– Сүз уңаеннан, әйтегез әле – Сез аралашкан кешеләр Сезнең белән нинди телдә сөйләште?
– Икесендә дә. Кайберләре русча, кайберләре – татарча. Инглизчә сөйләшүчеләр дә булды.
– Татарстанда хәзерге хакимияткә кискен оппозициядә торган кайбер төркемнәр Сез Казанда, нигездә, хакимият кешеләре я шул хакимият билгеләп куйган ярым-иҗтимагый, ярым-хөкүмәт оешмалары (Җәмәгать палатасы) белән генә очраштыгыз, дип зарланды. Бәйсез оппозиция вәкилләре белән очрашулар булдымы?
– Без хөкүмәттән бәйсез оешма вәкилләре белән очрашуны баштан ук үтенгән идек. Оештыручы як моны башта чикләргә тырышты, рәсми иҗтимагый оешмаларны гына тәкъдим итеп карады. Әмма мин моңа каршы чыктым һәм: “Андыйлар белән генә очрашырга теләмим”, – дип белдердем. Минемчә, хөкүмәттән бәйсез оешмалар белән очрашканда, анда хакимиятне кискен тәнкыйтьләүчеләр дә бар иде. Моннан тыш, без Казандагы кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе белән дә күрештек.
Беләсезме, һәр яңа сәфәр белән без дә үз эшебезне камилләштерәбез, күбрәк һәм киңрәк мәгълүмат алу юлларын өйрәнәбез. Без әлегә булган бар җитешсезлекләрне аңлыйбыз һәм киләчәктә эшебезне яхшыртырбыз, дип уйлыйбыз.
– Яхшыртуларга килгәндә, Татарстан бар Русия җирендә сайлау нәтиҗәләре белән уйнавы, сайлауда хакимият куәтен куллануы һәм аерым партиянең казанышларын арттыруы белән танылган. Татарстандагы сайлау системасын камилләштерүдә сез яхшы якка үзгәрү күрдегезме?
– Юк, мин бу өлкәдә әле бернинди дә уңай үзгәреш күрмим. Әмма без бу хакта Президент Миңнеханов белән 2 сәгать буе бик каршылыклы да, кызу да бәхәс алып бардык. Һәм анда аңа турыдан-туры килешмәвебезне белдердек – Татарстан парламентында 90% урыннарның бары тик бер генә партиягә бирелүе белән килешеп булмый.
Яхшы хөкүмәтнең көчле оппозициясе булырга тиеш. Андый оппозициянең бүгенге парламентта вәкиллеге юк. Шуңа да без оппозиция көчләренә парламентка сайлану өчен, 7%-лы рәсми киртәне киметүне якладык (Татарстанда сәяси партияләр Дәүләт Шурасына, кимендә, 7% тавыш казанса гына үтә ала – ред.).
Президент безнең белән бу хакта фикер алышты, ул әйткәнне яратмады, ләкин ахырда барыбер үзенең бу хакта уйлаячагын белдерде. Бу гомуми бер проблема. Без бу хакта федераль дәрәҗәдә дә әйтеп киләбез. Русиягә күбрәк плюрализм кирәк. Иҗтимагый тормышта да, хакимият корылышларында да. Демократия булдырам дип, яхшы парламентны бернинди дә Җәмәгать палаталары белән алмаштырып булмый.
Татарстанда кайберәүләр: “Демократия турында үз фикеребез бар, бездә ул башкача тәрәккый итә, – дигән булалар, – Европага караганда, без күбрәк Азия”, – диләр. Шул да бик кызык иде: без Казанда чакта Дәүләт Шурасындагы 15ләп мөһим депутат, парламент тәҗрибәсен өйрәнер өчен, Сингапурга киткән булып чыкты. Бу да безнең өчен аңламаслык бер нәрсә иде – Сингапурга, бәлки, икътисадый модельне өйрәнү өчен барырга буладыр, ләкин анда демократияне ныгыту юлларын эзләү файдалы була алмый. Безнең шулай диюебезне дә Казанда яратмадылар. Әмма без үз фикерләребезне шулай белдереп торабыз. Әлбәттә, үзгәрешләр җиңел генә була алмый. Бу Казанда да, Мәскәүдә дә шулай.
“Явыз Иванның Казанны алу кыйссасы”
“Казан сәяхәтләр бюросы” әнә шул исем белән туристик маршрут тәкъдим итә. Халык та, күренекле шәхесләр дә моңа каршы.
Әлеге исемдәге туристлык маршруты Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы үткәргән чарада республиканың 2010 ел туриндустриясендәге иң яхшы проектларының берсе буларак премия алган булган. Министрлыкның матбугат хезмәте белгече Алия Шарапова сүзләренчә, “XXI гасыр туризмы” дип аталган бәйгенең жюриендә татарлар да булган. Аларның берсе – республиканың туристлык ассоциациясе башлыгы Рамил Мифтахов. Әлеге маршрутның исеменә мөнәсәбәттә беркем дә “Нигә алай аталган?” дигән сорау куймаган.
Әлеге сәяхәт программасын әзерләгән “Казан сәяхәтләр бюросы” (“Бюро путешествий Казань”, ягъни “Алена” ООО) бу 3 көнлек туристлык маршрутын Русиядәге мәктәп укучыларыннан торган төркемнәр өчен тәкъдим итә.
Балаларны сәясәткә тарту
Татарстан дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев сүзләренчә, әлеге туристлык маршруты балаларны сәясәткә катнаштыруның бер алымы булып тора.
– Балаларга күрсәтеп, тарихның иң катлаулы чорыннан акча эшләргә тырышу бернинди әхлак кысаларына да сыймый. Беренчедән, монда турыдан-туры сәясәт килеп катнаша. Безнең язылган һәм язылмаган кануннар белән дә балаларны сәясәткә катнаштыру тыела. Монда милләтара мөнәсәбәт калкып чыга, ә ул турыдан-туры сәясәт дигән сүз. Кайсы яктан гына килеп карасаң да, татар халкы файдасына, Татарстан файдасына, рус халкы файдасына һәм Русиядәге милләтләр файдасына түгел, – ди Разил Вәлиев.
“Явыз Иванның Казанны алу кыйссасы” (“Сказ о том, как Иван Грозный Казань брал!”) дип аталган сәяхәт маршрутының җиңүенә һәм атамасына килгәндә, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов: “Саграк булырга кирәк иде”, – ди.
Сәяхәтчеләр үз күзләре белән күрәчәк
Алия Шарапова: “Маршрут алай аталса да, эчтәлеге аның бөтенләй башка”, – дип, министрлыкны һәм турны әзерләүчеләрне акларга тырышты. “Биредә максат – Русия тарихында Казан ханлыгының урыны турында сөйләү. Сәяхәтчеләр ул вакытлардагы вакыйгалар булган урыннарны үз күзләре белән күрә ала һәм аларга тарихны сөйләячәкләр. Нәтиҗәдә, татар халкы ничек итеп Русия тарихына йогынты ясаганны да белә алачаклар”, – ди Шарапова.
Тарихны төрлечә тәкъдим итеп була. Бигрәк тә мәктәп балаларына. “Явыз Иван Казанны басып алганда, татарларның каны елга сыман аккан”, – дип тә сөйләргә мөмкин. Шулай ук “Русия үзен көчәйтү өчен, Казан ханлыгын да яу белән кушкан”, – дип тә әйтеп була. Һәр әйтелгән сүз баланың күңеленә тәэсир ясамый калмый.
Исең китмичә дә тыңларга мөмкин
“Явыз Иванның Казанны алу кыйссасы” дип аталган маршрутны әзерләүчеләр тарихны дөрес итеп бирү, я булмаса бирмәүдә җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләми. “Казан сәяхәтләр бюросы” турширкәте вәкиле Ольга сүзләренчә, алар бу маршрутны ширкәттәгеләр белән бергәләп эшләгән. Татар төркеме килсә, аларның милли хисләренә тискәре йогынты ясамасмы, дигән сорау да туарга мөмкин бит. “Әгәр сез моңа артык исегез китмичә генә карасагыз, сезгә яхшы итеп аңлатырлар һәм ул күңелегезгә тимәячәк”, – дип аңлата Ольга.
“Явыз Иван басып алучы буларак тәкъдим ителәме, әллә башка ягы белән ачыламы?” – дигән сорауга Ольга: “Анысы экскурсия үткәрүчедән торачак”, – дип җавап бирде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы исә: “Экскурсия үткәрүчеләрнең һәр сүзе расланган һәм сөйләргә рөхсәт алынган булырга тиеш”, – ди.
Яңа ел алдыннан гына ике министрлык (мәдәният министрлыгы белән) үткәргән туристларның яшәеш челтәренә багышланган утырыш вакытында экскурсияләр һәм аларны үткәрүчеләрнең ниләр сөйләвенең контрольдә булмавы турында да әйтелгән иде. Сорау туа: шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстанда үткәрелә торган бөтен экскурсияләр дә рәсми рөхсәт алып өлгергәнмени?
Моннан да әшәке исем булмас
Әйткән сүз – аткан ук, дигән халык. Халык язучысы, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин фикеренчә, мондый исемдәге маршрутка “2010 елның иң яхшы проекты” дип премия бирү карары аны чыгарган түрәләрнең үтә дә надан икәнлеген күрсәтә.
– Әгәр бу Татарстанны һәм аның тарихи урыннарын күрсәтү максатыннан икән, моннан да әшәкерәк исем табып булмый, – ди ул.
Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген бер-береңне аңлап, тату яшәү турында күп сөйләгәндә, мондый исемле сәяхәт маршрутын мактап бүләкләү халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерү өчен махсус эшләнгән кебек тоела. “Балаларга кече яшьтән үк татар һәм рус халкы арасындагы бәрелешләрне күрсәтү дуслыкка һәм татулыкка ярдәм итәр, дип уйламыйм мин. Казанның тарихы бик бай. Явыз Иван алганнан гына тормый. Безнең бөек ханнарыбыз, бөек дәүләтләребез, атаклы шәхесләребез һәм тарихи һәйкәлләребез дә бар. Тарихта вакыйгалар да җитәрлек. Нигә тарихның иң кара өлешен сайлап алып, балаларга тәкъдим иткәннәрдер, бу миңа берничек тә аңлашылмый”, – ди Р.Вәлиев.
Наил АЛАН
Күпләр һаман күктән калҗа көтә
Уен автоматлары канун нигезендә тыелган булуга карамастан, аларны кайбер урыннарда хәзер дә очратып була. Чөнки җиңел юлдан акча эшләргә теләүчеләр саны әле дә кимеми.
Алар алга таба бетәр дип, беркем өздереп әйтә алмый. Киресенчә, мондый уен автоматларына, лотереяларга алданучылар көннән-көн арта гына бара. Кешеләрне лотерея уйнауга нинди сәбәпләр этәрә соң?
Чит илләрдә комарлы уеннар белән күбрәк спорт яратучылар үз командаларының җиңүен теләп шөгыльләнсә, Русиядә хәл башкачарак. Дөрес, Русиядә дә спорт җанатарлары үз командаларының җиңәчәгенә ышанып, уеннар уйный анысы. Әмма моның белән беррәттән, илдәге тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы да бу уеннарга теләкне арттыра. Кешеләр үз бәхетен шушындый уеннар аша эзләп карый. Ә теләге булучыларга мондый уеннарның исәбе-хисабы юк. Җаның ниндиен тели, шундые бар дигәндәй.
Русиядә булганы кебек Татарстанда да комарлы уеннардан бәхет эзләүчеләр бихисап. Кемнәрдер кача-поса карта уйнап, рулетка әйләндерсә, икенчеләр өчен урамнардагы уен төрләре дә җитәрлек. Әйтик, Казанның Мәскәү базары тукталышы янында урнашкан уен автоматлары – шуларның берсе. Аның янында ук лото, лотерея сату киоскы да – азартлы уеннар яратучыларның еш туктала торган урыны. Өч минутка бер кеше сугылмый калмый монда.
Ә автобус тукталышы янында ук урнашкан уен автоматы янында баштарак берән-сәрән генә күренгән комарчыларның бераздан байтак булуы аңлашыла. Кайберәүләр уйнаучыларны читтән күзәтә икән. Алар әллә уйнаучыларга кызыгып карый, әллә инде башка максаттан. Уйнаучыларны да аз дип әйтеп булмый.
Уенга кереп киткәч, чыгуы читен шул
Акча салучыларның күпчелеге тышкы кыяфәтләре белән гади кешеләрне хәтерләтә. Яннарына килеп фикерләре белән кызыксына башлагач, күпчелеге комарлы уен уйнаудан читенсенеп булса кирәк, йөзен читкә бора, бу хакта сөйләшергә теләмәүләрен белдерә.
Ләкин шулай да араларыннан яшь кенә бер егет үзе белән сөйләшеп алырга теләвемне әйткәч, каршы килмәде. Ачылып сөйләп китте. Исемен Марат дип таныштырган яшь егет, ара-тирә йөк төяүче булып эшләп ала икән. “Азартка бер кергәч, моннан чыгуы бик читен шул”, – ди ул.
– Комарлы уеннарны уйнавы кызык булса да, алар табыш китерми. Күбрәк акча саласың, әзрәк аласың. Оттырган акчаны алам дип, откан акчаны да салып бетерәсең, – ди Марат.
Мин бу уеннарны нинди максатлардан уйнавы белән кызыксынам. “Бәлки бәхет елмаер”, – ди ул. “Зур акча отсаң, ни эшләр идең?” – дигән соравыма: “Алай чыкканы юк әле. Чыкса, нишләргә икәнен белер идем. 2 еллап уйныйм инде. Файдасын гына күрмим. Әмма бер кереп киткәч, гел уйныйсы килеп тора. Бераз отсам, тагын уйныйм. Һәм ул акча да уенга кереп бетә. Күбрәк алам дип, әзрәгеннән дә колак кагам”, – диде егет. Аннары сүзен дәвам итә: “Андый акча монда чыкмый инде. Иң күбе – 5 мең сум инде. Күпме карыйм, беркайчан да зур сумма отучыны күрмәдем. Лотерея уйнап караганым булды. Тик аннан да берни дә ота алмадым. Анысында биш мең сумлап бетергәнмендер. Шул биш, ун сумлыклар белән уйнадым. Күп булса, 20 сум чыга инде. Аны да башка билет алуга тотып бетерәсең”.
Комарга ничек кереп китүе хакында сорадым.
– Бер тапкыр ничек уйныйлар икән дип уйнап караган идем, шуннан башланды. Ун сумга йөз сум оттым да һәм шуннан китте дә. Иң яхшысы – башламаска кирәк. Бер башласаң, каласың шунда, – диде комарчы егет.
“Комар тормышны артка тәгәрәтә”
39 ел буена машина йөртүче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Фәрит Гыйльметдинов исә: “Уен автоматлары күпме генә уйнасаң да, барыбер файда китерми. Мин кәеф өчен генә уйныйм”, – ди.
– Берничә ел элек лотереядан миллион ярым сум акча откан идем. Әмма чүп түгәргә чыкканда, билетымны югалттым. Ачудан гармун алып җырлап утырдым. Һавадан төшкән акча, хәтта кесәгә дә кереп өлгермәде. Уен автоматларында бае да, ярлысы да барыбер ота алмый. Аннан соң кайбер кешеләр уйнаучыларга кызыгып автоматка килә. Күп очракта булган акчасын бетереп китәләр. Аннан җиңел кергән акча җиңел генә чыгып та китә. Комар тормышны җайлап җибәрми, киресенчә, артка гына чигендерә. Башта откан кебек буласың да, аннары барыбер оттырасың”, – ди Гыйльметдинов.
Нәтиҗәдә, комарлы уеннар белән мавыгучылар саны кимеми, арта гына. Ә тормыш авырлыкларыннан алҗыган халык күктән барыбер калҗа өмет итә.
Райнур ШАКИРОВ
Комментарии