- 25.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Татарстанның судьялар квалификациясе коллегиясе элеккеге Федераль судья Эдуард Солдатовны җинаять җаваплылыгына тартырга рөхсәт бирде. Шушы кеше аркасында һәлак булган егетнең әтисе коллегиягә рәхмәт белдерде.
– Хәзер хокук саклау органнарына ирек бирелә. Без тиз арада элеккеге судьяга карата җинаять эше ачылылыр дип өметләнәбез, – ди Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Исегезгә төшерәбез: 2010 елның 6 июнендә Федераль судья идарә иткән иномарка юл аркылы чыгучы 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны бәрдерә. Егет шунда ук һәлак була.
Медицина тикшерүе Эдуард Солдатовның рульгә салмыш килеш утыруын дәлилли. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Солдатов өстәвенә, рөхсәт ителгән тизлекне арттырып, идарәне югалткан.
Түрә гаеплеме?
Мәскәүдә түрә белән бәйле юл-транспорт һәлакәте тирәсендә олы бәхәс купты. Русия Президентының Дәүләт Думасындагы вәкаләтле вәкиле Гарри Минх утырган БМВ Рублевкадагы юлда “Опель” машинасына килеп бәрелә. Дәүләт чиновнигы автомобиле сәгатенә 100 чакрым тизлек белән барганга, “Опель” челпәрәмә килгән, рульдәге 23 яшьлек кыз бәхете булып кына исән кала. Түрә шоферының гомере шунда ук өзелә. Әлеге һәлакәтне күрүчеләр: “БМВ кагыйдәләрне бозып, каршы як юлдан җилдерә иде”, – дисәләр дә, Президент аппаратында моны кире кагалар. Вакыйга урынында булучылар шулай ук: “Медицина ярдәме башта чиновник автомобилендәгеләргә, аннан соң гына “гади” зыян күрүчегә күрсәтелде”, – дип белдерә. Баштарак һәлакәткә очраган туташ һәм аның якыннары бу хәл белән бәйле гауга башласа да, соңрак суд юлларын таптаудан баш тартканнар. Зыян күрүче кызны иң шәп клиникаларның берсендә түләүсез дәвалыйлар.
Алданырга теләүчеләр шактый
Интернет челтәрендә яңа финанс пирамидасы оештыруны игълан итүнең беренче көнендә үк МММның элеккеге җитәкчесе Сергей Мавродига мең ярым кеше мөрәҗәгать иткән. Үзе ышандырганча, алар 5 мең доллар акчасын чыгарып салырга әзер икән. Мавроди шулай ук клиентларның Кушма Штатлар, Израиль һәм Германиядән булуын һәм араларында банкирларның да шактый икәнлеген искәртә.
Тагын шартлау
Дүшәмбе кичендә Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында шартлау яңгырады. Аның нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булды, 200гә якыны хастаханәләргә озатылды. Хокук саклау органнары белдергәнчә, әлеге вәхшилек – террорчы-үлемче эше. Хәзер Русиядә аврал режимында барлык төр транспорт объектлары иминлеге тикшерелә. Пассажирларны һәм озата баручы-каршы алучыларны тентиләр, аэропортлар, шул исәптән, Казанныкының ишеге төбенә металл эзләүче җайланмалар урнаштырылган. Президент Дмитрий Медведев: “Террорчылар үтеп керүдә “Домодедово” җитәкчелеге гаепле”, – дип белдерде. Моны тикшерүчеләр дә раслый. Иминлек системасы анда бик түбән дәрәҗәдә булган. Кайбер мәгълүмат чаралары исә: “Аэропортларда терактлар мөмкинлеге хакында хәбәрләр моннан бер атна чамасы элек барлыкка килде”, – дип белдерә. Ләкин махсус хезмәтләр моңа игътибар бирмәгән, күрәсең. Ничек кенә булмасын, тагын шөрепләрне кысуга әзерләник, җәмәгать…
Балалар бакчалары булачак
Татарстанда сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру буенча моңарчы күрелмәгән эш башлана. Бүген республикада 25 мең нарасый үз чиратын көтә. Президент Рөстәм Миңеханов белдергәнчә, дәүләтнең төп бурычы – өч яшьтән өлкәнрәкләрне урнаштыру. Аңа кадәр сабыйлар әти-әни, әби-бабай карамагында да тәрбияләнә ала, ләкин соңрак һәрьяклап үсешне тәэмин итәргә кирәк. Беренче шәпкә 51 яңа балалар бакчасы ачылырга тиеш. Бу яңа төзелешләр генә түгел, ә заманында сатылган яисә башка оешмаларга тапшырылган биналарны кире кайтару аша да эшләнәчәк. Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, бер ел эчендә өч яшьтән өлкәнрәк сабыйлар бакчага йөри алачак.
Бәяләрне кем карар?
Дүшәмбедә Татарстанның тарифлар комитеты башлыгы Марина Фәйрушина отставкага җибәрелде. Ул әлеге оешманы 2008 елдан бирле җитәкләп, төп хезмәтләр һәм товарларга нинди бәяләр урнаштырылырга тиешлеген хәл итә иде. “Коммерсантъ” газетасы фикеренчә, эштән алынуның сәбәбе – эре предприятие җитәкчеләренең тарифлардан канәгать булмавы. Узган җомгада Президент алдында ПОЗИС җәмгыяте башлыгы Радик Хәсәнов: “Энергиягә хакларның 15 процентка артуы – үсеш өчен зур тоткарлык”, – дип атады. Тәнкыйтьне “ТАИФ” берләшмәсе генераль директоры Альберт Шиһабетдинов та куәтләгән иде.
Дизель ягулыгы нишли?
Русиядә дизель ягулыгына бәяләр артканнан-арта барып, иң кыйммәтле “АИ-95” маркалы бензинга якынлашты. Ул аннан нибары бер сумга гына очсызрак тора. Хәер, белгечләр фикеренчә, язга узып та китәчәк. Ник дигәндә, авыл хуҗалыгында кыр эшләре башлану белән, дизель, гадәттә, кыйммәтләнә. Шулай итеп, беренче чиратта, авырлык авыл җилкәсенә төшәчәк. Ул түзәргә күнеккән инде, анысы…
Күпердән чыккан өчен – 100 сум?!
Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никофоров Твиттердагы микроблогында Казанда автомобиль бөкеләре белән көрәшүнең үз ысулын күрсәтте. Башкала үзәгеннән йөрү өчен, акча түләтүне тәкъдим итә ул. Аерым алганда, “Миллениум күпере аша үткәнгә автомобильчеләр, әйтик, 100 сум түләргә”, – тиеш диде. Әлеге фикер шунда ук зур шау-шу куптарды. Берәүләр министрны үзенә кагылмаган эшкә тыкшынуда гаепләсә, икенчеләре андый бәя белән килешми. Никофоров исә чит илләр, шул ук Сингапур тәҗрибәсен Казанга да кертмәкче. Тик менә Казан белән Сингапурны чагыштыру өчен, безгә әле, ай-һай, ничек тырышасы…
Гомерлеккә төрмәгә…
Татарстанда туып-үскән Данил Габделхаковка карата Башкортстан суды карар чыгарды. Күрше республикада экстремистик оешма булдырганы, террорчылык һәм өч милиционерны үтергәне өчен, аңа гомерлек срок бирделәр. Хокук сакчыларын җинаятьчеләр 2007 елда Башкортстан урманнарында үтерә. Алар республика буйлап атка атланган килеш йөри, документларын тикшерергә туктаткан милиционерга ут ачып качалар. Төркемне берничә көннән Оренбург өлкәсендә кулга алдылар. Данил Габделхаковка нибары 28 яшь.
Ленинны күмәбезме?
“Бердәм Русия” партиясе вәкилләре Мавзолейдагы Ленин җәсәден җирләү тәкъдимен янә күтәреп чыкты. Дөрес, моны тулаем партия түгел, ә аның кайбер вәкилләре фикере генә булуын искәртәләр. Шулай да “ГудбайЛенин.ру” дигән сайтта сораштыру оештырганнар. Анда берничә йөз мең кеше тавыш биргән инде. Күпчелеге – коммунизмның соңгы символын күмү яклы. Күзәтүчеләр фикеренчә, бүгенге шартларда Ленинны тавыш-тынсыз гына җирләү – бик мөмкин эш, бигрәк тә моңа хакимият партиясе алынуны истә тотканда…
Комментарии