- 25.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Архив
Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм Түбән Кама нефтехим ширкәтенә ракета ату эше нигезендә тоткарланган мөселманнарның саны 20дән артты. Аларның күбесенең якыннары адвокатлар ялласа да, бу адвокатлар төрле каршылыкларга очрап, үз эшләрен тиешенчә үти алмаудан зарлана. Мәсәлән, Чистайдан мөселман Михаил Мартьянов адвокаты Руслан Гарифуллин сүзләренчә, ул эшләү дәверендә Татарстандагы кебек канунсызлык белән очрашканы булмаган.
Татарстанда тоткарланган мөселманнарга карата кулланыла башлаган газаплаулар Дагыстанда инде берничә ел дәвам итә. Дагыстан адвокаты һәм хокук яклаучы Сапият Магомедова белән Дагыстан һәм Татарстан мөселманнарын яклауда адвокатларның роле турында сөйләштек.
– Сапият, сезгә янаулар, басымнар һәрдаим дәвам итеп килә. Татарстанда мөселманнарны яклаучы адвокатлар әлегә куркытылмый, әмма алар үз эшләренә һәрвакыт аяк чалынуы турында әйтә. Адвокат буларак үз эшегездә канунсызлыкка каршы ничек көрәшәсез?
– Бу очракта бары киңкүләм тавыш куптару гына булыша ала. Мәскәүдә яки республика җитәкчелегендә утырган түрәләр нәрсәләр булып ятканын белеп бетермәскә дә мөмкин, аларга мәсьәлә ничек җиткерелә – алар шуңа гына ышанып утыра. Шул сәбәпле, күбрәк бу эшкә җәмәгатьчелекне тарту зарур. Тынлык ул канунсызлыкка юл ача. Кеше хокукларын яклаучылар тырышып эшләргә тиеш. Президентларга мөрәҗәгатьләр юллау булыша ала.
– Кайвакыт киресенчә, тавыш куптарган өчен эзәрлекләнүләре әйтелә. Мисал өчен, Татарстанда Аксубай һәм Түбән Камада кыйналган Чистай мөселманы Рушан Хөснетдинов үзен газаплаулар турында бөтен федераль массакүләм мәгълүмат чараларына җиткергән иде. Шулай ук үзен кыйнаучы көч структурасы вәкиле исемен дә фаш итте. Хөснетдиновны әлеге белдерүләреннән соң тагын тоткарлап ике айга ябып куйдылар. Аны нәкъ шул сүзләре өчен тоткарлаганнар дигән фикерләр әйтелә. Шулай ук газаплаулар турында социаль челтәрләрдә язып барган блогер Илмир Имаев да ике айга сак астына алынды.
– Әлбәттә мондый хәлләр күп очрый. Әйтәм бит көч структуралары тавыш чыгудан курка һәм алардан арынырга тырыша. Адвокатларга да кайвакыт «тавышланмагыз гына, барысын да хәл итәчәкбез» диләр, әмма бу бары тик манипуляция гына.
– Татарстанда тоткарланган мөселманнарның якыннары яллаган адвокатлар башта изоляторга кертелмәсә, хәзер инде тоткарланучыларның алардан баш тартуы турында әйтеп яннарына кертмиләр. Сез бу очракта нишлисез?
– Адвокаттан баш тарту турында тоткарланучы нәкъ шул ялланган адвокат булган вакытта әйтергә тиеш. Безгә исә еш кына «ул сезнең яклаудан баш тартты» дигән хатлар гына күрсәтәләр. Хәтта кайвакыт минем исемне дә белмәгән тоткарланучы минем исемгә хат язган булып чыга. Бу бит көлке.
Ә көч структуралары үзләре билгеләгән дежур адвокатлар, тоткарланучыларның кыйналуы турында, нигездә, әйтми, протоколларга дәгъвалар кертми, суд-медицина экспертиза уздыруны таләп итми. Нәтиҗәдә мәхкәмәдә ул кешене газаплаулар турында исбатлау кыен була. Мәхкәмәдә ул адвокаттан баш тарттырдылар дигәндә, аңа беркем игътибар итми. Әгәр ниндидер күгәргән урыннары булса «үзе хокук саклаучыга кул күтәрде, шуңа сугарга туры килде» диләр. Шуңа адвокаттан баш тарту турында әйтсәләр, прокурорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мин еш кына шикаятьләр язам, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм, мөмкин булган юлларны кулланам. Шул тавыштан куркып, алар инде үз эшләреннән туктый. Ә минем алда тоткарланучыларның берсе дә миннән баш тартканы юк. Дежур адвокатка килеп, шулай ук, үз эшен канун бозу нигезендә башкарса, адвокат конторасына шикаять итәчәгемне әйтәм.
Тоткарланучының гаиләсен дә адвокаттан баш тартуга мәҗбүр итүләр була. Тоткарланучыга «әгәр баш тартсагыз, сезгә булышачакбыз, иң аз срок бирәбез», – диләр. Бездән баш тарту өчен генә булышалар икән, бу шулай ук безнең өчен җиңү, чөнки ниндидер ярдәмебез тия дигән сүз. Әмма еш кына алдыйлар.
– Татарстанда тоткарланучы мөселманнарны үз адвокатлары таба алмый. Бер изолятордан икенчесенә йөриләр, әмма яннарына керә алмыйлар. Дагыстанда да мондый очраклар буламы?
– Бик еш була. Бу очракта бары тавыш куптару, митинглар оештыру гына мөмкин. Соңгы вакытта тоткарланучыларны Владикавказ, Ессентуки, Нальчикка, ягъни якын республикаларга алып китеп газаплыйлар. Бер кешене тугыз ай дәвамында таба алмадык. Мин киләм Хасавюрт шәһәренә, аны Ессентукида диләр, анда баргач Владикавказда, диләр. Шулай өч адвокат бер җирдән икенче җиргә барып эзләдек, әмма таба алмадык. Шул вакыт эчендә аның инде бөтен тешләрен коеп бетергәннәр иде. Минем хәтта ул кешенең фотосы да бар. Әлбәттә мондый газаплауларга түзә алмыйча ул гаебен таныган.
Бездә бигрәк тә электр тогы, су тулган шешәләр белән кыйнау, еланнар булган чиләккә утырту, бөерләргә сугу, электрошокерлар, тырнак астына энә тыгу кебек газаплаулар кулланыла.
Тоткарланучыны таба алмаганда бары эзләргә һәм шикаятьләр язарга кала. Изоляторларны тикшерә торган оешмаларга мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә без ул кешенең нинди камерада утыруын белсәк, алар кереп тикшерәчәк инде, ә болай алар арасында да төрлеләр бар. Адвокатның мөмкинлекләре бу очракта бик чикләнгән.
– Татарстанда мөселманнарны яшерен шаһитлар сүзләренә таянып төрмәгә утыртулар артты. Бу тәҗрибә Дагыстанда да кулланыламы?
– Әйе, кулланыла һәм ул яшерен шаһитлар нигездә полиция хезмәткәре була яисә уйлап чыгарылган берәр кеше. Мондый шаһитлар дәлилләр аз булганда кулланыла, чөнки алар гаепне исбатлар өчен фактлар җыя алмый.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Татарстанда Кырымга хезмәт хакларын ихтыяри-мәҗбүри күчерәләр
ТНВда эшләүчеләр бер көнлек хезмәт хакын Кырымга күчерүнең ихтыяри-мәҗбүри куелганлыгын әйтә. Исемен атамауны үтенгән журналист белдерүенчә, «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиоширкәтендә Кырым халкына ярдәмгә бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы тәкъдим җыелышта күтәрелгән. Мәҗбүри дигән сүз булмаган, әмма моны «эшләргә кирәк» дип белдерелгән. Ай ахырына кадәр, һәркем үзенең ризалыгын биреп гариза язарга тиеш. «Бу хәбәрне ишеткәч, ТНВ хезмәткәрләре арасында төрле сүзләр булды. Татарстандагы пенсионерларның хәлләре дә шәптән түгел, аларга ярдәм итсәк – яхшырак булмасмы, дип тә әйттеләр. Аннары, ТНВда аз хезмәт хакы алучылар да бар, бер көнлек хезмәт хакы аларның гаилә бюджетына яхшы ук китереп суга, шуңа күрә алар чын күңелдән риза дип әйтеп булмый. Бездәге журналистлар арасында Русиянең Кырымдагы сәясәтен хупламаучылар да бар. Әлбәттә, алар акча күчерүгә каршы. Әмма беребез дә гариза язмыйча булдыра алмыйбыз, төрле сәбәп табып эштән китәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр», – диде әлеге журналист.
Акчалар Татарстандагы «Ак Барс Созидание» фондына күчә. Аның җитәкчесе Әлфия Вәлиева «Азатлык»ка 24нче мартка 15 миллион сумга якын акча җыелганлыгын хәбәр итте. Ярдәм чарасының кайчан тәмамланачагы турында төгәл генә әйтмәде. «Бар оешмалар да вакытында күчереп бетерә алмый. Бу эш әлегә дәвам итә, 4нче мартта гына башланды бит, бер ай да узмады. Барлык кешеләрдән гаризаларны яздырып алу да күп вакыт сорый. Беркемнән дә бу акчаны мәҗбүри алырга тиеш түгелләр», – диде ул. Аның сүзләренчә, җыелган акчаның бер тиене дә фондта калмаячак, Кырымдагы төрле оешмаларга китәчәк. «Безнең Татарстанда хәйриячелек шурасы бар. Аның җитәкчесе – Татарстан Президенты. Бу шурага бизнес структуралар, иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары вәкилләре керә. Кырым акчаларының кая китәчәге шура утырышында хәл ителәчәк. Башта безгә, бәлки, балалар, яки картлар йортлары булыр дип әйткән иделәр. Татарстан гел адреслы ярдәм кулы суза. Билгеле оешмаларга күчерсәк, без аның нәтиҗәсе белән дә кызыксына алабыз», – диде Әлфия Вәлиева.
xКырымга бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы хәбәр Татарстан укытучылары һәм балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында да таралган. Әлегә аларга акча күчерергә кирәк дигән тәкъдим ясалмаган. «Өстән (ТР Мәгариф министрлыгыннан) күрсәтмә төшсә, бездә дә ихтыяри-мәҗбүри булачак инде ул», – диде Казанның 165нче мәктәбендә эшләүче, исемен белдерергә теләмәгән укытучы. «Азатлык»ка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова: «Без – министрлык хезмәткәрләре, беребез дә калмыйча, бер көнлек хезмәт хакларыбызны күчердек. Укытучыларга, тәрбиячеләргә килгәндә, аларга акча күчерергә дигән күрсәтмә китмәде», – дип белдерде.
Татарстан 4нче марттан Кырым халкына ярдәмгә акча җыя башлады. Президент Рөстәм Миңнеханов 3нче март көнне бизнес структуралар, ширкәтләр һәм оешмалар вәкилләренә Кырымда яшәүчеләргә ярдәм итәргә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Наил АЛАН.
Әлмәт театры Уфадан куып кайтарылды
Уфага килгән Әлмәт театры «әхлак кагыйдәләрен бозганы өчен» кайтарып җибәрелде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.
Тамашалар 19нчы мартта Уфаның «Нур» татар драма театры бинасында башланды. «Нур» театры исә, Әлмәт театрында гастрольдә. Тамашалар Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» комедиясе белән ачылды.
Гастроль 22нче март көнне театр артистларының күмәк концерты белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин беренче көн тамашасы узу белән, әлмәтлеләр Уфадан кайтып китте. Баксаң, спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган. Әлеге комедиянең режиссеры Илдар Хәйруллин Таҗи Гыйззәт язган пьесада булмаган сүзләр өстәгән. Атап әйткәндә, бер күренештә башкорт кешесе татар бае алдында тезләнеп торган, бай аны «сасы, бетле башкорт» дигән сүзләр белән әрләгән. Этик кагыйдәләрне бозуы өчен, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы Әлмәт театрының тамашаларын туктатуын хәбәр итте.
Татарстанның мәдәният министрлыгы Әлмәт театрының Уфадагы чыгышларына бәйле хәлне тикшерәчәген белдерде. Бу хакта министрлыкның матбугат сәркатибе Рузилә Мөхәммәтова ирештерде.
Әлеге хәлне «Вконтакте» челтәрендә тикшерү башланды. Сәхифәдә Таҗи Гыйззәт пьесасындагы шул күренештән өзек тә китерелгән. Фикерләр арасында «Татарлар башкортларны көлдереп үтерә инде, татар мактанмаса – күңеле булмый», «мин татарлар белән аралашкан саен, шундый әшәкелекләрне үзләренә ничек сыйдырып йөртәләр икән дә, ничек шулай әшәке булып була дип хәйран калам» кебек бәяләр дә бирелгән. Айгиз Баймөхәммәтов шулай ди: «Күргәннәрем хакында эндәшми калу минем өчен җинаятькә тиң. Әсәрдә башкорт халкын шул тиклем мыскыл итәләр. Имеш, башкорт кешесе татар бае алдында тезләнеп тора. Ә бай аны «сасы, бетле башкорт» дип кимсетә. Җитмәсә, безнең халыкны изелгән, баш июче буларак күрсәтә. Театр – кешенең күңелен дәвалаучы, халыкларны дуслаштыручы мәдәни учак. Тик нигәдер әлмәтлеләр башкортларның башкаласына килеп, башкортның асыл улы Мортаза Рәхимов төзеткән театр сәхнәсенә чыгып (!), шушы җирнең хуҗаларыннан көлә.
Илебездә Мәдәният елы барганда Әлмәт театрының ут белән шаяруы, милләтара низаг тудыруы бер киртәгә дә сыймый. Милләттәшләр, без шымып калырга тиеш түгел! Баш режиссер Ильяс Гәрәевкә карата җитди чаралар кабул итәргә кирәк».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әлмәт татар дәүләт драма театры Уфадагы тамашалары вакытында «алдан уйламыйча әхлак нормаларын бозган» өчен, Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.
Әлеге хәбәр шимбә көнне Башкортстан Мәдәният министрлыгы сәхифәсендә дөнья күрде.
Министр урынбасары Ирада Әюпова сүзләренчә, бу вакыйгадан соң, Әлмәт театры җитәкчеләренә карата тиешле чаралар күреләчәк. Киләчәктә мондый хәлләр чыкмасын өчен, «тамашачының менталитетын искә алып» эш итү юнәлешендә эшләр башкарылачак.
Мөнир ВАФИН.
P.S. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика депутатлары алдында чыгыш ясап, әлеге низагка үз бәясен бирде. Аның бу нисбәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов белән телефон аша сөйләшүе булган. Хәмитов сүзләренчә, Миннеханов әлеге вакыйга өчен гафу үтенгән. Хәмитов үзе, бу аерым кешеләрнең генә зур хатасыдыр, Татарстанныкы түгел, дип өметләнүен әйтте.
Акмәчеттә кыйнап үтерелгән кырымтатары белән хушлаштылар
18нче мартта, Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көнне, Акмәчетнең Абдал зиратында 38 яшьлек кырымтатары Решат Аметовны җирләделәр. Аны мәйданда торганда алып китәләр. Решатның кыйнап үтерелгән мәете берничә көннән табыла.
Решат Аметовның мәетен 15нче мартта Карасубазар (Белогорск) районы Орталан (Земляничное) авылы янында, бу авылда яшәүче Нариман исемле кырымтатары алма бакчасына чыкканда тапкан.
3нче мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында торганда Решат Аметовны билгесез өч кеше алып китә. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар – Кырымда соңгы вакытта пәйда булган ике «самообороначы» һәм бер сивил киемдәге кеше булган. Җеназада катнашкан Карасубазар район мәҗлесе рәисе Мустафа Асаба «Азатлык» радиосына белдергәнчә, Решатны мәйданнан алып киткәннәре турындагы видео «АТР» кырымтатар телеканалында бар икән. 3нче мартта Решатның, документларын җыеп, хәрби комиссариатка барырга җыенганлыгы мәгълүм. Нәкъ шул көннәрдә Украинада өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Ул үз ихтыяры белән шунда киткән. Военкоматка барыр алдыннан, Акмәчетнең үзәк мәйданына барган. Аның кулында бернинди шигарь дә булмаганлыгы хәбәр ителә.
Әнисе сүзләренә караганда, Решат гаделсезлекне бер дә яратмаган. Мәйданда ул бер сәгатькә якын торган, аннары аны Русиянең хәрби киемдәге кешеләре алып киткән.
15нче мартта Орталан авылы янында, кырымтатары Нариман, өсте бераз гына балчык белән күмелгән мәетне күреп ала һәм милициягә хәбәр итә. Милиция килгәч, мәетне Карасубазар хастаханәсенең моргына алып баралар. «Бу кешенең мөселман булуын белеп алгач, СБУ, милициядән мәетне күрсәтүләрен таләп иттек. Аннан соң, мәетне алмаштырмасыннар өчен, төне буе морг сакладык», – диде Мустафа Асаба «Азатлык» радиосына.
Туганнары килеп, мәетнең Решат Аметов булуын раслый. Аның кыйналып үтерелгәнлеге дә раслана. Мәет табылган урында кул богавы табыла, Решатның башы скотч белән уралган булган. Милиция тикшерү эше башлаган. Решатның 27 яшьлек хатыны Зарина Аметова:
– Иремне бик кыйнаганнар. Мин моны тануга барганда күрдем. Исән урыны калмаган, – ди.
Решат өч бала әтисе була. Иң кечкенәсенә – 2,5 ай.
18нче мартта Русия Президенты Кырымның Русиягә кушылуы турында чыгыш ясаганда Кырымда кан түгелмәде, дип белдерде.
Диләвер ОСМАН.
Төркия һәм Мисырны үз иткән русиялеләр Кырымга ялга йөрмәячәк
Русия рәсмиләре ватандашларын Кырымда ял итәргә үгетли башлады. Турфирма вәкиле Мисыр һәм Төркияне үз иткәннәр Кырымга бармаячак ди. Кара диңгез буенда кунакханә тотучылар туристларның артачагына, турбизнесның күтәрелеп китәчәгенә шик белдерә.
Кырымны һәм Акъярны Русиягә кушу килешүен имзалауга бер көн кала, федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко ватандашларын Кырымга ял итәргә кодалый башлады. Аның сүзләренчә, Кырымдагы курорт сезонын һич кенә дә өзәргә ярамый. Матвиенко Кырымда имин булуны, анда ялга барып, үз мисалында күрсәтәчәген дә белдерде. Ике ел элек ул Кырымда бер тапкыр булган инде.
Татарстан туристлык агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов Кырым белән хезмәттәшлекне бу җәйдә үк киңәйтәчәкләрен белдерә. Аның сүзләренчә, майдан алып, сентябрь ахырына кадәр, атнасына кимендә дүрт мәртәбә, Казан белән Акмәчет арасында «Ак Барс Аэро» очкычлары йөриячәк. Иванов дотацияләр бирелгәнгә, билет бәяләре кыйммәт булмаячак, дип тә вәгъдә итә.
Кырымдагы «Алтын тур» ширкәте вәкиле Ильмира Велиляева моннан ике ел элек Казаннан Акмәчеткә «Ак Барс Аэро» очышларын оештыруда катнашкан, туристлар кабул иткән. Быел җәйгә планлаштырылган дүрт рейсның да тулы булачагына шик белдерә ул. «Кырымда тынычлык урнашмады бит әле», – ди Велиляева. «Ак Барс Аэро» билетларының бик кыйммәт, иң арзанының 15 мең сум торганлыгын, ә бу бәягә юлга чыгарга теләүчеләрнең аз булуын әйтә.
Аня Манакова ун елдан артык «Блиц-Тур» ширкәте белән җитәкчелек итә. Мәскәүдәге әлеге ширкәтнең Русия калаларында да берничә бүлеге бар. Аның фикеренчә, Мисыр һәм Төркияне үз иткән русиялеләр барыбер Кырымга борылмаячак. Кырымдагы ялның кыйммәткәрәк чыгуын, ял итүчеләр өчен уңайлыклар тудырылмавын да әйтә ул. Шулай да, Манакова Русиядән Кырымга ялга баручылар бераз артырга мөмкинлеген дә кире какмый.
«Русиядә хәзер ватанпәрвәрлек хисе арта башлады. Мин интернеттагы комментарийларны карап барам, анда: «Безнең Кырымда ял итәсебез килә», – дип язучылар артты. Әмма анда уникаль климат булса да, яшәеш челтәрендәге уңайлыклар (инфраструктура) бөтенләй юк диярлек. Анда күп еллар инде бернәрсә дә эшләнмәде, бөтен нәрсә нык таушалган», – ди Манакова.
Аның сүзләренчә, акчаларын кысып тотканнар Кырымга ялга бармаячак, андагы ял, ни генә вәгъдә итмәсеннәр, барыбер Мисыр һәм Төркиядән кыйммәтрәк булачак. Кеше кулы тимәгән табигый гүзәллекне күңелләре белән аңлаган һәм аны күрергә теләүчеләр генә Кырымга тартылырга мөмкин.
Наил АЛАН.

Комментарии