- 25.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Архив
Ислам дәүләтенең икенче хәлифәсе Гомәр ибн әл-Хаттаб җомга көннәрнең берсендә минбәрдә торып вәгазь сөйли. Шушы мизгелдә Сарийа (р.г) җитәкчелегендәге мөселман гаскәре Нехавенда (Иран) янында мәҗүсиләр белән сугыш алып бара. Мөселманнардан өстенлек алу өчен дошманнар якындагы тауны яулап алырга омтылалар. Әлеге хәлне Аллаһы Тәгалә кинәт кенә Гомәр ибн әл-Хаттабка ачып бирә, һәм ул минбәрдә торган килеш кычкырып җибәрә: «Сарийа, тауга, тауга». Бер – берсеннән йөзләрчә чакрым ераклыкта торсалар да, Аллаһының рәхмәте белән хәлифәнең сүзләрен ишетеп Сарийа (р.г) дошман яулап алганчы, тауга омтыла. Әлеге кыйссадан күренгәнчә, авазлар һәм сүзләр галәмдә югалмый, бәлки урынына, әйтелешенә карап зур көчкә ия була алалар.
Бу уңайдан бүгенге көнебезгә күз салсак, аяныч күренешкә тап булабыз, чөнки шул сүзне, хак сүзне әйтүчеләребез арабызда юк дәрәҗәсендә, һәм халкыбызның хәзерге халәте, тормыш рәвеше турыдан-туры шуңа бәйле дә. Барыбызга да мәгълүм, яулап алынган суверенитет, конституция, төрле килешүләр тулаем алганда татар халкына әллә ни бирмәде. Хәзерге мәгълүмәти заманда, теләсәләр, безне бер буын эчендә телсез калдыра алалар, байлыгыбызга килгәндә, ул турыда сөйлисе юк, берәүләр ничек тели шулай бүлә, калганнарыбыз тыныч кына шуны читтән күзәтәбез.
Әле дә ярый арабызда шушы гаделсезлекләрне йөрәгенә иң авыр кабул кылучы, дистә еллар дәвамында аларга каршы аяусыз көрәш алып баручы күркәм бер кардәшебез бар. Ул бормалы юлларны туры итеп, такыр юлларны тигезләп, искән ачы җил – бураннарга игътибар итмичә, тыныч кына үз эшен башкарып килә. Татарстандамы, Себердәме, Урта Азиядәме, татар кайда гына яшәмәсен, аның җан җылысын тоя, кай тарафта татар өстендә болыт куермасын, ул шунда ашыга, теле белән, каләме белән милләт улларын – кызларын иркәли, сөя, тынычландыра, хаклыкка өнди, туры юлны күрсәтә. Дөресен әйтик, без дә тик тормыйбыз, кайнар чәйләр эчә-эчә әлеге мөхтәрәм затның эшчәнлеген күзәтәбез, аннары йомшак кәнәфиләргә күчеп бәя бирүебезне дәвам итәбез, инде бераз арып китсәк, гармун тартып җыр сузабыз. Менә өченче дистә ел татар тормышында әлеге тамаша бара, һәм инде нәтиҗәләре дә күз алдында: ят дисәләр – ятабыз, тор дисәләр – торабыз, өрергә кушсалар – өрәбез.
Ә кардәшебез эшен дәвам итә, бирсә дә бирә икән Аллаһы Сөбехәнәкә вә Тәгалә әдәм баласына иман ныклыгын, гайрәт һәм күңел байлыгын. Гади кеше күзлегеннән караганда, җан иясе арып туктап хәл алырга тиеш, ә ул алга атлавын дәвам итә, башкача булдыра да алмый, гүя көчне, егәрне аңа 90нчы елларның шаулы мәйданнары үзе биреп тора.
Инде төшенгәнсездер, сүзем Фәүзия апа Бәйрәмова турында. Мин көнләшәм Сездән Фәүзия апа, мәхшәр көннәрен күз алдыма китерәм дә, ак көнләшүләр белән көнләшәм, чөнки Хуҗабызның – «дөньялыкта вакытыңны нәрсәгә сарыф иттең» – дигән соравына, – Сез – «хакыйкать юлында идем» – дип җавап бирәчәксез. Ә безнең әйтер сүзебез булмаячак, дөньялыкта ничек авыз йомык иде, ахирәттә дә шулай калачак. Күпме кабиләләр, халыклар битарафлык, динсезлек баткаклыгына кереп чумганнан соң, Аллаһ тарафыннан юк ителделәр.
«Берәр халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһ аларны үзгәртмәс. Аллаһ берәр токымга җәза бирергә теләдеме, ул җәза, һичшиксез, биреләчәк (кире чигенү булмас). Аллаһтан башка зат аларга ярдәм итәлмәс. «13-11». Изге Коръәнебезнең аятьләрен исебездән чыгармасак иде.
Мөхтәрәм кардәшләр, бүгенге көндә халкыбыз җәүһәре хөкем көтә, аннан сорау алалар, тентиләр… Аңа үз өенә ябылу куркынычы яный, фәкать мөселманнар өстенә атылган гаепләрнең ялган икәнен раслап, турысын әйткән өчен, яклыйк без аны, рәнҗеттермик хаксызга милләт кызын, шуны онытмыйк, Аллаһ каргышыннан беребез дә читтә кала алмаячакбыз.
Ислам дине татар халкын гасырлар буе саклап килде, динебездән аерылмасак, киләчәгебез өметле булыр. Шундый хәдис бар, күкрәк баласы анасына ничек якын булса, адәм баласы Аллаһка тагы да якынрак. Бөек Затыбыз безне төрле халәтләрдә сынап карый һәм иң мөһиме – беркайчан да ташламый, бүгенге көндә милләтнең тугры кызы яныннан тугры улы да атлап килә.
Илфат Фәйзрахманов – үзенең һәрвакыт дөреслек таләп итүе аркасында телевидение түрәләрен тәмам туйдырып, татар дөньясына башка сыйфатта, язучы журналист буларак кереп китте. Дистә елдан артык нәшер ителүче «Безнең гәҗит» бүгенге көндә милләт язмышын кайгыртучы иң саллы басма. Шушы җаваплы эшне оештырып, гамәлгә куючы кеше аеруча хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки нинди генә өлкәдә булмасын, барча дөреслекне без әлеге гәҗит аша беләбез.
Күптән түгел мин фәкыйрегезгә дә баш мөхәррир белән аралашу насыйп булды. Аның буш вакыты юк, диярлек. Эчке халәте тышына чыккан, үзе бик тыныч, карашыннан шул сизелә, артык якын да килә алмассың, бик еракка да җибәрмәс, күренеп тора, дилбегәне нык тота бу ир-егет.
Моннан берничә ел элек бер абруйлы гәҗитнең баш мөхәррире интервью биреп, үзенең кул астында 57 кеше эшләвен искәрткән иде. Менә кая китә безнең акчалар. «Безнең гәҗит»тә ничә кеше икәне бөтенебезгә мәгълүм, әмма иң кыйммәтлесе шунда, нинди сыйфатлы товар белән шатландыра алар безне, искиткеч күренеш бит бу.
Мөхтәрәм җәмәгать, турысын әйткән туганына да ярамаган чорда, Илфат Хәкимулла улына да җиңел түгелдер. Безгә дә – «Гәҗитегезне алабыз, яратып укыйбыз» – халәтеннән чыгарга вакыт. Моның өчен Суслонгер урманнарына барып агач та егасы юк, Ослан тауларына менеп окоп та казырга кирәкми. Басманың бүгенге тиражы 23000, гаилә әгъзаларын кертеп уртача 3 кә тапкырлап, интернет – сәхифәне дә кушсак, «Безнең гәҗит»не, ким дигәндә, 90 – 100 мең кеше укый, һәм һәрберебез кулыбызга бер генә мәртәбә каләм алсак та, нинди зур көчкә әвереләчәкбез. Кем белә, бәлки әйткән шул бер туры сүзебез, кыямәт көннәрендә үлчәнәчәк гамәлләребез тигезләнеп торган чагында мизан тәлинкәләренең уңына килеп төшеп, үзебезне тәмуг газапларыннан йолып та калыр, монысы инде бер Аллаһы Сөбехәнәкә вә Тәгаләгә генә мәгълүм.
Менә кышларыбыз үтеп китте. Әллә ни аерылмады кебек башка еллардан, яңгыры да яуды, кар-бураннары белән, салкыны да килде. Әмма үзенчәлеге дә булды бу кышның, күршебездә ут чыкты, озакка барыр сыман бу янгын. Сулар сибеп кенә сүндерәсе бит, әмма юк, май өстиләр һаман учакка. Ялкыннары үзебезгә күчмәсен өчен, кичекмәстән саклык чаралары күрик, динебезгә кайтып, дөреслекне өскә күтәрергә соңармыйк, кардәшләр. Бу иң югары түрәләрдән алып һәммә барчабызга да кирәк. «Уттан калмый, бурдан кала» – дип, юкка гына әйтми халкыбыз.
Нәтиҗә:
Ямьле язлар җитте, җылы җәйләр үтеп, килер моңсу көзләр, кыр казлары җыенырлар ерак тарафларга. Без дә шулай бергәләшеп кузгалырбыз сайлау нокталарына. Үзенә күрә күңелле көн инде, җыры, биюе…
Инде урта кул түрәләр беренче күрсәтмәләрен алдылар шикелле, ахрысы, «едрос»ларга 85%ка кадәр тавыш җыеп бирергә кирәк. Җирле үзидарәләргә, хуҗалык – оешма җитәкчеләренә дә озак калмады әлеге саннар белән якыннанрак танышырга. Фәлән абый, фәлән апа син тегеләй итмә инде, болай ит, кайда майлап, кайда җайлап, соңгы чиктә Сталин бабабызның сүзләрен – «иң мөһиме ничек тавыш бирү түгел, ә ничек санап чыгу»ны искә төшереп, кирәкле саннар башта районга, аннан башкалага озатылачак. Моңа кадәр шулай булды, моннан соң ничек булыр, анысы инде үзебездән тора.
Алдатмыйк, җәмәгать, ахыры хәерлегә охшамый, бу юлдан барсак. Һәм һәрвакыт әзер булыйк, милләт кызы Фәүзия апа Бәйрәмованы, милләт улы Илфат Фәйзрахмановны яклап сүз әйтергә, тавыш бирергә. Без бурычлы алар каршында.
Рәсүл ГӘРӘЕВ. Мамадыш районы.
P.S. Дусларым, утырып бер эчләремне бушаттым әле менә, югыйсә күптән әйтәсем килгән иде, әлеге сүзләремне. Сезгә теләкләрем шул, Аллаһның барлыгына, берлегенә, бөеклегенә таянып, табынып, тапшырып, тәвәккәлләп яшәгез, бервакытта да зекердән аерылмагыз.
Җан авазы,

Комментарии