Җирсез калсаң, нишләргә?

Җирсез калсаң, нишләргә?

Газетабыз көн саен берничә дистә хат ала. Күпләр үз уй-фикерләре белән бүлешсә, бездән ярдәм сораучылар да шактый. Кызганычка каршы, андыйларның күпчелеге – аноним. Тик без ул хатларга игътибар итмибез. Чөнки, алар донос – үч алу хаты да булып чыккалый. Шуңа күрә, гозерегез булса, сезнең белән элемтәгә керү өчен телефоннарыгызны, адресыгызны да күрсәтсәгез иде. Үтенечегез буенча, редакция хат авторының кем булуын беркайчан да, беркайда да фаш итми, аны сер итеп саклый.

Бүген исә, газетабызда яңа сәхифә башлыйбыз. Ул сезнең хатларыгыз буенча, безнең журналистларыбызның мәсьәләне урыннарга барып тикшерүе нәтиҗәсе турында.

Җир бүлешү – элек-электән зур тавыш-гаугаларга китерә торган проблема. Барыбыз күз алдында: тугандаш илләр саналган Украина белән Русия Кырымны бүлешә алмыйча пыр тузышып бетте. Территориясе буенча кечкенә генә ярымутрау ике зур илне ызгыштырды. Җирнең кыйммәтлелеге зурлык-кечкенәлек буенча гына билгеләнми шул. Әлеге язмада да, кечкенә генә бер җир аркасында чыккан зур низаг турында сүз барачак.

ЯҢА КҮРШЕ

Тәнзилә апа Гайнуллина бөтен гомере буе диярлек шәһәренең Комаров урамындагы шәхси йортында яшәгән. Дөньялар үзгәреп, җир мәйданнарын арттыру мөмкинлеге тугач, 1999-2000нче елларда Комаров урамында яшәүчеләрнең күбесе гариза язып, бакча башларындагы ташландык җирләрне үзләренә сорап алып, законлы рәвештә өстәп куялар. Тәнзилә апа күршесе Гарәфетдин Фәхретдинов белән конфликтка керми. «Минем участокның алгы өлеше 18м 20 см, Гарәфетдиннеке 17 м гына иде. Ләкин ул беркайчан да җир аз димәде, минем өлешкә кермәде. Авылда 35 сутый җирем бар, шул җитә, миңа җир кирәкми, өй кирәк, ди иде. Шулай итеп, аның белән бер гаилә булып бик тату яшәп яттык», – дип искә ала бу вакытларны Тәнзилә апа.

Гарәфетдин 2000нче елда йортын кызы Наилә Труська сата. Язма герое әйтүенчә, яңа күрше 40 елга якын сакланган җир чикләрен боза башлый. Тәнзилә апаның участогына кереп, йортының верандасын киңәйтә һәм сарай төзи. «Түбәсеннән минем якка кар суы агамы, яңгырмы – анысына артык әһәмият биреп тормады», – ди Тәнзилә апа яшьле күзләрен сөртеп.

Килеп чыккан хәлләргә ачыклык кертү максаты белән пенсионер әби Буа районы җир һәм милек палатасына бара. Җирен үлчәргә дип килгән Олег Панцырев кишәрлекнең урта бер өлешеннән генә үлчәп киткән. Чик бозылган урыннарны үлчәп тә тормаган. Болай дөреслек таба алмагач, Тәнзилә апа, адвокат яллап, гаделлекне судтан табарга тели.

СУДЬЯ СОРАУ БИРЕП ВАКЛАНМЫЙ

Җирен кайтарырга теләп әле бер оешмага, әле икенчесенә чапкан пенсионер карчыкны танышлары башта ук кисәтә. «Барысы да бер авыздан: «Судка биреп, интегеп, сәламәтлегеңне бетереп йөрмә, Әбүзәров үз кодагыен барыбер якламый калмаячак», – дип киңәш бирделәр, ди әби. Рафаэль Әбүзәров дигәннәре – Буа башлыгы иде ул чакта, ә Наилә Трусьның сеңлесе Рафаэль Әбүзәровның энесендә кияүдә икәнен дә җиткерәләр. Әмма Тәнзилә апа чигенергә уйлап та карамый – акчасын, вакытын түгеп, җире артыннан йөри. Нәтиҗәсе генә булмый.

Ярдәм өмет итеп күзләремә караган һәм «Нүжәли бу дөньяда хәләл җиреңне кайтару, гаделлеккә ирешү өчен дә абруйлы таныш-белеш кирәк инде?! Хосусыйлаштырылган җиремә кергән кешедән дә сакламагач, законнар нигә кирәк соң алар?! Ничә еллар буе тилмерәм бит инде», – дигән карчыкка ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Ә нәрсә диим? Әйе, апа, кайбер очракларда законнар кешесенә карап кына эшли шул диимме?

Бераз читкә киттем. Тәнзилә Гайнуллина 2010нчы елның август аенда җирен даулап судка мөрәҗәгать иткәннән соң, эшләр шактый кызык борылыш ала. Мәсьәләгә нокта куярга тиешле судья Рафаэль Шамионов суд тыңлауларын кичектерә башлый. «Башта судья Наилә Трусьның инде төзеп куйган милекне җимерергә хакы булмавы турында аңлатырга тырышты. Аннары бөтенләй берни аңлатып тормый гына суд тыңлауларын башка көнгә күчереп килде», – ди Тәнзилә апа.

Судьяның төзеп куйган милекне җимерергә хакым юк диюе – сафсата. Законсыз төзелгән әйберне җимерү турында карар кабул итә алмыймы судья? Ала, билгеле. Законсыз җир участогында төзелгән биналарны сүтү турында суд карарлары кабул ителү турында гел ишетеп торабыз. Монысы – факт. Йортлары сүттерелгәннәр арасында район башлыкларының кодагыйларын күргән юк. Монысы да факт.

«Берникадәр вакыт үткәч, кабат судка чакыру алдым. Шамионов миңа «Күршеләрегез белән нинди мөнәсәбәттә яшәдегез?» – дигән бер генә сорау бирде. Бүтән сораулар булмады», – дип сөйли яңа танышым. Суд карары, инде аңлагансыздыр, Тәнзилә апа файдасына булмый.

Тәнзилә апа үзен җир һәм милек мәсьәләләре палатасы яклар дип уйлаган. Әмма югарыда телгән алган Панцырев шикаять белән килешмәвен белдерә. Җирне инде әллә кайчан «басып алганнар» икән! 1995нче елда ук бирелгән җирдән даими файдалану хокукы турындагы дәүләт акты буенча, Тәнзилә Гайнуллина җиренең алгы өлеше 18.20 метр. 2000нче елда күршесендә Наилә Трусь яши башлый. 2002нче елда Панцырев карчыкның җиренә межевое дело төзи. Документка Тәнзилә апа участогының алгы ягын 18.02 метр дип яза. Билгеле, карчык дәүләт оешмасыннан килеп җир үлчәп йөргән, уллары яшендәге егетне җирен кечерәйтеп язган дип уйлап та карамаган: яңа документка кул куеп, 18 сантиметр җирен күршесенә биргән. Әби судка кадәр район хакимиятендәге бер түрәнең «егерме сантиметр өчен йөрмә инде» дигән сүзләре артында ни ятканын шунда гына аңлый. Җир инде әллә кайчан алынган булган икән…

Суд карарында әйтелгәнчә, 2002нче елда төзелгән чикләр белән килешү турындагы актка ике як та кул куйган. Шуңа күрә, беркем хәзер канәгатьсезлек белдерә алмый. Әмма кул куюын язма герое үзенчә аңлата: «Мин актның ни икәнен дә белмим, Панцырев җиремне үлчәгәч, чынлап та үлчәп китте дигән язуны имзалаганмындыр дип уйладым. Киметеп язганын белмәдем. Панцырев минем җиремне алдау юлы белән киметеп язды», – дип шәрехли.

Хәләл милкең турындагы документны лупа белән укырга кирәк икән шул… Үз куллары белән документка кул куйганнан соң, судта үзеңнең алдануыңны исбатлау мөмкин түгел!

КҮРШЕ ХАКЫ ТӘҢРЕ ХАКЫ, Ә ҖИР – БАШКА МӘСЬӘЛӘ

2010нчы елның сентябрендәге кассация суды да Тәнзилә апа файдасына булмый. Шикаять белдерүче, җирен күршесе басып алу турында дәлилләр китерә алмаган, дигән сылтау белән, ул кире кагыла.

Икенче суд эше материалларында да, 2002нче елда судлашучыларның бернинди бәхәсләре булмавы турында әйтелә, чөнки акттагы имзаларга караганда, алар чикләрне үзара килешеп билгеләгәннәр. Бу ниндидер абсурд сүз дияр идем. Әлбәттә, 2002нче елда бәхәс булмаган, чөнки фактта Тәнзилә апаның җиренә 2003нче елда гына керәләр.

Буа районында кадастр хезмәте һәм җир үлчәү белән ААҖ «Земля» шөгыльләнә. Быелның февралендә Тәнзилә апа җирләрен шул оешма вәкилләреннән үлчәткән. ААҖ «Земля» биргән белешмәдә 16:14:990154:10 номерлы җир кишәрлеге (Наилә Трусьныкы) үз чикләреннән чыгып, 26 квадрат метр мәйдан били дип язылган. Бу җир урынында йорт бар, йорт хуҗасы ул урынны үзенеке дип саный, әмма бу Дәүләт кадастр күзәтү идарәсенең мәгълүматларына туры килми дип язылган. Кыскасы, әби безгә ни сөйләсә, болар да шул сүзләрне язган. Кызганыч, судка кадәр мондый документны әбигә беркем бирмәгән…

Наилә ханым Трусьның үзен күреп сөйләштем. Әмма ул беркемнең дә җиренә кермәве, өен законлы рәвештә зурайтуы хакында әйтте:

– Бу хакта беренче тапкыр гына ишетүем түгел инде – ничә мәртәбә суд та булды. Минем Тәнзилә апа белән ачуланышасым килми, аны судка биргәнем дә юк. Без бит гомер буе дус яшәдек. Әллә картлар акылы керә башлады кешегә, әллә ел саен яңа төзелеш эшләре алып баруыма эче поша – белмәссең… Дөрес, күченеп кайткач, үземә кирәк кадәр йортны зурайттым мин, әмма билгеләнгән чикләрдән чыкмадым.

Наилә ханым үзенең участогын 1116 кв. м. дип аңлата, җир документларында да шулай язылган. Тәнзилә апаның «Әбүзәров кодагые булганга гына» кеше җирен алырга батырчылык итүе хакындагы фаразларын кире какты. «Чынлап та, бер сеңлем Буаның элеккеге башлыгы Рафаэль Әбүзәров энесендә кияүдә. Булса соң? Аңа карап, беркем өстеннән әләкләп йөргәнем булмады», – диде ул.

Наилә Трусь күршесен начар итеп сөйләми, үзен тыныч тота. Шулай да минем күңелемә шик керткән бер әйбер булды. «Йортымны чикләрдән чыкмый гына зурайттым, әнә – фундаментына күз салыгыз. Хан заманындагы фундамент бит инде бу», – дип күрсәтеп йөргән хуҗабикәнең фундаментлары, ни өчендер, борын заманнарда ук салып калдырылганга охшамаган иде. Бәлки күземә генә күренгәндер, әмма бу сүзләре миндә ышаныч тудырмады кебек.

ААҖ «Земля» биргән белешмәне күрсәткәч, Наилә Трусь берара сүзсез торды. «Нәрсә бу?», – дип сорагач, аңа эшнең нидә булуын аңлатып бирергә туры килде.

– Әйдә, чыгып карыйк әле. Мин анда ничек кердем икән соң аның җиренә? Ярар, димәк мин дә чакыртып ясатам инде мондый документны.

– Сез белешмәдә язылганнар белән килешмисезме?

– Берничек тә килешә алмыйм! Нәрсәсе белән килешим соң мин аның?! Әйдәгез, чыгып карый әле!

– Мин аны карадым инде, карадым, – дим.

Карап нинди файда соң? Мин бит җир үлчәү буенча белгеч түгел. Башта ук чикләрнең кайдан үткәнен белмәгәч, күзгә күренеп торган хилафлыклар булмагач, мин ничек ачыклый алам соң? Буа районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында ике җирнең дә мәйданын үлчәп карап, кайсы күршенеке күпмегә артканын яки кимегәнен ачыкларга сәләтсез белгечләр эшли икән, 50-60 мең түләп, Казаннан экспертиза чакыртырга була. Меңәрләгән гектар җир түгел бит бу, ничәдер квадрат метр җирнең чынлап та законсыз рәвештә Наилә Трусь тарафыннан кулланылу-кулланылмавын гына ачыкларга буладыр.

Сорауларыма җавап табу өчен Буа шәһәренең җир һәм милек палатасына барган идем, ахыр чиктә, әллә язмыш, әллә ялгыш – югарыда телгә алынган О. Панцырев белән очраштык. Биредә баш белгеч вазыйфасын башкара икән. Шактый вакыт документларны карап, укып, тикшереп утырса да, бер генә соравыма да рәтле җавап бирә алмады.

– Синең рөхсәтеңнән башка участогыңа керсәләр, нишләргә кирәк? – дип сорадым.

– Судка барырга кирәк, җир мәсьәләсе буенча барлык бәхәсләр дә бары тик судта гына хәл ителә.

– Судка баргач, җиреңә керү фактын, үзеңнең хаклыгыңны дәлилләү өчен нинди документлар кирәк була?

– Бу сорауны миңа түгел, юристларга бирегез.

КАБАТ СУДКА БИРЕРГӘ МӨМКИН

Мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бармы, юкмы? Шушы сорау белән прокуратурага юл алдым. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Ренат Хәйбуллов миндә уңай фикер генә калдырды. Сорауларга аңлаешлы һәм тулы җавап бирде, Тәнзилә апага нәрсә эшләргә кирәк булачагын да тәфсилләп аңлатты. Әбинең эшләре бик үк өметсез түгел икән әле:

– Монда җир-кадастрлык хезмәте аша эш итәргә кирәк. 2002нче елда Тәнзилә апага регистрация палатасы таныклык биргән, анда аның җир мәйданы 1168 кв. м. дип язылган булган. Хәзерге вакытта йөз процент төгәл итеп җирнең чикләре урнашкан урынны билгели һәм участокның мәйданын үлчи торган хезмәт бар бит. Кадастрлык хезмәтеннән файдаланып, ул җирен үлчәтә ала. Әгәр күршеләре чынлап та җиренә кергән һәм хәзерге вакытта Тәнзилә Гайнуллинаның җир мәйданы 1168 кв. м. түгел, ә әзрәк икән, ул суд карары белән риза булмавы хакында прокуратурага гариза яза ала. Чынлап та, күршесенең законсыз рәвештә җирен арттыру факты ачыкланса, кабаттан судка да биреп булачак.

Җир – ул нигез. Җирең булмаса, һавада асылынып каласың. Ул акча да түгел, акчаңны алдап алып китсәләр, ярар пенсиям килер дип уйлар иде. Ә җиреңне алсалар, нишләргә? Аны бит кайтаруы ай-һай авыр. Бу мәкаләне укыгач аптырарсыз, бәлки. Буада да «25 квадрат метр җир өчен Казаннан бирле монда килдегезмени?» дип сорадылар. Алдан Кырым турында язуым юкка гына түгел. Русия мәйданының 0,1 процентын тәшкил иткән Кырым өчен безнең ил тугандаш украин халкы белән ызгышты, әле ни булып бетәчәге дә билгесез. Әбинең исә 2% җирен тартып алганнар. Аның борчылуы да, үзен яклап судка баруы да аңлашыла. Һәркем үзенекен сакларга һәм якларга тырыша. Җирсез дә калсаң, нишләргә?

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Буа – Казан.

Җирсез калсаң, нишләргә?, 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии