- 25.04.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Архив
Совет заманнарындагы сүзлекләрдә ипотека дигән сүзгә мондый аңлатма бирелгән: «Ипотека – крестьяннарны эксплуатацияләү һәм бөлгенлеккә төшерү коралы. Процентларны каплыйм дип, кешеләр банкларга үзләренең барлык керемнәрен диярлек биреп бара. Авыр икътисади шартлар аларны бурычка керергә, милекләрен залогка салырга мәҗбүр итә – ахыр чиктә бу шәхси милекләреннән колак кагу белән тәмамлана. СССРда ипотека юк», дип, горурлык белән язылган анда. Хәзер СССР юк, ике кешенең берсендә ипотека.
Мәсәлән, тузган торактан күченүчеләрне генә алыйк. Әле кайчан гына аларга бушлай фатирлар өләшәләр иде, хәзер ипотекага сатып ал, янәсе, дәүләт программасы шулай куша.
Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Гөлчирә Гаянова да, ихтыяри-мәҗбүри рәвештә, ипотека алу алдында тора. Үзенең шундый хәлдә калуына кемне гаепләргә дә белми.
АКЧАҢ БУЛМАСА, НИШЛӘРГӘ?
Гөлчирә Гаянова 1998нче елдан бирле районның мохтаҗлар исемлегендә исәпләнә. Ике баласын ялгыз тәрбияләп үстергән ханымның акчага туйганы юк диярлек. 10нчы сыйныфны тәмамлауга ук, ул РАЙПО системасында эшли башлый, башта тулай торакта яши. Олы улы тугач, Мәктәп урамындагы 53нче А йортыннан (РАЙПО балансындагы бина) яшәргә фатир биреп торалар. Дүрт бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә – Гөлчирә Гаянова, калган икесендә күршесе яши. Коммуналь торак була бу, кыскасы.
Үзе яшәгән бүлмәләргә ремонт ясагач, Гөлчирә апа, вакытлыча яшәргә тәкъдим ителгән әлеге ике бүлмәне хосусыйлаштырырга теләп, 2000нче елларда ук РАЙПО җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдинов исеменә хат яза. Җитәкче ризалыгын бирми.
Сабыр иткән – морадына җиткән, диләр. Ничә еллар буе бер нәтиҗәсез кала биргән фатир мәсьәләсе 2013нче елның эссе җәендә – 22нче июль көнне хәл ителә дә куя. РАЙПО җитәкчесе Шәүкәт әфәнде Гайнетдинов ике бүлмәле фатирны нибары 50 мең сумга сатып бирергә ризалык белдерә.
Сату-алу процессында, җитәкченең вакытлыча хәтере югалып торганмы, Шәүкәт Әсхәдетдинович 28 ел буе үз җитәкчелеге астында лаеклы хезмәт куйган Гөлчирә Гаяновага «кечкенә» генә бер мәгълүматны җиткерми калган. Мәктәп урамы, 53нче А йорты әле 2011нче елда ук авария хәлендәге торак дип табылган булган икән. Бу хакта Гөлчирә апа бары тик 2013нче елның 20нче октябрендә генә, ягъни фатирлы булуына өч ай тулганнан соң гына белә!
«Сатып алганда йортның авария хәлендәге тораклар исемлегенә кертелгән булуын да, тиздән сүтеләчәген дә әйтүче булмады. Белгән булсам, кредитка 50 мең сум акча алып, авария хәлендәге йорттан фатир сатып алыр идеммени?» – дип аңлата ул әлеге вакыйганы. Фатирны теркәү турындагы таныклыкта да фатирның авария хәлендәге йорттан булуы хакында мәгълүмат юк.
Билгеле, йортның нинди хәлдә булуын белгечләр билгели, шулай да, Гөлчирә апаларныкын авария хәлендә димәссең. Тышкы яктан такталары каралып торган кебек булса да, бер дә иртәгә-бүген ишелеп төшәргә охшамаган. Стенада ат башы сыярлык ярыклар да, череп беткән идәннәр дә күрмәдем.
«НИЧЕК ТҮЛИМ СОҢ?!»
Авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне хәзер яңа фатирларга күчерәләр. Бу фатирларда да булдым – барлык уңайлыклар тудырылган, иркен һәм якты. Әмма монда яшәгән өчен кешеләрнең дөнья кадәр акча түлисе булачак әле! Чөнки бу уңайлыклар… ипотекага бирелә.
«ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Киләчәкне төзибез» («Строим будущее») социаль-ипотека кулланучылар кооперативы тәкъдим иткән килешүдән күренгәнчә, кеше протокол тутырып фондка тапшырырга тиеш. Фонд синең иске торагыңны билгеле бер бәя белән сатып ала (Сабада квадрат метрын 11 мең 22 сумга сатып алалар икән, башка районнарда бу бәяне 20 мең 700 дип беләм. – А. З.), аннан соң, ул акчаларны беренчел взнос буларак кулланып, квадрат метры 26 мең сум булган фатирны син ипотекага сатып аласың. Акчасын тулаем түләп бетергәч кенә, бу фатир синеке буласы. Әмма иң сәере – аена ничә мең сум түлисе, озак түлисеме аны, гомуми сумма күпме – монысы турында килешүдә бер генә сүз дә язылмаган!
Конкрет саннар булмауның төп сәбәбен гади тел белән генә аңлатып карыйм: ипотеканы алганда, фатирның квадрат метры 26 мең сум булган дип күз алдына китерик. Торакка бәя айлап кына да түгел, сәгатьләп үсә. Икенче елга аның бәясе 27 мең сумга күтәрелергә мөмкин. Ипотека түләүчеләр быел квадрат метрына айга, мисал өчен, 5 мең түләп барган булсалар, икенче елга 6 мең түләп барачаклар, шулай итеп, синең 1 миллионлык ипотекаң, 10 ел эчендә, 3 миллионлыга әйләнергә мөмкин.
Гөлчирә апа хәзер яңа фатирга күчүгә теше-тырнагы белән каршы, чөнки аны саннарның билгеле булмавы куркыта. Олы улы өч баласы һәм хатыны белән аерым яши, кече улы авариядән соң сәламәтлеген югалткан, ныклап эшли алмый. Кыскасы, бөтен керем – Гөлчирә Гаянованың барлы-юклы 7 мең сум пенсиясе. Ашарга, эчәргә, киенергә, даруларга, коммуналь хезмәтләргә тотканнан соң, ипотека түләрлек акча калачакмы монда? Ә теләсәң дә, теләмәсәң дә, яңа фатирга күчәргә тиешсең, чөнки авария хәлендәге торактан барыбер чыгарачаклар. Яшәр урының булмагач, кая барасың?
– Мин моны түли алмыйм дип уйлыйм. Хакимияттә, бер ел эчендә каплый алмыйсың икән, 15 ел түләрсең, мөмкинлегең булмаса – 20 ел. 20 елда да каплый алмасаң, балаларың түләр, диләр. «Ипотеканы каплап бара алмасам, суд фатирдан куып чыгарачакмы?» – дип сорагач, «Әйе», – диләр. Монда гарантия кайда соң? – ди Гөлчирә апа.
«БЕРНӘРСӘСЕЗ» РАЙПО ҖИТӘКЧЕСЕ
Акчалары булганнар иске торактан тиз-тиз күченеп беткән, ә Гөлчирә апа китәргә ашыкмаган. Киткән бер күршеләре газларын өздерә башлагач, 36 градуслы салкыннарда Гөлчирә апаның йортына да, техник сәбәпләр аркасында, газ килми башлый. Авария хәлендәге торак дип, утны, суны да өзәләр. Ничарадан-бичара, ул апасына күченеп китә.
Юристлар белән киңәшеп, ул РАЙПОны (хәзер «Ашамлыклар» кулланучылар җәмгыяте дип йөртелә, әмма язмада РАЙПО буларак калдырыйк. – А. З.) судка бирә. Йорт хуҗасы фатирны сатканда сатып алучыга барлык мәгълүматны, шул исәптән, йортның авария хәлендә булуын да җиткерергә тиеш. Шул сәбәпле, суд фатирны сатып алу турындагы килешүне юкка чыгара, зыян күрүчегә 50 мең сумны кайтарырга һәм утны, суны, газны 5 көн эчендә кушарга таләп иткән карар кабул итә. Карар 2нче апрель көнне кабул ителгән, әмма бүгенгә кадәр аны үтәргә ашыгучы юк: ни ут-газ кертелмәгән, ни акчалар кире кайтарылмаган.
Саба районының өлкән суд приставы Лилия ханым Гайнетдинова сүзләренә караганда, әлегә бернишләп тә булмый, чөнки РАЙПО, суд карары белән риза булмыйча, эшне кабат тикшерүне сорап, Югары судка барырга уйлый икән. «Алар Югары судка мөрәҗәгать иттек, диделәр, мин моны иртәгә үк ачыклап бетерермен әле. Мөрәҗәгать итмәгән булсалар, суд карарын вакытында үтәмәгәннәре өчен, штрафка тартачакбыз», – дип аңлатты пристав.
Инде «ботканы пешергән» РАЙПО җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдиновны да эзләп табарга кирәк иде – эш урынына барып арлы-бирле йөрсәм дә, җитәкчене таба алмадым, югыйсә, үзен күреп, бер рәхәтләнеп сөйләшеп булмасмы, дип уйлаган идем. Телефон аша элемтәгә кереп булды. Шәүкәт Әсхәдетдинович хакимиятне гаепләде – авария хәлендәге торакны дөрес түгел килешү төзеп, сатып бирергә район җитәкчелеге этәргән икән. «Монда без причем? Безгә әйттеләр – без бирдек сатып…» – дип аклангандай итенде ул. Үзенең изге күңелле булуын да күрсәтергә теләде:
– Без аны «чисто символически» илле меңгә сатып бирдек инде. Бездә озак эшләде бит ул…
– Гөлчирә ханым сезгә бик рәхмәтле булгандыр инде – бигрәк арзанга саткансыз бит.
– Бик рәхмәтле булганга күрә, жалу белән йөри бит инде.
– Хәзер илле меңгә ике бүлмә сатмыйлар бит инде? Ничек шулкадәр очсыз булды ул?
– Ул яңа фатир түгел иде – сүтелергә тиешле, шуңа шулай очсыз. Сату-алу килешүе төземәгән булсак, регистрация ясата алмый иде дә, урамда кала иде. Кем аңа яңа фатир бирә иде аннан соң?
– Ә сез аның авария хәлендәге торак икәнен белә идегезме?
– Юк! Ул вакытта администрациядән комиссия җыелган иде – тузган торакны карау буенча. Шунда миңа әйттеләр – Шәүкәт абый, «чисто символически» бирик инде, диделәр. Илле меңгә…
– Сезнең килешүегез законсыз булган бит!
– Законсыз булса соң – әле Югары суд карары бар бит, суд үзе хәл итеп бетерсен. Безнең бит монда бернинди катнашыбыз да юк.
– Беренче суд карары буенча дөрес түгел дип табылган бит килешүегез, нәрсә, суд ялгыша, ә сез хаклы, димәк? Ул илле мең сум акчаны кая куйдыгыз инде сез?
– Акчаның урыны кассада – РАЙПОның кассасы бар бит аның! Шәүкәт кесәсенә кергән акча түгел бит ул. Менә мин 16 ел буе эшлим РАЙПОда, минем фатирым да, бернәрсәм дә юк тужы. Димәк, әлегә бирә алмыйлар – РАЙПОның хуты юк. Бернишләтеп тә булмый.
Соң алайса, «тужы» бернәрсәгез дә булмагач, ник ул фатирларны «илле меңгә генә» үзегез сатып алмадыгыз соң? Менә ипотекага фатир алган булыр идегез. Ул кадәр мескенләнмәгез әле сез – Саба кешеләреннән сорашып белешкән идем дә – сезнең бит анда район үзәгендә суыткычлар төзекләндерә торган шәхси остаханәгез дә, зур теплицагыз да бар икән. Арчада зур йортыгыз да бар, диләр. Шөкер кылып яшәгез – Гөлчирә апа кебек бөтенләй үк урамда калмагансыз бит.
«КАТЫП ҮЛӘБЕЗ, ДИДЕЛӘР»
7 мең сум белән ерак китеп булмаячагын үзем аңлагач, бәлки Саба районы җитәкчеләре дә аңлар, дип уйлаган идем. Район башлыгы Рәис Миңнеханов ялда булып чыкты, шуңа күрә аның урынбасары янына юл тоттым. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих әфәнде Закирҗанов сөйләшергә ярата торган кеше икән. Ярты сәгатьтән артык гәпләштек. Башта ул үз туксанын, мин үз туксанымны җөпләп утырсак та, ахыр чиктә уртак тел таптык кебек.
– 7 мең сум пенсия белән ипотека түләп буламы ул?
– Бу программа республикадан тәкъдим ителде, бөтенебез шуңа буйсынабыз – беребез уң аяктан, беребез сул аяктан атлап йөри торган нәрсә түгел бу. Бөтен кеше күченеп бетте – бу апа гына калды. Аның күченгәнен бөтен дөнья көтеп утыра алмый бит инде! Кыш көне гомергә салкын булган анда, әбиләр шәлләр бөркәнеп йөрде. Аз керемле дип, без һәр кешегә индивидуаль якын килә алмыйбыз бит инде.
Җитәкче миңа, йортта яшәүчеләрне күченү программасына кертү өчен, бер шарт үтәлергә тиешлеген дә әйтте: йорттагы фатирларның барысы да 100 процент хосусыйлаштырылган булырга, ягъни аларның хуҗалары булырга тиеш икән.
– Без Гөлчирә апаны урамда калдырмас өчен, РАЙПО аша сатып бирдек. Чөнки әгәр ул торган фатир сатылмаган булса, ул йортта яшәүчеләр программага керә алмаячак иде.
РАЙПО җитәкчесенең «хакимияттә сатарга куштылар» дигән сүзләренең дөреслеге ачыкланды, димәк, шуңа күрә дә, авария хәлендә булуын әйтмичә, тиз генә йортны сатарга ашыкканнар. Әмма Торак кодексының 86нчы маддәсендә яңа фатир бирү өчен авария хәлендәге торактагыларның фатирлары хосусыйлаштырылган булырга тиешлеге турында таләп юк. Әгәр кемдер хосусыйлаштырылмаган фатирда яши икән, яңа йорттан аңа да шундый ук хосусыйлаштырылмаган фатир бирелә. Шуңа да, кешене алдап, авария хәлендәге йорттан фатир сатканчы, Гөлчирә апа белән социаль найм турындагы килешү генә төзергә дә мөмкин булгандыр, бәлки?
Урынбасар миңа Гөлчирә апаны хурлап алырга да онытмады. «Аның төпле бер фикере юк – бер көнне бер әйбер сөйли, икенче көнне – икенчене. Түли алмыйлар икән – без каршы түгел бит – күпме кертә алалар, шуның кадәр кертеп барырлар. Сата калса да, үзләре хәл итеп бетерә бит инде алар аны…» Яңа гына, беребез уң аяктан, беребез сул аяктан атлап йөри торган нәрсә түгел бу, дип сөйләгән җитәкче бөтенләй башка төрле сайрый түгелме?.. Кемне алдарга тырышалар инде? Ипотекага алынган фатирларның акчасын түләп бетерми торып, аны сатып та, мирас итеп калдырып та булмый, ләбаса!
Йорт 90нчы еллар башында гына салынган, диделәр. Ә 2011нче елда авария хәлендә дип табылган – эчендә бульдозер белән йөрмәгәннәрдер бит аның, 20 елда шундый хәлгә килер өчен? Җитәкче моның ничек шулай тиз бетәшүен үзенчә аңлатты: аның сүзләренчә, йорт брустан гына салынган булган:
– Брус – шундый материал – чыдамлы түгел – ул каерыла, калҗая башлый, тишелә. Гөлчирә апа җәй көне генә торгандыр анда. Белеп сөйләмидер. Анда яшәүче апалар барысы да беравыздан, безнең йорт салкын, без туңабыз, зинһар өчен катырып үтермәгез инде безне, диделәр. Аларның кешечә яшәргә хаклары юкмыни хәзер?! – диде ул, фәрештә канатлары киеп. Ә йортның эчен сурәтләп бирүләрен тыңлап торгач, бераз арттырып сөйләвенә шигем калмаган иде. Үз күзләрем белән мин дә күрдем ул фатирларны, җитәкче сөйләгән «ярыклар», «җил уйнап тора» кебек нәрсәләр генә сизелмәде.
Әңгәмәбез ахырында Расих Закирҗанов, Гөлчирә апага берәр ничек ярдәм итеп булыр, дип белдерде. «Бәлки, аларга ипотеканы түләтүнең индивидуаль графигын да төзеп булыр. Һәр кешегә дә төзеп булмый андый графикны, әмма бу очракта, бәлки, шулай эшләрбез. Акчасын түләп бара алмаса да, урамда калмый ул, чөнки барыбер, азмы-күпмесе түләнгән була бит инде аның», – диде җитәкче.
КҮПМЕ ТҮЛИСЕЛӘРЕ БИЛГЕСЕЗ
Инде хәзер график буенча, айга күпме түләп барачакларын гына ачыклыйсы калган иде. Дәүләт торак фондының Саба районындагы вәкиле Алмаз Ибраһимов түләү графигы бары тик фатир алынганнан соң гына бирелә дип аңлатты. Алдан бернинди дә график бирелми икән.
– Ә түләү графигы күрсәтелмәгән килешү законлы килешү буламы соң ул? Ничек инде, күпме түлисен белми торып, кеше аңа кул куя ала?!
– Без якынча гына күрсәтә алабыз. Гөлчирәнең, күрсәтегез дип, сорап, «лично» минем яныма килгәне юк бит әле! Сорап килмәгән кешеләргә ничек күрсәтик инде? Һәркем үзенчә итә…
Нитүен-нитәдер дә, бик оста юмалап куйдыгыз әле сез, Айдар Дамирович! Мин сезгә графигы булмаган килешү дөрес килешү буламы дигән сорауны бирергә тырыштым, ә сез аны ишетмәмешкә салыштыгыз. Аның каравы, үзегездән күпкә өлкәнрәк ханымны исеме белән генә атарга оялмыйсыз.
Айдар Ибраһимов, фонд тәкъдим иткән программа буенча фатир алу шактый файдалы, чөнки иске торакны сатканнан соң, беренчел кертемнәр була, дип аңлатты. Әмма аның ипотекага бирелгән булуын исәпкә алганда, файдалылыгын киләчәк күрсәтер. Ипотека белән авызы пешкәннәрнең урамда калуын гына күрергә язмасын инде.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан-Саба-Казан.
Тузган торактан күчкәндә,

Комментарии