- 25.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №17 (26 апрель)
- Рубрика: Архив
«Татар-информ» агентлыгында Таможня хезмәте, Роспортебнадзор һәм ветеринария, фитосанитария күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Татарстандагы Транспорт прокуратурасы вәкилләре матбугат очрашуын үткәреп, Татарстанда Русия президентның 2014 елгы азык-төлеккә эмбарго кертү карарының ничек үтәлүе турында хисап тотты.
Польша алмалары һәм грушаларын, Испания һәм Төркия йөземен (виноград), Төркия помидорларын тапканнар. Алар күбесенчә Беларустан керә, диде Русия ветеринария, фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов.
Төркия помидорларыннан тыш, Канада, АКШ креветкалары, сырлар, чикләвекләр табып юк ителгән. Барлыгы 40 миллион сумлык ризык юкка чыгарылган. Казандагы бер затлы ресторанда Франциядә чыгарылган пармезан сыры табылган, аны да чүплеккә чыгарып ташлаганнар.
Русия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов «Азатлык» сорауларына җавап биргәндә, Апас казларын дә искә төшерде. Ул вакытта маҗарстаннан кайтарылган 3 казны бульдозер белән камералар алдында таптатудан бар дөнья көлгән иде. Ленар Фәттерахманов, «Азатлык»ның, бу гамәлләр Татарстан абруен төшермиме, дигән шикләнүләрен кире какты. Ул Русия президенты карары нигезендә кылынды, товар канунда күрсәтелгән ысуллар белән юк ителде, алар ялган документ белән кертелгәч, халыкка зыян китерергә мөмкин иде, дип аңлатты.
Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Ләйлә Туфитулова «Азатлык» сорауларына җавап биргәндә, контрофакт әйберләр һәм азык-төлекне бетерү эшчәнлеге аркасында товарларга бәяләр артуны таныды.
Русия ветеринария һәм фитосанитария хезмәте мәгълүматларына караганда, бу оешма Русиядә 2014нче елның августыннан 2017нче ел апреленә кадәр 11 мең тонна үсемлек һәм 400 тонна терлек продукциясен юк иткән.
Бикә ТИМЕРОВА
«Туган телне яклау» комитеты татар теленең кысылуында Татарстан хакимиятен гаепләде
Чаллыдагы «Туган телне яклау» комитеты әгъзалары, татар телен саклау һәм үстерү өчен ел саен йөзләгән миллион сум бүленүгә карамастан, телне куллану кимегәннән-кими баруына Татарстан хакимияте җаваплы, дип белдерде.
Узган көздә оешкан «Туган телне яклау» комитетының бу утырышында: «Ана телен саклауда бары Татарстан җитәкчеләре генә нинди дә булса гамәлләр башкара ала», – дигән нәтиҗә ясалды. Татар телен үстерүне игътибарга алуны сорап, Татарстан Президентына, Дәүләт Шурасына, министрлыкларга һәм башка оешмаларга «таләпләр кую вакыты җитте» дигән сүзләр дә әйтелде.
Комитет рәисе Мөнир Ситдыйков татар телен саклау һәм үстерү турында беренче программаның 1994нче елда Татарстан халыклары телләре турындагы канунның җиденче маддәсенә нигезләнеп әзерләнүен, кабул ителүен җиткерде. Әлеге программа ун елга исәпләнгән була һәм аны Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалый.
Ун ел узгач та программа үтәлмәгәч, 2004нче елның июлендә аңа өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителә. Үзгәртелгән программа болай атала башлый: «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр турында Татарстан Республикасы кануны». Монысына ул чактагы президент Минтимер Шәймиев кул куя.
«Русиянең телләр турындагы кануны махсус нигезләмә белән ныгытылган. Безнең кабул ителгән канун-программаларның да төбендә нигезләмә ятарга тиештер. Татар телен яклау, саклау һәм үстерү кануннарының нигезләмәсе бармы, дип, Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать иттем», – ди Мөнир Ситдыйков.
Ситдыйковка җибәрелгән җаваптан күренгәнчә, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре мондый нигезләмә проектын эшләп, Татарстан хөкүмәте идарәсенә тапшырган. Әмма ул расланмый. 2013нче елда бу мәсьәлә кабат күтәрелә һәм нигезләмә тагын бер тапкыр каралып, Татарстанның Юстиция министрлыгына җибәрелә, әмма анда да расланмый. «Татар телен дәүләт теле кулланышына кертү турындагы әлеге нигезләмә 2016нчы елда башка исем белән әзерләнеп, проекты Татарстан хөкүмәтенә җибәрелде», – диелә Фәннәр академиясеннән килгән җавапта.
Мөнир Ситдыйков аптырашта. «Галимнәр үз эшләрен башкарган. Әмма телләр турында канун-программалар нигезләмәсе кабул ителмәгән. Нигезләмә булмаган килеш Татарстаныбызның шәһәр-авылларын урысча гына язулар, элмә такталар, белдерүләр басты. Мәктәпләрдә укытулар урысчага күчте», – ди ул зур борчылу белән.
«Туган телне яклау» комитеты әгъзасы Илмир Салих фикеренчә, топонимикада һәм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укытуда һәм башка юнәлешләрдә Татарстанда кимендә егерме нигезләмә булырга тиеш. «Мин аларның иң мөһимнәрен барларга тырыштым, эзләп карадым, ләкин берсен дә тапмадым», – диде Илмир.
Фикер алышуда Ситдыйков: «Татарстан халыклары телләрен яклау, саклау һәм үстерү турындагы канун Татарстан дәүләт программасы санала. Бик матур язылган. Шул ук вакытта безне йоклата торган маддәләр дә бар монда. Татар җирендә урыс теле 500 елдан артык яши, үсә бара. Мәскәү күзәтүе астында бу тел. Урыс телен православ дине дә гасырлар буе саклап килә. Урыс теле республикабызның бар өлкәсендә дә кулланышта. Аңа юкка чыгу янамый», – дип белдерде. Шуннан чыгып, Ситдыйков телләр турындагы программа проекты, аның нигезләмәсе «Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү программасы» дип аталырга тиеш, ди.
Комитет әгъзасы Тәлгать Әхмәдишин Татарстан программалары нигезендә, республика хакимиятенең урыс балаларын 100 процент урысча укытырга «йөкләмә» алуын, моның татар балаларының төшләренә дә кермәвен искәртте. Әхмәдишин шулай ук татар телен үстерүгә ел саен йөзләгән миллион акча бүленүен дә искә алды. «Ул акчалар кая, кемгә, нинди максатларга тотыла – билгесез. Татар телен яшәтүгә, үстерүгә дип йөз миллионлаган сум тотыла, татар теле торган саен артка тәгәри, кулланыштан төшә, туган телебез дәүләт теле булырга уйламый да», – дип гаҗәпләнә Тәлгать әфәнде.
Милли хәрәкәт аксакалы Фаик Таҗиев та татар телен куллану, үстерү юнәлешендәге хәлне уңай бәяләми. «Телгә кагылышлы кануннарда татар баласын да ана телендә укыту турында әйтелә. Ел саен 64 процент татар баласы ана телендә укытыла, тәрбияләнә, дип күрсәтеп киләләр. Болай күрсәтү – ялган. Болар бары тикшерүчеләргә, килгән ниндидер кунакларга күрсәтү өчен генә кирәк», – ди Таҗиев.
Таҗиев татарча укытмауда Русия Президенты катнашы юктыр, дип фаразлый. «Безнекеләр, ата-ана теләге дигән булып, урысча гына укытуга күчте. Бездә хәзер татар мәктәпләре юк. Моңа Татарстан җитәкчеләре, министрлыклар, мәгариф идарәләре, аерым мәктәп мөдирләре һәм дә укытучылар гаепле. Ата-анага сылтарга ярамый. Аларга мәктәп кирәк», – дип саный Таҗиев. Ул Чаллының 2нче татар гимназиясен мисалга китерде. Әйтүенчә, бирегә, татарча укысын, дип, ата-ана баласын китерә. Монда инде урын бетте, дип, яртысын кире боралар. Якында гына башка татар мәктәбе юк. Татар баласы урыс мәктәбенә барып керергә мәҗбүр була. «Болар – куркыныч гамәлләр. Берничә елдан татарча белүче ата-ана да күпкә азаячак. Алар да урысча гына укытуны сорый башларга, балама татарча дәресләр әзерләргә булыша алмаячакмын, дигән сылтау табарга мөмкиннәр, Татарстан хакимияте шуңа таба алып бара», – ди Фаик әфәнде. Аның Татарстан җитәкчелеген каралтып күрсәтәсе килми. «Алар татар халкы мәнфәгатьләрен якларга бурычлы», – ди аксакал активист.
Гафиулла ГАЗИЗ
Телне санга сукмаучылар рейтингында – Казан муниципалитеты комитетлары
26нчы апрельдә узачак «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында гадәттәгечә «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак. Быел татар теленең кулланылышы Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән.
Казан башкарма комитетына караган барлык 29 комитет, идарә һәм район хакимиятләре тикшерелгән. Сайлап алу кысалары дүртәү. Беренчесе – элмә такталарның татар телендә хатасыз булуы. Икенчесе – ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү. Өченчесе – комитетларның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмау, аның вакытында яңартылуы. Дүртенчесе – карарларның, боерыкларның һәм башка норматив актларның татар телендә дә булуы.
Район хакимиятләре арасында «татар телен санга сукмаучы» дип Совет районы хакимиятен атадылар. Сайтлар да күбесенчә урыс телендә, татар телендә актуаль мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре. Норматив документларның да берничәсе генә татарчага тәрҗемә ителгән.
Яхшылар рәтендә Казан шәһәре Думасы аппараты, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе районнары хакимиятләре аталды.
Татар телен санга сукмаучылар рейтингын 26нчы апрельдә bez.tatar сайтында да күрергә мөмкин булачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, башка елларда антипремия белән бүләкләнгән оешма вәкилләренең сәхнәгә менеп бүләкләрен алганы булмаган. Алар «Мин татарча сөйләшәм» чарасына чакыруга битараф калган. 2016нчы елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелгән иде.
Казанда тел золымына каршы урам җыены үтте
Узган атнада Казанда да милли темага кагылышлы чара үтте. Анысында «Туган телебез – урыс теле өчен» дигән мөрәҗәгать кабул ителде.
Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов, республикада икетеллелекне үстерүнең көрчеккә төртелүе урыс телен өйрәнүгә зыян салганга, әлеге митингка җыелуларын белдерде. Бу митингны оештыруның башында шушы җәмгыять тора. Чарага Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә килде.
«Бездә урыс теле Русиянең дәүләт теле буларак түгел, ә Татарстандагы дәүләт теле буларак карала. Кануннар абсурд, шуңа аны үзгәртү кирәк. Республикада мәҗбүри телләр икәү. Мин үзем икетеллелек кертелгәндә куанган идем, әмма куелган көч һәм чыгымнар ялганга әйләнеп бара. Алар татар телен саклауга файдага түгел, шулай ук бу хәлдә урыс теле дә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда кимсетелгән хәлдә кала. Русиядә бала елына 1200 сәгать, ә бездә 700 сәгать кенә урыс телен өйрәнә», – дип белдерде Щеглов.
Кирилл Әгъзамов бу митингка кызыксынып килгән. Ул Татарстан байрагы төсләрендәге кием, түбәтәй кигән иде. Аның әтисе керәшен. Ул: «Татар телен өйрәнүне әти-әниләр теләгенә генә калдырырга ярамый. Телне куллану ихтыяҗын тудыру кирәк. Әнә шул вакытта балалар аны теләп өйрәнәчәк. Эштә, тормышта татар телен куллану механизмнарын булдыру кирәк. Телләрне өйрәнү Конституция белән беркетелгән, әнә шул сәбәпле бу җыен Татарстанның һәм Русиянең төп кануннарын бозу булып тора», – дип белдерде.
Урам җыенында катнашучылар «Туган телебез – урыс теле өчен» дигән мөрәҗәгать кабул итте. Аны Русия Президенты Владимир Путин исеменә җибәрәчәкбез, дип белдерелде. Мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә урыс телен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру, урыс гимназияләре санын арттыру, Татарстанда көчләп тел өйрәнү булмасын өчен республика кануннарын Русия кануннарына туры китерү таләпләре дә язылган.
Митингта «Татарстанда урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты» төзелде. Аның эшчәнлеге өчен акча да җыйдылар.
Әлеге митинг Татарстан халыкларының III корылтае белән бер көнне үтте. Корылтайга килгән «Урысларның милли-мәдәни берләшмәсе» җитәкчесе Ирина Александровская: «Митинг турында белмим, без бәйрәм итәбез», – дип, журналистлар белән сөйләшеп торуны кирәк санамады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов корылтайда Татарстанның уңышларын барлап, аның нигезе «иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкта, милләт һәм диннәр арасындагы тынычлыкта, килешеп яшәүдә» дип белдерде.
Банклар кризисында зыян күргән кешеләр Ассоциация төзергә җыена
«Татфондбанк», «Интехбанк» һәм «Тимер банк» кризисында зыян күргән клиентларның координация шурасы әгъзалары Ассоциация төзергә җыена. Ассоциациягә әлеге банклардан кала «Татагропромбанк» клиентлары да керәчәк. Бу хакта «Идел Реалии»га «Җинаять һәм канунсызлыкка каршы» хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников сөйләде.
Аның сүзләренчә, Ассоциацияне оештыручылар 12 кеше булачак, әгъза булып һәркем керә ала. Әгъза булу өчен, кешегә, банк кризисында югалткан суммасына карап, 1 сумнан 1000 сумга кадәр акча кертергә кирәк булачак.
Бердников әлеге Ассоциациягә физик һәм юридик затлар да керә алуын әйтә. «Оешма белән берничә кеше генә идарә итү дөрес эш түгел ул», – ди Бердников. Ассоциация каршында ярдәм фонды төзеләчәк.

Комментарии