- 25.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Архив
Кайчандыр Русия парламентында кызу бәхәсләр барса, хәзер Дәүләт Думасы Кремль авызына карап торучы бер оешмага әйләнде. Алар алдан хәл ителгән кануннар өчен төймәгә басып утыручыларны гына хәтерләтә.
1990 еллар башыннан аермалы буларак, хәзер Дәүләт Думасында сүлпәнлек, битарафлык хөкем сөрә. Узган елның маеннан Русия парламентындагы утырышлар радио һәм телевидениедә турыдан туры эфирда тәкъдим ителә башлады. Моннан исә канун өлгесе кабул ителгәндә, “Бердәм Русия” фиркасе депутатларының бер өстәлдән икенчесенә килеп, төймәгә басып йөрүләрен күрергә була. Мисал өчен, машина йөртүчеләргә тулысынча алкоголь куллануны тыю турындагы канун өлгесе кабул ителгәндә, барлыгы 88 генә депутат булса да, чынлыкта рәсми рәвештә 450 депутатның 449ы аның өчен тавыш биргән булып чыкты. Әлеге хәлдән соң, депутатларның утырышларда катнашуын таләп иткән яңа тәртипләр кертелде. Ләкин күп кенә депутатлар: “Бу – канун чыгару өлкәсенә әллә ни яңалык кертмәячәк”, – дип саный. Чөнки анда Кремль сүзе өстен булып кала. Хәзерге спикер Борис Грызлов, бер депутатны “Парламент ул – бәхәсләшү урыны түгел” дип сүгеп, көлкегә калган иде.
Парламенттагы бердәнбер оппозициядәге дип саналган Коммунистлар фиркасе вәкиле Виктор Илюхин сүзләренчә, Дума хакимиятнең бәйсез бер тармагы буларак эшләми. “Әгәр канун чыгару сәясәте турында сүз алып барсак, ул Думада түгел, ә анда Иске мәйданда яки хөкүмәт урнашкан Набережнаяда хәл ителә”, – ди ул. Әгәр элек Коммунистлар фиркасе күп кенә хөкүмәт реформаларына каршы үҗәт көрәшсә, хәзер ниндидер чарасызлык сизелә. Илюхин әйтүенчә, ул вакытта чын бәхәсләр булып, канун өлгесенә мөһим төзәтмәләр кертелгән. Ә хәзер премьер-министр Владимир Путин җитәкләгән һәм парламенттагы 450 урынның 315ен алып торган “Бердәм Русия” хөкүмәт фиркасе барысын да “кирәгенчә” хәл итеп куя.
2007 елгы сайлау вакытында либераль оппозиция Думага үтә алмады. Чөнки элек парламентка үтәр өчен, 5% тавыш җыярга кирәк булса, Кремль аны ул чакта 7%ка күтәрде. Парламентның яртысын биләп торган бер мандатлы урыннар да үзгәртелде, хәзер бу хокукка бары фиркадән генә кандидатлар бара ала.
Элек парламентта булган “Яблоко” партиясе җитәкчесе Сергей Митрохин “Бердәм Русия” фиркасенең парламентны 100% контрольдә тотуын әйтә.
– Бу түрәләр һәм олигархлар фиркасе. Ул Русия хөкүмәте, Президент идарәсе мәнфәгатьләрен кайгырта. Бүген безнең парламент башкарма хакимиятне контрольдә тотмый. Киресенчә, ул аның файдасын кайгырта. Нәтиҗәдә, түрәләр, эре бизнес мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән кануннар кабул ителә, – ди ул.
Митрохин якын арада нәрсәдер үзгәрүенә ышанмый, чөнки Кремль оппозиция фиркаләрен сайлауда катнаштырмау өчен төрле чаралар күрә.
“Барлык сайлау системасы хәрәмләшүгә юнәлдерелгән”, – ди ул.
“Панорама” үзәгеннән Владимир Прибыловский чынлыкта парламент белән Президент хакимиятенең беренче урынбасары Владислав Сурков идарә итә дип саный. Аны күбесе илнең төп идеологы дип йөртә.
– Ул эшләүче парламент түгел, бары Көнбатышка Русиядә парламент бар икәнен генә күрсәтү белән шөгыльләнә, – ди ул.
Прибыловский фикеренчә, депутатлар йоклап диярлек утыра. Чөнки ул сәяси теләктәшлек өчен ниндидер өстенлекләр алган бизнес клуб утырышларын хәтерләтә.
– Кешене Дәүләт Думасына сайлаганнар, дөресрәге, билгеләгәннәр икән, димәк, аның бизнес ширкәтенә янгын тикшерү оешмасыннан килмиләр дигән сүз. Әгәр ул шулай ук Дәүләт Думасы комитеты рәисе дә булса, салым оешмасы да килми дигән сүз. Әлбәттә, ФСБдан бу гына коткармый, – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА,
Җанисәп: кешеләр кими, милләтләр арта
Русиядә җанисәптә 142 миллион кеше катнашырга тиеш. Соңгы тапкыр 2002 елны узган халык исәбен алу вакытында күп кенә хәрәмләшүләр булуы әйтелде.
Аеруча Русиядәге рус булмаган халыклар мәсьәләсендә шактый гына бәхәсләр туды. 12 көн барачак бу чарада 613 мең җанисәпче халыклардан төрле мәгълүмат язып алачак. Һәм шуларның берсе кешенең милләте белән бәйле. Быелгы җанисәптә тәкъдим ителгән милләтләр саны искитмәле зур – бу 1840 төрле. Алар арасында бер үк милләтне төрлечә язганнар да шактый. Мисал өчен, русларны – 3-4, башкортларны 6-7 төркемгә бүлсәләр, татарларны 140тан артык субэтноска аердылар.
Нәтиҗә бары 2011 елның апрелендә генә булачак. Аннан Русия түрәләре илдәге кеше саны гына түгел, ә халыкның керемен, белем алу дәрәҗәсен, нинди торакта яшәвен дә белә алачак.
Ландыш ХАРРАСОВА,
Милләтеңне үзең дә яза аласың
“Татарстанстат”ның җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов сүзләренчә, теләгән кеше милләтен үз кулы белән дә яза ала. “Җанисәпче бөтен юлларны да үз кулы белән тутырырга тиеш. Әмма әгәр дә кеше аңа ышанмыйча, үз кулы белән милләтен язарга теләсә, андый чыгарма бар. Аның кулына каләм бирелә”, –диде Сираҗетдинов.
“Татарстанстат” бу чыгарманың артык таралуын теләми икән.
– Без бит язуы матур булганнарны гына сайлап алдык. Әгәр хәзер үзегез дә яза аласыз дип әйтсәк, коточкыч нәрсә килеп чыгачак. Шуңа күрә без җанисәпче үзе яза дип әйтергә тырышабыз. “Үзебез язабыз”, – дип теләк белдерсәләр, кулларына каләмне бирегез, дип аңлаттык, – ди Сираҗетдинов.
Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә шалтыратып, Башкортстандагы дәүләт статистика үзәге вәкиленең дә әлеге чыгарманы танырга теләмәвен әйтте.
– Гаиләмдә шундый хәл булды. Җанисәп алучы ханым: “Безгә җанисәпче үз кулы белән генә тутырырга тиеш дигән күрсәтмә бирелде”, – диде. Җанисәп алучылар “татар” дип вак кына итеп яза. Анда бу графа шулкадәр зур итеп ясалган, аның кыры киң. Ул татар сүзе янына сызык куеп, “мишәр-татар”, “татар-мишәр”, “башкорт-татар” һәм башка сүзләр өстәп, яңа милләт ясап куя ала, – ди Хөсәенов.
Башкортстанда яшәүче кайбер татарлар, җанисәпчеләр өйгә кергән вакытта милләтне татар дип яздыргач, аның янына кодын да (95 санын) куюны таләп иткән. Кодны беркем дә куярга теләми, дип ризасызлык белдерә алар. “Татарстанстат”ның җанисәп хезмәте мәгълүмат белгече Камил Сираҗетдинов әйтүенчә, код кеше алдында да, кайткач та куелмый, әлеге җанисәп битләрен автоматлаштырылган машиналар укыганда гына куела.
Башкортстанда яшәүче татарлар каләмнәрнең сөртелми торган (гелевый) булуына да шик белдерә. Алар өйдән-өйгә йөрүчеләрнең дә татар булмавына борчыла. Хәтта гел татарлар гына яшәгән авылларга да, мисал өчен, Байморзага, башка милләттән булган кешене җанисәпче итеп билгеләгәннәр. Хөсәенов сүзләренчә, узган җанисәптәге Башкортстандагы хилафлыклар ачылмасын өчен, түрәләр бөтен көчен куячак.
– Элекке җанисәп ачыктан-ачык алдашу аша үткәрелде. Хәзер Башкортстан түрәләре шулар ачылудан курка. Алар аерма күренмәсен өчен, кануннарны бозып булса да, яңа ысуллар табып, татарны, марины, чуашны, удмуртны башкорт итеп язарга тырышачак, – ди ул.
Наил АЛАН
Айнур үлемендә имтиханның гаебе юк
Балык Бистәсе районының Гобәй авылында яшәүче Айнур Вәлиев исемле укучы асылынган. Айнурның үлемен кайбер интернет сайтлары һәм газеталар татар теленә бәйләргә теләде.
Татарстандагы берәр күңелсез вакыйгадан “мөгез” чыгарырга яратучы Русиянең интернет сайтларында вафат булучының исем-фамилиясе дә әйтелмәгән мәкаләләрдә: “Үсмер бердәм дәүләт имтиханын татарча бирә алмаудан куркып асылынган”, – дип әйтелә. Имеш, ул сентябрь аенда татар телендә белем бирүче лицейга укырга кергән һәм бер ай эчендә аның алга таба укуга теләге сүрелгән.
Балык Бистәсе районының Гобәй авылында туып үскән Айнур Вәлиев 9 сыйныфны 3 чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылына йөреп тәмамлаган. Авыл шурасы сәркатибе Илсөя Садыйкова сүзләренчә, ул мәктәптән соң Казандагы училищеларның берсенә укырга кергән. Чөнки авылда укучылар аз булу сәбәпле, 10-11 сыйныфлар ябылган. Айнур авылны, гаиләсен сагынгач, ата-анасы аны Казаннан кире авылга алып кайткан.
– Үзебезгә якынрак булыр дип, гаиләсе аны Балык Бистәсендәге училищега укырга кертте. Айнур монда бик каты салкын тидереп, 3 атна авырды. Аннан соң бик барасы да килмәде. Хастаханәдән кайткач, документларын алырга дип барганнар иде, шунда укырга килергә кушканнар. Әле бик артта калмадың, укый аласың, дигәннәр. Укырга барасы көнне кичтән әйберләрен җыеп куйганнар, иртән шундый хәл булган, – ди Илсөя Садыйкова.
Ул үзен кыерсыталар дип зарланмады микән, дигән сорауга Илсөя ханым болай җавап бирде:
– Юк. Алай дип бер сүз дә әйткәне булмаган. Аннан соң Айнур район үзәгендәге уку йортына укырга күп тә йөрмәде бит. Олы Солтанда белем алды. Әбисе янында торды. Кичә сыйныф җитәкчеләре дә менде. Тыныч малай иде диләр. Клубка да йөрмәде ул. Әти-әнисе дә бик тәртипле, эшчән гаилә, – диде ул.
Авыл шурасы сәркатибе сүзләренчә, Айнурның гаиләсендә төрле күңелсез вакыйгалар булгалаган. Әтисенең әтисе һәм әтисенең бертуган энесе дә үз-үзләренә кул салып якты дөньядан киткән булган.
Айнур туып аны хастаханәдән алып кайткан көнне үк, туганнар җыелып чәй эчкән вакытта Вәлиевлар гаиләсенең йорты янып юк була. “Аның әти-әнисе бик тырыш булды, яңадан йорт җиткереп, бик матур тормыш корып яшиләр иде, нишлисең бит, менә шундый күңелсез вакыйга булды шул”, – ди Илсөя Садыйкова.
Үсмернең 5тән алып 9нчыга кадәр сыйныф җитәкчесе булган Фирдия Хәйруллина сүзләренчә, Айнур бик тыныч, тәртипле булган. “9ны тәмамлап читкә чыгып китү аңа бик нык тәэсир итте. Ят мохиткә ияләнә алмады. Бернинди имтихан да аның үлеменә сәбәп итеп күрсәтелә алмый. Ул гаиләсен бик сагынган, якыннарыннан аерыласы килмәгән. Айнур бик тәртипле, ләкин бик аралашучан түгел иде. Коллективтан читтәрәк торды. Мәктәптә беркайчан да начар эшләр оештырып йөргәне булмады. Аның үлеменә, бәлки, иптәшләре белән аралаша алмау да сәбәп булгандыр. Укуы уртача иде. Әти-әнисе әйтүенә караганда, Айнурның бер дә авылдан китәсе килмәгән. Аның татарчасы бик әйбәт иде. Үзе бернинди язу да язып калдырмаган. Әти-әнисе дә нәрсә әйтергә дә белми. Алар шок хәлендә. Алар гына түгел, авыл халкы да аптырашта.
Миңа әнисе генә әйтте. Мәктәптә 10-11 сыйныфлар ябылмаган булса, монда гына укып чыккан булыр идем, дип әйткән булган. Кызганыч, быелдан безнең мәктәп 9 сыйныфка гына калдырылды. Аны аңларга да була, яшүсмер читкә чыгып, чит тормышка ияләнә алмый. Менә бит авыл баласының проблемасы нәрсәдә”, – ди Фирдия Хәйруллина.
Бүген психологлар күзәткән иң зур проблемаларның берсе – яшь кешенең үз-үзен аңламавы, тирә-яктагы берәр күренеш белән килешмәве. Мондый очракта “Бервакытта да яныңдагы кешеләрне үзгәртергә тырышма. Үзеңә яраклашырга, җайлашырга кирәк”, –дип киңәш бирә психологлар. Кызганыч, Айнур яңа шартларга, яңа мохиткә җайлаша алмаган.
Райнур ШАКИРОВ
Чехиядә башкача
Казанда 11 яшьлек малайның фаҗигале үлемен тикшерәләр. 5 сыйныф укучысы уйнаганда футбол капкасына менгәч, капка аның өстенә ауган. Милиция әйтүенчә, Четаев урамында урнашкан 165нче мәктәп укучысы дәрестән соң яшьтәшләре белән футбол кырына уйнарга киткән. Уйнаганда малай футбол капкасына менгән һәм капка башына ауган. Аны хастаханәгә алып барсалар да, табиблар коткарып кала алмаган.
Мондый казалар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә еш була. Мисал өчен, Чехиядә соңгы елларда футбол капкалары авудан йөзләрчә бала имгәнде яки һәлак булды. Былтыр гына да ике бала үлде, берничә дистә бала төрле дәрәҗәдә яраланды. Әмма берничә елдан Чехиядә мондый казалар куркынычы калмас кебек. Чехоморавия футбол берлеге илдәге тимер футбол капкаларын алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Сүз нык, әмма күпкә җиңелрәк композит материалдан ясалган капкалар турында бара. Алдагы берничә елда илнең балалар һәм үсмерләр уйный торган барлык футбол кырларындагы капкалар алмаштырылачак.
Бер капканың бәясе мең доллар чамасы. Урта Чехия районында гына да 400ләп футбол кырындагы 800ләп капканы алмаштырырга кирәк. «Имин капка» проекты нигезендә илдәге барлык футбол капкаларын алмаштыру исә берничә миллион долларга төшәчәк.
Наиф АКМАЛ
Комментарии