Без – ГНО?

Без – ГНО?

Гөлчәчәк ханым, «Күңелем борчулары» («Безнең гәҗит», №2, 13 гыйнвар), 2016) дигән мәкаләгезне укыганнан соң туган уй-фикерләремне җиткерәсем килгән иде. Сез: «Мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру чираттагы мөгезме?» – дигәнсез. Минем уйлавымча, дәүләт заказы, чөнки аңа таза сугыш чукмарлары кирәк. Күреп торабыз, бер җирдә бетерми, инде икенче урында сугышка керә. Сәбәбен уйлап чыгарырга була теләк булганда…

Әйе, без байларга һәм ярлыларга, сәламәткә һәм авыруларга да аерылабыз инде. Кайсы илдә яшәгәнебезне онытмыйк! Русиядә, русиялеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга караганда, сугышка 6 тапкыр күбрәк акча тотыла. 2016нчы елда кораллануга 3 триллион сум бүленгәндә, мәгарифкә – 600 млрд., сәламәтлеккә 500 млрд сум гына бирелә. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, Русия Суриядә генә дә елына 70 млрд сум югалта.

Моннан нәтиҗә ясау өчен югары белем кирәкми, уртача фикерләү дә җитә. Димәк, илгә авырулар һәм пенсионерлар кирәк түгел, ә сәламәт һәм көчле ГТО (Т урынына Н куярга кирәк – нападению) нормаларын үти алган яшьләр кирәк.

«Бу тикшеренүне балаларның укуын, дәресләрен өзмичә, җәйге ялларда үтү ярамаганмы?» – дип тә әйткәнсез. Борчылмагыз, хәзер мәктәпләрдә белем бирмиләр, ә БДИга өйрәтәләр.

Хәзер инде икенче темагыз буенча бик килешеп бетмим, алдан ук гафу үтенәм. Әйе, сезнең кебек, мин дә үз ана телләрен белергә теләмәгәннәрне манкортлар рәтенә кертәм. Тик моңа без үзебез дә гаепле. Милли горурлыгыбыз югалган. Дәү абыйлар телендә сөйләшү каныбызга сеңдерелгән иде шул, нишләмәк кирәк, чир китәр, гадәт калыр, диләр. Җылы яклардан килгән халыклардан үрнәк алыйк, бер-берләре белән үзләренчә чип-чиста рәхәтләндерәләр, ә без – үз телебезне белгәннәребез дә – компот ясыйбыз.

Үзебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны милләтебезне хөрмәтләрдәй итеп кенә тәрбияләсәк һәм тәрбияләнсәк иде. Шул чакта яшь мөселман-мөслимәләребез белән үзебезчә чытырдатып аралашырбыз һәм алардан үрнәк алып эчми-тартмый торган гаиләләр корылыр. Ә инде башына яулык япкан, озын күлмәк-итәк кигәнннәргә бәйләнмәсәк иде. Андыйлар күбрәк булса, яхшырак кына. Алар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә күп, сез әйткәнчә бәлки модадыр да. Һәрхәлдә, яхшы, арт саннарын һәм түшләрен күрсәтеп, безне азындырмаслар.

Илгизәр АКЪЕГЕТ.

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.

Комментарии