- 26.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Архив
Узган атнада газетабызда Яшел Үзәндә гомер итүче, 93 яшьлек Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип тануын һәм аңа өч бүлмәле фатирын калдырып, кая да булса китәргә кушуларын язган идек. («Б.Г.», №7, 20 февраль, 2019).
Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петиция дә урнаштырылды. Аны 21нче февральгә 138 меңнән артык кеше имзалаган. Петицияне журналист Юлия Фәйзрахманова язган иде. Узган атнада Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова бала чагында ук хәрби заводта сугыш өчен эшләргә мәҗбүр булган Мәрфуга Һадиевага ярдәм итәргә теләүче, үз исемен танытасы килмәгән хәйрияче табылды, дип хәбәр итте.
Иске фатирдан күченүнең законга ярашлы булган ике төре бар: социаль ипотека яки социаль аренда. «Мәрфуга Һадиева боларның кайсын сайлаячак, хәйрияче шул юнәлештә ярдәм итәчәк», – диде президент вәкиле.
Әмма 93 яшьлек тыл ветеранының кызы Дания Перминова әйтүенчә, Мәрфуга әби белән хакимият тә, серле хәйрияче дә элемтәгә кермәгән. Гомумән, хәйрияче барлыкка килүен интернет аша гына белгәннәр.
«Әниемнең интернетта барлыкка килгән шикле химаячесе мәхкәмә карарындагыны сүзгә сүз үтәүне тәкъдим итә. Социаль яки базар бәясе белән аренданы яки ипотеканы әнием үлгәнче түләргә тәкъдим итәләр. Химаячелек нәрсәдә булуын аңлый алмадым. Безнең белән берничек тә элемтәгә кермәүче бу хәйрияче, ярдәм итәсе килсә, йортыбызның иске түбәсен төзәтсен иде. Без өченче катта яшибез, безнең түбә генә һәм йорт нигезен яңгырдан саклаучы бетон җәймә генә каза хәлендә. Безне теләгән һәркем эзләп таба ала. Ә бу кеше безгә шалтыратмады да, язмады да», – дип сөйли Дания ханым.
«Яисә башка фатир алырлык, фатирыбызның мәйданына карап, бер квадрат метр өчен тиешле акча бирсеннәр, 11 мең сум түгел», – ди ул.
«Ике вариантның берсен сайларга кушып, йорттан чыгара башласалар, нишләргә уйлыйсыз?» – дигән сорауга, Мәрфуга әби китмәячәген әйтте:
«Сугыш чорында көнгә 200 грамм ипи ашап 12шәр сәгать эшләдем. Миңа 15 яшь иде. Хәзер шуның бәясе – йортымнан куарга. Миңа хәзер 94нче яшь. Беркая бара алмыйм. Тәрәзәдән чыгарып бәрәбез дисәләр генә инде. Кая барыйм мин? Беркая чыкмыйм. Шушында үләм. Беркая бара алмыйм. Аяк-кулларым эшләми. Сугыш ашады бөтенесен. Хәзер үзебезнең хөкүмәт, үзебезнең кешеләр, үзебезнең җитәкчеләр 95 яшьләрдәге әбигә: «Әйдә әле, әби, чыгып кит моннан!» – дип әйтә икән, ул кешегә оят кирәк, миңа шулай әйтергә теле бар бит әле», – диде Мәрфуга әби.
Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петицияне 26нчы февральгә 200 меңләп кеше имзалаган. Моны да Перминова зур уңыш һәм көтелмәгән ярдәм дип атый:
«Безнең хәлебезгә кереп петицияне имзалаган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу дөрестән дә көтелмәгәндә булды. Гади халык безне ишетә, бары хакимияттәгеләр кенә ишетергә теләми», – ди ул.
22нче февральдә Мәрфуга әбигә 93 яшь тулды. Туган көнен Коръән ашы уздырып үткәргәннәр.
Мәрфуга әбине туган көне белән котларга «Бердәм Русия» партиясе бүлегеннән берничә кеше килгән. Алар тыл ветеранына чәчәк бәйләме бүләк иткән һәм күченергә ярдәм итәчәкләрен белдергән.
«18 яше дә тулмаган диярлек берничә малай безгә күченергә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Күрәсең, безнең хәлне ишетмәгәннәр. Аптыраганнан: «Кая күченергә? Урамдагы көрткәме?» – дип сорадым», – диде Дания ханым.
Перминова алга таба гаделлек өчен көрәшәчәген белдерде һәм аларга ярдәм итәрлек адвокат та табылганын әйтте:
«Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр бар. Адвокатның исемен әйтәсем килми, ләкин йортыбызның коточкыч каза хәлендә булуы хакында ялган бәяләмә биргән белгечкә карата мәхкәмәдә эше ачылды. Адвокат хәзер ул биргән бәяләмәне кире кагарга ярдәм итәргә тели», – диде ул.
Татар гимназиясе мөдире янкорма төзүне сорап Миңнеханов белән Метшинга кабат мөрәҗәгать итте
26нчы февральдә Казан шәһәре думасы сессиясендә җирле депутат, Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина мәктәп бинасына янкорма төзүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга кабат мөрәҗәгать итте. Ләкин бу сорауга бер җитәкче дә җавап бирмәде.
Хәмидуллина сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак.
«Гимназия матур гына эшләп килә. Рөстәм Нургалиевич, булышасыз. Балалар саны күп, елдан-ел арта бара. Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар. Моннан өч ел элек янкорма мәсьәләсен күтәргән идек. Чөнки өч елдан соң нинди хәл булачагын анализладык. Рөстәм Нургалиевич, сез хупладыгыз. Бу эш башланган иде. Техник бирем бөтен инстанцияләрдә расланган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу эш тукталды. Әгәр дә моны эшли алмасак, быел 1нче сентябрьдән ике сменалы укытуга күчәргә мәҗбүр булачакбыз. Гимназиягә шәһәрнең төрле почмакларыннан, бистәләреннән киләләр. Ике сменалы укыту мөмкин түгел. Бу мәсьәләне үз контролегезгә алыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Камәрия Хәмидуллина.
Ләкин Татарстан президенты да, мэр да җавап бирергә кирәк тапмады. Әйтергә кирәк, бу бердәнбер татарча бирелгән сорау иде.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре думасында татарча чыгышлар булмауга шелтә дә ясады. Өлешчә татарча да сөйләгән Казан хакимияте җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин чыгышы алдыннан, президент татарча да тыңларга теләвен әйтте.
«Аңласыннар өчен урысча сөйлибез, диләр. Без татарча аңлыйбыз. Борчылмагыз. Шигарьләрне татарча әйтәләр дә, урысчага күчәләр», – диде Миңнеханов.
Очрашуда «Казан халыкара мәктәбе» (International School of Kazan) мөдире Нияз Гафиятуллин гына ахырдан тулысынча татарча сөйләде. 2018нче елга нәтиҗә ясаган Казан мэры Илсур Метшин рәхмәт сүзләре белән татар мәкальләрен татарча әйтүдән кала чыгышын тулысынча урыс телендә ясады.
Русиялеләрнең 68 проценты түрәләрне кулга алуларда хакимиятнең таркала баруын күрә
Русиялеләрнең өчтән ике өлеше түрәләрнең ришвәт алулары, аларны кулга алулар хакимиятнең таркалып баруын һәм коррупциягә батканын күрсәтә дип исәпли. 22 процент исә бу ил өчен типик күренеш түгел, сирәк очрый торган хәлләр дип саный. Моны Левада үзәге уздырган сораштырулар күрсәтә.
Гыйнвар ахырында Федерация шурасы әгъзасы Рауф Арашуковны кулга алуны респондентларның дүрттән бер өлеше дәүләт идарәсендә коррупциягә каршы ныклы көрәш күрсәткече дип белдерә. Ә өчтән бер өлеше монда түрәләр арасында йогынты өлкәләрен бүлешү өчен көрәш күрә. Русиялеләрнең 23 проценты исә Арашуковны кулга алу белән бәйле хәлләрне халык игътибарын чын проблемалардан читкә юнәлтү ысулы дип саный.
«Арашуковларны сак астына алуны коррупциягә каршы ныклы көрәш дип өлкән яшьтәгеләр һәм кечкенә шәһәрләрдә, авылларда яшәүче түбән белемле кешеләр атый, ә яшьләрнең күпчелеге бу җинаять эше турында берни белми», – ди Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков.
32 яшьлек Рауф Арашуковны Федерация шурасында утырыш вакытында тоткарлап алып чыктылар. Кайбер хәбәрләргә караганда, аны ике кешене үтерү, шаһитләргә басым ясауда, «Газпром» ширкәтеннән 30 млрд сумлык табигый газ урлауда гаеплиләр. Әлеге җинаять эше нигезендә түрәнең әтисе һәм тагын берничә кеше тоткарланды. Аларның күпчелеге төрле елларда Карачай-Чиркәстә «Газпром» структуралары белән бәйле булган.
Рауф Арашуков гаепләүләрне кире кага һәм эшне «заказ» белән ачылган дип атый.
Мәскәү белгечләре Казандагы Милли мәдәният музее экспонатларын тартмаларга тутыра башлаган
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Рәис Хәбиров Татарстан хөкүмәт йорты каршына «Президент Миңнеханов: татар мәдәниятен, тарихын үтерәләр! Җинаятьне туктатыгыз! Пушкин урамы, 86нчы йортта милли мәдәният музеен җимерәләр!» дигән плакат күтәреп чыкты.
Хәбиров әйтүенчә, хакимият татар телен бетерде, татар мәгарифен бетерде, хәзер инде татар мәдәни мирасын юк итүгә күчте.
«Моны булдырмый калырга кирәк. Һәрбер республиканың үз тарихи музее булырга тиеш. Бу музей «Казан» милли-мәдәни үзәгендә калырга тиеш. ТИҮ бу проблема турында Татарстан президентына хат та язган иде. «Әлеге хәлне тикшерәбез», – дигән җавап булды булуын. Әмма нәтиҗәсе булмады. Хәзер инде Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче булабыз. Татарстан җитәкчелеге безне ишетми», – диде ул.
ТИҮ активистлары бүген шулай ук әлеге музейдагы хәлләрне барып карады.
Хәзерге вакытта анда Мәскәүдән килгән ширкәт белгечләре музей экспонатларын махсус тартмаларга тутыра.
Милли мәдәният музееның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева безгә белдергәнчә, музейда хәзер 50 мең экспонат бар. Шуларның өч меңе экспозициягә куелган. Хәзер шулар махсус тартмаларга тутырыла. Бу эш ике айга сузылыр дип көтелә. «Милли мәдәният музеен саклап калу өчен кемнәргә, нинди оешмаларга гына язып карамадык, уңай нәтиҗәсе булмады. Нәтиҗәдә безне башка урынга күчерәләр. Без 30 елга якын «Казан» милли мәдәни үзәге белән бер үк бинада эшләдек һәм бер үк милли идеягә хезмәт иттек.
Хәзер нишләптер монда Милли китапханә оештырырга уйлыйлар. Шундый карар чыккан диләр. Безгә ул карарны әле күрсәткәннәре юк. Без Милли китапханәгә каршы бара алмыйбыз. Безгә бүтән бина вәгъдә итәләр. Ләкин ул бинаның кайда булачагы билгеле түгел. Музей әйберләре вакытлыча рәссам Илдар Зариповның галерея-студиясендә сакланачак. Ә аннан соң Милли мәдәният музееның язмышы ничек булачак, ул турыда ачыклык юк», – дип белдерде Минһаҗева.
Татарстан мәдәният министрлыгы Милли мәдәният музее өчен Казан ярминкәсендә яңа бина төзеп шунда күчерергә тәкъдим иткән иде.
Узган елның 18нче декабрендә ТИҮ «Казан» милли мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музеен таркатуга юл куймавын сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат-мөрәҗәгать юллады.
Үз мөрәҗәгатьләрен ТИҮ әгъзалары Татарстан галимнәре, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре, бөтен татар халкы исеменнән язды.
«Казан» үзәген һәм музейны хат авторлары «феномен» дип атый. Алар музейның узган гасырның 90нчы елларында милли күтәрелеш вакытында булдырылуын, кыска вакыт эчендә «татар халкының көчле зыялылыгы потенциалы нигезендә музейга милләтнең бай мирасы туплануын» искә төшерә.
Узган елның 17нче октябрендә «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм Милли мәдәният музее хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә дә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать юллады.
Мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан милли китапханәсен «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчергәннән соң ул бинадагы музей юкка чыгачак дип борчыла һәм китапханә янәшәсендә музейны саклап калырга чакыра.
Узган елның октябрь башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны «ахмаклык» дип атаган иде.
Татар иҗтимагый үзәге активистлары 1нче мартта Казанда Милли мәдәният музеен яклап пикет уздырырга җыена. 20 кешелек пикет оештыру өчен Казан башкарма хакимиятенә гариза бирелгән.

Комментарии