- 26.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Архив
23 яшьлек солдат гомере өзелүдә гаепле прапорщикны 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар. Әлеге эш Казан гарнизонының хәрби судында тикшерелә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, башкаланың дары заводында хезмәт итүче солдат Александр Бербинга прапорщик Анатолий Федотов 2009 елның 12 июнендә бәйләнә. Ул аңа противогаз киеп, мебель ташырга куша. Моны прапорщик “янгын чыгу очрагына чыныгу үтү” дип атый. Эссе җәйге һавада тыны кысылуга түзми, Бербин противогазны сала. Моңа ачуы чыккан Федотов егетне читкә алып китә, берничә тапкыр суга, авыр хәрби аяк киеме белән типкәли. Бу – Бербин тәнендәге күпсанлы имгәнү эзләреннән дә күренә. Шушы хәлдән соң, тикшерүчеләр фикеренчә, Бербин көчле стресс кичерә, психикасы вакытлыча какшый. 10 патроны булган Калашников автоматы белән постка сакка баскач, ул, мыскыл итүгә түзә алмыйча, үз-үзенә ата.
Хәрби прокурор урынбасары Игорь Трофимов судтан прапорщик Анатолий Федотовны 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Мәрхүмнең әнисе дә реаль срок яклы: “Улым гадел егет иде, мин каршы булсам да, армиягә үз теләге белән китте. Саша дүрт частьтә хезмәт итте, шул исәптән Таҗикстанда, – дип искә ала Татьяна Бербина. – Ул армиядәге мәсхәрәләү, егетләрнең үз-үзенә кул салулары турында сөйли иде. Әгәр Саша Ватанны саклап һәлак булса, бер хәл, ә монда тыныч тормышта пуля гомерен өзде бит… Моны мин кичерә алмыйм…” Аны Казан хокук яклау үзәге юристлары да куәтли. Ләкин прапорщикның адвокаты: “Федотов гаепле түгел”, – ди. Суд әлеге вакыйгага ноктаны 31 мартта куячак.
Салих ГЫЙМРАНОВ
Комментарии