- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Архив
Смоленскидан ерак түгел егылган “ТУ-154” очкычы турында күп сөйләнде, байтак язылды. Татарстан да бу вакыйгадан читтә калды дип уйласагыз, ялгышасыз: узган атнада “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Фикер” клубы яшьләре Бауман урамында кайгы җыены үткәрде.
“Польша халкы, без синең белән!”, “Польша халкының авыр кайгысын уртаклашабыз”, “Польша! Без синең белән бергә кайгырабыз!” һәм башка шигарьләр тоткан 10лап кеше беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кемдер аларны куштанлыкта гаепләсә, башкалар “Булдырасыз!” дип хуплады гына.
“Азатлык” татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин әйтүенчә, Польша җитәкчелеге татарларга карата гел яхшы мөнәсәбәттә булган. “Бирегә чыгуыбызның төп максаты – үлгәннәрне искә алу, Польша халкының авыр кайгысын уртаклашу. Очкычта һәлак булган 20ләп кеше татарларны үстерүгә турыдан-туры ярдәм иткән. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә Польшада яшәүче татарларга зыян килмәсен дип борчылам. Бу ил үз элитасын югалтты”, – диде ул.
Айнур Солтанов исә бирегә чыгу максатын болай дип аңлатты:
– Башка илләрдә халык үз фикерен белдерә ала. Анда пикетлар, митинглар уздыру – гадәти хәл. Монда чыгуым, иң беренче чиратта, Польша халкына рухи яктан ярдәм итү булса, икенчедән, үз фикерем барлыгын күрсәтү.
Динара Зиннәтова да Айнурны хуплап, үз фикерен белдерде:
– Монда чыгып басуыбыздан мәгънә күрмәүчеләр дә булырга мөмкин, шулай да без рухи яктан ярдәм итәргә алындык. Ниятебез изге. Башкалар да аңласын һәм Польша халкы кайгысына битараф булмасын иде. Бу очракта рухи ярдәм матди ярдәмгә караганда да әһәмиятлерәк, минемчә.
Татар конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов та бар иде биредә. Әлеге фаҗига булган көнне үк татар конгрессы Польша татарларына кайгы уртаклашу хаты юллаган. “Аларны мәчетләрдә укып, халыкка җиткерделәр”, – диде ул.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнекеләр дә булачак
9 майда Мәскәүдәге Кызыл Мәйдандагы Җиңү парадында Татарстаннан 6 ветеран катнашачак. Аларга киемнәрне махсус тектерәләр, бу эшне Валентин Юдашкинның мода йорты үз өстенә алган. Ә бәйрәм көнне Русия башкаласы өстендә болытлар булмаячак. Аларны махсус 12 самолет ярдәмендә куып таратачаклар. Парад көненә кояшлы күк булдыру Мәскәү казнасын 45 миллион сумга бушатачак.
Биш көнгә – газсыз
Казанның өч районында яшәүче 150 мең кеше дүшәмбедән газсыз калды. Мәскәү, Яңа Савин һәм Киров районына зәңгәр ягулык бирү берьюлы туктатылды. Әлеге гамәл транспорт боҗрасын төзү белән бәйле. Хәзер аның Химиклар мәдәният сарае янындагы өлешен ясыйлар. Юл салыр өчен газүткәргечне күчерергә кирәк. Кайбер йортларда газ шул көнне үк пәйда булды, ләкин күпләргә түзәргә туры киләчәк. Газ өзелсә дә, Җиңү паркындагы Мәңгелек ут сүнмәгән – аны махсус баллоннар ярдәмендә яндырып торалар. Шунысын да өстик: шәһәр җитәкчеләре зәңгәр ягулыкны март аенда ук өзмәкче иде. Ул вакытта көннәр салкын булуын истә тотып, Президент Рөстәм Миңнеханов торба күчерү эшләрен көннәр җылынган вакытка кичектерергә кушты.
Эт хакы
Казанда кавказ овчаркасы хуҗасына 20 мең сум штраф салынды. Узган елның җәендә эт өч яшьлек кыз балага ташланып, бөтен тәнен тешләп бетерә, битенә җәрәхәтләр сала. Вакыйга сабый әбисе белән пляжда йөргән вакытта була. Баштарак кызыйның ата-анасы маэмай хуҗасыннан 60 мең сум акча таләп иткән иде. Ләкин судлаша торгач, ике як та килешүгә килеп, 20 мең сумга ризалашканнар. Шунысын да әйтик: әлеге овчарка кешеләргә беренче генә мәртәбә ташланмый икән инде. Моңарчы ул бер үсмер кызга һөҗүм иткән. Күрәсең, этнең усал характеры хуҗа өчен сабак булмаган, ул аңа авызлык кидерми йөргән.
Хөкем чыгарылды
Балык Бистәсе районының элеккеге хакимият башлыгы Евгений Лыловка суд хөкем карарын чыгарды. Ул биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде, өч ел дәвамында дәүләт оешмаларында эшли алмаячак. Лыловны башлык булган вакытта берничә миллион сумны үзләштерүдә гаепләделәр. Акчаны ул ашлама белән кул уйнату аша алган дип белдерә тикшерүчеләр. Эшне Питрәч район суды тикшерде, чөнки Балык Бистәсе хөкемдарлары, гаепләнүчене якыннан белү сәбәпле, процессны алып барудан баш тарттылар. Евгений Лылов районда уңышлы фермер буларак та билгеле. 2005 елда ул җирле сайлауларда җиңеп чыгып, хакимият башлыгы постына сайланды. Соңрак вазифаларыннан үз теләге белән китте. Лыловның закон белән проблемалары нәкъ менә сайлаулардан соң башланды.
Японнар да ялгыша
Япониянең Тойота автогиганты янәдән четерекле хәлдә калды. Бөтен дөнья буйлап сатылган Лексус һәм Ланд Крузер Прадо автомобильләрендә җитешсезлекләр табылган. Әлеге маркалар элиталы дип санала, бик кыйммәт тора. Хәзер концерн аларны хуҗалардан кире алып, ремонтларга ниятли. Русиядә әлеге партиягә 5 мең машина керә. Эш шунда ки, зур тизлектә кисәк кенә борылганда автомобиль идарәне югалтырга мөмкин икән. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, японнар компьютер җиһазларына яңа программа кертмәкче. Барлыгы 34 мең машинаны җайлыйсы бар. Кызык, ә бездәге автозаводлар җитешсезлек табылган автомобильне ремонтка чакыртып алса, юлларда берәр Русия машинасы калыр микән?!
Кармакларны ял иттерегез
Татарстанда 15 июньгә кадәр балык тоту тыела. Бу уылдык чәчү чоры башлану белән бәйле. Шуңа күрә балыкчыларга кармакларны ераграк куеп торырга киңәш итәбез. Елга-күл буйларын милиция хезмәткәрләре катгый контрольгә ала. Тәртип бозучыларны штраф көтә, суд юлын да озаклап таптарга туры киләчәк. Сәүдә нокталарында яңа тотылган балык сатучыларны да җентекләп тикшерү көтә.
Безнекеләр булдыра!
Лондонның бер ресторанында Русиядән килгән эшмәкәр бер шешә шампан шәрабы өчен 54 мең доллар акча түләгән. Әлеге суммага Казанда яңа йорттан бер бүлмәле фатир алып булыр иде. Олигарх, моның белән генә чикләнмичә, официантка “чәйгә” 15 мең доллар биреп калдырган. Бусына бер әйбәт кенә машина алып куярга мөмкин. Нигә ул шәраб шулкадәр кыйммәт дисезме? 6 литр ярымлык шешәдәге мондый шампаннар дөньяда 35 данә генә икән. Этикетка-мөһерләрендә чиста алтын кулланылган. Ә инде шәрабы 1996 елда җыелган виноградтан сыгылган, ул ХХ гасырда иң шәбе дип санала, имеш. Менә шундый затлы нәрсәне биш кеше 45 минут эчендә “эһ” тә итми эчеп бетергән…
Хәбәрдарлык кыйммәт шул…
Дәүләт Думасы үзенең яңа рәсми интернет-сайты булдыруга тендер игълан итте. Бөтендөнья челтәрендә сәхифә ясаучы оешмага парламентның түбән палатасы 7 миллион сум акча бүлеп бирергә әзер. Анда депутатларның блоглары һәм видеоконференция мөмкинлеге урнаштырылырга тиеш. Хәзерге сайт 2002 елда эшләнгән, ләкин ул күптән искергән, анда берәр төрле кирәкле мәгълүмат табуы шактый кыен.
Машина йөртүчеләр хәрәкәтендә катнашучылар тоткарланды
Мәскәүдә Русия Машина йөртүчеләр федерациясенең протест чарасында катнашучылар тоткарланды. Алар түрәләр машиналарында була торган махсус сигнал җиһазын хәтерләтүче кечкенә зәңгәр чиләкләрне машиналары түбәләреннән алырга кушучы милиция хезмәткәрләренә буйсынмаган.
Машина йөртүчеләрнең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Сергей Канаев әйтүенчә, протест чарасында катнашучыларны 15ләп милиция машинасы туктаткан. Тоткарланган активистларны милиция бүлегенә алып киткәннәр.
Машина йөртүчеләр федерациясе Кутузов проспектында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы түрәләр машиналарына протест белдермәкче иде.
Тамбовта мәчет төзеләчәк
Тамбов хакимияте шәһәрнең көнчыгыш өлешендә ислам корылмалары төзү проектын раслады.
Өлкә мөселманнары җитәкчесе Габдрәхим Ильясов әйтүенчә, әлегә шәһәрдә бер гыйбадәт йортына 100-150ләп кеше җыела. Яңа проект нигезендә 600 кешелек манаралы мәчет төзеләчәк.
Мәчет янында мәдрәсә һәм хәләл азык-төлек кибете дә булачак.
Төзелеш бу елда ук башланыр дип көтелә. Соңгы җанисәп өлкәдә 9 меңләп мөселман яшәвен күрсәткән иде.
Комментарии