80 яшьлек вожатый

Әлфия апаны мәктәп елларыннан беләм. Сөрде сигезьеллык мәктәбеннән 9-10га Яңа Кенәр урта мәктәбенә 7 чакрым йөреп укырга күчтек. Инде без пионер яшеннән чыккан үсмерләр, комсомол саналабыз. Ә менә Кенәрдәге кечерәк сыйныф укучылары белән мәш килеп йөрүче бу апаны 10-15 чакрымлы авыллардан минем кебек урта белем алырга җыелган бар комсомолецлар да белгәндер, хәзер дә онытмыйдыр. Без, укучылар, ул чагында бик күбәү идек. Ә мәктәп зур. Әлфия апа безнең белән эшләмәсә дә, истә калырлык булды. Хәтеремдә: акрын гына йөри дә белмәс иде ул. Муенында һәрчак пионер галстугы…

Минем өчен Пионер туган көн кадерле бер истәлек булып калды. Бәлкем, Сөрде мәктәбендә бу көнне бар мәктәп белән болынга походка үз Сабан туебызга җыелу шулай кадерле иткәндер аны. Шуңамы, мин инде журналистикада эшли башлагач та, дөньяга карашлар алышынгач та, бу көнне онытканым юк. Һәм, әлбәттә инде, исемдә пионервожатый Әлфия апа да.

Аның белән күп еллардан соң кабат очраштым мин. Дөресрәге, үзе эзләп тапты ул. “Безнең гәҗит” чыга башлау белән язылган икән, хәзер дә аны укып баручы. Инде үсеп килүче буын тәрбиясе турында тапшырулар оештырганда да ул безнең телетапшыруларыбызда кунак иде. Аның хәзергәчә шул эш өчен янып торуы, бүгенгәчә пионервожатый булып калуы соклану катыш хәтта гаҗәпләнү дә уята. Хәер, гаҗәпләнәсе юк икән. Язмыш аны пионерия белән үзе бәйләгән, ахры. Ул бит Пионер көнендә туган.

Сугыш чоры баласы ул. Ятимлекне күреп-белеп үсә. Иң авыр, сугыш арты елларында Казандагы пионервожатыйлар курсын тәмамлап, бүгенгәчә балалар арасында. 80 яшьлек вожатый, диләр аның хакында. 1947 елда башланып киткән хезмәт юлы әле һаман дәвамлы. Нинди генә бүләкләре юк аның. Кемнәрдән генә рәхмәт сүзләрен ишетми ул…

Инде үзе бер гомер кадәрле хезмәт юлы үтелгән. “Озак эшләдем, әмма эшемне бик яраттым. Һөнәремне беркайчан да башкага алыштырырга теләмәдем. Мин бит пионер оешмасын төзегән Иосиф Ильич Малкин шәкерте”, – ди Әлфия апа, горурланып.

Балаларны бик ярата шул ул. Бүген дә тормышын аларсыз күз алдына китерә алмый. Әле дә ул алар арасында. Инде үз оныклары үсеп җитеп килә, ә Әлфия апага алар гына җитми. Ул очрашуларга, кичәләргә бик теләп йөри, эзләнә, үткән тормыш турында истәлекләр туплый, алар хакында бүгенге буынга сөйләп калырга, яшьләрдә миһербанлылык, әдәп-тәртип тәрбияләргә омтыла.

Аның күпсанлы бүләкләрен санап тормыйбыз, 2008 елда ул озак еллар балалар тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен И.Малкин исемендәге премиягә лаек була. 1991 елдан Әлфия апа Татарстан варислар берлеге әгъзасы, мактаулы вожатый.

Ә 19 май – Әлфия апа өчен бик кадерле бәйрәм. Пионер аның өчен мәңгелек оешма, изгелек, чын фидакарьлек орлыклары тәрбияли торган чиста башлангыч булып калачак.

Бәйрәмнәрегез белән, Әлфия апа!

Рәсемдә: Әлфия апа Бәдретдинова кызы Кадрия (ул да укытучы) белән.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Күкләребез тыныч булсын!

Җиңү көне якынлашкан саен, сугыш вакытында күргән авырлыклар йөрәк ярасы булып искә төшә. Аны оныту мөмкин түгел.

Мин 1943 елны 8 классны тәмамлап, районы Көмеш Күл (ул вакытта Тәкәнеш районы, Түбән Биләтле иде) авылында авыл Советы секретаре булып эшли башладым. Ул вакытта 16 яшьтә идем. Андагы күргәннәрне язып бетерү мөмкин түгел. Халык тәмам йончыган, запас беткән, эшләгәнгә бер тиен акча бирү юк. Бөтен байлык фронтка. Аның өстенә халыктан күпме салым: ит-май, йомырка, заем, самолетлар, танклар төзүгә акча җыябыз. Ул вакытта Гыйльметдинов Габделбәр абый авыл Советы рәисе иде. Ләкин бу хәлләргә ул да түзә алмады, бер көнне мөһерен миңа ташлады да үзе теләп фронтка китте. “Монда 540 хуҗалыкка җавап биргәнче, фронтта үзем өчен генә кайгырырмын”, – диде. Шулай итеп, мин рәис тә, секретарь дә булып калдым. Менә шуннан башланды инде газаплар. Безнең авыл Советына өч авыл керә: Алгай, Зур Өске, Түбән Биләтле – барысы 540 хуҗалык. Шул хуҗалыкка төшкән барлык түләүләрне, заданиеләрне үтәү авыл Советы җилкәсендә. Аның өстенә военкоматтан көн саен сугыштагыларның үлгән хәбәре килә. Иң авыры – шушы хәбәрне гаиләсенә илтеп бирү. Хәбәрне әйтергә куркып, айлар буе үземдә тоттым. Бирмәс идем, пособиене пенсиягә алыштырырга кирәк. Ишекләрен атлап керүгә, елый башлыйм. Шуннан аңлашыла инде ник килгәнем.

Ул елны “тиф” авыруы чыгып, байтак кешене кырды. Алгай авылыннан Ильяс абый Тахавиевның 5 баласы ятим калды, үзе сугышта, хатыны үлде. Олысына 14 яшь. Иң кечкенәләре – игезәк, өчәр яшь. Зур Өске авылыннан Зиннәтулла абый Хәмидуллинның хатыны үлеп, 6 баласы ятим калды. Олысына – 14, кечкенәсенә әле яшь тә тулмаган иде. Ул балаларны икенче малаенда тора торган 72 яшьлек әбигә тапшырдык. Икенче көнне Ильяс абый балаларының хәлен белергә керсәм, шаккаттым: ябыкканнар, ач-ялангач, үзләрен бет баскан. Колхоздан ат алып, документларны әзерләп, Түбән Арбашка балалар йортына җибәрдем. Җибәрүен җибәрдем, “урын юк” дип кире бордылар. Ул көнне балаларны авыл Советына дежур куеп йоклаттык. Ашатырга бернәрсә юк. Ышанмыйча, колхоз амбарын карап чыктым. Юк инде, юк. Аннары кешедән сөт эзләп эчерттек. Иртәгесен үзем алып киттем. Атыбыз арыды, аяк та атламый. Балалар арбада, без возчик белән икебез ике тәртәдән тартып барабыз. Без тарткач, ат атлый да аннары туктый. Атны Тәкәнеш тау башында калдырып, берсен күтәреп, берсен җитәкләп, 8 чакрым араны 10 сәгать барганмын. Балаларны детдомның өй алдында гына калдырдым да үзем качтым, бүтәнчә алмыйлар. Ул балалар күземә карап, тилмереп утырып калды. Юл буе елап авыл Советына кайтып керсәм, тагын шул Алгай авылыннан бер авыру картны китереп утыртканнар. Килене үлгән, малае сугышта. Ул вакытта йорты юк, бабайны кая куярга? Авыл советының аскы катында янгынчыларның атларын караучылар дежур тора иде. Бабайны шунда салам җәеп урнаштырдык. Ашатырга тагын юк, сөт җыеп эчерттек. Атларга әрчемичә вак бәрәңге пешерәләр иде. Бабайга шуны ашатабыз. Аны да бет баскан, ул өч көн яшәде дә үлде. Кәфенлек тә, кабер казырга кеше дә юк. Авылда 12-14 яшьлек балалар, алтмыштан узган . Бу бит әле 2 көнлек газаплар гына, ул сугыш вакытында ниләр генә күрмәдек.

Тагын бер хатирә искә төште. Урман кисәргә 5 кеше җибәрегез дигән наряд килде. Без өч авылны барлап чыктык, ләкин бер кеше дә таба алмадык. Шуннан начальнигы безгә: “Өч көнлек ризык алып, колхоз рәисе белән сәгать 8гә милициягә килеп җитегез, сезне, задание үтәмәгән өчен, төрмәгә утыртабыз”, – ди. Кая ул өч көнлек ризык?! Өемдә бер бәрәңге дә юк. Колхоз рәисенең ипие бардыр әле, ул алып килер, дип уйладым. Безнең әни колхоз басуыннан черек бәрәңге алып кайта, шуны ашыйбыз. Ул төрмәгә алып барырга калмый шул. Нинди генә кыенлыклар кичерергә туры килмәде сугыш чорында хатын-кызларга һәм балаларга. Барлык авырлык аларга төште шул. Яз җитү белән, бозлы кар суын ерып, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар 30-40 чакрым җирдән күтәреп чәчүгә орлык тапшырды. Аны кул белән чәчеп, кул белән урдылар. Ә алган икмәкне соңгы бөртегенә кадәр дәүләткә тапшырдык. Эшләгән өчен түләү юк. Хуҗалык рәисе аз гына ашлык өләшсә дә, аны төрмәгә утырталар, чөнки хөкүмәткә икмәк тапшыру заданиесе үтәлмәгән. Колхозчылар иртәнге сәгать өчтән төнге унбергә кадәр басуда. Өй тулы бала-чага, сыер савылмаган. Мал карау, өйдәге барлык эш 7-10 яшьлек балалар өстендә, зурраклары басуда. Шул балалар әле кул белән йолкып малга кышлык печән дә әзерли, ягу өчен урманнан агач ботаклары ташый.

Тагын шунысы үзәккә үтеп истә калган: балалар яланаяк басуда камыл өстеннән башак җыя иде. Камыл очлы-үткен, сабыйлар аягы суелып, кып-кызыл канга бата. Үзебез яланаяк йөрсәк тә, фронтка күпме оекбаш, җылы бияләй бәйләп җибәрдек. Черек бәрәңге ашап тамак туйдырдык. Ә икмәк тулысы белән фронтка озатылды.

Бөек Җиңүгә авыл халкының һәм үсмер балаларның керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ләкин хөкүмәтебез һәм без сайлаган депутатлар аны бөтенләй онытты. Аларга бернинди ташлама каралмаган. Ул буын кешеләре арабызда бик аз инде, гомеренең соңгы елларында булса да кадер-хөрмәттә яшәсеннәр иде.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Барыгызны да шушы зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 64 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм. Хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек телим. Без кичергәнне балаларыбыз-оныкларыбыз күрмәсен, алар аны китаплардан укып, кинолардан карап кына белсен. Күкләребез мәңге аяз-тыныч булсын!

Оркыя ШАКИРОВА,

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны.

районы.

Дан сезгә!

Мәскәү астыннан Берлинга барып җиткән илне саклаучыларга дан!

Безнең буынга байтак Җиңү бәйрәмнәрен күрергә туры килде. Әмма минем әбиемә, әниемә һәм үземә бу Җиңүне яулап кайтучы әтиемне күрергә насыйп итмәде Ходай. Инде күп сулар акса да, әбиемнең һәм әниемнең исән кайтканнарны күреп, күз яшьләрен агызып утыруларын хәзер дә онытмыйм. Бу зарыгып көтүләр, күз яшьләре агызу 1947 елга кадәр дәвам итте.

Әтиемнең соңгы хаты Днепр елгасын кичкәндә килде. Шуннан соң хәбәр өзелде. Язуында Днепр елгасы кан булып акты дигән ул. Шул су белән агып юкка чыгуы булган бәгыремнең. Әтиемнең “Хәтер китабы”нда исеме дә юк.

Авыр еллар уза торды. Әбием үләр алдыннан, баласын көтүе аркасында, 6 ел чамасы акылга зәгыйфь булып яшәде. Шул берничә ел эчендә ул миңа әтием исеме белән эндәшә иде. 1952 елда дөнья куйды. Урыны җәннәттә булсын.

Миңа – әтисез, әнигә ирсез бик авыр булды. Ул чорларда атасыз баланың ничек кадерсез икәнен бер үзем генә белдем.

Бу Җиңүне китерүче даһилар – И.Сталин белән Г.Жуковка нинди теләкләр теләсәк тә аз булыр. Нинди коралланган армияне ике кешегә бер мылтык тотып сугышып җиңү яуладылар. Зур заводлар төзетеп, шул ачы сугыш дәверендә танк самолетын уйлап табып халыкны яклады алар. Хәзерге түрәләр исә кризис дип бөтен дөнья малын сатып, бәя арттырып, халык өстеннән көлеп яталар. Шул чорда хәзерге түрәләр булса, без күптән дошман кулында була идек инде.

Мондый затлар хәзерге армиядә бар микән?! Безне яклый алырдай кадрлар бармы? Ни өчен ничә еллар дәвамында армиядә тәртип юк? Ник армия хезмәтеннән качып йөриләр? Түрәләрнең кайсының малае армия сафында хезмәт итә? Сорау туа: илне болай саклап калып буламы?

Кадерле ветераннар, тол аналар, апалар, бәйрәмегез күркәм булсын! Узган афәтләр башка кабатланмасын иде.

З.ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии