- 26.05.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №21 (27 май)
- Рубрика: Архив
Әлеге газетаны нәшриятка җибәрер алдыннан алынган хәбәр.
Дуңгыз гриппы Мәскәүдә Дәүләт Думасы хезмәткәрендә табылган. 42 яшьлек ханым күптән түгел Испаниядән кайткан булган. Моннан тыш, тагын бер 13 яшьлек үсмер һәм ир кеше дә махсус тикшерү үтә. Дөрес, әлегә аларда диагноз расланмаган. Моңа кадәр дә 2 русияледә бу чир табылган иде
Бу хакта 9нчы биттән укый аласыз. Марат Сафин тиздән Казанга күчәргә мөмкин
Life.ru язганча, 2013 елгы Универсиадага әзерләнүче Татарстан балаларны өйрәтү өчен дөньякүләм танылган теннисчыны Казанга чакырган.
Акча җыючы мәктәпләр прокурорга хәбәр ителгән
Казан хокук яклаучылары 30 мәктәп һәм гимназиянең, шулай ук 8 балалар бакчасының финанс эшләрен тикшерүне сорап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте.
20 апрельдә Казан хокук яклау үзәге ата-аналардан акча таләп итүче мәктәп һәм бакчалар турында телефон аша хәбәр итүне сораган иде. Бер ай эчендә бу оешмага 52 кеше мөрәҗәгать иткән. Ата-аналарның күпчелеге, балаларыннан үч алудан куркып, исемнәрен әйтергә теләмәгән.
Хокук яклаучылар канун нигезендә мәктәпкә кадәрге тәрбия һәм гомуми урта белем бушлай булырга тиеш дип, бакчаларда һәм мәктәпләрдә төрле максатлар өчен акча җыюга каршы чыга. Милиция үзенә каршы шикаятьне кире алуны таләп итә
Башкортстанның Октябрь районында милициянең бер хатынны кыйнавына һәм аның баласын урамда билгесез урында калдыруына бәйле җинаять эше ачылды.
Октябрь шәһәрендә яшәүче Анна Михайлованы 19 апрельдә милиция хезмәткәрләре кичке тугызда канунсыз рәвештә урамда тоткарлап айныткычка алып киткәннәр, аның тугыз яшьлек кызын шәһәрнең таныш булмаган урынында, урамда ялгызын гына калдырганнар, диелә.
Узган атнада Октябрь район суды Михайлова канунсыз рәвештә тоткарланган дигән карар чыгарган иде. Азаплауларга каршы төбәкара комитет белдерүенчә, җинаять эше ачылуга карамастан, милиция хезмәткәрләре Михайловага һәм аның 9 яшьлек кызына басым ясап, милиция хезмәткәрләренә каршы прокуратурага бирелгән шикаятьне кире алуны таләп итә.
Тәмәке 1 мең кешене үтерә
Русия Дәүләт Думасы илебездә тәмәке тартуны чикләү турында яңа закон проектын көзен караячак. Анда сүз тәмәке тартуны ташлауда дәүләт ярдәме, җәмәгать урыннарында тартуны һәм аны ваклап сатуны чикләү, шулай ук тәмәке рәвешендәге сувенирлар, тәм-том әзерләүне тыю турында. Думаның сәламәтлек саклау комитеты рәисе Ольга Борзова сүзләренчә, Русиядә тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан көн саен бер меңләп кеше үлә. Бу юл-транспорт һәлакәтенә караганда, 10 тапкыр күбрәк. Моннан тыш, Русиядәге һәр өч янгынның берсе кемдер тарафыннан сүндерелми ташланган тәмәке аркасында килеп чыга. “Бу тәмәке тартучыларның хокукларын чикләми, киресенчә, күпчелек тартмаучылар хокукларын яклый торган закон булачак”, – диде ул.
“Больничный” яңача түләнә
Яңа елдан соң авырган вакытта хезмәткә яраксыз вакыт өчен түләү үзгәртелә. 2010 елдан бюллетень өчен социаль страхование фонды беренче көннән үк түләячәк. Әлеге вакытта беренче ике көнне эш бирүче күтәрә иде. Шулай ук процентларда һәм “больничный” күләмендә дә үзгәрешләр булачак.
“Иномарка” арзаная
Чит ил маркалы машиналарның хакы арту тукталды. “Автостат” мәгълүмат агентлыгы анализына ышансаң, ул хәтта арзаная да башлаган. Русиядә соңгы бер ай эчендә чит ил машиналарына бәяләр уртача 1,4%ка кимегән. Шунысы бар: аз комплектлы, арзанрак машиналар хакы акрынрак төшә икән.
Түрәләр декларациясенә халык ышанамы?
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Русия халкының югары дәрәҗәле чиновникларның мал-мөлкәте турындагы декларацияләренә мөнәсәбәтен белеште.
ВЦИОМ белгечләре Русиянең 42 төбәгендә 1600 кешене сораштырган. Җавап бирүчеләрнең 13% эш хакы, фатир, машина, акцияләр, банклардагы акча турындагы декларацияләргә кызыксыну күрсәткән.
Декларацияләр белән танышып чыккан русиялеләрнең 70% аларның дөреслегенә ышанмаган. Җавап бирүчеләрнең 17% исә документлар ышандырырлык, дип әйткән. Тагын 29% кеше күрсәтелгән саннарның дөреслегенә ышанмаганга күрә, түрәләрнең декларацияләре белән бөтенләй танышып тормаган.
Министрлар күпмегә баеган?
Русия җитәкчеләре һәм Татарстан башлыгыннан соң республика түрәләренең дә узган елгы кереме турында мәгълүмат пәйда булды. Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты җитәкчеләре арасында былтыр иң зур керемгә Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов ия булган. Ул 16 миллион 318 мең сум акча эшләгән. Ә иң аз акча алучы – мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Ул былтыр 961 мең сум күләмендә керемгә ия.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин былтыр 4 миллион 178 мең сум, Татарстан Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов 3 миллион 642 мең сум, Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 6 миллион 643 мең сум, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров 3 миллион 242 мең сум, вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 5 миллион 107 мең сум күләмендә керем алган. Вице-премьер – мәдәният министры Зилә Вәлиева эшләгән акча 2 миллион 738 мең сум булган.
Министрлар арасында иң бае – Марат Хөснуллин. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының байлыгы узган ел 7 миллион 757 мең сумга арткан. Аннан Радик Гайзатуллин (финанс министры – 5 миллион 748 мең), Азат Хамаев (җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры – 4 миллион 160 мең),
Иң аз керемле министрлар күптән түгел генә билгеләнгән кешеләр. Түрәләрнең айлык хезмәт хакын белергә теләсәгез, керемне 12гә бүлегез…
Кайда яхшырак?
Мәскәүдә нәшер ителүче “Русский репортер” журналы миллионлы шәһәрләр арасында кризис шартларында иң тотрыклы шәһәрләр исемлеген бәян итте.
Анда миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында Казан – дүртенче урында. Узган ел ул икенче иде. Ә менә былтыр беренче унлыкка да кермәгән Уфа – быел икенче. Ул Екатеринбургтан гына калыша. Өченче урында – Новосибирск.
Комментарии