- 26.05.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №21 (27 май)
- Рубрика: Архив
Берничә айдан Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева берничә елга зур сәхнәне калдырып торачак. Туасы икенче нарасыен тәрбиялисе бар бит. Декрет ялы алдыннан ул Татарстанның кайбер район үзәкләрендә яңа концерт программасын тәкъдим итте. Без аның белән шул хакта сөйләшеп алдык.
– Кечкенәдән бик күп җыр конкурсларында катнашып, җиңүләргә ирешеп, үземне үзем “тәрбияләп” үстем. Унберенче сыйныфта белем алганда, Казанда үткән “Сандугач керде күңелгә” дип аталган җыр фестивале тормышымны тулысы белән үзгәртеп куйды. Бөтенләй башка юнәлештә укырга тиешле чыгарылыш укучысы идем. Һәм менә шул фестивальнең шарты буенча җиңеп, бүгенге Казан дәүләт мәдәният университетына укырга кердем. Беренче курста Казан милли мәдәният үзәгенә эшкә урнаштым. Уку һәм җыр сәнгатен бергә бәйләп, шул юнәлештә тормышымны көйләп җибәрдем. Һәм бүгенге көнгә кадәр рәхәтләнеп җырлап, гаиләм белән тату, матур тормыш алып барабыз. Аллага шөкер, улыма тиздән җиде яшь тулачак. Бик теләп балалар бакчасына йөри әлегә. Сәләте күбрәк җырга түгел, спортка тартым. “Ак барс” хоккей клубына йөрибез. Бер ел шөгыльләнәбез, киләчәктә шул юнәлештә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын иде. Якты өметләр баглыйбыз.
–
Ял көннәрегез ничек уза?
– Аерым йорт белән торгач, бакчада эш беркайчан да бетми икән. Мин чәчәкләр утыртам һәм аларны рәхәтләнеп тәрбиялим. Менә шулай күп вакыт саф һавада уза минем.
–
Нинди төсләргә өстенлек бирәсез? Яраткан ел фасылыгыз?
– Кызыл һәм сирень чәчәге төсләренә үлеп гашыйкмын. Җәй айларын яратам. Шулай ук көзне дә сагынып алам, чөнки туган көнем шул фасылда.
–
Үзегезне тагын нинди сәнгать өлкәсендә сынап карыйсыгыз килә?
– Төгәл генә әйтә дә алмам кебек. Шулай да бүгенге көндә нәрсә тәкъдим итсәләр дә, булдыра алам шикелле. Бары тик курыкмаска гына кирәк. Әнә, кино сәнгатен дә уңышлы гына башкарып чыктым. Тамашачы да яратып калды, әрләүче булмады (көлә). Теләк булса, барын да башкарырга мөмкин.
–
Тамашачыны алдалау җиңелме?
– Тамашачы бит ул бик нечкә күңелле. Кайвакыт юк-барга да ышана. Шуңа күрә бик еш алдана да. Кайбер артистлар тамашачыны рәхәтләнеп алдалый (фонограмма белән Х.Ә.).
–
Тормышыгыздан канәгатьме сез?
– Аллага шөкер, кризис дисәләр дә, эшләгән кеше үз тормышын матур итеп алып бара ала. Хезмәтне бик яратырга кирәк. Иң мөһиме – сугышлар булмасын, дин өлкәсендә бүленүләр килеп чыкмасын иде.
–
Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?
– Бәхет төшенчәсе күпкырлы. Һәр кеше аны үзенчә аңлый һәм бәяли. Минем өчен сәламәтлек, гаилә һәм балалар.
–
Килеп чыккан вак проблемаларны (аппаратура ватылу, күлмәк сүтелеп китү, ут сүнү һ.б.) нәрсәгә юрыйсыз?
– Бернәрсәгә дә юрамыйм. Әле менә бүген дә Казан-Нурлат юлында машинамны җимердем. Артка чигергәндә машина астындагы саклану җайланмасын каерттырдым. Концерт башланырга ярты сәгать кала гына килеп җиттем. Әлегә беркайчан да концерт алдыннан автосервиста йөргән юк иде (көлә). Аллага шөкер, бернәрсәгә дә юрамый матур гына программабызны нурлатлыларга тәкъдим иттек.
–
Сәхнәдән китү теләге юкмы?
– Юк дип әйтергә ярамый. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барыбер кайчан да булса сәхнәне дә калдырырга туры киләчәк. Киләчәк тормыш үзен күрсәтер, хәлдән килгәндә, рәхәтләнеп җырлыйм әле.
Сентябрь аенда икенче бәби алып кайтырга җыенабыз. Бу көннәрдә кем икәнлеген дә белергә барабыз. Үзем сиземләвем буенча малай булыр дип торам. Аңа кадәр әле чакырылган Сабантуйларда рәхәтләнеп чыгышлар ясарга исәп бар. Бик ерак булмаган берничә чит ил Сабантуйларына барып кайту да планда тора.
Хәлим ӘЛИМОВ
Комментарии