Русиядә байлык туган-тумачалыкка бәйле

Русиядә байлык туган-тумачалыкка бәйле

Русиядәге иң бай гаиләләр исемлеге тәкъдим ителде. 50 гаиләдән торган исемлектә Татарстан кешеләре дә бар.

«Финанс» журналы тәкъдим иткән исемлекнең башында православ банкирлары – бертуган Ананьевлар тора. Чиркәү төзелешләренә һәм, гомумән, православ үсешенә ярдәм итүче бу меценатларның акча эшләү ысулы нигезендә финанс бизнес тора. Алексей «Промсвязьбанк» җитәкчеләр шурасы рәисе булса, аның энесе Дмитрий – Русия Федерация Шурасы рәисе. Алар шулай ук «Промсвязьнедвижимость» акцияләренә ия. Әлеге туганнарның шәхси капиталы бертөсле – 3,25 миллиард доллар.

Узган елны Ананьевларны Гуцериевлар узып киткән иде. Быел әлеге нәсел исемлектә икенче урында килә. Монда исә туганлык җепләре киңрәк җәелгән. Бизнес абый-энеләр арасында гына түгел, ә туганнан-туганнар арасында да алып барыла. Аларның берсе «Русс­нефтьне» оештыручы булып саналса, икенчесе «Бинбанк» президенты, моннан тыш, туганнар арасында офис-сәүдә күчемсез милеге белән идарә итүчеләр дә бар.

Быел исемлектә өченче – яңа кешеләр: бертуган Аркадий һәм Борис Ротенберглар. Aлар Русия премьер-министры Владимир Путинның якын дуслары буларак тасвирлана. Әгәр Аркадий җәмәгатьчелектә «СМП-банкы» җитәкчеләр шурасы рәисе саналса, аның энесе – Русия дзюдо федерациясе президенты урынбасары. Әлеге туганнарның кереме бик зур тизлек белән үсә. Алар – «Строймонтаж», «СМП-банк» «Мостотрест» акцияләре ияләре.

ТАТАРСТАНДА ДА БАЙ ГАИЛӘЛӘР БАР

Бу Русиядәге иң бай гаиләләр исемлегендә шулай ук Татарстан кешеләре дә бар. Мисал өчен, элеккеге Президент Минтимер Шәймиевнең уллары – Радик белән Айрат 22нче урында. «Таиф» акцияләренә ия бу туганнарның уртак капиталы 960 миллион доллар тәшкил итә. Алардан беразга гына «Эдельвейс групп» һәм «Кызыл Шәрык» җитәкчеләре – Илшат һәм Айрат Хәйруллиннар калыша. Моннан тыш, исемлектә Федерация Шурасы әгъзасы Ралиф Сафин һәм аның улы Молдовадагы шикәр бизнесы идарәчесе Марат та бар. Ата кешенең кереме 380 миллион доллар булса, аның 1977 елгы улыныкы – 120 миллион.

E-tatar газетасы интернет-басмасы җитәкчесе Илшат Сәетов бизнес, беренче чиратта, үзара мөнәсәбәтләргә, аерым алганда, бер-береңә ышануга бәйле, дип саный. Аның фикеренчә гаилә бизнесы системасы шулай барлыкка килә. «Советлар таркалгач, бушлыкта калган күп корылмалар, җирләр бар иде. Иң җитез һәм хәйләкәрләр аны бүлешеп бетерделәр», – ди И.Сәетов.

Әгәр чит илдә бизнес, нигездә, ата белән ул арасында алып барылса, Русиядә күбрәк бертуган абыйлар яки сеңелләр арасында таралган. Сәетов моны капиталистик формалар булмауга бәйли. Аның сүзләренчә, чит илдә атадан улга күчү алымнары инде күптән уйланылган һәм шул килеш дәвам итеп килә. «Русиядә аталар белән балаларның бизнесы 50-60 елдан соң гына төптән формалашачак. Чөнки Русиядә балаларны «әзергә-бәзер» итеп тәрбиялиләр, шуңа, алар күп очракта бозыла. Ә Көнбатышта атасы баласын алдан ук җитәкче итеп куймый, ул, түбәннән күтәрелеп, еллар дәвамында гына югары дәрәҗәгә җитә. Алар үз балаларын ныгысын дип, авыр шартларда үсүен тели. Бездә, балаларга иң әйбәтен генә бирү кирәк, дигән дөрес булмаган караш яши», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

.

Комментарии