ШТК кубогы Казанда калды!

ШТК кубогы Казанда калды!

Шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уеннары 18 май көнне юмор хисенә битараф булмаганнарны «Сәйдәш» мәдәният йорты бинасына җыйды. Катнашучы командалар йөгерешә, чыгышларын кабатлап карый, дулкынлану хисләре кичерә… Бәйрәм башланырга санаулы минутлар калып барганда, залга кереп утырдым. Монда оештыручылар тагын да ныграк дулкынлана, катнашучы командалар өчен борчыла иде.

финал уены темасы «Студент булсаң» дип исемләнгәнгә, икеләтә кызыксыну белән сәхнәне күзәттем. Биредә 9 команда катнаша, араларында Казанга кунак булып килүчеләр дә бар иде. Алар Яр Чаллы шәһәреннән – «Чаллы яр», Байлар Сабасыннан «Саба» командалары. Калган катнашучылар: Казанның 17нче гимназиясеннән – «Катык», Мәгариф үзәгеннән – «Яңа гасыр», 20нче гимназиядән – «Таныш», 1нче гиназиядән – «Дөбер-шатыр», 171нче мәктәптән – «Medin Azina», Казанның 2нче гиназиясеннән – «Кадак», 149нчы лицейдан «Формат А» командалары.

ШТКның финал уеннары өч өлешкә бүленгән иде. Беренче бүлек – сәламләү. Һәр команда үзе белән таныштырырга һәм мәзәкләргә, кызыклы хәлләргә игътибар бирергә тиеш иде. Һәр команданың чыгышы да бик күңелле булды. Аеруча «Дөбер-шатыр», «Таныш», «Саба» командаларының чыгышлары истә калды.

Финал уеннарының икенче өлеше тагын да күңеллерәк. Анда мониторга чыккан рәсемгә карап кызыклы фикерләр әйтергә кирәк иде. Жюри әгъзалары бу уенга күбрәк игътибар бирде. Тиз арада фикереңне җыеп, импровизация ясый алуны чын ШТКчы гына булдыра. Тик рәсемнәр азрак булып чыкты. Шуны истә тотып, жюри әгъзасы Зөлфәт Зиннуров ярдәмгә килде. Култык астына ике шешә кыстырып «рәсем» булып басты. Моңа да күп фикерләр әйтелде. «Зөлфәт Зиннуров «Вамин»да су ташучы», «Суыткыч – култык астында!», «Дезодорант куллансагыз, әйбәтрәк булачак» һ.б. Соңгы, иң дулкынландыргыч өлеш – «Музыкаль өй эше» дип исемләнгән иде. Һәр команда музыкаль чыгыш күрсәтергә тиеш булды. Кайбер катнашучылар бу конкурсны аңлап бетермәгән булса да, уңышлы чыгыш ясады.

Тантаналы, бүләкләү өлешенә күчкәч, жюри әгъзалары сәхнәгә күтәрелде. Һәрберсе катнашучы командаларга теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, финалга чыккан һәр команданы җиңүче дип табарга кирәк, чөнки финал уеннарына җитү өчен дә гаҗәеп күп тырышлык сорала. Жюрида Римма Бикмөхәммәтова, Гөлназ Хәмзина, Зөлфәт Зиннуров, Данир Сабиров, Ислам Вәлиев һәм Динар Кәримов бар иде.

Финал нәтиҗәләре буенча Байлар Сабасыннан «Саба» командасы – 3нче, Казанның 149нчы лицееның «Формат А» командасы 2нче урынга лаек булды. Ә 1нче гимназиянең «Дөбер-шатыр» командасы 1нче урын алды.

Татар телендә шундый кызыклы проектлар булганга күңел сөенә. «Татарда юмор хисе юк» дигән сүзләрнең хаксызлыгына чын күңелдән инанып кайттым.

Тамчыгөл Такташева.

Комментарии