Казан хакимен сайлауны Европа суды тикшерә

Казан хакимен сайлауны Европа суды тикшерә

Ул судның Казан мэрын турындагы шикаятен кире бормауны зур казаныш дип саный, чөнки кайбер мөрәҗәгатьләр инде алдан ук «карарга лаек түгел», дип кире кагыла.

Хәзер Мәскәүдә яшәүче Мортазин әйтүенчә, 2010 ел октябрьдә шәһәр мэрын сайлау булырга тиеш иде, ә язын кала депутатлары мэрны халык түгел, ә депутатлар сайлаячак дигән үзгәреш кертте.

Мортазин моны Татарстан Конституциясенә каршы килә, дип саный. Заманында аларга мэр сайлау турында референдум уздыруны җирле мәнфәгатьләргә карамый торган мәсьәлә, дип аңлатканнар. «Ә хәзер җирле мәнфәгатьләргә карый торган килеп чыкты. Алай була алмый бит инде?» – ди ул.

Русия югары суды бу шикаятьне И. Мортазин төрмәдә утырганда караган һәм кире каккан.

Аның шикаяте Европа судында кабул ителгән көннәрдә, Русия Дәүләт Думасы илгә Европаның кеше хокуклары суды карарларын үтәмәскә рөхсәт биргән канун өлгесен тикшерү турында бәхәсләр алып бара. Федерация Шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Александр Торшин июньдә Думага «Русиянең кайбер кануннарына үзгәрешләр кертү турында» канун өлгесен тәкъдим итте. Әлеге канун белән Русия үзенең конституция судына Европаның кеше хокуклары судының кайбер карарларын гамәлдән чыгарырга ирек бирәчәк.

Кайберәүләр канун өлгесе инде депутатлар җәйге ялга киткәнче үк карарлар, дип фаразласа да, Дума аны көзгә калдырды.

Элегрәк танылган хокук яклаучылар, мондый канун кабул ителсә, Русия Европа Шурасыннан куылачак, дип белдергән иде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Русиядә сәрхушлек белән көрәш сырага килеп төртелде

Бик тиздән Русиядә сыра эчемлеге рекламасы тарихта гына калырга мөмкин. Дмитрий Медведев имзалаган яңа канун нигезендә, исерткеч эчемлекләр рекламасы тыела. Шулар арасында сыра да Русиядә беренче тапкыр алкоголь эчемлеккә тиңләнде. Хәзер сәгать 23тән иртәнге 8гә кадәр аны сатуга чик куела. Аны элекке кебек, чат саен төзелгән кечкенә киосклардан алып булмаячак, ул бары зур кибетләрдә генә сатылачак.

Бу үзгәрешләр Д. Медведевның 2009 елгы сәрхушлеккә каршы планының бер өлеше булып тора. 2010 елның гыйнварында Русия сырага салымны арттырды.

Былтыр русиялеләр елына кеше башына уртача12 литрярым исерткеч эчемлек кулланган. Шуларның биш литры – аракы, дүрт литры – сыра, калганнары башка төрле эчемлекләр.

Британиянең «The Lancet» медицина журналының 2009 елны уздырган тикшеренүләре күрсәткечләренә караганда, Русиядә ел саен исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә 600 мең кеше үлә һәм шуларның яртысыннан күбрәге – 15-54 яшьлек ир кешеләр.

Советлар Берлеге таркалгач, сыраны кулланучылар арта килде. Хәзер дә күпләр бу яңа канун ниндидер үзгәрешләр китерәчәгенә бик шикләнеп карый. Мәскәүдә урнашкан федераль һәм төбәкләрдәге хәмер базарын өйрәнүче үзәк җитәкчесе Вадим Дробиз узган елның азагында төнлә исерткеч эчемлекләр сату тыелуына карамастан, аны куллануның бик үк кимемәвен әйтә. Белгеч фикеренчә, даруханәләрдә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыю отышлырак булачак, чөнки алар тәүлек буе эшли һәм 90% фармацевтика алкоголе тиз куллану өчен яраклы.

24 яшьлек актриса Дарья Горшкалова бу канун Русиядәге мәсьәләне хәл итмәячәк, дигән фикердә. «Кешеләр ничек эчте, шулай эчәчәк. Бу Русия проблемасы гына түгел. Әгәр тыелса, иртән сатып алачаклар да, аннары кичкә эчәчәкләр. Европада да тәмәке бик кыйммәт, шуңа да карамастан, аны әле дә тарталар», – ди ул.

Русия халкының эчәргә яратуын һәм хакимиятнең бу өлкәдә «сугыш» башлавын исәпкә алганда, әлеге яңалыклар Д. Медведев һәм «Бердәм Русия» фиркәсенең сайлау алдыннан ныклы адымы булып тора.

Кояшлы көнне Пушкин мәйданында сыра тотып утырган 40 яшьлек Сергей Зайцев, илдә моңардан да мөһимрәк проблемаларның күп булуын әйтә. «Яхшы түләнә торган эш кирәк. Иртәгәге көнгә ышаныч булырга тиеш. Аннары инде таләп итсен. Ул башта бирергә, аннары таләп итәргә тиеш. Ә ул миңа нәрсә бирде соң? Берни бирмәде», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

azatliq.org

Брейвик Путинны үрнәк итеп күрә

Норвегиядә 76 кешене үтергән Андерс Брейвик мөселманнарга тәре яулары башларга һәм Мәскәүдән үрнәк алырга чакыра.

Дүшәмбе көнне бөтен Норвегия корбаннарны бер минут тынлык белән искә алудан башлады. Террор гамәле өчен гаепләнүче 32 яшьлек норвегияле Андерс Беринг Брейвик дүшәмбе көнне суд каршына басты.

Кыска вакыт эчендә узган беренче утырышта Брейвик җомга көнне булган шартлау һәм атышны оештырганын һәм башкарганын расласа да, үзен гаепле дип танудан баш тартты. Судта ул шулай ук бу эшкә бер террор челтәренә керүче ике төркемнең дә катнашканлыгын белдерде. Элегрәк ул ялгызы гына эш иткәнлеген әйткән иде.

Беренче утырыштан соң Брейвик сак астына ябылды. Ул полициядә сорау алу вакытында Ослода хөкүмәт бинасы янында бомбалы машина шартлатуын да, Утейя утравында кешеләрне утлы коралдан атуын да раслады. Шартлаудан сигез кеше һәлак булса, утраудагы атыштан 98 кеше үлде. Моннан тыш, дистәләрчә яралының егермеләбе авыр хәлдә.

Брейвикның бу адымнарга ни өчен барганлыгын аның адвокаты Геир Липпестад белдерде. Аның әйтүенчә, Брейвик бу һөҗүмнәр белән дөнья игътибарын үзенең сәяси карашларына җәлеп итәргә теләгән. «Аның әйтүенчә, ул бу гамәлләрне коточкыч дип саный, әмма ул моны зарур дип исәпли», диде адвокат Липпестад. Брейвик үз карашларын үтерешкә берничә сәгать кала гына интернетка чыгарылган 1500 битлек белдерүендә ачып сала. Бу белдерү аның мультикультурализмга һәм исламга каршы чыгучы христиан экстремисты булуын күрсәтә. Аны бигрәк тә Европада мөселманнар санының арта баруы борчый. Үз белдерүендә Европадагы мөселманнарга каршы тәре яулары башларга чакыра ул.

Европа җитәкчеләрен мөселманнарга карата йомшак булуда гаепләүче христиан экстремисты, җәмәгатьчелекне Мәскәү сәясәтеннән үрнәк алырга чакыра. Яшьләрне мәдәни яктан консерватив итеп һәм патриотик рухта тәрбияләү өчен, ул Мәскәү Кремле оештырган «Наши» яшьләр оешмасын үрнәк итеп китерә. Алай гына да түгел, Брейвик фикеренчә, хәзерге иң яхшы сәяси система – Русиядә. «Европадагы массаларның эшләми торган демократиясен Русиядәге кебек, демократиянең идарә ителә торган формасына алыштырырга кирәк», – дип яза Брейвик. Шул ук документта Русия премьер-министры Владимир Путин да искә алына. Путинны ул иң нык күрәсе килгән кешеләренең берсе буларак атый.

«Путин хөрмәткә лаеклы гадел һәм тәвәккәл җитәкче буларак кабул ителә», ди ул. Әмма шул ук вакытта: «Путинны анализлау кыен һәм ул безгә яхшы дусмы, иң яман дошманмы булачагы билгесез», – дип нәтиҗә ясый. Русия премьерының матбугат вәкиле Дмитрий Песков, бу документның, чыннан да, Брейвикныкы булуы исбатланмый торып, ашыгыч нәтиҗәләр чыгармаска чакырды. «Әгәр язма аныкы булса да, террорчы – ул «тәмуг кисәве», ә аның барлык язганнарын «акылдан шашкан кешенең саташуы», дип атарга мөмкин», – диде Путин сүзчесе.

Наиф АКМАЛ.

Татарстанда рус теле Русиядәгедән дә яхшырак укытыла

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханын 12 фәннән яхшырак тапшырган. Русия төбәкләренә караганда да, Татарстан укучыларының баллары күбрәк.

Аеруча рус теленнән укучылар БДИны әйбәтрәк биргән. Татарстанда рус теленнән уртача балл 62,4 булса, Русия буенча – 60 балл. Рус теленнән 100 баллны исә быел Татарстаннан барлыгы 54 укучы җыйган, шуларның дүртесе татар мәктәбен тәмамлаучылар икән.

Укучыларның рус теленнән БДИны яхшырак тапшыруы педагогик коллективларның әйбәт укытуы, шул исәптән, укучыларның үзләренең дә БДИга җитдирәк әзерләнүе белән бәйле, ди Мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.

«Бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханын биреп кенә, үзенең тормышын югары уку йортлары тормышы белән бәйли алуны аңлыйлар», – ди ул.

Русия белән чагыштырганда, күпчелек фәннәрдән нәтиҗәләр яхшырак булса да, инглиз, испан телләреннән, җәмгыять белеменнән Татарстан укучылары имтиханны начаррак тапшырган.

Укучылар арасында быел төгәл фәннәрдән имтихан бирүчеләр саны да арткан икән.

«Химияне, физиканы сайлаучылар артты. Моны базар шартларында, гомумән, хезмәт базары ихтыяҗларына игътибар бирү белән аңлатып була. Чөнки, чынлап та, бүгенге көндә гуманитар өлкә түгел, ә, киресенчә, төгәл, табигый фәннәр белән бәйле булган өлкәләр кадрларга мохтаҗ», – ди Мостафин.

Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада 100 балл җыючылар саны да арткан. 2010 елда 74 укучы булса, быел 102 укучы БДИны 100 баллга тапшырган. Аларның бишесе милли мәктәпне тәмамлаган.

Иң югары балларны берьюлы икешәр фәннән алучылар да бар. 100 балл җыючыларның күбесе исә рус теленнән булган. Математика белән информатикадан, гомумән, 100 балл алучы булмаган.

Иң югары баллны җыючыларның күпчелеге Казаннан. Шулай ук Чаллы, Әлмәт, Балтач, Түбән Камадан алучылар да бар.

Бердәм дәүләт имтиханы вакытында кагыйдә бозу очраклары да аз түгел. Күбесенчә телефон, фотоаппаратлар куллану күзәтелгән. Апас районында исә укучыларның тәрәзә аша биремнәр белән флэшкалар атуы, махсус кешеләрнең ул биремнәрне чишәргә булышу очрагы теркәлгән, канун бозу очракларының берсе дә игътибарсыз калмады, ди Данил Мостафин.

«44 чыгарылыш укучысы төрле элемтә чаралары кулланган өчен имтиханнан чыгарылды, чөнки канун аны быел катгый тыя, 26 кешегә аерым административ эшләр кузгатылды», – ди ул.

Төп фәннәрдән быел 21 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Шуның 512се аттестат алмаган.

Шулай итеп, Татарстанда быел бердәм дәүләт имтиханы уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Укучыларның, аеруча рус телен яхшы бирүе республикада телнең югары дәрәҗәдә укытылмавы турындагы борчуларның юкка булуын дәлилләде.

Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.

Атеист мөселман бәйрәмнәрендә ял итәргә теләми

Башкортстан югары судына бер кеше республикада мөселман бәйрәмнәрен бетерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре аның хезмәт хокукларын боза икән. Суд аның теләген үтәргә риза булмаган.

Ул Башкортстанда яши, үзен атеист, дип саный һәм мөселман бәйрәмнәрендә ял итәргә теләми. Әмма христиан бәйрәмнәре турында үз фикерен белдермәгән әле. 11нче июльдә республика югары судында бу очрак буенча хөкем үткәрелгән. Дини бәйрәмнәрдә ял итүне атеистларга һәм башка дин кешеләренә карата дискриминация, дип атый һәм аны конституциядә каралган хезмәт хокукларын боза, ди.

Башкортстан югары суд рәисе ярдәмчесе Елена Макушина аны болай дип аңлатты: «Хөкемдә республика Президенты хакимияте, ял көннәре указына кул куючы буларак, һәм Корылтай хакимияте, канунны чыгаручы әгъза буларак катнашты. Дини бәйрәмнәрдә ял итү хезмәт кодексы белән дә, гомумән, Русия канунияте белән дә каршылыкта түгел. Русия төбәкләренең үз дини бәйрәмнәрен ял көннәре, дип игълан итәргә хаклары бар. Шуңа таянып, югары суд дәгъвәченең таләбен кире какты. Әмма хөкемгә бирүче бу карар белән риза түгел һәм аңа каршы шикаять биргән. Хәзер инде бу эшнең Русия югары судына җибәрелүе ихтимал».

  • Русия федерациясе кануннары буенча, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән башка, елына 18 көн ял дип исәпләнә. Моннан тыш, Башкортстанда «Бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм башка мөһим даталар турында» канун буенча, ял көне дип исәпләнгән өстәмә 3 көн билгеләнә: 11нче октябрь – Республика көне, Ураза бәйрәмнәре һәм Корбан бәйрәмнәре. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре ай календаре буенча ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан игълан ителә.

Белгеч фикере

Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина бу хакта үз фикере белән уртаклашты: «Безнең төп канун ул Русия Федерациясе Конституциясе. Аның 37нче маддәсендә хезмәт азат булырга тиеш, диелгән. Хезмәт итәргә теләгән кеше үзенең шөгыле буенча эшкә урнашырга хокуклы. Әгәр дә ул эшкә кергән икән, ул хезмәт килешүенә кул куйган дигәнне аңлата. Хезмәт килешүендә барысы да языла: нинди көннәр ял көне, нинди көннәр эш көне, эш хакы һәм башкалар. Әгәр кеше бу килешүгә кул куя икән, аңа буйсынырга тиеш. Канунны болай кулланырга тырышу, минем уйлавымча – мәгънәсезлек. Бүгенге көнгә безнең хезмәт ияләренең бөтен кайгысы шушындый проблемаларда гына булса, без бик рәхәт яшибез, дип әйтер идем. Әмма бездә башка проблемалар да җитәрлек бит, эшсезлек мәсьәләсе, мәсәлән.

Ул кеше, үзенең ризасызлыгы белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ә инде аның мөрәҗәгате канәгатьләндереләме, юкмы – анысы хөкем эше. Ләкин конституциядән, хезмәт кодексыннан, хөкем практикасыннан чыгып, бу очракта аның дәгъваләре урынсыз, дип әйтер идем. Хөкүмәтнең карары бар икән, яхшымы, яманмы, без аңа каршы бара алмыйбыз. Бу ясалма уйлап чыгарылган проблема.

Бу очракта мине иң борчыганы – мондый гаризалар килеп чыгуы бер дә бу кешенең каты эшлисе килгән өчен, йә бәйрәм көннәре аңа комачаулаган өчен дә түгел, бу милләтләр арасында күралмаучылык тудыру өчен эшләнә, дип уйлыйм. Бу минем шәхси фикер, әлбәттә».

Лилия ЗАРИПОВА.

Комментарии