- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Архив
Кайберәүләр кебек Салават фанаты түгел мин. Радиодан туктаусыз әйләнгәнгәме, “Салкын чәе” белән “Туган көне” генә күңелгә кереп калган. Быел дустым: – Салават Салават инде. Ике көнлек шырдый-бырдый җырчы түгел ул сиңа. Концертларын 5-6 ел рәттән калдырмыйча йөрим, – дигәч, барырга булдым.
Билетны бер ай алдан алып куйдык. Концертка бер-ике атна кала билетларның бөтенләй бетүен, хәтта басып торырлык урыннарга кадәр сатылуын ишеттем. Шулай итеп, 21 августта Салаватның 21нче сезонына киттек.
Концерт “И туган тел” җыры белән башланды, шуның белән тәмамланды. Гомумән, концертта тел, милләт, дин темасы кат-кат яңгырады. Сәхнә бизәлеше, сценарий да ошады. Салаватның үзен санамасаң, артык-портык сүз сөйләүче юк. Ә җырлар, чыннан да, күңелгә үтәрлек. Менә шулай канәгать килеш кайтып китеп, җырчыны тын кысылганчы мактап йөргән булыр идем дә… Салават абый концерт ахырында кәефне 180 градуска әйләндерде дә куйды.
– Беләсезме иң яратмаган кешеләрем кем? Журналистлар. Аларның 90%ы – тупой. Журналистлар арасында сөйләшерлек кеше юк, – димәсенме.
Битемә лач итеп төкерделәрмени?! Үзем дә сизмәстән, бер секунд эчендә кып-кызыл булдым, манма тиргә баттым. Мине генә түгел, бөтен хезмәттәшләрем һәм дусларымны җиргә салып таптады бит! Бөтен журналист халкын бер калыпка салып, сәхнәдән “тупой” дип атаучы үзе кем була икән? Ул 90% дигәнен кайсы галим исәпләп чыгарган? “Һәрхәлдә, сездән кырык тапкыр акыллырак каләмчеләр җитәрлек, Салават Зәкиевич!” – дип залдан кычкырып булмый шул. Кесәгә чи йомырка тутырып килә торган гадәт тә юк. Янәшәмдә утырган дустым йөземдәге ачуны күреп шаккатты. Бер миңа, бер сәхнәдәге Салаватка текәлеп, күзләрен мелт-мелт ачып йомды ул. Ә Салават, мәгънәсез сүзен дәлилләгәндәй, журналистның аңгыралыгы, юньсез сорау бирүе хакында бер вакыйга сөйләп, халыкны кеткелдәтте. Шуннан соң тәнәфес игълан иткән булсалар, Камал театры залына әйләнеп кермәгән дә булыр идем. Юк шул, бөек җырчының моңлануына тагын бераз түзәргә туры килде. Ләкин шушы минут эчендә сәхнәгә икенче җырчыны чыгарып бастырдылармыни, Салаваттан җан бизде, тавышын ишетәсе килми башлады.
Ярар, мин аны сәхнәдән күреп кенә беләм. Җырчы белән шәхсән таныш, аңардан үз вакытында интервью алган журналистлар “тупойлыклары” өчен оялгандыр, мин әйтәм. Бер карасаң, җырчы бу сүзләре белән журналистларга түгел, үзенә антиреклама ясады, интеллектуаль дәрәҗәсен ачып салды. Алай тикшерә башласак, кайсы һөнәр ияләре 100% акыллы? Тик, артистлар гына дия күрмәгез! Салават Зәкиевич үзе шундый “башлы” кеше булгач, мондый “игълан”нар өчен Җинаять кодексында җаваплылык каралганын да белергә тиеш. Ягъни билгеле бер социаль төркемдәге кешеләрнең намусын пычрату, аларга карата нәфрәт уяту дип тә бәяләнергә бик мөмкин бу.
…Менә шушы кәеф кыручы концерт 750 сумга төште. Сочида ял иткәндә, Дима Биланга 800 сумымны жәлләгән идем, ә монда шул акчага “комплимент” ишетеп кайттым.
Салават абый узган ел “Инде башка җырламаячакмын, соңгы сезон!” дип тамашачыларны пошаманга салган иде. Мин ышанган идем. Сезоннарның ни өчен дәвам ителүенә аңлатма гына булмады. Хәер, реклама өчен һәр нәрсә ярашлы, узган ел соңгы концерт, быел журналистларны мыскыллау – пиар акция өчен шау-шулы яңалык кирәк бит… Ләкин мин “Тупой” башым белән 22, 23, 30нчы сезоннарыгызга барып мәшәкатьләнмәм инде, Салават абый!
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Кем соң монда тиле?
Августта Салават концертлары. Июль аенда, гадәттәгечә, җырчы журналистларны матбугат-конференциясенә җыеп, кет-кет көлеп, сөйлисен сөйләп, сыйлыйсын сыйлап җибәрә. Матбугат вәкилләре соңыннан концерттан нинди кызыклы хәлләр көтеләсен тәфсилләп халыкка җиткерә иде.
Быел журналист халкына мондый “бәйрәм” эләкмәде. Аптырадылар аптыравын, тик илдә финанс торгынлыгы дип юанып, берәү дә моннан гаеп эзләп маташмады. Ә концерт алдыннан җырчы “Татар-информ” агентлыгына интервью бирде. Аның булачак тамаша нечкәлекләре турында икәнлеге аңлашыла. Тик әңгәмәне укыгач, концерт яңалыклары түгел, ә башка фикер истә кала. “Татар-информ” журналисты Венера Беляеваның: “Нигә Сез журналистларны шулкадәр яратмыйсыз?” – дигән соравына каршы Салават: “Сезнең 90%ыгыз – тиле. Сезнең белән сөйләшү миңа кызык түгел. Бөтен сорауларыгыз секс, аракы, акча һәм машиналар санына кайтып кала… Минем концертка халык сездән башка да йөри”, – дип җавап биргән.
Матбугат вәкилләре бу сүзләрдән соң бер атна аңына килә алмый йөрде. Һәм, ниһаять, “Шәһри Казан” газетасында Рузилә Мөхәммәтованың “Егерме беренче сезон: Салават концертын “тилеләр” дә карый” дип исемләнгән мәкаләсе басылды.
Язма авторы Салаватка үпкәсен белдерә: “…минем һәм коллегаларның язмалары, сюжетлары халык кассага килеп, концертка билет алсын өчен генә кирәк. Билет тарату хезмәте болай да яхшы куелган икән, “потыгыз бер тиен”!” яки “Салават “свитасындагы” журналистлар ул “90% тилелек” турында ни уйлый икән?” дип баш вата. Ә “Азатлык” бу турыда ул журналистларның үзләреннән сорарга булды.
“Миңа калса, герой журналистның уенчыгы гына. Журналист кешенең яхшы якларын күпертеп яисә киметеп тә күрсәтә ала. Монысы үз алдына нинди максат куюга бәйле. Һәрхәлдә, Салаватның мине тиле дип уйлавы шикле. Алай дип уйласа, җырларымны башкармас иде. Шуңа күрә мин үпкәләмәдем, әлбәттә”, – диде журналист һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.
“Салават сүзе” газетасы мөхәррире Габделбәр Ризванов та җырчының репликасын күңеленә якын алмаган: “Мин шул тирәдә кайнашкан кеше буларак беләм: журналистлар аны йөз кат тапталган “кайда тудың, ничә балаң бар?” кебек сораулар белән аптыратып бетерә. Ә аның эше бик тыгыз. Бөтен бәла дә үзебездә. Салаватның алай диюе ул – шундый була күрмәгез, дип яратып кына әйтүе”, – ди.
Рузилә Мөхәммәтова үзе дә “Азатлык”ка фикерләрен тәфсилләп аңлатты.
– Бу язма Салаватка адресланса да, аны барлык эстрада артистлары үзләренә кабул итсә, дөресрәк булыр иде. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй инде. “Журналистлар – тиле” дигән сүз аннан чыкты, шуңа күрә материал аңа багышланды.
– Димәк, ул Сезнең хәтерне калдырды?
– Һәр уйлы журналист күңеленә тигәндер дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, башкаларның дәшмәвенә гаҗәпләндем.
– Тамашаның темасы – туган тел. Изге ният белән уйланылган эш кытыршылыкларын күпләр әйтергә базмады. Ә Сез хәреф хаталарына кадәр күрсәтеп бирдегез…
– Салаватның “Туган тел” шигыренең 100 еллыгын белүе, гомумән, хөрмәткә лаек. Әмма хәреф хаталары – аның проблемасы гына түгел, барыбызга да кагыла. Салаватның, бәлки, грамматикасы аксыйдыр, бәлки, ул экранда ни язылганны укып тормыйдыр… Мин шуңа күрә: «Бер надан язганны төзәтергә Салават тирәсендә бер акыллысы табылмаган!» – дидем. Үз телебезне вата-җимерә язу – үзебезне хөрмәт итмәү ул.
Бер яктан карасаң, Салават Зәкиевич тә хаклы. Надан журналистлар бар. Миңа калса, артисттан секс яки аракы турында сорау ул әле журналист аңгыралыгын билгеләми. Журналистлар, гадәттә, кешенең интеллектуаль дәрәҗәсен чамалап бирә сорауны. Акыллы кеше белән акыллы темага, наданрак икән, җиңелчә темага сөйләшә. Бу, киресенчә, журналистның профессиональлеге, минемчә”, – диде Рузилә Мөхәммәтова.
Рузилә ханым да хаклы, Зөһрә исеме хата белән язылган. Тик моңа кадәр үз тамашасында татар милләтен рухи яктан бөтен итүче язучылар, җырчылар, театр артистлары, драматургларның сурәтләрен барлап, слайд-шоу күрсәтүче эстрада артисты булмады.
Бәлки, хәреф хатасы ише гаеп-кыекларны эзләп утырудан файда юктыр. Чөнки Салават мондый нечкәлекләргә игътибар бирми. Аның өчен мәгънә мөһим. Хәйрия эшләре белән күпләргә үрнәк булырлык җырчының нияте изге. Ул, чыннан да, милләт, тел өчен борчыла. Ә тамашачы җырчының никадәр халыкчан, заманча шәхес булуын сизеп, ябырылып концертка килә. Салават белән бергә көлә, моңлана.
Гөлнар ГЫЙЛЬФАНОВА
“Азатлык”, “Матбугат.ру” интернет сәхифәләрендә бу тема бәхәс кузгалтты. Аларның кайберләрен без дә күчереп басабыз.
Вил Мирзаянов,
АКШ:
– Аптыраш. Гафу итегез, Салаватның тавышы юк. Ул тавышсыз җырлауны имитация ясап, халык аңын бутап, җыр культурасы дәрәҗәсен төшерә. Нәкъ Мәскәүдәге урыс телле җырчылар кебек. Түбән ноталарны гырылдап ала, алардан уттан курыккан кебек кача, тавыш дигән нәрсәсе гел форсаждан гына тора. Тагын нәрсә кирәк журналистларга, язсыннар иде менә шуның турында.
Өмет, Казан:
– Вил абый, Салават турында начар сүз әйтү мөмкин түгел. Салават ул – сезнең кебек милләт өчен җан атып йөрүчеләрдән. Күп артистларга аның кебек милли булырга кирәк әле. Күпсенмәгез! Салаватка ничек тә килешә…
Вил Мирзаянов,
АКШ:
– Менә үзем бик милли җанлы, әмма җыр ягыннан такыр кеше. Милли җанлы, ләкин үз кәсебе буенча йомшак кешегә хәзер сүз дә әйтергә ярамыймыни? Салаватны бик күпләр ярата, килешәм.
Рузилә, Казан:
– Хәйрия эшчәнлеге белән мактанып йөрмиләр. Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән мәкаль бар татарда. Хәйрия эшчәнлеге – күңел халәте, ә реклама чарасы түгел.
Мөслимә, Казан:
– Гадәттә, хәйрия эше белән шөгыльләнүчеләр үз эшчәнлеген мөмкин кадәр яшерә. Кайвакыт бик теләсәң дә «эзләренә» төшеп булмый аларның. Чөнки бу гамәл бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә кылына һәм әҗер-савабы Аллаһы Тәгалә каршында. Шунысы да бар: һәр гамәлебез ниятебездән чыгып бәяләнә. Салаватның нияте ниндидер, белмим. Изге булсын, реклама өчен булмасын иде, дип телисе генә килә. Ә менә журналистларны “тиле” дип атавы өчен, Салават гафу үтенергә тиеш, минемчә. Хәер, гафу үтенми икән, аның эше. Журналистларга әллә нинди сүзләр дә ишетергә туры килә. Мондый вак-төякне генә уздырып җибәрерләр, исләре китмәс, дип уйлыйм. Шәхсән минем өчен мондый сүзләр әйтүе белән Салават үзенең әхлак дәрәҗәсен генә күрсәтте.
Салават үзен җырчы итеп күтәрү мөмкинлеге биргән иң якын иҗатташларын – авторларын да кимсетергә күп сорамый әле ул. “Нигә авторларның исемнәрен атамыйсыз?” – дигән сорауга ул: «Исемнәрен ишетәселәре килсә, үзләре җырласын!» – дип җавап биргән. Русның «Культура лезет из ушей» дигәненең татарчага «аударылышы» шулай була, күрәсең…
Журналистларның шаккаттризм белән мавыгуы, булганнан акыллырак булып күренергә тырышуы, бушлай җимешле чәйгә ияреп әйтелгән фикере – тилелек инде, башкача атап булмый. Һәр эшләүчегә өреп торучы эт була, аңа башка әнчекләр кушыла. Кемгәдер кизәнү өчен, башта үзеңне тәртипкә китерергә кирәк, грамматиканы белүдән һәм бушка ашарга яратудан, эчендәге ваклыгыннан кала, бу ханым-туташның нинди яхшы сыйфатлары бар икән, шуны беләсе иде. Мин үзем аны татар зыялылары исемлегенә куя алмыйм, биредәгеләр чиный-чиный якласа да. Аны ашый торган җиргә генә йөртергә кирәк.
Рузилә ханым! Язма ошады! Салават бакчасына таш атканга гына түгел, ә җырчыны Аллалаштырмаганга! Журналистлар күптән реклама чарасы инде ул… Аларның күбесе җырчылар белән интервьюларны концертка бушлай керү өчен эшли. Әй, үзебезне түбән куябыз да инде, ә?! “Тупой”лар без түгел!!!,
Комментарии