«Күк бүре» президентлыкны яклый

«Күк бүре» президентлыкны яклый

24нче ноябрь Уфада башкорт җәмәгатьчелегенең «Күк бүре» оешмасы президент вазифасын бетерүгә каршы урам җыены уздырды.+

Чара республиканың һөнәр берлекләре каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда 70кә якын кеше катнашты. Кулларда: «Конституция буенча Башкирия түгел, ә Башкортостан!», «Башкортостанның 1997нче елгы Конституциясен кайтарыгыз!», «Русия һәм Башкортостан парламенты депутатлары! Федерализмны тергезү өчен көрәшегез», «Милли республикаларны бетерү – Русия Конституциясен бозу!», «Республиканың президенты булырга тиеш!» кебек шигарләрне күрергә була иде.

«Күк бүре» оешмасының хокук яклау комиссиясе рәисе Руслан Габбасов:

– Чечня республикасы башы Рамзан Кадыйров президент вазифасын бетерүне субъектлардан беренче булып күтәрде һәм аларда президентлык бетте. Татарстан исә бу исемне бетерүгә каршы. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бу вазифаны бетерүгә уңай карый. Шулай булуга карамастан, без президентлык калырга тиеш дип исәплибез. Имеш, Русиядә бер генә президент булырга тиеш. Ә бит Фәннәр академиясе, клублар, компанияләр һәм башка оешма-ширкәтләрдә президент вазифалары бар. Башкортстанның мөстәкыйльлеген бетерделәр, кануннарын тәңгәлләштерделәр, хәзер килеп президентлык та бетсә, чиратта республика статусын югалту калачак. Шуңа без моңа барырга тиеш түгел, – дип сөйләде.

Милли хәрәкәт ветераны Сәгыйть Исмәгыйлев:

– Без 25 ел элек мөстәкыйльлек өчен көрәштек һәм яуладык. Аны Мортаза Рәхимов яуламады, гади халык мәйданнарга чыгып, ачлык игълан итеп яулады. Референдумда да күпчелек мөстәкыйльлекне яклап тавыш бирде. Ул вакытта республика кеременең 49% Мәскәүгә, 51% үзебездә кала иде. Инде хәлләр үзгәрде. Сез – яшьләр, безнең яулап алганны кире кайтарырга тиеш. Югыйсә, федераль Русиянең киләчәге юк, – диде.

Чарада татар җәмәгатьчелегеннән дә бер кеше чыгыш ясады. Ул – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов:

– Русиядә субъектлар белән ике яклы килешүләр булырга тиеш. Шул вакытта гына ул федераль дәүләт статусына туры килә. Дөрес, илдәге күпчелекне урыс милләте халкы тәшкил итә. Ләкин без барлык дөньяда каралганча тигез хокуклы булырга телибез. Ә ул федераль мөнәсәбәтләр, ике яклы килешү, республикаларның икътыйсади мөстәкыйльлеге дигән сүз, – диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русия Конституциясенең 3нче маддәсенә ярашлы, илдәге мөстәкыйльлек һәм хакимиятнең халык кулында булуы ассызыкланган. Иң югары хакимиятнең референдум һәм сайлаулар икәнлеге искә төшерелгән. Шуннан чыгып халык фикереннән башка Башкортстан Конституциясен үзгәртүне туктату таләп ителгән. «Федераль канун Русия һәм Башкортстан Конституцияләреннән югары түгел, ә Башкортстан Конституциясен федераль үзәк файдасына үзгәртү илнең федераль корылышына, аның Русия федерациясе дигән атамасына каршы килә», диелгән.

Резолюция Башкортстан президенты дигән атаманы калдыруны таләп итә.

Мөнир ВАФИН.

Дума депутатлары: Үзләренә – көрәкләп, халыкка – чеметеп кенә

Үзләренә түләүне сөенеп каршы алган Дума депутатлары, Русиядәге минималь хезмәт хакын һичъюгы яшәү өчен кирәкле минимумга кадәр арттыруга каршы тавыш бирде.

Русиянең Дәүләт Думасында минималь эш хакын арттыру турындагы канун өлгесе тикшерелде. Иң түбән эш хакын 350 сумга арттырып 5554 сумга җиткерү планын хөкүмәт тәкъдим иткән иде.

2014нче елның 1нче гыйнварыннан иң түбән хезмәт хакы 5554 сумнан да ким булмаска тиеш.

Депутатларның бер өлеше иң түбән хезмәт хакын рәсми «яшәү минимумына» бәйләп билгеләргә тәкъдим иткән иде. Яшәү минимумы Русиядә хәзер – 7633 сум. Дума бу канун өлгесенә каршы чыкты.

5554 – 7633 = ?

Хезмәт хакы белән яшәр өчен кирәк булган акча күләмен санаганда кеше минуска чыга. Җитмәгән ике мең чамасы акчаны кайдан алырга?

Җәй көне үк вице-премьер Ольга Голодец хезмәт хакында булган тигезсезлекне тикшерү һәм бетерү өчен махсус комиссия төзергә кушкан иде. Русиядә иң югары хезмәт хакларын финанс өлкәсендә эшләүчеләр ала. АКШта, мисал өчен, иң югары хезмәт хакын алучылар – табиблар. Русиядә минималь хезмәт хакы иң югарысыннан 15-16 мәртәбә кимрәк.

Русиядәге бу тигезсезлекне тикшерү барган арада президент фәрманы белән депутатларга түләү арттырылды. Шулай итеп үзләренең айлык хезмәт хаклары кисәк кенә 100 мең чамасы сумга арткан халык вәкилләре, шул халыкның үз хезмәт хакын 300 сумга арттыруга да каршы чыкты.

Алдагы бер елда 449 депутат һәм 165 сенаторга хезмәт хакы түләү өчен бюджеттан 1.87 миллиард сум бүленәчәк, ә киләсе елның көзеннән елына 3.1 миллиард сум бүленә башлый. Депутатлар бу өстәмә акчаларны халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга тотачакларын белдерде.

Алсу КОРМАШ.

Путин Русиясе Милошевич Югославиясенә әвереләме?

Горбачев һәм Ельцин чорында Русия Югославия канкоешын кабатлаудан котылып калган булса, бүгенге Русия Милошевич Югославиясен көннән-көн ныграк хәтерләтә.

+Слобадан Милошевичның Югославияне серблар кулындагы бердәм ил итеп саклап калу өчен ксенофобик серб милләтчелеген һәм ярым хәрби серб көчләрен куллануы 1989-1991нче елларда Көнбатышны бу хәлләр Советлар берлегендә тагы да зуррак күләмдә кабатланырга мөмкин дигән куркуга салган иде. Бәхеткә Советлар берлеге серб җитәкчесе юлыннан китмәде. Әмма ике дистә ел үткәннән соң хәзерге Русия федерациясе шул юлдан китәргә мөмкин. Бу юл урыслар өчен дә, Русиядә яшәүче урыс булмаган халыклар өчен дә, Русиянең күршеләре өчен дә һәм бар дөнья өчен дә зур бәлага әвереләчәк.

Мәскәүнең 1991 елда һәм аннан соңгы беренче унъеллыкта Милошевич юлын сайламавына өч сәбәп бар иде. Беренчедән, урыс милләтчелеге сербларныкыннан көчсезрәк кенә түгел, ә башка төрле иде. Урыс милләтчеләренең дәүләткә һәм үзләренең корбан булуы мәсьәләсенә карашы башкачарак булды. Әгәр дә Михаил Горбачев яки Борис Ельцин милләтчелекне куллана башлаган булса, тагын да күбрәк төбәкләр Русиядән тагын да тизрәк аерылырга теләгән булыр иде. Һәм ул чакта әлеге җитәкчеләрнең икесе дә бу куркынычны бик яхшы аңлый иде.

Икенчедән, Горбачев Советлар берлеген теге яки бу хәлдә саклап калырга теләгәндә Ельцин аны теләмәде. Шулай ук Ельцин, серб диктаторыннан аермалы буларак, империя йөгеннән арыну урыслар өчен бары файдага гына булачак, ә Балтыйк илләренең һәм 11 совет республикасының аерылуына юл куймау өчен көч куллану урысларга өстәмә газаплар гына китерәчәк дип исәпләде. Аның Казанда «күпме йота алсагыз, шулкадәр суверенитет алыгыз», дигән сүзләрен урыс милләтчеләре әле һаман да каргап искә ала.
Өченчедән, Югославиядәге башка республикалар аерылганнан соң кечкенә генә бер ил булып калган Сербиядән аермалы буларак, Русия Советлар берлеге таркалганнан соң дөньяның иң зур иле булып калды. Аның хәрби куәте, Советлар берлегеннән калган сәнәгате, мөһим халыкара көч булып калырга ярдәм итүче атом кораллары бар иде.

Кызганыч ки, соңгы унъеллыкта Русия федерациясенең барлык бу сыйфатлары үзгәрде. Владимир Путинның җәмгыятьне бүлгәләү һәм хакимиттә калу өчен милләтчелекне алга сөрүе нәтиҗәсендә урыс милләтчелеге көчәеп кенә калмады, ә бик нык ксенофобик төс алды һәм төп игътибарын урысларның «корбан» булуына юнәлтте. Нәтиҗәдә, урыс булмаганнарга карата көч кулланырга, үзәк хөкүмәтнең мигрантларга һәм милли азчылыкларга каршы сәясәтен якларга әзер булган урыслар артканнан арта бара.

Өстәвенә, Ельциннан аермалы буларак, Путин Советлар берлегенең җимерелүен XX гасырның «иң зур геополитик казасы» дип атау белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең көндәшләренә карата көч кулланудан да тартынып тормый, бәйсез, әмма Мәскәү яклы төркемнәрнең куркыныч гамәлләренә киртә куймый. Өстәвенә ул тоталитар диктатор Сталинны «эффектив менеджер» дип атап даими алга сөреп килә, Мәскәүнең яки үзенең һәрбер көндәшен «дошман» дип атый. Русия федерациясенең берәр өлешенең аерылуын алга сөрүче яки аны уңай күренеш буларак бәяләп фикерләшүче һәрбер кеше хәзер «дошман» дип атала. Путинның мондый сүзләрен кайбер урыс милләтчеләре дә күтәреп ала һәм ни эшләргә теләсәләр шуны хуплаучы фатиха буларак кабул итә.

Һәм Русия федерациясе, Путинның барлык купшы сүзләренә карамастан, инде элеккеге кебек көчле ил түгел. Путин Русияне чимал сатучы илгә әверелдерде, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, мәгарифне һәм барлык социаль ярдәмне көчсезләндерде. Мәскәүнең әле дә атом кораллары бар һәм ул Грузия, Украина кебек күрше илләргә карата басым ясый ала. Әмма ул инде элеккеге куәтенә ия түгел, һәм, әгәр дә милли хәрәкәтләр, төбәкләрдәге көчләр хәзерге Русия җирләрендә үз дәүләтләрен төзүгә ирешә алсалар, Мәскәү тагын да көчсезләнәчәк.

Кызганыч ки, бүгенге Русия 1989 елгы Сербиягә ныграк охшый бара. Аның бик нык ксенофобик милләтчелеге генә түгел, җитәкчесе дә һәм көч культы да ул чордагы Сербияне хәтерләтә. Бу исә алдагы атналарны һәм айларны чыннан да куркыныч чорга әверелдерә. Һәм бу үзгәрешне хәзерге Русия федерациясендәгеләр генә түгел, дөньядагы калган илләрнең башкалаларында да аңларга тиешләр.

Пол ГОБЛ, сәяси күзәтүче.

«Татарстан» һава ширкәте кайбер шәһәрләргә очудан баш тартты

«Татарстан» һава ширкәте 17нче ноябрьдә булган Boeing һәлакәтенә кадәр үк очышлар санын киметә башлаган иде. Киев, Әстерхан, Кемерово, Краснодар, Красноярск һәм тагын берничә шәһәргә, барлыгы 8 рейсның туктатылачагы игълан ителде. Аланың кайберләре ел ахырына, ә кайберләренең 2014нче елның февраль башына кадәр туктатылуы белдерелде.

Һава ширкәте сүзчесе Гөлназ Миңнеханова «Азатлык»ка «Татарстан»ның әлеге туктатылган рейслардан бөтенләй баш тартмаячагын, ә яз көне аларның яңартылачагын белдерде, тик «бәлки», дип тә өстәде ул. «Бу рейслар очышлар челтәрен оптимизацияләү өчен туктатылды. Әлеге рейслар быел көз көне генә ачылган иде. Яз көне тагын оча башласак, яхшырак булыр дип уйладык. Алга таба рейслардан баш тарту булмаячак», ди Миңнеханова.

Boeing һәлакәте ширкәтне очкычлар мәсьәләсендә дә кыен хәлгә куйды. Төшеп җимерелгәненнән тыш икенче Boeing-737 тикшерү тәмамланганчы рейслардан алынды. Миңнеханова сүзләренчә, ширкәт бүген очкычлары кимесә дә, әллә ни зур авырлыклар кичерми.

«Татарстан»ның 15 Cessna Grand Caravan, дүрт Airbus- А319, ике ТУ-154 очкычы бар. Миңнеханова ТУларның резервта булуын әйтә. Берәр очкыч сафтан чыккан очракта гына алар һавага күтәрелелргә мөмкин. «Татарстан» бүген халыкара рейсларга Airbusларын җибәрә.

Декабрь аенда, Миңнеханова сүзләренчә, ширкәткә тагын ике Airbus кайтачак. Килешүләр имзаланган инде. «Airbusның берсе декабрь башында ук кайтачак. Бу очкыч Казанга килгәнче алты ел башка ширкәтләрдә очкан. Икенчесе дә җиде ел тирәсе кулланылышта булган. Хәзер бездә булган Airbusлар да уртача алты-җиде ел кулланылышта. ТУ-154 очкычының берсенә 12 ел, ә икенчесенә 19 ел ярым. Cessnaлар барысы да яңалар», – диде Миңнеханова.

Наил АЛАН.

Комментарии