СҮГЕНМИ НИЧЕК ТҮЗИМ?

СҮГЕНМИ НИЧЕК ТҮЗИМ?

«Яшьтәшләрем белән горурлана алам: сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эш башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шоферлар бар – ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк.»

Бу сүзләрне Мөхәммәт Мәһдиев 1972 елда, үзенең «Без кырык беренче ел балалары» әсәренә кереш сүзендә яза. Әйе, педагогия көллиятен тәмамлаучылар арасында чынлап та, автор әйтмешли, эшлексез, җилкуарлар да, милләтеннән, диненнән, иманыннан ваз кичкән бәндәләр дә юк. 1930 елда агропедтехникумы буларак оешканнан бирле – 82 ел буена, биредә 18 меңләп мәгариф белгече әзерләп чыгарганнар. Күпчелеге хакында «милләт хадимнәре» дию һич тә артык булмас. Чөнки алар ничәмә-ничә буын татар баласына белем ишекләрен ачты!

Ләкин Арча районы хакимияте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы күзлегеннән караганда, милләт өчен күп изге гамәлләр кылган бу уку йорты мәртәбәлеләр рәтенә керми бугай. Бүген аның кемнәрне тәрбияләп чыгаруы да, педучилищедан чыккан белгечләрнең татарны мәгърифәтле итүдәге өлеше дә түрәләрне кызыксындырмый. Аларга Арча педагогия көллиятенең бушап калган биналары кирәк!

Әйе, әйе, ялгыш укымадыгыз – бушап калган биналары! Бүген Татарстанда тугыз педагогия көллияте һәм Әлмәт физкультура техникумы эшләп килә, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уйлавынча, бу артык күп – кыскартырга кирәк. Арча педкөллияте коллективы фикеренчә, нәкъ менә аларның уку йорты «артык»лар исемлегенә кергән булса кирәк, һәм аны якын араларда ябарга да җыеналар, имеш. Бәлки, укытучылар әзерләүче педагоглар ашыгыч нәтиҗә ясагандыр, шулай да, чарасын алдан күреп кую комачауламас – чаң суга башласак була.

***

Хәер, чаң сугарга этәргеч тә бар. Г.Тукай исемен йөрткән Арча педагогия көллиятендә инде тынычлык качкан. Аның җитәкчелеге, җирле хакимият тарафыннан да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да һөҗүм бара, ди.

Гауга узган 2011 елның язында ук чыккан. Арча районы хакиме Алмас Әмин улы Нәзиров директоры Наил Газиз улы Габдрахмановны чакыртып ала да, икенче номерлы тулай торакны муниципаль милеккә күчерергә тәкъдим итә. Имеш, бу бина район хаҗәтләре өчен бик кирәк. Ләкин әле күптән түгел генә сипләгән тулай торак бинасы көллиятнең үзенә дә бик кирәк шул. Бүген бирегә Татарстанның 25 районыннан, күрше республика вә төбәкләрдән килеп укыйлар. Кыскасы, Наил Газиз улы тулай торакны район хакимияте карамагына тапшырудан баш тарта һәм «хуҗа»ның канәгатьсезлегенә дучар була. Бу сөйләшүдән соң күп тә үтми, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Гүзәлия Минкина килеп төшә. Алар район хакиме Алмас Нәзиров белән педкөллиятнең биналарын, тулай торакларын карап йөриләр. Соңыннан министрлык вәкиле белән директоры арасында кызыклы гына әңгәмә була. Әгәр сөйләүчеләр сүзенә ышансак, алар бәхәсләшә: тулай торак бинасын көллияттән район файдасына ала алсалар, Наил Газиз улы Гүзәлия ханымга бер кәрзин роза гөлләре бүләк итәргә тиеш була. Ә инде ала алмасалар, Гүзәлия ханымнан Наил әфәндегә – бер шешә бик затлы шампан шәрабы. Бу очрашу шулай шаярышып, уен-көлке белән генә узып китсә дә, директор үз өстендә болытлар куера башлавын яхшы аңлый. Әмма ул аңа карап тормаска, ахыргача көрәшергә була, урынбасары Данил Мостафин Альберт Гыйльметдиновка көллиятнең мәнфәгатьләрен яклап үз сүзен әйтә, тулай торакның үзләренә кирәк булуын һәм министрлыкның аны Арча хакимиятенә тапшыруында зарурият югын аңлата. Наил Газиз улы бу юлы җиңеп чыга. Белмим, Гүзәлия Тәлгать кызы аңа оттырган шәрабын җибәргәндерме, әллә әлегә бәхәс дәвам итә дип саныйдырмы?..

***

Арча педагогия көллияте директоры Наил Габдрахманов ялгышмый – аның өстендә, чынлап та, болытлар куера башлый. Көннәрнең берсендә район башлыгы Алмас Нәзиров аны үз янына чакыртып ала һәм итагатьле генә итеп әңгәмә башлап җибәрә. Имеш, синең белән болай көрәшеп яшәп булмый – үз теләгең белән гариза язып эшеңнән кит, башка эш тәкъдим итәбез. Ләкин бит көллият Арчада булса да, район хакимияте юрисдикциясендә түгел, җирле хакимият аны эшеннән җибәрә алмый. Шуңа күрә Наил әфәнде гариза язудан баш тарта, гаебе булса, министрлык үзе кусын, дип белдерә.

Әлбәттә, барыбыз да белә: мондый каршы килүләр эзсез узмый – Мәгариф һәм фән министрлыгына Наил Габдрахмановның булдыксызлыгын, педкөллиятнең таркалып баруын тасвирлаган шикаять китә. Иң кызыгы, үзенең оешкан көненнән бирле республиканың иң дәрәҗәле, гел беренчелекне бирми килгән уку йортында чынлыкта вәзгыятьнең яхшы икәнен белсәләр дә, министрлыкта бу яла ягучы шикаятькә «ышаналар». Тикшерүләр дә, Наил Газиз улын «келәмгә» дәшүләр дә булып ала. Шундый чакыртуларның берсе министр кабинетында уза. Бу юлы инде Альберт Гыйльметдинов үзе Наил Габдрахмановка гариза язып китәргә тәкъдим итә. Юк, гаепләре булган өчен түгел икән, ә бары тик, үзе хакимият кешесе буларак, Арча хакименә теләктәшлек белдерү йөзеннән генә шундый тәкъдим ясавын яшереп тормый министр әфәнде. Ләкин Наил Газиз улы да министрның район башлыгына теләктәшлек күрсәтүе өчен генә китеп барырга юләр түгел! Ул баш тарта – гаебе булса, куыгыз! Ә гаеп юк, димәк, куарга сәбәп тә юк…

***

«Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга 3-4 ай. Миләрдә 2-3 кенә тирән сыр бар.»

Нигәдер бу урында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повесте янә искә төште. Анда әйтелгән Ташлытау педучилищесы шушы Арча көллияте бит инде ул! Тузаны да, кояшы да, укырга килүнең максаты да бер үк – чорлар гына үзгәрә. Чорлар белән бергә чабата күн итеккә, күн итек – ботинкаларга алышына, ә максат? «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» шигаре һаман да исәнме соң? Мөгаен, бу коридорларда ул әле исәндер…

Тик менә югарыдагыларның гына максаты гел милек, байлык ягына таба үзгәрә. Әнә бит 550 укытучы әзерләп ятучы көллиятнең тулай торагын тартып алырга да әзерләр. Бирмичә карышкан директорны исә бернигә карамый куып кына чыгаралар. Нәрсәгә кирәк булды аларга бу бина? Сатып, акча эшләргәме?

Ничек булса да, Наил Газиз улын барыбер куарга кирәк! Узган елның 30 декабрендә Мәгариф һәм фән министрлыгы аңа зур бүләк әзерли – көллияткә өч Кар кызы килеп керә. Юк, Кар кызлары түгел, министрлыкның кадрлар бүлеге кызлары икән. Алар көллият директоры Наил Габдрахмановны эштән азат итү хакында министр боерыгын тотып килә. Аякны да алдан киенгәннәр – өчәүләп килгәннәр. Югыйсә, Наил Газиз улы имза куеп кабул итеп алудан баш тартса, «кул куюдан баш тартты» дип акт төзиләр, өчәүләп имзалыйлар да, директорны куып кайтып китәләр.

Кешеләр бәйрәмгә әзерләнеп йөри, Яңа елдан яңа бәхетләр өмет итә, ә монда эштән куу хакындагы боерык… Нинди мәнсезлек, имансызлык! Аны бәйрәмнәр узганчы көтеп торып булмады микән? Әллә бәйрәм алдыннан шундый «бүләк ясау»ның үзенә күрә бер тәме бармы?

Тик Мәгариф һәм фән министрлыгының бу мәкерле планы тормышка ашмый кала. Бу көнне Наил Газиз улы иртәдән үк «больничныйга» китеп барган була. Билгеле булганча, чирле кешене эштән кууны закон хупламый. Хәтта үлем җәзасына хөкем ителгән җинаятьчене дә, чирле булса, башта дәвалыйлар, аннан соң гына аталар. Министрлыкта моны беләләр булса кирәк, җай гына китеп баралар. Ә Наил Газиз улы хастаханәгә бер кереп яткач, дәвалана да дәвалана! Күптән борчып йөргән кан тамырларына операция дә ясатып ала. Ул директор булып саналганда көллият милкенә барыбер беркем дә кул суза алмый бит…

Тик менә югарыдагылар да юләр түгел шул, бу очракны да урап узу әмәлен табалар – гамәлдәге директор «больничныйда» чакта, узган атнада вакытлыча директор вазифаларын башкаручы билгеләп куялар. Бу «бәхеткә» Арчаның беренче номерлы мәктәбе директоры Эльмира Сафина ирешә.

Ярар, әлегә билгеләделәр дә ди, тик Наил Габдрахманов та гомере буе «больничныйда» ятмас бит! Әле пенсиягә чыгарына да иртәрәк, аны нишләтерләр? Мөгаен, мондый «тапкыр» мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов җаен табар – барыбер куар. Ул бит хакимияткә теләктәшлек күрсәтә…

***

Министрлыкның гамәле аңлашылды – теләктәшлек белдерү һәм «артык» педагогия көллиятен ябу. Ә менә район хакимиятенеке аңлашылып җитми. Чөнки бу уку йорты бүген Арча районының 300ләп кешесен эш белән тәэмин итә, көллият бюджетыннан районга акча керә, социаль мәсьәләләр хәл ителә. Ягъни бу көллиятнең Арчада булуы, беренче чиратта, хакимиятнең үзе өчен файдалы. Бары тик ни кылганын үзе аңламаган идарәче генә мондый уку йортын таратып атып, ябылуына юл куя ала.

Башка районнарда моны аңлыйлар һәм үзләрендәге 150-250 генә бала укучы педкөллиятләрне җан-фәрман тартышып саклап калырга омтылалар. Шуңа да Алмас Әмин улының бу гамәлен аңламыйм.

Дөресрәге, аңларга теләмим! Бу бит «без Тукай якташлары» дип мактанучы Арча каласында бердәнбер татарча укытучы уку йорты. Чөнки Арчада инде күптән саф татар телендә белем бирүче мәктәп калмады. Татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүче, ана телен, милли гореф-гадәтләребезне белгән чын зыялылар әзерләп чыгаручы уку йортына каныгуны бары тик милли мәгарифкә чираттагы һөҗүм дип карыйм.

Альберт Гыйльметдинов мәгариф һәм фән министры булганнан бирле, милли мәгариф болай да төбе-тамыры белән корытылып килә инде.

Милли мәгариф ул, бәхәс барышында телне яклап, Жириновский кебек теләсә нинди ахмак сүз кычкыручыга лаеклы җавап бирү генә түгел, ул, беренче чиратта, кылган гамәлләр. Әгәр сүз белән гамәл аерыла икән, моны икейөзлелек – монафыйклык, дип бәяләргә була. Кызганыч ки, безнең мәгариф министрыбызның сүзе белән эше аерыла шул… Әллә мин ялгышаммы? Юк, йөзләгән татар мәктәпләренең ябылуын күргән, хәлемнән килгәнчә бу хаксызлыкка каршы көрәшкән кеше буларак, ялгышамдыр дип уйламыйм – министрлык икейөзле сәясәт алып бара. Арча педагогия көллияте шул сәясәтнең бер өлеше генә. Ул бит татар мәктәпләре өчен кадрлар әзерли, ә татар мәктәпләре ябыла. Димәк, көллиятне дә ябарга кирәк. Югыйсә, республикада башка, урыс мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүче ваграк көллиятләр дә бардыр да бит, моның өчен Мәскәү агай баштан сыйпамас шул. Татарныкын япсаң исә, орден да биреп куярга мөмкиннәр…

P.S 82 ел эчендә Арча педагогия көллияте 18 меңләп укытучы әзерләп чыгарган, күпме ата-ананың балалары шушы көллияттә белем алып кеше булды. Мондый милләт өчен мөһим уку йортын ябуга, таратуга юл куябызмы, әллә аны саклап калырга тырышучы Наил Газиз улы Габдрахмановны яклап чыгабызмы? Инде Наил әфәндене көллиятнең укытучылар коллективы яклап чыкты, Президентка, министрлыкка хатлар юллады. Бу хатларны сез дә яза аласыз. Языгыз: Казан, Кремль урамы, 9 йорт, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка. Әйтегез үз сүзләрегезне, яклагыз милли әһәмияткә ия уку йортын. Сез күпме күбрәк язсагыз, көллиятне саклап калу мөмкинлеге дә шулкадәр артачак. Биш-алты сүзлек җөмлә дә җитә: тимәгез Арча педагогия көллиятенә! Бу сезнең милләтебезне, аның мәгарифенең киләчәген яклап тавыш бирүегез булыр!

Әллә соң дәшмибезме, министр әфәнде кәчтүменә яңа орден өчен тишек тишә башласынмы?

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

СҮГЕНМИ НИЧЕК ТҮЗИМ? , 4.8 out of 5 based on 41 ratings

Комментарии