Вәгъдәләр һәм җаваплылык хакында…

Вәгъдәләр һәм җаваплылык хакында…

Ярый, хуш, сайлаулар узды. Инде үтәлмәячәк яки үтәлер-үтәлмәс калачак вәгъдәләргә килик. Әйтик, бөтен кандидатларның да алды программаларында «налог на роскошь» дигән вәгъдә бар иде. Ягъни үтә бай кешеләрнең байлыгына өстәмә – «затлылык салымы» салу. Бу вәгъдә Русиянең 60 %ын тәшкил иткән ярлы катламны аларга җәлеп итү өчен кирәк булды. Очын-очка ялгап яшәүче гади генә Ивановлар, Хәбибуллиннар вә Әҗмәголовлар моңа бик сөенде. Имеш, шул кирәк сезгә, бирән корсаклар, дәүләткә өстәмә салым түләргә мәҗбүр булырсыз! алдыннан ук мин бу салымның чынлап та бай кешеләргә кагылачагына шикләнгән идем, инде шикләрем бетте – бу салымны ярлы-ябагай һәм безнең ише урта катлам күбрәк түләячәк икән бит!

Әгәр бу закон проектына күз салсаң, көлеп эчең ката. Чөнки «затлылык салымы»н бары тик фатирның зурлыгы 1000 квадрат метрдан, машинасының ат көче 250дән артучылар гына түләячәк. Әгәр яхшылап исәпләп чыгарсаң, Русия Федерациясендә мең квадрат метрлы йорт вә фатирларда ничә кеше яши икән? Мәсәлән, Казанда андыйлар бөтенләй юк. Бүген Татарстан башкаласында сатуга куелган иң затлы фатирның бәясе 49 миллион сум. Ул өч катлы, ә мәйданы нибары 518 квадрат метр. Закон буенча ул затлы саналмый – 1000 квадрат метрдан күпкә ким. Әмма кайсыгызның 49 миллион сумлык фатирны (йорт түгел!) затсыз дип бәяләргә теле әйләнер икән?

Аның каравы, мин үзем үтә затлы машина хуҗасы булып чыктым. 1999 елда ук Америкада ясалган, заманында чынлап та затлы исәпләнгән «Джип Чероки» машинам 280 ат көченә ия. Ягъни 250дән артык, димәк, салым түләнергә тиеш. Ә мондый иске-москыны кем сатып ала? Гадәттә, акчасы юк кешеләр. Димәк, салымны да күбрәк алар түләячәк. Нәрсә, Мәскәү Кремле гади кешене кайгыртыр, үзенә тугрылыклы олигархларга, түрәләргә каршы законнар чыгарыр дип уйладыгызмы әллә?

Әгәр алай итәргә теләсәләр, фатирлардан, йортлардан 1000 квадрат метр эзләп йөрмәсләр, 400-500 квадрат метрдан салым ала башларлар иде. Менә булыр иде дәүләткә һәм халыкка реаль файда. Ә инде машиналарга салымны кибеттә үк түләтеп булыр иде. Югыйсә, иске машинада йөрүче гади кешенең дә кесәсенә керә башладылар.

Әле монда бриллиантлар, алтын һәм платина, кыйммәтле картиналар, келәмнәр, антиквар йорт җиһазы сатып алучыларны да кертергә була. Әнә бит олигархларыбызның ташпулатлары диварларына дистә миллион сумнар торган картиналар эленгән, муеннарына, колакларына, бармакларына берничә миллион долларлык бриллиантлар таккан бичәләре миллион долларлык келәмнәрне таптап йөри, урта гасыр осталары ясаган караватларда йоклыйлар… Боларның барысы өчен дә салымны сатып алган җирдә үк түләтеп була. Бары тик һәр әйбернең бәясен генә билгелисе бар. Әйтик, бриллиантлы бизәнү әйберенең бәясе 50 мең доллардан артса, фәләнчә процент салымны рәхим итеп түләгез…

Кемдер бүген ризыкка тилмереп яши, ә олигархлар миллионнарын сөяркәләренә түгә. Затлы тормыш өчен түләргә кирәк, ханымнар һәм әфәнделәр! Сез моны халыктан урладыгыз! Шәригать кануннары буенча яшәүче Ислам илләрендә бу салым диннең бер нигезе булып тора.85 граммалтыннан артык милке булган һәркем ел саен 2,5 % күләмендә ярлылар файдасына зәкят бирергә тиеш. Безнең карак байлар исә 8 тонна алтын урлап та бер граммын бирүдән баш тарталар. Алар үзләре генә алтынга төренеп йөрүне мәгъкуль күрә һәм үз мәнфәгатьләрен яклаучы Дәүләт Думасын, Хөкүмәтне төзи, билгели. Алар куйган, сайлаган, билгеләнгән, алар кулыннан ашаган «халык ялчылары» хакында уйлыймы? Юк, әлбәттә! Биргән вәгъдәләрен дә үтәгән булып кына кылана.

сайлаулар алдыннан илнең сәяси системасын алыштыру хакында сүз башлаган иде. Имеш, регион башлыкларын сайларга, аларга күбрәк вәкаләт бирергә кирәк. Бик кирәк! Әле салымнарның да күбрәк өлешен регионнарда калдырырга кирәк. Югыйсә, башта илнең күпчелек акчасын Мәскәүгә җыеп алалар да, төбәкләргә үзбелдекләре белән тараталар. Кайсы президент яки губернатор Мәскәү агайның арт шәрифен яхшырак үбә, шул якка акча да күбрәк китә. Нәрсә, сайлауларда бер-берсен уздырып күбрәк тавыш бирүгә омтылучы губернаторлар тикмәгә тырыша дип беләсезме? Акча кирәк аларга.

Инде шул губернаторларның сайлануына килик. Мәскәү үзе билгеләгән кешене кайчан тели, шунда алып ыргыта ала. Ә инде сайланганны алып булмый, аның кул-аягы бәйле түгел. Бу исә, үз чиратында, милли, икътисади мәсьәләләрдә күпмедер бәйсезлек тәэмин итә. Әгәр регионнарда салымнарның да күп өлеше калса, үз акчабыз булса, Мәскәү аша уздырылып ул акчаның бер өлеше урлатылмаса, шактый ук «суверен» була алабыз. Татарстан һәм Башкортстан кебек көчле икътисадлы республикаларга үсеш өчен бу зур этәргеч булыр иде.

Ләкин Мәскәүнең, бу акча янчыгын кулыннан ычкындырып, бер өлеш хакимлегеннән баш тартырга теләге булыр микән? Әгәр Президент Прохоров яки Медведев булса, ышаныр идек, тик Путиннан мондый демократия көтелми. Ул бит регион башлыкларын сайлаганда да, башта кандидатларны РФ Президенты расларга тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Тик моның инде чын сайлау түгеллеге аңлашылды һәм Путин бу идеясеннән баш тартырга мәҗбүр булды. Ләкин соңгы арада аның яраннары арасында шундый сүзләр йөри: имеш, төбәк башлыгы сайланып куелса да, аларны алып ату вәкаләте РФ Президентында калырга тиеш. Бу нинди законга сыя икән? Халык сайлап куя – Путин алып атамы? Шуңа күрә илдә ни демократия ягына, ни икътисади үсеш ягына юньле үзгәреш булыр дип өметләнмим. Путин белән без янәдән 12 еллык баткаклыкка кереп чумдык кына.

Нишлисең бит, һәр халык үз Президентына лаек. Әгәр без сайлауларда камерадан кача-кача аның өчен бюллетеньнәр ташлыйбыз икән, махсус гауга чыгарып, ирекле күзәтүчеләрне тәртип бозуда гаепләп, сайлау участокларыннан куабыз икән – шул кирәк безгә! Шуны онытмагыз – сайлау алды вәгъдәләре тиз онытыла һәм беркайчан да үтәлми. Киләсе айга бәяләр күтәрелә башлагач, моны үзегез дә сизәрсез, соң булыр. Тик бу юлы барысын да күңел дәфтәрегезгә ныгытып язып барыгыз, 6 елдан яңа сайлауларда исегезгә төшерерсез һәм җирле хакимият кушканны түгел, күңелегез кушканны сайларсыз: бары тик сезнең тавыш өчен сәясәтчеләр чын-чынлап көрәшә башласа гына илдә яхшы якка үзгәреш булачак, байлар сезне талап тагын да баеп, ярлылар тагын да бөлеп яшәмәячәк. Без дөньяның иң бай илендә яшәүче хәерчеләр һәм моның өчен карак байларны, вәгъдәсез ялганчыларны алдый-алдый сайлавыбыз белән үзебез гаепле. Һәр гамәлебез өчен җавап бирергә туры килә. Безнең җәзабыз – эт тормышы. Шуңа лаек икәнебезне Иске Куак авылындагы кара киемле агай, күзәтүчеләрне куып чыгаручы сайлау комиссиясе рәисләре раслады.

Р.S. Лениногорск районы Иске Куак авылындагы «тамаша»ның видеоязмасын карыйсыгыз килсә, теләсә кайсы «поисковик»тан «Лениногорск №1840» сүзен җыегыз. Сылтама газетабызның интернет сәхифәсенә дә эленә.

Бәхет теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

Вәгъдәләр һәм җаваплылык хакында... , 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии