«Алтын Урда» сериалы – татарга каршы чираттагы уйдырма»

«Алтын Урда» сериалы – татарга каршы чираттагы уйдырма»

Русиянең Беренче каналы 16 серияле «Алтын Урда» («Золотая Орда») фильмын күрсәтә. Сериалның беренче ике сериясе күрсәтелгән 12нче февраль кичендә үк социаль челтәрләрдә кискен фикерләр язылды. «Бу ачыктан-ачык татарларга карата нәфрәт уяту», «Урыс халкы вәкилләренә (сериал авторлары – ред.) гасырларча күрше халыклар белән татулыкта һәм дуслыкта яшәү турында уйлану яхшы булыр иде», «Бер әйберне аңламыйм – нигә соң монгол димиләр, татар диләр? Теге Русиядә яшәүче урыс абзасы Татарстанда яшәүче татарларны күрә алмас дәрәҗәгә килә бит, аңлап бетерми бит кемнең кем икәнен. Безнең бабалар – татарлар иго оештырган диячәк» һәм башка күпләгән фикерләр язылды.

Алтын Урда тарихын өйрәнгән белгечләр дә сериалда тарих бозылган, татарлар дошман итеп күрсәтелә, ди.

«ТАТАРЛАР – ЧИТ, ДОШМАНИ ЗАТЛАР»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев урыс дөньясы Алтын Урданы үзенә кирәккәнчә генә файдалана, татарлар чит кешеләр, дошман итеп тасвирлана, ди. Татарлар уфтана, әмма Татарстан һаман да татар тарихын дөрес чагылдыру өчен кинофильмнар төшерми, ди ул. «Миңа, тарих белгеченә, кинофильмга бәя бирү авыр, чөнки бу ни документаль, ни тарихи фильм түгел. Биредә бары тик Алтын Урда исеме, бренды кулланыла. Этник билгеләмәләр, шәһәр атамалары, ханнар исемнәре Алтын Урда темасына кагыла, ә фильмда күрсәтелгән сюжет – уйдырма. Режиссерлар үзләре дә бу хакта әйтә. Тамашачы буларак фикер йөрткәндә, фильм мине гаҗәпләндермәде. Мантыйгы юк аның. Сценарий язучылар гап-гади, тапталган сюжет корган. Хатын-кызлар өчен кинофильм килеп чыккан.

Төшерү сыйфаты да күңелгә ятмады. Күренеп тора бит: фильм урыс дөньясы тарафыннан иҗат ителгән, татарлар – чит, дошмани затлар, аларга урыс дөньясында урын юк. Сериал дөньяның урыслар һәм татарлардан торганын күрсәтә, аларның кайсысы яхшы икәнен аңлатып торырга да кирәк түгел. Без инде татар тарихы бозып күрсәтелүгә күнектек. Ә режиссер, сценарий язучыларга акча эшләрлек сюжет кирәк. Нәрсә турында фильм төшерергә дигәндә, Алтын Урданы алалар да фильм ясыйлар.

Бу сериал – Татарстан хакимиятенә дә тагын бер тапкыр үзебезнең кинофильмнарны төшерергә вакыт күптән җитте дигән кисәтү. 2019нчы елда Алтын Урданың 750 еллыгы билгеләнәчәк. Тарих институты Камал театрына «Идегәй» спектаклен репертуарга кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Безгә үз тарихыбызны лаеклы һәм дөрес итеп күрсәтүгә күбрәк көч салырга кирәк», – диде Илнур Миргалиев.

«КАЗАХСТАНДА КҮПЛӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕНӘ ТИЯЧӘК»

Казахстанның Астана шәһәрендәге Дөнья икътисады һәм сәясәте институтында эшләүче галим, Урта гасыр Җучи олысы һәм төрки халыклар этногенезы белгече Жаксылык Сабитов сериалда ялгышлар бик күп һәм ул Казахстандагы күпләрнең күңеленә тиячәк, Татарстанда да ризасызлар булачак, ди.

«Урда, Бәркә образы белән тасвирланган мөселманнар да сериалда тискәре итеп күрсәтелә. Ә Казахстан өчен Бәркә – позитив тарихи персонажларның берсе. Ул прагматик сәясәтче булган, аның чорында Сарайда православ фирка оешкан. Асылда, Бәркә Урданы коткарып кала. Бәркә булмаса Урда бөтенләй дә булмас иде.

Күзгә ташланган беренче әйбер – сериал тарихи яктан дөрес түгел. Барлык персонажлар да диярлек безгә билгеле тарихи мәгълүматка туры килми. Мисалга Суздальда хакимлек иткән кенәз Борисны алыйк. Ул бөтенләй булмаган! Контекст буенча сериалда вакыйгалар 1261-1262нче елларда бара. Ул вакытта Александр Невский Владимир кенәзе була. Кенәз итеп күрсәтелгән Ярослав, мөгаен Александр Невскийның бертуганы булып чыгадыр, ул 1263нче елда гына идарә итә башлый. Ягъни, Невский ул вакытта тере булырга тиеш. Фильмда күрсәтелгән Ярославның олы һәм кече уллары булмаган. Тарихчы буларак әйтә алам – Русия тарихы Алтын Урда тарихына караганда да күпкә бозып күрсәтелгән.

Бәркә сериалда ниндидер садист итеп күрсәтелгән. Аңа хатынын китерәләр һәм ул кулына камчы ала һәм… тамашачы аннан соң ни булганның барысын да аңлый инде. Авторлар аннан тискәре герой ясаган.

Сериалда Бәркәне бөек хан дип атыйлар. Бу чеп-чи ялган! Ул Алтын Урданың идарәчесе генә, әмма хан титулына ия булмаган, хакимияткә монголлар империясе җимерелгәч килә. Ул вакытта Урданың яшәп калуы сорау астында була. Дүрт олысның өчесендә аңа каршы чыгалар. Чынлыкта, хакимлек аңа бик экстремаль шартларда гына эләгә», – ди Жаксылык Сабитов.

«АВТОРЛАР ХӘТТА РУСИЯ ТАРИХЫНА ДА ТӨКЕРЕП КАРЫЙ»

Татарстанның Археология институты галиме, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов беренче ике сериядә үк Урданы ниндидер явызларча күрсәтү, Русиядән читтә торучы һәм Русиягә басым ясаучы бер рәхимсез көч итеп тасвирлау бар, ди.

«Профессиональ тарихчы өчен әлеге фильмны карау – нервларны сынау. Әлеге фильмда тарихи нигез дә, үзенә җәлеп итә алырлык геройлар да (кайбер хатын-кызларны алмаганда) юк. Ниндидер башлы-күтле тарих: кенәз хатынын Урдага алып китәләр, хан шуның өчен кәнизәк (наложница) бирә.

Кызганыч, фильм авторлары хәтта Русия тарихына да төкереп карый. Мисал өчен, бөек кенәзнең исән калган соңгы дәвамчысы Ярослав Юрьевич бар. Ул Батуның нәкъ үзеннән патшалык итү ярлыгын алган. Бу фильмда Александр Ярославович Невскийның булмавы бик гаҗәп. Аның каравы кайдандыр кенәз Борис уйлап чыгарылган.

Икенче яктан, Алтын Урда турындагы барлык фильмнарда тасвирланган вакыйгалар бер моментка нигезләнә: Урданы ниндидер явызларча күрсәтү. Русиядән читтә торучы һәм Русиягә басым ясаучы бер рәхимсезлек итеп тасвирлау бар. Беренче ике сериядә татарлар да искә алына. Алар Новгород тирәсен яндырып, урысларны Урда армиясенә алалар. Бу булмаган хәл бит! Эйзенштейн чорыннан Русия киносының татарларга мөнәсәбәте әле дә үзгәрмәгән», – ди Измайлов.

«Кемероводагы янгын соңгысы булмаска мөмкин»

30 елдан артык янгын сүндерү идарәсендә эшләгән белгеч, Кемерово сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә күпләгән корбаннарга китергән фаҗиганең сәбәпләре төптәрәк, дип әйтә. «Азатлык» белән сөйләшкәндә ул исемен һәм дәрәҗәсен күрсәтмәүне үтенде.

«Бүген вазгыять шундый ки, мондый сәүдә үзәкләре тикшерүләрсез генә кулланыла. Прокуратура белән килештермичә анда тикшерү үткәрү мөмкин түгел дип әйтергә була. Прокуратура килештерми, чөнки бина бер кешегә карый, ә икенче берәү – кече йә урта бизнес вәкиле аны куллана. Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны тикшермәү гадәте кертелде. Шуңа күрә зур фаҗигаләргә китергән янгыннар булып тора. Русия кануннары дәүләтнең янгынга каршы күзәтү (надзор) органына һәм башка шундый оешмаларына килеп туачак куркыныч хәлне бәяләү, җитешсезлекләрне төзәтү мөмкинлеге бирми. Әнә шуңа күрә иминлек кимегәннән кими бара», – ди әлеге белгеч.

Ачык чыганаклардан билгеле булганча, «Зимняя вишня» «КДВ Групп» ширкәтенә карый. Аның хуҗасы –миллиардер, Beerka, «Кириешки», «Три корочки», «Бабкины семечки», «Чипсоны», «Яшкино» брендларын чыгаручы Денис Штенгелов.

Бу бинада элек «Кемерово кондитер комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнашкан булган. 1996нчы елда аның беренче каты яна. 2013нче елда бинаны сәүдә һәм күңел ачу үзәге итеп үзгәртәләр. 25нче марттагы янгыннан соң «саксызлык нәтиҗәсендә кешеләрне үлемгә дучар итү», «янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ике һәм күбрәк кешенең һәлак булуы», «иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү» маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.

«Азатлык» белән сөйләшкән белгеч сүзләренчә, «Зимняя вишня»да иминлек чаралары бөтенләй дип әйтерлек күрелмәгән булган. «Сәүдә үзәкләрендә булган янгыннарны анализлаганнан соң, күп кеше үлеменә китергән хәлләрнең махсус төзелгән яңа биналарда түгел, ә күңел ачу үзәкләре итеп яраклаштырылган биналарда булуы күзәтелә. Гадәттә, аларда янгынга каршы иминлек системасы юк диярлек. Югары катларга кинотеатрлар, балалар мәйданчыклары урнаштырырга да ярамый. Анда андый-мондый хәл килеп туганда чыгып китү юллары җитәрлек булмаска мөмкин. Мөгаен, Кемеровода да көтелмәгән хәлдә кешеләргә тиз генә чыгып китү мөмкинлеге булмаган, эвакуация таләпләре үтәлмәгән булгандыр. Икенчесе – янгын турында хәбәр итү системасы булмаган, йә булып та, эшләмәгән. Бинада хезмәт күрсәтүчеләрнең мондый гадәттән тыш хәлләргә начар әзерләнгән булуы, йә бөтенләй әзер булмавы да күренә. Алар, беренчедән, ниләр булып ятканны күрмәгән һәм кешеләрне куркыныч янаган урыннардан эвакуацияли алмаган. Эвакуация чыгу юлларының барысы да ни беләндер тутырылган булган. Берни күренмәгәнгә, минемчә, кешеләр чыгу урыннарын таба алмаган. Мондый очракта хезмәт күрсәтүчеләргә кешеләр агымын идарә итү кирәк иде. Күрәсең, бу эшләнмәгән. Мин репортажларны карадым, әлеге бинада тәрәзәләр зур түгел. Аларны вату да мөмкин түгел. Ә ватасың икән, һава кереп янгын тагын да көчәергә мөмкин. Бинада янгынга каршы тору системасында булырга тиешле төтен кудыргычлар да булмаган. Шул сәбәпле, янгын һәм төтен чорнап алган. Мондый төтен эчендә исән калып булмый», – диде әлеге белгеч.

Монда беренче нәтиҗә шул – янгын зур тизлек белән таралган. Андагы җиһазлар, бинаны төзекләндерү, бизәү материаллары кисәк янып китеп, күп төтен чыгарган. Сәүдә үзәгенә янгын сүндерүчеләрнең машиналары да якын килә алмаган, чөнки сәүдә үзәгенә килгән һәркем үз машинасын машина кую урынында калдыра.

«Русиядә янгын сүндерүчеләрнең 10 минут эчендә килеп җитүе – гадәти хәл. Мөгаен, янгын сүндерүчеләрнең беренчеләре шул вакыт эчендә килеп тә җиткәндер. Әмма алар, кешеләр ташкыны булганга, эчкә үтә һәм эвакуация дә оештыра алмагандыр дип уйлыйм. Дүртенче кат яна, янгын сүндерүчеләргә эш киемнәре һәм эш кораллары белән өскә күтәрелү кирәк. Аларга каршы кешеләр ташкыны килә. Мондый очракта, минемчә, беренче эш итеп кешеләрне эвакуацияли башлау кирәк иде», – диде белгеч.

Татарстан хөкүмәте чүп яндыру корылмасын шәһәрләр янында төзүне тыюга каршы

Татарстан хөкүмәте республиканың Экология кодексына авыл-шәһәрләрдә һәм аларның чикләреннән ун чакрымга кадәр урында чүп яндыру корылмаларын төзүне тыю тәкъдимен кире какты.

Хөкүмәт әлеге үзгәрешләр документы өлгесенә карата чыгарган бәяләмәсендә бу «федераль кануннарга туры килми» дип белдергән. Куәте 40 тоннадан арткан чүп яндыру корылмасы өчен бер чакрымлык кына санитар-саклау зонасы каралган, хакимият аны үзгәртә алмый, диелә.

Тискәре бәяләмәләрне Татарстан Президенты идарәсе, республиканың Экология министрлыгы һәм Дәүләт Шурасы идарәсе дә җибәргән, дип яза «Коммерсантъ».

22нче март көнне Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин, Казанда чүп яндыру корылмасы һичшиксез булачак, дип белдерде. Ул Казан янындагы Усаклык бистәсендә быел төзелә башлаячак, диелде.

Комментарии