- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
Булат Бәйрәмов исеме күпләргә таныш. Ул ди-джей булып та эшли, сәхнәдә үз җырлары белән тамашачы күңелен дә җилкетә һәм бәйрәмнәр алып бара. Без, журналистика һәм социология факультетының татар журналистикасы бүлегендә укучы беренче курс студентлары, Булат Бәйрәмов белән очраштык.
– Булат абый, сезнең студент елларыгыз ничек үтте?
– Студент вакытта да хәзерге кебек шаян, тиктормас егет идем. Яшьлекнең иң күңелле еллары да шушы студент чакларда булган дип саныйм. Үземнең һәр нәрсәдә «казынырга» яратуым аркасында, радиога килеп кердем. Ул гади игъланнан башланды. Анда кастинг турында хәбәр ителгән иде. Шушы игълан буенча килеп, жюри каршында, бар белгәнемне күрсәтеп, имтихан тоттым. Татарча газета укырга биргәннәрен хәтерлим…
– Балачакта ди-джей булам дип күз алдына китерә идегезме?
– Юк, бу хакта уйлаганым да булмады. Әти-әнием укытучылар иде. Мин, төпчек малай, авылда калырга тиеш идем. Кечкенәдән умартачы булырга кызыктым. Авылда бер-ике кеше умартачы иде. Үзләре әйбәт машинада йөриләр, бар җирләре дә җитеш кебек… Тик ул һөнәрне балачакта калдырырга туры килде.
– Бу һөнәрне сайлаганда, якыннарыгыз каршы булмадымы?
– Кастингтан соң шалтыратып мине кабул итүләре хакында әйттеләр. Хәзер дә аңлый алмыйм, ничек гади генә бер авыл малае шуңа туры килгән икән? Әллә туры килмәвем белән туры килдем микән (көлә). Әнигә кайтып бу хакта әйттем. Безне 10 көнгә мастер-классларга алып барырга тиешләр иде. Әни риза булды.
– Сез әле тамада да икән.
– Әйе, бу эш миңа бик ошый. Бәйрәмнең үзәгендә булырга, кунакларның күңелен күрергә яратам.
– Күптән түгел кызыгыз туды дип ишеттек. Кызларыгызга исемне кем сайлады?
– Олы кызым Таңсылу исемле. Без үскән вакытта авылда андый исемле бер генә кыз бариде. Ничектер якын, кадерле булганга, шуны сайладым. Ә Зифага исемне Ләйсән кушты. Тууга, кулга алып карау белән, Зифа була, диде.
– Сез икегез дә сәхнә кешесе. Гаиләдә бу кыенлыклар тудырмыймы?
– Төрле чаклар була. Шулай да, күп вакытны балаларыбыз янында үткәрергә тырышабыз. Гаилә белән бергә табигатькә чыгу ошый.
– Студентларга теләкләрегез нинди?
– Чит телләр өйрәнегез. Чит телләр белән мөмкинлекләр күпкә артачак.
Алсу НУРГАТИНА.
Булат Бәйрәмов: «Туры килмәвем белән туры килдем» ,

Комментарии