«Курчакларыбыз татарча сөйләшә»

«Курчакларыбыз татарча сөйләшә»

Бүген сөйләшә торган курчак белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Андыйлар кибет тулы. Ә менә милли күлмәк-калфаклы, үзе татарча сөйләшә, җырлый, нәшидләр башкара торган татар курчагын күргәнегез бармы? Андыйларны апалы-сеңелле Диана белән Әдилә Гаязовалар тегә.

Кызлар Мәскәүдә туган, бүген дә шунда яшиләр. Ә тамырлары Түбән Новгород якларына барып тоташа. Гаиләдә милли тәрбия алган кызлар көннәрдән бер көнне: «Карале, ә нишләп татар балалары өчен акыллы уенчыклар юк соң әле?» – дип уйлана башлый. Һәм бу бушлыкны үзләре тутырырга була. Бернинди махсус белемнәре булмаган килеш милли курчаклар тегәргә алыналар.

«Беренче курчакны ярты ел ясадык. Башта эскизын уйладык. Тегү техникасын өйрәндек. Курчакның йөзен ясау иң кыены булып чыкты. Гади кеше йөзе генә түгел, нәкъ менә татар кызы йөзе булсын дип тырыштык. Костюмын уйлаганда да фантазияне эшкә җигәргә туры килде. Тырыша торгач, 2015нче елның ноябрендә беренче курчагыбыз туды», – дип сөйли Әдилә. Шулай итеп, бер-бер артлы Сафия, Әнисә, Зарифа, Гайшә исемле курчаклар барлыкка килә. Исемнәрнең дә үз тарихы бар икән. «Без һәр курчакның үз җаны, үз холкы барлыгын күрсәтергә теләдек. Һәр баланың үз холкы булган кебек үк. Мәсәлән, «Әнисә» гарәп теленнән «шат күңелле» дип тәрҗемә ителә, «Зарифа» – акыллы һәм чибәр, «Сафия» – тыныч. Шуңа карап, кыз балага үз холкына туры килә торган курчакны сайлап алырга була», – ди Әдилә.

Әлеге эшкә алынганда ук, курчаклар сөйләшә торган булырга тиеш, дигән максат куя кызлар. Кытайдан махсус тавыш модульләре кайтарталар. Аны уенчыкның эченә тыгып калдыралар. Һәм, кулына басуга, курчак сөйли яки җырлый башлый: Габдулла Тукай, Шәйхи Маннур шигырьләрен, «Бишек җыры»н. Барлык курчаклар да Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Илнара Нигъмәтуллина тавышы белән «сөйләшә».

Ә Гайшә исемле курчак «СөбеханАллаһ», «Әлһәмдүлилләһ» кебек сүзләр әйтә, гарәп телендә нәшид башкара. Анысының яулыгы да бар – чәчен тарап үргәннән соң, мөселманча итеп бәйләп куярга да була.

Сүз уңаеннан, курчакларны балаларга гына түгел, олыларга дип тә алалар икән. Чит илдә яшәүче туганнарына бүләк итеп җибәрүчеләр дә күп, ди. «Мәскәү белән Казанда курчакларыбызны бик яратып алалар. Шулай ук Екатеринбург, Пермь, Уфа, Сургут, Түбән Новгород, Саранск, Чабаксардан да заказлар булып тора. Бер кыз курчагыбызны Лондонга ук алып китте», – ди Әдилә.

Дүрт төрле курчактан башлаган булганнар, хәзер аларның саны 10га җиткән инде. Араларында йомшак аюлар да бар. Алары да милли: башларында – чигүле кәләпүш, өсләрендә – чигүле камзул. Һәр уенчык кулдан тегелә.

Җитештерүне автоматлаштырасыгыз килмиме, дип кызыксынам. Алай эшләгәндә курчакларны күбрәк итеп тә әзерләргә булыр иде бит. Тик Әдилә бу фикерне куәтләми. «Машина тексә, курчакның җаны калмаячак. Ә без аның һәрберсенә күңел җылыбызны кушып тегәбез бит», – ди ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии