- 28.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Архив
ШАМИЛ ЗАКИРОВ ВАФАТ
26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров вафат булды. Шамил Зиннур улы театр белән бер сулышта яшәде. Тормышын театрга багышлады. Шатлыгы да, көенечләре дә аның белән бәйле булды. Һәр көн эштә иде, бер ялсыз эшләде һәм шуның белән тормышына тәм таба белде.
Шамил Закировтан башка Камал театрын күз алдына да китерүе авыр. Бүген милли сәнгатьтә аның кебек булдыклы менеджерлар бармак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, тулы канлы тормыш белән яшәтә алган кеше ул.
Безнең күңелләрдә Шамил әфәнде кешелекле, олы йөрәкле, сабыйларча чиста күңелле кеше булып истә калачак. Үтә дә нечкә күңелле иде, һәр кешенең шатлыгын уртаклаша, аның белән бергә куана белде, һәр кешенең фаҗигасен үз йөрәге аша үткәреп, шәхси кайгысы итеп кабул итә белгән самими җанлы зур шәхес иде. Шамил Закиров милләт дип яшәп, күпләргә үрнәк булды. Аның татар милли хәрәкәтенә кылган ярдәме искиткеч зур. Ул татарның бәйсезлегенә, Татарстанның чын мөстәкыйль илгә әверелүенә ихлас ышанды. Аралашканда миңа: «Без, бәлки, күрмәбез, ләкин сез татарның бәйсезлеген күрәчәксез, булачак ул!» – ди иде.
Шамил әфәнде, 25 февральдә хезмәттәшләре белән, Фирдәвес Әхтәмованың өчесен укытуда катнашкан. «Бик кайгылы иде. Әнине җирләгәндә, аны озатканда ярдәме зур булды, әнинең китүен бик авыр кичерде», дип сөйләде Фирдәвес апаның кызы Айгөл.
Йөрәге тоткан, «Ашыгыч ярдәм» белән Казанның 5нче хастаханәсенә алып киткәннәр, ләкин коткара алмаганнар. Үлеменә бер көн кала, Камал театры Яшел Үзәнгә гастрольләр белән барган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, гел сәхнә артында ут йотып йөргән Шамил абый беренче тапкыр тыныч кына басып торып, спектакльне башыннан азагына кадәр караган.
Шамил әфәнденең үлеме – татар дөньясы өчен зур кайгы. Бу хәбәргә ышанасы, кабул итәсе килми. Урының җәннәттә булсын.
Белешмә. Шамил Закиров 1945 елның 15 мартында Чистай районының Нарат-Елга авылында дөньяга килгән. Казанда химик-технологик институтны тәмамлаган. Камал театрында 1985 елдан бирле эшләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Коръән китапларын җыя иде, үз коллекциясен Кол Шәриф мәчетенә бүләк итте.
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ФИРДӘВЕС ӘХТӘМОВА ВАФАТ
Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. Татар Википедиясе язуынча, 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый.
Фирдәвес Әхтәмова «Бибинур» фильмында Бибинур карчык ролен башкарды. 2009 елда «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә ул Бибинур роленең 70 яшьлек юбилеена зур бүләк булуын әйтә.
– Әлеге фильмга эләгү зур бәхет. Бу рольне Аллаһы Тәгалә минем юлыма: «Газапланып эшлә, эшлә дә, шул акчага Хаҗ кылып кайт», – дип китереп куйды. «Бибинур»да төшмәсәм, Хаҗга бара алмас идем. Фильмда уйнау минем тормышымда зур могҗиза булды. Мин моңа әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм, чөнки бик газапланып уйнадым. Ә Хаҗга барып кайткач, бөтенләй тынычланып калдым.
«Бибинур»ны чит кеше кебек карадым. Мондый бәхет артистка бик сирәк эләгә, бөтенләй тәтемәскә дә мөмкин. Менә мин 70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем. Биби белән халык күңеленә кергән идем, бәлки, Бибинур белән дә халык күңеленә кереп калырмын, Аллаһы боерса, – дигән иде Фирдәвес Әхтәмова.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Ландыш ХАРРАСОВА.
Патшаны кемнәр сагына?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви мәгълүмат чаралары башлыклары белән очрашуында Владимир Путинны күздә тотып: «Безгә менеджер түгел, патша кирәк», – дип ычкындырды.
Әйткән сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый. Интернетта бу иң күп иләнгән темага әверелде. Ксения Собчак патша идарәсендә яшәргә теләгән Рөстәм Миңнехановка Twitterдан махсус бүләк – Николай II киемендәге Путин сурәтен җибәрде һәм Татарстан башлыгына аны өстәленә куярга киңәш итте.
Патша турында хыяллану феодализм заманыннан калган коллык билгесеме, әллә җаваплылыктан куркып, аннан котылу чарасын эзләргә тырышумы?
– Җәмгыятьтә, чыннан да, чын идарәче турында хыяллану, аны сагыну бар. Бу Көнбатышка да хас. Ләкин сәяси идарәчелек юкка чыгып бара, чөнки дөнья белән икътисад, акча идарә итә. Хәтта Барак Обама хуҗа булса да, ул да икътисад ягыннан чикләнгән.
Акылы, гамәле белән илдәге вәзгыятьне үзгәртерлек патша, президентлар калмады. Бүген алар тарафыннан «мин идарә итә алам, хәлләрне үзгәртергә мөмкинмен» дип күз буяу гына бар. Путин да шуны оста куллана, каты куллы идарәче ролен уйный. Халык шуңа ышана, аннан барысы да курка, ул бар нәрсәне дә күз уңында тота дип саный.
Путин инде күптән бернинди дә патша түгел, ул да менеджер. Ул сәяси карьера ясап килмәде, сәясәтче буларак үсмәде. Путин ил белән идарә иткәндә нәрсә үзгәрде? Бары тик нефть, газ сатып кына дәүләт аякта басып тора.
Дәүләтләрнең язмышлары бер кешегә бәйләнгән чаклар булды, әлбәттә, әнә шул вакытларны сагынып искә алып, кешеләр патша кирәк дип әйтә.
Русиядә җитештерү юк. Газ, нефтьне сатып алган акчаның бер өлешен халыкка эш хакы итеп тараталар. Шуңа өйрәнгән кешеләр илдәге хәлләрнең үзгәрүен теләми, алар Путинны акча бирүче һәм тынычлык бүләк итүче патша итеп күрә. Биргән хезмәт хакларын кисмәүләрен теләп, куркып утыручылар – урта һәм өлкән буын кешеләре.
Бәхеткә ирешү өчен үз акылларын, үз талантын эшкә җигеп, үз куллары белән җитештереп көн күргән кешеләр сыйныфы да бар. Тик алар аз. Андыйлар дәүләт белән патша идарә итүен, барлык җаваплылыкны аңа аударып калдыруны теләми, аларның үзләренә үзләре хуҗа булып, демократик шартларда яшәп көн күрәселәре килә, – ди билгеле психотреапевт Рамил Гарифуллин.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
Солдат аналары армиядән зарлана
Чаллыдагы солдат аналары комитеты җитәкчеләре әйтүенчә, армиядә «бабайлык» күренешләре кимесә дә, офицерлар тарафыннан солдатларга карата хокук бозулар, башбаштаклык дәвам итә.
Совет чорында солдат армия хезмәтеннән матур гаскәри киемдә кайтты дигән гыйбарә бар иде. Хәзер армиядән кайтасы солдатларның бер өлеше киемне сатып алырга мәҗбүр икән.
Волгоград өлкәсендә хезмәт итүче Андрей (исеме үзгәртеп бирелә), яңа елга кадәр өенә кайту өчен дип, әти-әнисеннән ике мең сум акча соратып алдыра. Бу акчаны прапорщикка тапшыралар. Прапорщик өенә ашыгучы солдатка шуннан соң яңа кием бирә. «Дембель» солдатлар, акча бирмәсә, аларга ертык, тузган чалбар белән өйгә кайтырга туры килә. Теге тузган чалбарларны да яңа чагында, хәрби частькә килгәч, шушы прапорщиктан 500 сумга сатып алган булалар. Биредә солдатка 540 сум хезмәт хакы түләнгән. Аның 500 сумын, кул куеп алганнан соң, «хәрби часть кирәк-яраклары өчен» дип тартып алганнар. Волгоградтан Татарстанга кайтучы алты солдат поездда моряклар белән дә таныша. Моряклар яңа кием киеп кайту өчен 6-7 мең сум түләүләрен әйтәләр.
– Солдат аналары комитеты Чаллыда 15 ел эшли. Татарстанда бу бердәнбер оешма. Әле безгә бер генә ананың да малаеның хәрби хезмәткә алыну шатлыгын уртаклашырга килгәне юк.
Моннан 6-7 ел элек «бабайлык»ка зарланулар, качып кайту очраклары күп булса, хәзер әни кешене баласының сәламәтлеге борчый.
Путин күрсәтмәсе белән солдатларга акча алу өчен пластик карта бирелә башлады. Офицерлар солдат акчасын кулларыннан тартып алмасын өчен эшләнде бу. Әлеге карталар да төрле уйларга этәрә, чөнки аны да офицерлар тартып алырга мөмкин бит. Бу картага кредит та алып була икән.
Татарстан егетләренә кесә телефоннары биреп җибәрү дә Русия армиясендә уңай күренеш булып чыкмады. Ул телефоннарны частька килгәч офицерлар тартып алып сата икән, дигән сүзләр йөрде. Хәзер бу юнәлештә уңай якка үзгәрешләр бар кебек.
Армиядән кайткан егетләрнең, анда барудан бернинди мәгънә юк, дип сөйләгән очраклары була, – ди Яр Чаллы солдат аналары комитеты рәисе ярдәмчесе Саҗидә Шәйхелисламова.
Саҗидә ханымның улын 2006 елны армиягә алганнар. Ул Волгоград ягында ике ел хезмәт иткән. Шуннан соң да әле бер елга контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Путинга һөҗүм әзерләүчеләр тотылды
Русия һәм Украина иминлек хезмәтләре Премьер-министр Владимир Путинга һөҗүм әзерләүчеләрне тотуларын белдерде. Дәүләт контролендәге Беренче канал хәбәр итүенчә, Путинны сайлау үткәч үтерергә җыенганнар.
Телевидение хәтта чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров кушуы белән әлеге һөҗүмне әзерләүчеләр дип атап, ике кешенең сурәтен дә күрсәтте. Интерфакс хәбәр агентлыгы, исеме аталмаган бер рәсми сүзләренә таянып, Украина иминлек хезмәтләренең ул ике кешене Одесса шәһәрендә гыйнвар аендагы шартлауга бәйле рәвештә тоткарлаганын хәбәр итә. Һөҗүм әзерләнүе алардан сорау алганнан соң фаш ителгән. Гыйнварда Одессадагы бер фатирда ялгыш кына бомба шартлаудан бер кеше һәлак булган иде.
Беренче каналдагы видеоларның берсендә чыгышы белән Казахстаннан булган 28 яшьлек Илья Пьянзин күрсәтелгән. Ул Украинага Гарәп Әмирлекләреннән килгән. Аның белән бергә булган Русия чечены Руслан Мадаев гыйнвар аендагы бомба шартлаудан һәлак булган. Аларның икесенә дә Одессага килгәч, Адам Осмаев белән элемтәгә кереп, бомба ясарга өйрәнергә һәм Мәскәүдә экономик корылмаларда диверсияләр ясарга, Путинга һөҗүм әзерләргә кушылган. 2007 елдан бирле халыкара эзләүдә булган Адам Осмаевны да Украин иминлек көчләре тоткарлаган.
Украина махсус көчләре әзерләгән видеода, Осмаев белән Пьянзин әйтмәсә дә, Беренче канал аларның бу һөҗүмне чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров кушуы белән әзерләгәнлеген әйтә.
Умаров былтыр Мәскәүнең Домодедово һава аланындагы һәм 2010 елда Мәскәү метросындагы шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Ике шартлауда да дистәләрчә кеше һәлак булды. Февраль башында ул тыныч халыкка террор һөҗүмнәрен туктатуын бары тик хәрбиләргә һәм рәсмиләргә генә һөҗүм итәчәген әйтеп видео чыгарды.
Русия дәүләт думасы Иминлек комитетының элекке башлыгы, «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы Николай Ковалев бу һөҗүм омтылышын гадел сайлаулар һәм демократия таләп итүче оппозиция митинглары белән бәйләргә тырыша.
Русиядәге кайбер оппозицион сәясәтчеләр Путинга һөҗүм әзерләнүе турындагы хәбәргә бик ышанмый. «Солидарность» хәрәкәтенең федераль сәяси шура әгъзасы үзенең «Facebook»тагы сәхифәсендә: «Дүрт ел элек, сайлау алдыннан, Путинга һөҗүмнең инде фаш ителгәнлеген исәпкә алып, бу турыда хәтта язып та тормыйм», – дигән.
Кайбер аналитиклар, бу һөҗүм фаш ителү турындагы хәбәр игътибарны Путинга каршы урам җыеннарының арта баруыннан читкә юнәлтү максаты белән әзерләнгән булырга мөмкин, дип саный.
Наиф АКМАЛ
Уенчыклар пикетка чыкты
Русиянең күп шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дип исемләнгән урам җыеннары үтә. Барнаулда чара «Сәяси масленица» исеме белән үткән. Хакимиятләр рөхсәте белән җыенда коммунистлар, «Яблоко», Халык иреге фиркасе һәм Сайлаучылар лигасы катнашкан. Кемеровода җыен «Путинга бер тавыш та юк» шигаре белән үткән. Томскида җыелган халык «Русия – Путинсыз» дигән шигарьләр тотып чыккан. Ижауда узган чарада 300ләп кеше катнашкан.
Казанда уенчыклар катнашында нанопикет узды. Полиция, анда биш уенчык катнашкан, дип хәбәр итте. Оештыручылар һәм аны күрүчеләр сүзләренә караганда, гадел сайлауга чакырган шигарьләр тоткан уенчыклар саны 30лап булган. Нано-җыен ике сәгатьтән артык дәвам итеп, тыныч тәмамланган. Уенчыкларны рәшәткә артына алып китмәгәннәр.
«Уенчыклар да гадел сайлауларны яклый» исемле чараны Казанның ватандашлар берлеге һәм «Җәмәгать активистлары» исемле оешмалар үткәрде. Беренче шундый «наномитинг» 7 гыйнварда Барнаулда узган иде. Җирле активистлар Алтай драма театры каршында карга киндер-сюрприз, Лего һәм башка уенчыкларга гадел сайлауга чакырып шигарьләр элгән иде.
Барнаулдан кала мондый чаралар соңгы айларда Омск, Томск, Иркутск, Улан-Удэ һәм Петербургта узды.

Комментарии