Фирүзә Зинәтуллина: «Мин усал каенана түгел!»

Фирүзә Зинәтуллина: «Мин усал каенана түгел!»

Театрда сәнгатьне үлеп яраткан кеше генә эшли аладыр. Бетмәс-төкәнмәс рольләр өйрәнү, айлар буе репетицияләр ясау, гастрольләрдә йөрү өчен бик сабыр һәм максатчан булу кирәк. Габдулла исемендәге яшь тамашачылар театрында менә инде 17 елдан артык халыкка армый-талмый хезмәт итүче Фирүзә Зинәтуллина да нәкъ менә шундыйлардан. Фирүзә апа Пермь өлкәсе, Бәрәңге районы Күгия авылы кызы. Ул анда Шәрибҗан Ягъфәровның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туа.

Фирүзә апа, бала чагыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Кечкенә Фирүзә нинди иде икән?

– Бик шук, шаян бала идем. Малайлар белән сугышып, бергә «войнушка»лар уйнап үскән кыз мин. ( Көлә.)

Шундый шук кыз тормышын ни өчен белән бәйләргә булды?

– Әти-әнием сәнгать ярата торган кешеләр. Әнием бик матур җырлый иде. Әтием җырлый-бии белмәсә дә, шулай ук сәнгатькә гашыйк кеше. Икесе дә мәрхүмнәр инде. Театрга, сәхнәгә мәхәббәтне алар миндә кечкенәдән тәрбияләде. Без гаиләдә 8 бала үстек, барыбыз да сәхнәгә гашыйк кешеләр. Хәзер дә бергәләшеп авылга җыелсак, үз-үзебезгә кызык ясап, концертлар куябыз.

Хәния исемле апам Сәнгать университетына укырга керде. Студент вакытында ук, авылга кайтып, концертлар куя, кичәләр үткәрә иде. Сәхнәгә чыгып, нәрсәдер эшләү үзе үк җанга, тәнгә рәхәтлек бирә торган хис ул. Син үз сәләтеңне күрсәтәсең, ә сиңа рәхмәт йөзеннән тамашачы кул чаба. Моңардан да күңеллерәк нәрсә бармы икән дөньяда?!

Минем бабам скрипкада уйнарга яраткан. Авыл җирендә скрипкасы булган, өстәвенә аңарда уйнаган кеше – ул заманда бик сирәк очрый торган күренеш. Безнең нәсел канында бардыр инде ул сәнгатьне ярату. Башка һөнәр сайларга, башка өлкәдә эшләргә уйлап та карамадым.

Фирүзә апа, сез инде күп еллар буе Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында эшлисез. Бу театрга ничек килеп эләктегез?

– Әле кечкенә вакытта ук радиодан спектакльләр тыңларга ярата идем. Күземне йомам да, уйналган спектакльне күз алдына китерәм…

Әле театр училищесында укыганда ук әлеге театрга спектакльләр карарга йөри идем. Шуннан мине театрга эшкә чакырдылар.

Иң истә калган образларыгыз бармы?

– Беренче уйнаган роль һәркемнең исендә каладыр ул. Студент вакытта, «Тайгак кичү» спектаклендә уйнадым. Фәнис һәм Алия Кәлимуллиналар баш рольләрдә, ә мин икенче составта идем. «Үп мине, Зәйтүнә» спектаклендә Зәйтүнә образын бар күңелемне биреп эшләгән идем. Герой баштан ямьсез кыз була, аннан соң чибәрләнә. «Ничек миллионер булырга?» спектаклендәге әби образын үлеп яратам. 150 яшьлек карчыкны уйныйм мин анда.

Яшь тамашачылар театры булгач, балалар алдында да еш чыгыш ясыйсыз. Өлкәннәрне ышандырып уйнау күпкә җиңелрәк. Ә балалар белән уртак тел табуыгызның сере нәрсәдә?

– Миңа калса, иң мөһиме балаларны яратырга кирәк! Кечкенә чакта, авылда, «По щучьему велению» курчак спектаклен караган идем. Алар миңа шундый нык тәэсир итте, ул спектакльне хәзер дә хәтерлим. Ул чагында мин курчакларны кеше сөйләштерә дип уйламаганмындыр да инде.

Балаларга һәрвакыт матур сүзләр әйтергә кирәк. Үсендереп торсаң, бала чыннан да матурлыкка омтыла башлый. Мине кечкенәдән «Син минем акыллым!». «Син бит безнең матур кызчыгыбыз!» дип, гел мактап кына тордылар. Кунаклар килсә дә, «Син бит безнең артисткабыз! Я әле, бер биеп күрсәт әле!», дип юмалый-юмалый җырлаталар, биетәләр иде.

Спектакль уйнаганда да иң мөһиме, эчкерсез булырга, аларны алдамаска һәм гел мактап торырга кирәк.

Бүген театр сезнең өчен нәрсә ул?

– Театр – минем тормышым! Аннан башка тормышымны хәтта күз алдына да китерә алмыйм! Кешенең кулын алып атсалар, кулсыз читен. Аягын киссәләр, аяксыз йөреп булмый. Мин дә театрдан башка кулсыз-аяксыз булыр идем. Театрдан башка минем беркая да китәсем килми!

– Спектакльләрдә рольләр башкарудан тыш, тагын ни белән шөгыльләнәсез? Хоббиегыз бармы?

– Мин киноларда күп төштем. Беренче кино ролем Фәрит Дәүләтшинның «Бичаракай» фильмында 2нче хатын роле иде. Аннан соң, «Мәдинә», «Собака» картиналарына чакырдылар. Хоббига килгәндә, театр минем тормышым да, яраткан эшем дә, хоббием да инде. ( Көлә.) Бераз гына бәйлим, бераз гына чигәм. Кызганычка каршы, хәзер кул эшләре белән шөгыльләнеп утырырга вакытым калмый. Артист халкы гел юлда, гастрольләрдә бит ул. Калган буш вакытымны улымны тәрбияләүгә багышларга тырышам.

– Сәхнә кешеләре арасында һәрвакыт ниндидер бер яшерен көнчелек була. Сез үзегезне көнче дип саныйсызмы?

– Юк, мин көнче түгел. Бигрәк тә хезмәттәшләремә көнчелек белән карамыйм. Кешенең иҗатына сокланам. Кайчагында, бу рольне мин менә болай уйнар идем, бу урында тегеләйрәк уйнасаң, әйбәтрәк булыр иде дигән уйлар була, билгеле. Әмма берәүне дә көнләгәнем юк.

Сез балык йолдызлыгы астында тугансыз. Балыклар бик тыныч характерлы кешеләр дип беләм. Ә сез үз характерыгызны ничек сурәтләр идегез?

– Бик авыр характерлы кеше мин! ( Көлә.) Балык йолдызлыгында тууым, миңа калса әллә ни зур роль уйнамый. Ә менә Кытай календаре буенча маймыл булуым характерымда нык чагыла. Шулай да мин сабыр кеше, тик әгәр бик ачуымны чыгарсалар, давыл куптарам инде! ( Көлә.) Андый вакытлар бик сирәк була. Һәр көнне догалар укып, Ходайдан сабырлык сорыйм.

– Сез максатчан кешеме?

– Әйе, мин кечкенәдән үз-үземә кечкенә-кечкенә максатлар куеп бардым. Максат куеп, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Гел сәхнә тирәсендә йөргәч, артист булачакмын дидем. Шуңа да мәктәптән соң театр училищесына кердем. Ни сәбәпледер, Казанда яшисем килә иде. Училищены тәмамлагач, 4 ай авылга кайтып яшәдем. Аннан барыбер Казанга кире килдем.

Театр училищесы мине бик нык үзгәртте. Сыйныфташларым белән очрашкач, алар күбрәк нәрсә ашарга пешерергә, нинди күлмәк кияргә дигән темаларга сөйләшә. Кыскасы, күбрәк дөнья мәшәкатьләре турында сүз бара. Ә мин андый нәрсәләр хакында сөйләшә алмыйм. Театрларда булган бар премьераларны да карап барырга тырышам. Г. Камал театрының бер генә премьерасын да калдырмый идем элек. Кызганыч, хәзер вакыт азрак. Дөнья мәшәкате кешене баса икән ул. Тамаша турында башкалар белән фикер алышу, үз тәэсирләрем белән бүлешү миңа рухи ләззәт бирә.

– Сез кыз һәм ул үстергәнсез икән. Алар да сәнгать юлыннан китмәдеме?

– Кызым укытучылык һөнәрен сайлады. Улым әлегә мәктәптә укый. Сәхнә белән бик кызыксына, мәктәптәге кичәләрдә еш катнаша. «Күк капусы» фильмында кечкенә Тукайны уйнады. Спорт белән яратып шөгыльләнә.

– Кызыгыз инде тормыш корган икән. Ничек уйлыйсыз, сез усал әбиме?

– Мин үземне усал да, йомшак та дип әйтә алмыйм. Кирәк икән, мин сүгәргә дә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга да әзер. Киявем миннән зарланадыр дип уйламыйм. ( Көлә.) Хәзерге яшьләр безне бик тыңламый бит. Мин дә яшь чагында шундый идем. Үзем беләм, үземчә эшлим дип, ничек теләдем, шулай яшәдем. Яшьләрнең тормышына шуңа кысылмыйм да.

Тормышыгызда яулаган иң биек үрегез нинди?

– Ул үр әле алынмаган, миңа калса! Каядыр биеклектә, әлегә менеп җителмәгән ноктада. Тормышка ашмаган хыялым бар. Берәр музыка уен коралында уйнарга гомерем буе хыялланып яшәдем. Училищеда укыганда, музыка дәресләренә бик теләп йөри идем. Кайчандыр гитарада да уйнарга өйрәнә башлаган идем. Өйрәнеп бетеп кенә булмады. Тагын инглиз телен өйрәнәсем килгән иде. Максат итеп куймагач, шулай хыял гына булып калды инде алар!

– Хыялларыгызның максатка әйләнүен, аларның тормышка ашуын теләп калам!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии